ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Ике Апуш (Хикәя)


Шулай беркөнне Габдулла, «Әльислах» идарәсенә килгәч, эчкә кереп китмичә, ишек алды ягына колак салды. Анда кузна уйныйлар иде. Эченә кургаш тутырылган зур кузнаның җиргә дөпелдәп килеп төшүе, сөякнең сөяккә бәрелүе, малайларның я үкенечле, яисә куанычлы тавышлары ишетелеп китә.
Уральскида чакта Габдулланың да иң сөеп уйный торган уеннарыннан берсе иде бу. Җиргә тезелгән рак кузналарны бер атуда кырып ташлаудан да ләззәтлерәк нәрсә  бар   микән!
Габдулла, беравык икеләнеп торгач, анык карарга килеп, ян ишеккә таба китте. Уйнаучылар ун-унике яшьлек өч малай иде. Кәкре аяклы бала тотып, утын әрдәнәсенә утырган дүртенчесе бик бирелеп күзәтә.
— Нихәл, егетләр? — диде Тукай көр тавыш белән. Малайлар аңа бер генә күз төшереп алдылар да, «бетмәс монда ,синең кебекләр» дигәндәй, җавап биреп мә-шәкатьләнмәстән, уйнауларын дәвам иттерделәр. Габдулла, бераз күзәтеп торгач, зыян-зарар китермичә тәгәрәгән кузнаны  барып  алды  да:
— Һии, тишек борын, шулай аталармыни? — диде. — Аннары штиблет башын таяк очы белән ясалган сызыкка туры  китереп басты:
— Менә кара!
Башта Габдулла кузна тоткан кулын алга сузды да, бер күзен кысып, озак кына төзәп торды. Аннары, акрын гына артка киерелеп, кинәт ыргытып җибәрде. Әмма кузнасы узып төште һәм тузан туздыра-туздыра тәгәрәп китте. Җирән чәчле сипкелле малай авызын гына  кыйшайтып куйды. Калган икесе көлә башлады.
– Мактанган булды!
– Кулың кыектыр синең, абый.
Җирән малай, иптәшләре көлеп туктагач, Габдуллага үз  итмичә  генә карап  алды да:
—    Уйнасаң, кузнаңны куеп уйна, — диде. — Уйнамасаң, олы башың белән мишәйтләп йөрмә.
Габдулла кесәсендәге тиеннәрен чылтыратып алды.
—    Кайсыгыз  сата?
Бер малай Җирәнгә төртеп  күрсәтте:
— Әнә Чәйнүштә күп. Сыпыра да тора.
— Ни бәя? — диде  Габдулла.
— Берәр тиен. Кургашынлысы — биш.
— Бир унны.
Чәйнүш, утын әрдәнәсе астыннан алып, Тукайга бер уч кузна бирде дә шуның бәрабәренә килгән унбиш тиенлек көмешне, тешенә тидереп карагач (ялган акча  түгелме?),  кесәсенә салып   куйды.
Уйный башладылар. Чәйнүш чынлап та тәҗрибәлерәк булып чыкты: аудара да тора. Бу хәл Габдулланың эчен пошыра, әрләндерә, ачуын китерә иде. Ничаклы тырышып та булдыра алмагач, ул сызыкны узыбрак ыргыта башлады.
— Хәрәмләмә, хәрәмләмә!  — дип кычкырды Чәйнүш.
— Кая хәрәмлим? Үзең дип белдең мәллә!
— Менә  аяк эзең!
—А нысы  синеке.  Менә  минеке.
Күзгә карап алдаудан Чәйнүш булып Чәйнүш аптырап калды. Судан чыгарылган балык кебек, авызын бер ачып, бер ябып  торды-торды  да  ул:
— Шиблет әзе ич бу! — дип кычкырды. — Бусы менә бармаклы.
– Синдә генә ди бармак!
Тукай тиз генә җиргә утырды да аягын чишенеп ташлады.
—    Шиблеткә килсәк, мелла Чәйнүш, башың яшь әле, меңне киярсең. Тондыр әйдә!
Калган ике малай әллә кайдан гына килеп чыккан бу егетнең хәрәмләшүен күреп торсалар да, Җирән белән үз исәп-хисаплары булганга күрәмедер, дәшмиләр иде. Әйдә әле, чистартсын бераз Чәйнүшне диләр бугай.
Габдулла кузнасының мәгънәсезгә очуы сирәкләнә төште. Эш җайланды. Чәйнүш тә бәйләнә алмый, чөнки барлык  әзләр дә бармаклы.
Уен кызганнан-кыза барды. Габдулланың борын очына тар бәреп чыкты, аннары, күзен әчеттереп, маңгаеннан ага башлады. Чәйнүш тә аның саен ярсый иде. Болай да кызгылт йөзе бөтенләй комач төсенә керде. Оттыру хурлыгыннан ул артык ашыга, каударлана башлады. Кузнасы күбрәк өстән яисә яннан оча иде. Тукайга исә —  җил арттан. Хәзер инде хәйләгә дә ихтыяҗ калмады.
Ниһаять, Чәйнүш соңгы ике кузнасын куйды да бөтен осталыгын җигеп уйнарга кереште. Әмма бер кирегә китсә китә икән, аларын да сыдырып кына салдылар.
—    Күрдеңме абзаңны, Чәйнүш! — дип кәефләнеп кычкырып җибәрде Габдулла.— Өйрәнәсең бар әле, энем.
Теге ике малай да шактый оттырды. Ләкин аларда көенүдән дә бигрәк, куану көчле. Чәйнүш карун шыр ялангач калды ич! Мыскыллап көлә башладылар.
— Нихәл,  Чәйнүш, — диде берсе, — тәмсез   мәллә?
— Бер ун гына кузна сат әле миңа,— диде икенчесе. Бала тотып утырган малай да елмайгандай итте.
— Ерма авызыңны, — дип кычкырды аңа Чәйнүш. Аннары бер генә сикерде дә малайның яңагына чабып, йөгерә-атлый  китеп барды.
— Тукта,  хулиган!    
Чәйнүш борылып кукиш күрсәтте һәм капкадан чыгып югалды. Итәктә утыручы бала бу вакыт, елармы, юкмы дигәндәй, дикъкать белән абыйсына карап тора иде. Малайга болай кыйналу, күрәсең, гадәти хәл. Ул тавыш-фәлән чыгармады. Тик бер күзеннән яшь тамчысы сытылып чыгып, бите буйлап тәгәрәде. Әнә шул бер бөртек күз яше Габдулланың йөрәген пешереп алгандай  булды.
—    Ник сез, малайлар, рәнҗетергә ирек бирәсез? — диде ул, ачу белән.
Бирмәссең! Аның шайкасы  бар.
Тукай кыерсытылган малай янына бүрәнәгә барып утырды.
—    Исемең   ничек?
Теге аңышып  җитмәдеме,  сүзсез утыра бирде.
—    Габдулла атлы ул, абый. Безнеңчә — Апуш,— дип тезел китте малайларның берсе.— Атасы сыра заводында капчык ташый, анасы үги.
Тукай әсәрләнеп куйды: тагы бер ятим Апуш! Хәер, аның ятим булу ихтималы башта ук Габдулланың күңеленә килгән иде. Туры булып сузылып торган җитү чәче, бер карыш кер каткан, сәдәпсез ертык күлмәге, чебиләгән аяклары, артык басынкы һәм юаш кыяфәте әнә шул турыда   сөйли иде.
—    Кузна уйнарга яратасыңмы, Габдулла? — дип сорады Тукай.
— Яратам…
—    Ник уйнамыйсың?
Апуш эндәшмәде.
– Баланы утыртып куярга да була бит. Кулына бер уенчык тоттырасың  да.
— Була…
— Соң?
— Кузнам   юк.
Габдулла сикереп торды .да отып алган кузналарның  бер кушучын  адашына  сузды:
—    Мә!
— Акчам юк бит  минем…
—    Ал, ал. Откач түләрсең.
…Габдулла идарәгә кергәндә, мөхәррир әфәнде, кеткелдәп көлә-көлә, үзе бик кызык дип тапкан ниндидер вакыйга турында сөйләп тора иде. Фатих Әмирхан белән Хәбир әдәп йөзеннән генә аңы   тыңлыйлар,  мөхәррир сөйләгәннең кызык булуыннан түгел, бәлки сөйләүченең кыланышыннан  елмаеп  куялар.
— Хәбир,— диде Тукай, тантаналы тавыш белән,— юкмы шунда бер номер «Бәянелшап» газетасы? Һади абзыйның тычкан уты ( «Йолдыз» газетасы турында әйтә) булса да ярый.
— Бар. Нәрсәгә ул?
—  Бир   әле.
Габдулла, газетадан пакетсыман нәрсә ясап, дүрт кесәсен дә бүлтәйтеп торган кузналарны шунда тутыра башлады. Бүлмәдәгеләр аңа аптырап карап торалар иде.
—    Нәрсәгә ул? Каян алдың? — дип сорады, ниһаять, Хәбир.
—    Отып алдым! Яртысын бер фәкыйрь малайга бирдем әле. Ул да Апуш исемле.
Әмирхан пенснесенә орынып алды да, елмаеп, Тукайга борылды.
—    Бу кешенең кыяфәтенә карасаң, гениальный поэма язып  килгән дип уйларсың.
Мөхәррир дә сүз кыстырырга тиеш тапты:
—    Килешми, Габдулла әфәнде. Атаклы шагыйрьгә малайлар белән, кузна уйнап йөрү ни дигән сүз ул!
– Нәрсәсе бар аның? — диде Тукай, җиңел генә.
Ике көннән соң, һәркайсы үз урынында тыныч кына эшләп утырганда, ишек акрын гына ачылды да, Тукайга ияләшеп өлгергән малайларның берсе башын сузды. Габдулла кулын тиз-тиз селкеп алды: күренеп йөрмә, янәсе, югал тизрәк. Ишекнең ябылуы булды, Фатих кәефле генә итеп көлеп җибәрде. Көлеп туктагач, җитди кыяфәткә кереп, теләктәшлек күрсәткән тавыш белән:
— Көттермә инде адашыңны,— дип куйды.
— Адаш түгел ул,— диде Тукай, салкын кан белән генә.— Бусы Сәмикъ исемле.
Аннары ул кузна уйнауның җитмеш төрле файдасы турында бөтен бер фәлсәфә сөйләп алды. Җитезлекне арттыру һәм күз чамасын үткенәйтү дисеңме, нервларны тынычландыру һәм беләк мускулларын ныгыту дисеңме… Хәтта шигърияткә дә турыдан-туры бәйләнеше бар икән. Бу ике сәнгатьне бертуганнар дисәң дә, ихтимал, хата булмас. Дәрес, Тукай кузна уйнап йөрергә беркадәр соңга калды. Ләкин бит әле вәгъдә дигән нәрсә дә бар. Теге вакыт уйнарга сүз бирмәсә, бүген ул чыгып йөрер идемени? Әнә шул килеш әлеге фәлсәфә иптәшләренә барып җитте һәм тапкырлыгы кузна уенына таба юл салды дип ышангач, Габдулла мыштым гына ишеккә китте. Чыгар алдыннан шулай да мөхәррир белән Фатихка шикләнеп бер карап куйды: көлмиләрме? Габдулла ишекне ачты, ләкин ябарга өлгермәде, Әмирхан  туктатты:
— Габдулла!
— Нәрсә?
— Шулай да әйт әле: ничек иренмисең?
— Сәгатьләр буе кызлар белән ләкъләка сатарга син ничек  иренмисең?
Әмирхан көлеп куйды.
—    Анысы инде, Габдулла дус, егетләргә фарыз эш.
– Малайларга кузна фарыз булса, безгә әнә шул ләкъләка фарыз инде.
Тукай артык сүз көрәштермәде. Ишек алдына чыккач, аның беренче эше Сәмикъны орышу булды: башың эшлиме, юкмы, янәсе. Кешеләр эшләп утыра, ә ул кереп комачаулый.
— Ничек  чакырырга соң, Габдулла абый?
— Үзең күренмичә генә, тәрәзәдән кул  изә. А-а-а, Чәйнүш батыр да килгән! Сине бер тотып кискәндә, оҗмахның түренә менеп утырырлык сәвап җыясыбыз бар икән дә, ачу басыла төшкәй.
— Көлмәсен, — дип  мыгырданды Чәйнүш.
— Мин дә көлдем, Сәмикъ та көлде. Ник безгә сукмадың? Кара аны, моннан соң тырнак белән чиртсәң дә, ник туганыңа үкенерсең. Кузна запасың җитәрлекме?
— Үзеңнеке  җитсә, минеке өчен кайгырма.
Апуш та бүген уйнарга җыена иде булса кирәк. Кәкре аяклы баланы ул, сәләмә чүпрәк җәеп, җиргә утырткан һәм кулына ипи катысы тоттырган. Якында гына чебешле тавык кыртлап йөри. Чыпчыклар да, чебешләр арасына кереп китәргә базмыйча, шул тирәдә чемченәләр.
—  Я, адаш, көч сынашабызмы? — диде Габдулла.
—  Сынашабыз…
Әмма аларга озак уйнарга туры килмәде. Олы Апуш беркадәр оттырса да, кечесенең эш җайланып килә иде, югыйсә. Кызып кына киләләр иде… Чырыйлап кычкырган әче тавыш аларны айнытып җибәрде. Карасалар, чебешле тавык теге кечкенә баланы очып-очып талый. Бала, күрәсең, йомры йомшак чебиләргә кызыгып карап утырган-утырган да, үрмәләп барып, берсен тотып карамакчы  булган.
Апуш, йөгереп барып, тавыкны куып җибәрде һәм, күтәреп алмакчы булып, балага иелде. Ләкин аңа тураерга насыйп булмады. Тузган чәчле хатын чәрелдек тавыш белән тәмсез итеп сүгенә-сүгенә чабып килде дә Апушны бәреп егып типкәли башлады.
— Әрәм тамак! Уйныйсың килдемени? Муеның астыңа килгере! Мона сиңа, мона! Бирән!
Тукай  араларга  ашыкты.
—  Үтерәсең бит,  ахмак!
Хатын туктамагач, Габдулла аны этеп җибәрде. Үги ана лып итеп җиргә утырды һәм, берничә секунд хәйран булып торгач, тагын да әчерәк, тагын да әшәкерәк тавыш белән чәрелдәп, Тукай өстенә килә башлады.
— Балалар аздыруың җитмәгән, инде каганнарга кул күтәрәсеңме? Сакаллы сабый! Үләксә! Бот буе балалар белән уйнап йөрүдән бүтән эш кулыңнан килмидер шул.
Габдулланың тыныч кына басып торуы явыз хатынның кыюлыгын  киметә төште.
—    Туктале, ирем генә кайтсын, — дип янаган булды һәм, авыртудан да бигрәк, куркудан үкереп утырган баласын күтәреп алып, Апушка җикерде: — Кайтырсың әле, анда атбакатың булмас, тәре китеге. Ике бәбәгеңне дә казып  чыгармасаммы!
Үги ана, эчтә булган зәһәренә чыдый алмыйча, дрык-дрык басып, каршыдагы өйнең җиргә чумган аскы катына алып төшүче ишегеннән кереп югалгач, Апуш акрын гына торып басты. Аның түше, куллары борыныннан киткән канга буялган иде. Габдулла адашын беләгеннән  алып:
—    Әйдә, салкын су белән юабыз,— диде.— Хәзер туктар.
Апуш карышмады.
—    Әтиең  кайчан  кайта?
Малай дәшмәде. «Әльислах»ка керә торган ишеккә җитәрәк, ул җилкәләрен сикертә-сикертә үкси башлады һәм, Тукай кулыннан ычкынып, капкага таба йөгерде.
— Сәмикъ!
— Нәрсә,   Габдулла  абый?
— Барыгыз, күз-колак булыгыз. Өенә кайтырга курыкса, берегездә кундырырсыз.
Малайлар риза булдылар.
Ул көнне кич, бер эш чыгып, Тукай Апушның әтисе янына бара алмады. Икенче көнне эңгер-меңгер вакытларда кирпечләре кубып беткән баскычтан җир астына төште дә капшана-капшана ишекне табып шакый башлады. Эчтән ниндидер тавыш ишетелгәч, бүлмәгә керде. Борынга әче, авыр ис бәрелде. Баш өстендәге озынча ике кечкенә тәрәзә яктырып торса да, өй эче караңгы иде.
— Саулармысез!
— Әлхәмделилла. Әйдә, түрдән уз, — диде кемдер калын тавыш белән .— Нәрсә мыштырдадың инде, чыгар тизрәк.
Шул вакыт шырпы сызган тавыш ишетелде. Күкерте дымланганмы, кабызгычы ашалганмы, кат-кат сызу нәтиҗә бирмәде.
—    Көндез карап куярга кулың черегәндер шул,— диде әлеге тавыш. Шырпы, шуны гына көткән кебек, кабынып китте. Бер аягын сузып, икенчесен тездән бөгеп, шып-шыр сәкедә утыручы ир уртасы кеше:
— Әйдә, кунак, аягыңа ял бир, — диде.
Тукай сәке кырыена килеп утыруга, сул яктагы тар гына чаршау ачылып, асылмалы лампа тоткан хатын килеп чыкты. Түшәмнән төшеп торган тимер чыбыкка лампасын элгәч, ул Тукайга усал итеп бер карады да почмагына кереп китте. Бу вакыт кайсы мич башыннан, кайсы чаршау кырыеннан Габдуллага дүрт-биш пар күз төбәлгән иде. Тукайның бу өйгә килеп чыгуына сәбәпче булган адашы исә лакан янындагы тәбәнәк эскәмиядә юаш кына  булып утыра иде.
Өйдә җиһаз дип әйтерлек нәрсә күзгә чалынмый. Әлеге лакан, ямаулы җиз комган, ике-өч тупас эскәмия дә, вәссәлам. Ишек яңагына эленгән кожан һәм  аның астында балтырлары шәлперәеп   төшкән тупас күн итек бар икән әле. Урын-җирләре, күрәсең, мич башында.
— Я,  егет,   ни  йомыш? — диде  йорт хуҗасы.
— Улыгыз Габдулла хакында сөйләшергә килгән идем мин.
— Нәрсә, тәрәзә-мазар ватканмы?
— Юк. Ул андый малай түгел.
—   Соң ни хакында? Тукай бераз тынып торды.
—   Адаш, — диде аннары, — Аягыңны язып кермисеңме?
Малай күндәм генә чыгып китте.
– Менә нәрсә, Сафиулла абзый. Габдулланы мәктәпкә бирергә кирәк. Сабакка  йөргәне юктыр бит?
— Кая инде ул! Әлифне таяк дип тә белми. Үзем кебек. Тукта әле, егеткәем, син кем буласың соң? Минем исемне дә беләсең.
— Сезнең ишек алдында «Әльислах» газетасы идарәсе бармы? Менә шунда эшлим.
— Пуграфиядә икән алайса. Зариф хәзрәт улы түгелме соң анда?
— Бергә эшлибез.
— Аны мактап бетермиләр үзе… Динсез диләр, сатсиалис диләр. Марҗалар белән дә шаяра, имеш. Син үзең  болай  чибәр   кеше баласы  күренәсең.
— Я,  Сафиулла   абзый, ни дисең?
— Укытканда анысы начар булмас иде…
Шул вакыт чаршау, көчле җил бәргәндәй, кисәк кенә атылып китте дә, почмактан әлеге хатын килеп чыкты.
—  Бирдермим, юк, бирдермим! Бу кырым чирүен берүзем ничек карап бетерим мин? Һе, акылың алтын икән!
— Тукта, катын,— диде Сафиулла, сабыр гына. Хатынның  чәрелдәве чәрелдәү:
— Каян килсәң, шунда олак, тәмуг кисәве! Кузна уйнап, балалар аздырып йөрүең җитмәгән… Авызыңны ардырып сөйләшеп тә торма. Бар,  бар,  бар…
Габдулланы ул төрткәләп үк чыгармакчы иде дә, иренең акрын гына тора башлаганын абайлап, сүгенә-сүгенә чаршауга таба елышты. Сафиулла чөйдә эленеп торган каеш камчыны алгач, почмакка кереп сызды. Хуҗа, камчысын сәке йөзлегенә куеп, яңадан үз урынына утырды.
— Болай бит, энекәем. Бик укытасы иде дә, нужа муенга атланган. Өс-башына да кирәк бит аның бүтән расхуты да була. Үзең күреп торасың, бала-чага да күп. Үз яныма  алырга дибрәк йөри идем…
— Болай итик без, Сафиулла абзый. Мин иптәшләр белән сөйләшермен. Риза булсалар, өс-башын карарбыз. Бүтән расходлары да безнең өстә булыр.
Хуҗа  кеше җилкә  чокырын  кашып  куйды.
— Ни   әйтергә  дә белмим  инде…
— Ярар, сөйләштек. Син бүрегең белән киңәшә тор, мин тагын бер сугылырмын. Озатып җибәрсәңче, Сафиулла абзый. Юкса, маңгайны күптерергә мөмкин.
— Шулай  шул.  Әйдә.
Ишек алдына чыккач, Тукай, тавышын акрынайта төшеп:
— Син, абзый кеше, малайны бик изәргә бирмә инде,— диде. – Гарип итеп  куюы бар.
— Үзем дә сизеп торам, парин,— дип, Сафиулла сагышлы тавыш белән җавап бирде. — Мин юкта этли инде,  этли.  Әйтмим түгел, әйтәм үзе. Чыбыркы белән яру да аз булмады. Игә килмасә дә килми икән, зобаный токымы.  Көн саен сугышып торып та булмый бит.
— Ярый, хуш иттек, Сафиулла  абзый.
— Хуш, хуш. Рәхмәт килүеңә.
Габдулла сасы баздан котылуына иркен сулап куйды да, башын иебрәк, капкага таба китте. Урамга чыккан гына иде, кемдер аның кулына орынды. Караса — адашы Апуш.
— Син нәрсә?
— Менә ал, абый, — дип, малай итәгендәге кузналарга ымлады.
— Нигә ул?
— Бурыч соң?   Оттым  бит мин.
— Кирәкми, мелла Габдулла, үзеңә булсын. Иртәгә калганнарын  да   бирермен. Мин бүтән уйнамыйм.
— Ник?
— Кушмыйлар.
— Синең дә үги анаң юктыр ич?
— Бар, Габдулла, бар. Язмыш абыстай икебезне дә үги итә. Я, энем, кайт инде. Тыныч йокы!
Тукай Апушның кулын кысты да китеп барды. Чатка җитәрәк борылып карады: адашы һаман басып тора иде.

 

1965.

(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


 

Комментарий язарга


*