ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Шомлы төн (Хикәя)

Ишек алдына караган ачык тәрәзәдән нафталинлы тире исе, коридордан пәрәмәч кыздырган ис кереп куңелне болгата. Урындык артына күпне күргән пиджак эленгән, утыргычында яшел билбау елан кебек боргаланып ята
Коридорда өзлексез үтеп-сүтеп йөриләр. Адымнар җиңелчә икән, номерга ризык илтәләр дип бел. Дөп-дөп басып барсалар-кулларында чиләкле самовар булыр.
Ишек алдыннан да, коридордан да һәр көнге гадәти тавышлар, гадәти сүзләр ишетелеп тора.
Бүген исә әлеге исләр укшытыр дәрәҗәдә күңелне болгаткан кебек, тавышлар, өзек-өзек җөмләләр, ыгы-зыгы, мәшәкать аеруча мәгънәсез тоела. Ни дип ул тиреләрне сортларга аерган булалар, нигә өеп-өеп куялар? Кемгә кирәк ул тире? Яшәүнең мәгънәсе тиредәмени? Нәрсәгә ул пәрәмәч? Үлмәс өчен? Ә ник яшәргә? Пәрәмәч ашау өченме? Менә сиңа мәсьәлә, башың җитсә ерып чык! Боргаланып яткан бу яшел билбау нәрсәгә кирәк? Бил буаргамы? Бумыйча гына булмыймыни?
Бүген Тимерша Соловьев: «Тукайның сүзләренә игътибар итмәскә мөмкин, бер аягы белән кабердә бит ул», дип кычкырды. Ник ул алай диде? Ник бу чаклы шәфкатьсезлек күрсәтте? Бәлки, Габдулла үзе, дөресрәге, тиктормас  теле гаепледер?
Кыяфәтен генә күр син аның. Фырт киенгән. Тук мәче кебек, үзеннән бик канәгать. Симез йөзе ялтырап тора. Щеткадай мыегын тырпайта-тырпайта, фәлсәфәгә кереште бервакыт. Бишенче ел килде дә китте, янәсе, һавадагы торнага ышанып ятканчы, кулдагы чыпчыкны ычкындырмаска кирәк. Тимершаның бушбугазлануын колак яныннан гына үткәреп җибәрергә кирәк иде, югыйсә. Шайтан котыртты да, әйтеп ташлады бит: «Тыңлагыз, егетләр, атагыз бирмәгән үгетне бирә Тимерша абзагыз. Чүкече белән иске тимер чүкеп эш чыкмагач, бай кызы алып, толчокчы булган кеше бит ул үзе дә». Тимерша кызарып-бүртенеп утырды-утырды да, сүз тапмагач, Тукайга үлем юрады. Белмимени ул, ахмак, үзе дә мәңгелек суы эчмәгән. Җир йөзендәге барлык адәм дә шулай: гомер итәргә тырыша, шатлана, кайгыра, өметләнә. Әмма болар барысы да ахыр чиктә бер үк нәрсә — әҗәл белән очлана. Габдуллага ник кирәк булды инде Тимерче Сандугач белән булашырга? Хикмәт ул саламторхандамыни?
Бер тилелек икенчесен китерә, күрәсең. Тукай идарәдән ачуланып чыгып китте дә докторга чапты. Дуслары моңарчы әйтмәделәр түгел, әйттеләр, «бар диделәр, күрен, юкса, соң булырга мөмкин». Габдулла ишетергә дә теләми иде. Бүген китте. Тимершага киресен исбат итмәкче, янәсе.
Бармаган булсачы! Докторы да туры килә бит аның! Йөзе чиртсәң кан чыгардай, беләкләре халат җиңен киереп тора. Борын эченнән нидер көйли-көйли тыңлады, басып-басып карады да, күзен дә йоммыйча:
— Чахотка, — диде. Аннары, күңелле хәбәр әйткәндәй елмаеп (бәлки елмаймагандыр да): — Бик нык дәваланырга кирәк, — диде. — Кырым, Кавказ. Мөмкинлегегез булса, Швейцария. Кырым, Кавказ, Швейцария… Көләргә, шаркылдап көләргә иде. Тик көлеп кенә булмый…
Вагон, доңгыр-доңгыр килеп, алга бара. Тротуардагы кешеләр кайсы трамвай уңаена, кайсы каршы якка атлый. Ник алар шат? Ник елмаялар? Хәер, доктор аларга «Кырым, Кавказ, Швейцария» димәгәндер…
Чү, «ул»! Энҗеле калфак, ак ефәк шәл, зифа буй. «Ул», иптәш кызының сүзен тыңлый-тыңлый, вагон тәрәзәсенә күз ташлады. Габдулла ихтыярсыздан башын читкә алды. Тагын качышлы уйный! Азмы сузылды мондый уен! Башта кыз эзли, Тукай кача иде. «Әльислах» заманында булды бу. Габдулла ис итмәгәндә аларны таныштырдылар. Кызның йөзенә бер тапкыр гына күз сирпеп алырга көче җитте. Түгәрәк битле, кара күзле иде ул. Ирен өстендә кечкенә генә миңе дә бар иде. Кыз икенче көнне дә килде. Габдулла аны көткән дә иде. Кызның тавышы   ишетелү белән,   арткы   ишектән чыгып китте.
Шул килеш кызны зарыгып көтү, килсә, эз суыту белән көннәр уза торды.
Юк, оялудан түгел иде бу. Яшь, чибәр, саф һәм шул ук вакытта беркатлы кыз шигырьләренә карап Тукайны, мөгаен, зур итеп, мәһабәт итеп күз алдына китергәндер. Инде шагыйрьнең үзен күргәч, кызның күзләренә алдану галәмәте чыгу ихтималы Габдулланы куркыта, сагаерга мәҗбүр итә иде. Шулай була-нитә калса, аның горур җаны күтәрә алмаячак иде.
Бервакыт «ул» «Әльислах» идарәсендә күренми башлады. Ике еллап югалып торгач, менә бүген тагын пәйдә булды. Ни дип Габдулла башын яшерде соң? Ник, вагоннан төшеп, кызны куып җитмәде? Хәер, барыбер түгелмени хәзер!
Вагон Московскийга җитеп туктады. Кая барырга? Кемгә барып егылырга? Бармы андый кеше? Бар икән ич. Фатих.
Әмирханның номеры бикле иде. Тфү! Кем кала тагын? Галиәсгар? Өйдә юк. Хөсәен? Аны тоту җиңел эш булмаса да, Габдулла эзләп табар иде. Ләкин аягы тартмый. Бөтен халык кайгысын кайгыртып йөргән кешегә шәхси борчуың белән тыкшыну килешми. Бүтән «дуохларга баруга караганда, үз караватыңда бөгәрләнеп яту мең өлеш  артык.
Пәрәмәч белән нафталин исе кушылып, һаман күңелне болгата. Яшел билбау элеккечә боргаланып ята бирә. Йокларга иде, йокы дигәне дә качкан.
Шакымый-нитми номерга кемнәрдер килеп керде. Ничек күренми калырга? Бәлки әле ширма артына кереп карамаслар?  Ни булмаса, күзне йомарга  кирәк…
– Өйдә юк, — диде берсе.
– Ерак китмәгәндер,— диде икенчесе.
— Утырыйк, хәл алыйк.
— Рәт чыгар микән соң?
— Чыгар.  Бай чагы. Галләметдин әфәндедән ишеттем.
— Сөенчене   дә әйтсәк…— диде дә берсе,   җиңелчә генә  көлеп  куйды.
— Ярамый. Хәзер сыртын кабарта башлар, йон уңаена сыпырырга  кирәк.
— Нигә, кызны үлеп ярата иде ич.
— Тукай яраткандыр да бит, кызның хәзер ике ятып бер төшенә керми.
— Алай ук түгелдер лә. Мин дә бит шушы тирәдә уралган кеше. Кыз үзе теләп Тукай белән танышты. Көн аралаш «Әльислах»ка килә иде, Тукай кача иде.
— Хәзер кыз качты шул инде. Аның хикмәте бар, иптәш. Читкә чыгармасаң, колагыңа гына әйтәм.
Пышылдап бер-ике сүз әйткәч, акрын тавыш белән дәвам итте:
—    Ул «паит»ның хәтәр көнче икәнен беләсең инде.
– Тукай белән ярышмакчы — сәләт җитешми. Габдулла әфәнде аны «Яшен»дә пешереп чыккач, бу гайбәт таратырга кереште. Кыз шушы иблис аркасында бит инде Казанны ташлап  китте, Габдулланың тын юлы томалангандай булды. Киерелеп зчкә һава алган иде, тамак төбе кытыкланды да, тыела алмыйча, йөткереп җибәрде.
— Өйдә! — диде берсе, пышылдап. — Шылыйк. Әнә ник юкка чыккан икән «ул»! Торырга да, теге бәдбәхет янына барып, эт итеп сүгәргә, уңлы-суллы яңакларга… Аннары… Юк, кирәкми. Барыбер түгелмени…
Нинди хәерсез көн булды соң бу? Иртәдән бирле көнбагыш маенда пәрәмәч кыздыралар, утка ягасы тиреләрен селкеп, нафталин очыралар. Ни пычагыма докторга барды соң ул? Ни дип   шушы   тәрәзәле кабергә кайтып ятты? Ник әлеге ике җилкуарны бусагадан атлауларына якалап чыгармады?
— Кояш та баеп килә бугай. Фатих кайтмады микән?
— Ишек шакыдылар. Фатих! Булмас, ул алай шакымый. Тагын берәр саламторхандыр әле. йом күзеңне, Габдулла, син йоклыйсың ич.
Кемдер керде, бераз тынып торды да ширмага таба атлады.
— Беләм бит, Габдулла әфәнде, йокламыйсың.
— Йокламыйм.
Ник Галләметдин бу кадәр франтларча киенгән? Бәйрәм түгел ич. Кырым, Кавказ, Швейцария дигән сүзләрне ишетмәгәндер шул.
— Нашир яшел бауны алып карават башына элде дә, чалбар балакларын чеметеп тартып, урындыкка утырды.
— Авырмыйсыңдыр бит?
— Авырмыйм.
— Хандра?
Ник килгән бу төлке? Изге ният белән булмас. Мөгаен, договор буенча биргән акчасы борчыйдыр. Бер еллап вакыт үтте, — вәгъдә ителгән китап Галләметдин кулына кергәне юк. Дөресен әйтергә кирәк, галиҗәнаплык күрсәтте үзе. Ашыктырмады, битәрләмәде. Өстәвенә, акча сорап килгәндә, борып җибәрми иде. Договордан тыш бурычка алган акчаның гына да исәбен ходай үзе белә. Дөрес, Галләметдин бервакытта да кесәсеннән чыгарып бирми. Записка тоттыра да конторага җибәрә. Анда кул куйдырып бирәләр.
—    Әй, көне дә көне! — диде Галләметдин. —Син ябылып ятасың.
– Күч инде максаты аслыйга, Галләметдин бай, зарыктырма.
—    Киттекме «Аркадия»гә? Күкрәгеңә илһам үзе килеп кунар. Өзелеп төшкән яфракның гына да шагыйрьләргә мең тәэссорат биргәнен белмиммени мин!
— Һаман сузасыңмы, тирә-ягалый гына йөрисеңме? Мә, алайса.
— Мин сезгә китап бирмим.
— Ул ни дигән сүз? Кемгә бирәсең?
— Китапчылар  бетәсе түгел.
— Шаярма әле, Габдулла…
— Шаярмыйм.
— Договорны онытмагайсыңдыр?
— Договор — нәрсә. Кәгазь бит ул. Ерттың аттың.
— Җитдирәк сөйләшик әле, Габдулла әфәнде. Рус әйтә: «Обещанного три года ждут», ди. Көтәрбез. Дөрес, мин коммерсант кеше. Озак көтүнең ни икәнен беләм.
— Ә сез көтмәгез.
— Тукта әле, Габдулла әфәнде, нинди чебен тешләде сине?
— Мин китәм.
— Кая?
— Кырымга, Кавказга, Швейцариягә…
— Бусы икенче мәсьәлә. Котлыйм. Акча   ягы?
— Акча — бер букча.
— Ха-ха-ха!.. Онытма, мин коммерсант. Кемдә күпме чылтыраганын тиененә чаклы беләм. Галләметдин яшәсен диң. Ниятеңне сизгәндәй, үзем белән алып килдем.
Ул кесәсеннән бер бит кәгазь чыгарды да Тукайга сузды:
—  Менә яңа договор, Габдулла әфәнде. Шуңа кул куйсаң, Кырымы да, Кавказы да, кирәк икән, Швейцариядә синеке. Теге китапны да җае белән бирерсең. Ваклап алган бурычларыңны бәхиллим. Укы син, укы!
Тукай договорга күз йөгертеп чыкты да Галләметдингә текәлде.
—    Язылган һәм язылачак әсәрләремне нәшер итү хокукы? Мәңгегә.
Аннары сискәндерә торган бер көлү белән көлеп җибәрде:
— Сез соң мәңге яшәмәкче буласызмыни?
— Шулай языла инде ул…
—Д оговорыгызга да кул куймыйм, китап та бирмим. Мин китәм.
— Законның кулы, Габдулла әфәнде, Кырымга да, Кавказга да җитә.
— Швейцариягә?
— Заграничный паспорт кирәк. Бурычлыга бирмиләр бугай аны…
— Теге дөньяда ничек? Паспорт кирәкме?
— Сез мине куркытасыз, Габдулла әфәнде…
— Коммерсант әфәнде, сүзем бетте. Минем юлга әзерләнәсем бар…
Галләметдиннең йөзендә баягы көләчлекнең эзе дә калмады.
— Яхшы, Габдулла әфәнде, — диде, теш арасыннан гына чыгарып, — мин китәм. Ләкин белегез, сез менә монда. — Галләметдин йодрыгын йомарлап күрсәтте дә, ишекне каты ябып, чыгып китте.
Габдулла, тешләрен шыкырдатып, бер иңрәп куйды. Аннары мендәренә йөзтүбән капланды. Ничаклы мәрхәмәтсез син, язмыш! Бөтен зарбәләреңне (сугу, удар) ни өчен бер адәм өстенә генә төшерәсең?
Моңарчы әле түзәрлек иде. Язмыш ханым гөрзи тоткан балаларын Габдулла өстенә берәм-берәм генә җибәрә иде. Алар белән сугышудан Габдулла хәтта тәм таба иде. Бүген исә алар тын гына шуышып килделәр дә барысы бердән һаулап ташландылар.
Моннан дүрт-биш ел элек, каршына гаскәр килсә дә, Габдулла каушап калмас иде. «Курыкмыйбыз дошманнарның көченнән без, бу көнге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без» дип җырлаган чагы иде шул. Иманы нык иде. Ә хәзер? Биш кенә ел элек «хөррият өчен җан фида!» дип шапырынган бик күп тәти егетләр кирегә йөгергәндә, сугыш кырында калган ялгызакларның тетрәнеп куюлары да гаҗәп түгел шул.
Иң изгәне — мәмләкәттә хөкем сөргән тынлык. Крестьян бөкрәйгән дә байгураның игенен ура, аждаһадай машинаның үкерүеннән колагы тонган мескен рабочий кемнәрдер кәеф-сафа сөрсен өчен кан катыш тир түгә.
Кара инде син бу Латифулланы. Буе бер сажин, аркасы ишеккә сыймый. Әнә шул әзмәвер, авылдашы итеп, килә дә зарлана, килә дә зарлана. «Кәрлә Дварич дигән мимеч» мастеры бик этли икән үзен. Бер дә гаепсезгә әшәке сүзләр белән сүгә ди, кыйный ди.
– Синнән дә тазамыни соң ул? — дип сорады Габдулла.
– Таза ди! Чиртсәң үлә. Язып бирсәнә прашиния, Габдулла. Түзәрлек калмады бит.
Ни тукыды инде Габдулла прошение белән эш чык-маслыгын. Юк, аңламый кеше дигәнең. Икенче килүендә зарланды-зарланды да «гәҗиткә яз» дип бәйләнә башлады. Габдулла, шактый вакыт дәшми утыргач, егеткә кулъяулык сузды.
— Нигә ул?
— Бусы җитмәсә, менә сиңа  сөлге.    
— Сөлгем бар минем…
— Бар өстенә бар яхшы. Кәрлә Дварич кыйнагач, яшең сөртерсең.
Латифулла үпкәләп чыгып китте. Үпкәләмәгәе тагы. Усалрак булыр.
Юк шул, бил язып, йодрыкны йомарлап, «җитте!» дип бер сөрән салырга уйларында да юк. Кайда син бишенче ел? Ник син кайтып, дөньяны дер селкетеп алмыйсың?
Сәгать ничә икән? Торып ут кабызасы да сәгать карыйсы иде. Хәер, барыбер түгелмени?
Баядан бирле нидер битне авырттыра иде. Яшел билбауның каты чугы мендәр белән бит арасында калган икән… Тагын билбау… Монда ниндидер мәгънә, ниндидер киная сизеп, Габдулла сискәнеп куйды.
Юлга әзерләнергә тиеш иде түгелме соң ул? Нинди юлга? Кая? Кырымга, Кавказга, Швейцариягә? Договорга кул куярга да… Юк, мең мәртәбә юк! Ач күзле нәширләрнең ит күргән мәчедәй сырпаланып йөрүләре тәмам туйдырды. Синең күңел җимешләреңне халыкка рухи азык бирү өчен алалармыни алар? Хәер, бусына игътибар итмәскә дә мвмкин булыр иде. Әйдә, бассыннар, таратсыннар. Әмма ул шигырьләрдән ни файда? Ундүрт сәгать эшләп кайткан эшченең күзенә күренәме синең китабың? Ач мужик аны икмәк урынына ашый аламы? Шулай булгач, яшәүдә ни мәгънә бар?
Теге дөньяда паспорт сорамыйлар… Җыенасы гына бар… Хәер, аласы әйбер дә күп түгел ич. Менә шушы яшел билбау да, вәссәлам. Әҗәл барыбер сагалап тора. Бер ел артыңнан йөрер, ике ел, аннары буып алыр. Нигә ияртеп йөрергә аны? Бүген үк салкын кочагына барып керү акыллылык булмасмы?
Үлем бик үк куркынычлы нәрсә түгел үзе. Бер карыйсың, сискәндерә, бер карыйсың, тынычлык, рәхәтлек вәгъдә итә. Тик менә катле нәфес (үз-үзен үтерү) — зур гөнаһ. Булмагае тагы. Ходай бар икән, нияте гел изгелектә булып та, бәхет кулыннан бер сынык нан алмаган Габдулланы ярлыкар. Алла, җәннәт, тәмуг дип сөйләүләр әкият кенә булса, бигрәк тә яхшы. Мәңгелек йокыга чумасың. Нәширләр намусыңа тукынмый. Гайбәт, хыянәт сиңа кагылмый. Ач мужикның иңрәвен ишетмисең…
Юлга!.. Габдулла, үзе дә сизмәстән, нечкә бармакларын тиз-тиз хәрәкәтләндереп, бауның бер башына элмәк ясый башлады. Күкрәгеннән кинәт салкын дулкын үтеп китте, сискәнеп, тәрәзәгә карады,   йа  ходай, бу ни бу? Ниндидер шәүлә тәрәзәдән атлап керде дә почмакка басты. Йөрәк котырып тибә башлады. «Килде… Ул көтә». Бер караганда шәүлә юкка чыга, бер караганда тагын пәйда була. Күпмедер вакыттан соң ул ачыклана төште, караңгылык эченнән адәм гәүдәсе булып калка башлады. Әнә башы, әнә аяклары. Тукта, Хәлла Юскаев ич бу! Бер аягы кыскарак булганга,   янтаеп    басып тора. Төшенке җилкә,   гәүдәсенә   туры килеп   җитми торган зур баш. Нәкъ узе! Бер-берсе өстенә атланган сары тешләрен ыржайтып, мыскыллы елмаеп тора. Ничек кергән ул монда? Ник кергән? Әллә Габдулла акылдан язамы?
Тукай күзен чытырдатып йомды да башын тиз-тиз селкеп торды. Аннары яңадан почмакка карады. Шәүлә күренми иде.
Кәрамәтме (могҗиза,   гадәттән   тыш   хәл) бу, нәрсә бу? Кәрамәт булса, алла аны озатырга ник Хәлланы җибәрә? Иң сөймәгән кешеләренең берсе бит инде. Дөрес,   зарарлы   кеше түгел болай.
Үзенчә, Тукайны ярата да. Әмма ул яныңда ‘булса, кыргаяк, таракан яисә гөберле баканы күргәндәге хисне кичерәсең.
Татар эсерлары — таңчылар тирәсендә кыршылып йөри торган егет ул. Үзен социалист саный. Телендә гел политика. Килер яныңа, өстеңә иелеп, «с» авазын әйтә алмый торган сакау теле белән тотыныр борчак сибәргә. Битеңә төкерек кисәкләре чәчрәр. Күлмәк якасы һәрвакыт керләнгән, күз кырыйларына шакмак кадәр эрен ябышкан  булыр…
Узган кыш бер төркем каләм ияләре пирәшләп утырганнан соң кайтырга чыктылар. Хәлла, үз итептерме, Тукайга тагылып алды да дөньяны сүгә башлады. Урам кызы кебек ул, янәсе, пычрак, алдакчы, фахиш. «Үзең әйтмешли (Тукай була инде), өстеннән дә аның асты яхшы». Ахмаклар яшәсен монда дип, күптән ташлап китәр иде дә, ярамый. Ул — социалист. Крестьян туганы белән ра-бочий дусты өмет белән аңа күз төбәгән. Шул газизләрен ташлап, хаин !була аламыни ул? Ә Тукай ник яши? Олы җаны, саф вөҗданы шушы фахиш дөньяга ничек сыеп тора ала?
Болак күперенә җиткәч, Хәлла тукталды да, китеп бармасын дигән кебек, Габдулланың җиңеннән тотты.
—    Сасы Болак инде бу. Күпер салганнар. Нәрсәгә кирәк бу күпер? Бер якта Печән базары этләре, икенче якта Проломный дуңгызлары. Кайсы якка чыксаң да, барыбер түгелмени? Я әйт, барыберме, түгелме?
Бәхәсләшү мәгънәсез иде.
– Барыбер.
– Эх, белмисең, Тукай, бу күкрәктә ниләр кайнаганын! Синең урында булсам, фахиш дөньяның йөзенә лачт иттереп төкерер идем дә гарше әгълага ашар идем. Бәлки чынлап та шулай итәргәдер, ә? Ник дәшмисең? Тукай, бәлки син дә… Икәүләп булганда мин дә тәвәккәллим. Бер социалист үлгәннән генә революциянең чите кителмәс. Әйдә, үләбез, Тукай…
— Әйдә.
— Булды алайса. Менә Кабан, анда бәке бар…
Хәлла Габдулланы тау астына таба өстери башлады.
Алдагылар шактый юл алганнар иде инде, аны-моны сизмәделәр.
Текә таудан шуып төшеп, бәке   янына килделәр. Тукай бәке кырыена тезләнде дә кулын суга тыкты.
—    У-у-у, салкын икән! Син Хәлла, чума тор, мин тунны киеп килим.
Әйе, ул көнне Габдулла Хәлладан көлгән иде. Бүген Хәлла, кыек тешләрен күрсәтеп, Тукайдан көлде. Хәер, аның көлүе ни дә, елавы ни! Аңа тагын, дөньяның битенә төкереп, горур үлү! Ашыгырга   кирәк. Тагын кермәгәе… Габдулла торып утырды да почмакка күз салды. Теге шәүлә дә, Хәлла да юк. Яшел билбау исә янда гына… Юлга чыгар алдыннан утырып дога кылалар. Габдулла күңеленнән дога кылды инде. Дөньяның йөзенә дә төкерде. Ләкин… бу дөньяда эшләнергә тиешле ниндидер бер эше үтәлмәгән иде. Нинди эш? Сәгать ничә соң хәзер? Таң атарга да күп калмагандыр инде. Таң да атар, кояш та   чыгар… Бервакыт   иптәшләре   җыелып килер. Кайгырырлар, билгеле. Шатланучылар да булыр… Әһә, хәтергә төште. Саубуллашасы бар ич. Фатих белән, Галиәсгар белән, Хөсәен белән…
Габдулла  включательгә үрелде — караңгылык  юкка чыкты.
Менә аның өстәле. Фикердәше, дусты, сердәше. Менә каләм, менә ручка. Карасы кипкән икән… Карандаш булса да ярый ла ул. Инде   кәгазь генә   табасы калды. Бу нәрсә? Хат ич. Бакудан килгән… Габдулланың балачак дусты, Кырлай егете Сибгатьтән. Кайчан китергәннәр соң моны? Габдулла ничек күрмәгән. Укып чыгасы һәм җавап язасы иде… Юк, кирәкми. Дөнья эше бу. Ә дөнья белән ара өзелде инде. Дуслар белән саубуллашасы гына калды. Кәгазь кирәк. Әһә, анысы да табылды. Ни дип язарга, ничек хушлашырга? Рифма дигәне кая китеп беткән соң? Булмаса, кирәкми. Әҗәлнең рифмага ни катнашы бар? Шигърият түгел бит ул. Проза ул, аның да иң шыкеызы, ямьсезе һәм ачысы…
Ниһаять, саубуллашу хаты язылды, дөнья белән исәп-хисап өзелде. Хәзер юлга… Әмма урындыктан кубу никтер авыр иде. Куркумы бу? Әҗәлнең салкын кочагыннан чирканумы? Юк, үлем куркусы түгел. Әҗәл аңа газаптан котылу, тынычлык, рәхәтлек вәгъдә итә.
Тагын баягы тойгы калыкты: бу дөньяда эшләнергә тиешле ниндидер эше үтәлмәгән төсле. Башта ул аны дусларга хат язу дип уйлаган иде. Ул гына түгел икән, ниндидер бүтән эш бугай. Кордашы Сибгатьнең хатын укып, җавап язумы? Бәлки шулайдыр, бәлки… Зарлана торгандыр, билгеле. Латифулладан аермасы юктыр. Шулай да укырга кирәк.
Конверт ертылды, эченнән дүрткә бөкләнгән кәгазь килеп чыкты. Сәламнәр күндергән, җибәргән китабы өчен Габдуллага рәхмәт әйткән, озак язмый торуы өчен гафу үтенгән. Бакудагы якташларының эше-тормышы турында язган. Аннары болай дигән: «Эш авыр, акча аз төшә. Моннан сызарга уйлап йөридер ием. Әләкси дигән урыска рәхмәт, ул күзне ачты. Беркөнне безгә әйтә бу: әйдә эшкә чыкмыйбыз, ди. Ничек, без әйтәбез, чыкмаска? Болай да ашауга чак кына җитә. Бик һәйбәтләп төшендерде бу. Дружно булсак, үз дигәнебезне итәбез, ди. Риза булдык. Бер көн бармыйбыз эшкә, ике көн, өч көн. Үгетләп карыйлар, куркыталар, палитсы китерделәр. Безнең — сүзебез сүз. Сораганны бирмәсәгез, аяк та атлау юк, дибез. Җиңдек бит әй. Хуҗа тәки уступкыга барды. Әләкси әйтә, бу әле башы гына, ди. Пятый годтан да хәтәррәк булачак, ди. Вә янә шунысы да мәгълүм булсын, китабыңны иптәшләр белән җыелып һәмишә укыйбыз. Бигрәк килештереп язгансың инде. Безнең күңелләрдәген әйткәнсең дә биргәнсең. Кырлай урманы хакындагы төшен укыганда  яшемне тыя  алмыйм».
Әһә, ярый бу. Борын астын сөртә белми торган Сибгать забастовщик диген. Бу хатны Латифулла елакка күрсәтми ярамас. Үзе укысын, иптәшләренә укытсын. Тик ничек бирергә? Бүген китә ич ул. Дөнья белән ара өзелгән, саубуллашу хаты язылган, яшел бау әзер…
Юк, Латифулланы тагын күрми ярамый. Хәер, хикмәт Латифулладамыни?
Бая ук инде коридорда кузгалган ниндидер ыгы-зыгы, акрын, ләкин шомлы сөйләшүләр Габдулланың колагына керә башлаган иде. Тик үз хәле хәл булганга, әһәмият бирмәде. Менә тагын кемдер тиз-тиз атлап узды, «кайсы номер?» дигән тавыш ишетелде. Коридорның аргы башындагы ишек ачылып ябылды. Ул да булмады, кемдер:
– Минһаҗ, йөгер полициягә, — диде. Тыз-быз йөрүләр, шомлы сөйләшүләр һәм «полиция» сүзе Габдулланы тәмам айнытып җибәрде. Тиз генә торды да ул, ишекне ачып, коридорга башын тыкты:
— Галәви, нәрсә бар? Ни булды?
Хезмәтче малай әсәрләнгән кыяфәт белән Тукай янына  килде дә:
— Эшләр бар, Габдулла абый! — диде. — Хәлла асылынган. Карават тимеренә. Күрсәң, котың алыныр! Карыйсыңмы, Габдулла абый?
Тукай ишекне япты да, хәлсезләнеп, урындыкка килеп утырды. Менә сиңа Хәлла! Менә сиңа бушбугаз! Гомерендә беренче егетлек! Тукта, нәрсәсе егетлек моның? Яшел билбаудыр муенында, бер очын карават тимеренә бәйләгәндер, идәнгә утырыр-утырмас торадыр, аяклары тәртәдәй сузылгандыр…
Габдулла үзен шул кыяфәттә күрде дә бөтен тәне белән чирканып куйды. Мең шөкерләр булсын, ходай аны мондый ахмаклык эшләүдән саклап калды. Юк ла, ходай сакламады аны. Сибгать дусның хаты ич… Бишенче ел кайтачак ‘дигән бит. Тагын да хәтәррәк булачак дигән. Хәер, Гафур белән Хөсәен дә бу турыда әйткәләделәр. Халыкның күңелен кузгатырга кирәк, диделәр. Әнә бит укыйлар икән. Ә син, саламторхан, аларга шигырь нигә дип, акыл саткан буласың. Хәлланың андый кордашы да, Хөсәен кебек дуслары да булмагандыр шул. Булса да, күрә белмәгәндер. Дөньяның вак бөҗәкләрен күреп тә, филен абайламый иде шул ул, мәрхүм. Ахмакларча яшәде, ахмакларча дөньядан китте. Шулай, Хәлла,. бүрек ташлап котылмыйлар бүредән. Чү,  шигырь ич  бу!  Вәзене,  кәе…
Карандаш ак кәгазь өстеннән юыртып китте. Кәгазьне тутырды да өстән башлап, сыза, төзәтә башлады. Тагын бер чиста кәгазь килеп ятты. Карандаш аны да язып тутырды. Бу вакыт таң сызылып килә иде инде…

* * *

Кояш, хәтсез күтәрелеп, бүлмә эчен нур белән коендырганда, Габдулла, авыр сулап, ара-тирә ыңгыраш-калап, караватында йоклый иде. Өстәлендә Баку эшчесенә хат һәм  түбәндәге шигырь ята:
— Котылмакчы булып татсыз хәятган,
Гомергә җан авырттыргыч  газаптан,
Гакыл бу дип, үзеңне-үзең үтердең,
Тынычлык  эзләдең дә гүргә кердең.
Синең бу дөньяда күргән газабың,
Гөман юктыр, бозык булганга җаның.
Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң,
Барыбер син газапта, яхшы белсәң!
Ачлыр  иде,  түзсәң, бәхетен, шаять,
Ашыктың, эшләдең бик зур җинаять!
Газап китми кабердә тән черүдән:
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән.


Яшел билбау исә бүлмәнең аргы почмагында ауный

(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


 

Комментарий язарга


*