ТАТ РУС ENG

Мәгъсүм ХУҖИН Иңә дә иңә карлар  (Хикәя)

Урам уртасындагы кышкы юлның такыраюы тәмамысы җитте. Чана эзләре көзге боздай шомарды, кояшта күзне чагылдырып ялтырыйлар. Табан эзләре арасын ат тоягы аяусыз төйгечли, бу ерымны сукмак итеп кешеләр дә таптый. Юлда гына түгел, бөтен җирдә кар утырды. Ике атна элек тәүлек буена туктамыйча — әле котырынып, аннары кинәт тыелып — яуган кар Туфаил урам коймасына сызып билгеләгән төштән бер карышка иңде. Бураннан соң капка төбен әтисе белән көрәгәч, малай кар тигез яткан турда коймага тамга салырга бот тиңентен көрт, ерып кергән иде. Шунда төшкән эзләр дә җәенкеләнеп саектылар, уртадан сәлперәеп салынган әрекмән яфрагына охшап калдылар.
Салкыннар башлануга, әйе, ике атна булды. Бүген кар бөртекләренең ара-тирә салмак уйнаклавы күренгәли. Төшке уңайга сындырып җибәргән икән шул Кыш бабаң. Тукайга моны Рабига җиңгәсе, авыл сатучысыннан тәм-том алып кайтуыннан соң, икәве әңгәмәсенең ахырына табарак әйтте.
Җиңгәсенең кайтуын Тукай, капканың каты ябылуына сискәнеп, тәрәзәнең бозын кояш эреткән өске өлгесенә борылып карагач, күргән иде. Габдулла янына тиз генә кермәде җиңгәсе. Ул гел шулай инде, Тукайның тынычлыгын бозмый, Тукай ята торган кече өйгә бик кирәктә генә — җыештырырга яки ризык күтәреп кенә керә.
Рабига җиңгәсе ишекне акрын гына шакыды.
—    Әйдә, Рабига җиңги… — Сөйләшмичә торудан тамагы карлыккан икән, Тукай тамак кырып алды һәм, җиңгәсе түргә узганда, инде шактый көр тавыш белән дәвам итте. — Җиңги мине онытмагае, дип хәсрәтләнеп ята идем, иртәдән бирле күренми, дим.
—    Юкка пошынасың икән лә, Габдулла! — дип кулындагы чынаякны өстәлгә куйды Рабига. — Шагыйрьне оныталар диме инде?! Гомер-гомергә булмаганны! Китапка язмаганны! Шагыйрьне, сине, онытсалар да, нигә әле бу начарлык нәкъ менә миннән башланырга тиеш ди?! Барлык юньсезлек шагыйрьне санга сукмаудан башлана, бик беләсең килсә! Бакчы син бу Габдулла исемле егетне, миннән шагыйрьне оныттырмакчы була икән!
Тукай башын акрын гына чайкап елмайды.
—    Валлаһи, ходай тел ачкычлары биргәндер сиңа, Рабига җиңги! Кайчак сүзеңә җавап таба алмыйча аптырыйм.
—    Сиңа охшарга тырышам инде, — дип юри генә ачулануын сиздерде Рабига. — Аннары килеп, бер нәселдән ич без.
—    Бер нәселдән… бер нәселдән үк түгел.
—    Әниеңнең бертуганы Кәбирнең хатыны ич мин! Сез мине кабул иткән, мин сезне үз иткән. Шулай булгач, бер нәселдән без. Бик беләсең килсә, шагыйрь Тукай нәселеннән!
—    Яман да арттырдың ла, Рабига җиңги! Болай ук кирәкмәс.
—    Чынын әйтәм ич! Кәефеңне кырырлык сүз ычкындырмыймдыр ич?
Тукай тагын шатланып елмайды.
—    Юу-к, Рабига җиңги! Ризыкларың тәнгә сихәт бирсә, җылы сүзләрең күңел бозларын эретә. Ә күңелдә бозлар бар… Бар! Матди байлыкка гына түгел, мактауга да мохтаҗ бер җан лабаса мин…
—    Менә, Габдулла, мичне томалауга үрдәк шулпасы куйган идем. Чуенда мәмрәпләр дә пешкән инде ите, шулпасы да бик тәмле микән, дим. Шушы ботны кимереп, чокырдан шулпасын йотып, минем күңел булырлык итеп сыйланып җибәр, яме. — Рабига кулларын, сабый бала сыманрак итеп, йомшак-акрын гына кушырды. — Сөбханалла, мендәреңнән чыгып очкансың ич син!
—    Очты, очты, мендәр очты! Очты, очты… Тукай очты!
—    Шаярта тагын! Аркаңны шәрә тактага терәп утырырга ди син, теге… ни… Кузгала төш әле!
Рабига шуышып аска салынган мендәрне иелеп алды да, аны әйләндерә-әйләндерә күперткәч, агач карават башына сөяде, Габдулланың аркасын, ябык җилкәләреннән тотып, үрдәк мамыгыннан тыгызлап сүрелгән шул мендәргә терәттерде. Аннары Габдулланың кулына кайнар шулпалы чокыр тоттырды, ап-ак үрдәк боты салган шәмәхә-бизәкле тәлинкәне алдына, юрган өстенә куйды. Мич буендагы эскәмиягә утырып, авыру Тукайның бүген тәм тоеп ашавын күзәтте. Габдулла күзләрен йома төшеп ризыгын авырдан йотып җибәргәндә, эскәмиягә ябылган палас-киезнең озын чукларын сыпырды. Бу хәрәкәте белән ул, гүя Габдулланың күкрәген сыйпап, аш йотарга булыша иде.
—    Чуены белән күтәреп чөмерсәң дә туймассың бу шулпадан!
—    Рәхмәт  яугыры,   шулай   диген.
—    Тик бүтән бармый. Аннары, дим, кулларның чуен күтәрергә  көче   җитмәстер.
—    Хәлләнерсең, боерган булса. Боергандыр, кайтканда, бигрәкләр дә ябык идең. Сине беренче күрүем иде ич, аптыраплар да калдым. Яшермим. Нигә яшерим ди? Син үзең миннән бер сереңне дә яшермисең ич, туры сүз яратасың ич син. Кәбир абзаңның, безнең Тукай кыска буйлы, чандыр, дип әйткәне булса да, ышанмый идем. Язганнарыңны укыгач, каршыма гел дә бер пәһлеван булып килеп баса идең. Алпамшаның үзе инде менә! Дошманнарыңны, малайлар тәтәй чөйгәндәй, күкләргә очыртып кына җибәрәсеңдер кебек! Ир җаны хатын-кыз каравына мохтаҗ шул, син андый иркәләүне татымаган шул… Савыгырсың да өйләнерсең, Аллаһе боерса! Хәзер, сөбханалла, тулыгаеп барасың. Күз генә тимәсен.
Җиңгәсенең өйләндерү теләген турыдан кире какмады шагыйрь.
—    Белмим шул, — дип сузып кына моңайды ул. Күзләренә томан пәрдәсе төшеп алды, кинәт кашларын сикертеп күзләрен киң ачкач, йөзенә сабыйларча өмет елмаюы җәелде. Ләкин Тукай сүзне бүтәнгә күчерде. — Нигәдер авыл хәлләрен сөйләмисең, җиңги. Әллә хәбәрләр алып кайтмадың инде?
—    Кибетче янында яңа хәбәр булмый диме соң! Сатучының товарыннан да күп инде андагы яңалыклар. Очраган берсе синең хәлеңне белешә, савыгамы, диләр. Сәламәтлеге әйбәтләнә, гәүдәгә тулылана, дим. Шигырьләр чыгарамы, диләр. Әлегә элек язганнарын укып торыгыз, Тукайның шигырьләре кат-кат укысаң да төсен бирми, дим.
—    Менә,   яңаларын да язам.
Тукай баш очындагы шүрлектән кәгазь-каләмен кайшалып үрелеп алды. Рабига, шагыйрьгә бик күп язып өзлегеп китмәскә киңәш итте дә, урам-кибет хәлләренә әйләнеп  кайтты.
—    Нигә кеше арасына чыгып йөрми, диләр. Безнең ише халыкны үзсенмәведер, диләр. Нишләп Тукай халыкны иш итмәсен, дим, халыкны якын иткәнгә халык шагыйре   бит инде ул, дим.
—    Мактауга яман да юмартланып киттең әле син бүген, җиңги! Илла күпертеп тә җибәрәсең!
Әмма Рабига үзенекен тезәргә көйләнеп җиткән иде инде.
—    Язасы шигырь-җырлары сәламәтлеге какшап торган арада ифрат та күп җыелган, дим. Аннары, бу салкыннар да үзебез дә чыгарга кушмыйбыз, дим. Күрче мине, кирәген әйтергә  онытып торам ич — көнне сындырган бит!
— Әллә, Габдулла, дим, урам тирәсеннән әйләнеп керәсеңме соң бер? Бөтенләй җылыткан менә көнне!
—    Хәйләкәр дә соң син кайчак, җиңги! Әмма ки әйбәт хәйләкәр! — Тукай баш астына кулларын куйган иде, учларында башын чайкалдырды. — Үзеңнең миңа кышның салмак чишмә суыдай агылып торган тыгыз һавасын да сулатасың килә, ә үзең, кибетчедән кайтканда киемеңә сеңгән суыкны теге өйдә эретеп бетермичә, минем янга да кермәдең, миңа салкын эләктерүдән шикләндең. Шулай бит!
Рабига, кибеттән кайткач, теге өйдә озак булашуы хәйләсе тотылуына ык-мык итеп тормады, җавабы, балалар бәхәсләшкәндәгегә охшап, авызыннан очып кына чыкты.
—    Шулай да, шулай да түгел!
Җиңгәсенең кырт сүзләре Тукайны сискәндерде, әллә ачуландырдым инде, дип шөбһәләнеп уйлады шагыйрь. Рабиганың кәефен кырылдырырга һич тә ярамый, авыру Тукайны бу кышта доктор кебек булып сихәтләндерергә тырышучы, Тукайның үзенә бер өйдә күңелен ялгызландырырга ирек бирмәүче шушы Рабига иде. Шуңа күрә үз янына җиңгәсе керүен көтеп ала, аның белән ачылып һәм бераз иркәлеккә бирелеп сөйләшүдән җанына рәхәтлек таба иде шагыйрь. Олы дөнья белән беренче чиратта җиңгәсе аша багланыш тота иде шагыйрь, бу аралашуда хәтта абзыйсы Кәбир дә арырак тарафта тора иде. Тукай Рабиганың күзләрендә ачуы кубу галәмәте күрмәде, хаста кунагын дөнья белән бәйләгән кылны өзмәячәк икән җиңгәсе, шунысына шөкер. Рабиганың сүзләренә җавап кайтармады шагыйрь, бераз күтәрелә төшеп, түр тәрәзәнең бозы эрегән өске өлгесе аша урамга карады.
—    Боерган булса, бүген урамга чыгарырмын мин сине, — дип шулай ук сүзен кырыс дәвам итте Рабига. Аннары аның тавышында йомшару илә көчәю алышынып торды.— Абзаңның тунын киярсең, мич башында киез итекләр җылыга тәмамысы туенган. Өс-башың да бигрәк юка шул синең. Сез, кала кешеләре, тән җылысының кадерен белмисездер, шуны белсәгез, зәмһәрир суыгында күлмәк-ыштаннан гына дигәндәй йөрмәс идегез.
Тукай урамны текәлеп күзәтә, җиңгәсенең үз итеп битәрләвенә изрәп төшми, шулай да аның сүзләрен колак яныннан уздырып та җибәрми.
—    Каланың да урамнарын кышын учак ягып җылытмыйлардыр лабаса. Таш салкыны да өстәлеп, анда кыш бабай яманрак та куырадыр.
Шагыйрь кискен хәрәкәт белән торып ук утырды, юрганы күкрәгеннән шуып алдына бөялде.
—    Әнә,  кайта!
—    Баядан бирле күзләреңне урамнан алмыйча кемне «үзәтәсең соң син? — диде Рабига һәм тәрәзә каршына ук барып басты. Тәрәзәне Тукайга, каплавын абайлап, тиз генә читкә тайпылды. — Габдулла, рәхмәт яугыры, әллә берәрсенә гашыйк булдыңмы? Алай дисәң, урамда сабактан кайтучы бала-чагадан бүтән кеше күренми. Әллә өйләндереп  үк җибәрербез микән соң үзеңне, Габдулла?
—    И-и хыялый да соң син, җиңги…
—    Алай каршы төшмә, кулыңны да селтәмә! Безнең Өчиле кызларының эшкә уңганлыкларын, төскә чибәрлекләрен, сүзгә осталыкларын белсәңме — сайлап тормыйча да өйләнәчәксең берсенә!
— Өйләнү миңа язмагандыр, җиңги… — Тукай ике кулына да таянды. Аның йөзенә чыккан моңсулык, кинәт елмаеп җибәргәч, югалды. — Соң, шул балаларның мәктәптән кайтуын көтеп алып күзәтәм ич мин! Җиңги, текәлебрәк кара әле: кайсысын ныграк яратыр идең икән син аларның?
—    Кайсысын аерып аласың ди? Аларның барысы да бер иш миңа.
—    Түгел!! — дип, имән бармагын бастырып, уң кулын каршысында селтәп торды Тукай. — Гәүдәгә-буйга бер чамада булсалар да, күңел байлыклары иш түгел, күңелләренең аермасы зур аларның! Күрәсеңме, кайберләре китап-дәфтәрләрен киндер букчаларына салып җилкәләренә аскан, икенчеләре култыкларына кыстырган. Ә берсе, әнә, сабак әсбапларын ашъяулыкка төргән дә күкрәгенә кыскан. Аларны икмәк кебек итеп кадерләп ашъяулыкка төргән! Букча тегәргә суккан киндерләре булмаудан түгелдер. Китап-дәфтәр төрергә башка әйбер дә таба алырлар иде. Әмма алай итмәгәннәр бит. Мондый нечкәлекне аңламыйча эшләгәннәрдер, дисеңме? Ихтимал анысы. Ләкин ашъяулык сайлануы хакыйкать. Сабак әсбапларын күкрәгенә ипи итеп кыскан, алардан шулай итеп тә күкрәгенә җылы аладыр ул… Җылы, җиңги, кайры тунда вә киез итектә генә түгел…
—    Шул Туфаилне әйтәдер, дигән идем аны, — дип юашланып калды Рабига. — Тәмамысы әллә кем булган шул Туфаил! Мактанчык…
—    Нишләп мактанчык булсын ул? Мәктәпкә кергәч, мин аның белән сөйләшкәләдем. Үз яшеннән өстәрәк булып, алган белеменә таянып сүз йөртә, фикерен төптән каерачак, киң итеп каерачак малай ул. Хәзердән үк җете фикерле Туфаил! Ышанып әйтәм мин моны!
—    Мактанчык булмый ни! Үзеңә әйтеп кәефеңне җибәрмәм, дигән идем. Әле кибетче катында сөйләп тордылар: Тукайның үзен шигырь сөйләүдә көч сынашырга чакырачакмын, дип ишләренә мактанган, ди, шул Туфаил.
—    Шулай дигәнме?! — Тукайның көрәш сөенеченнән йөзе яктырып, кәефе күтәрелеп китте. — Менә шәп! Җиңги, син бит әйбәт җиңгием минем, шулай булгач, без болай килешик. Көнне җылыта төшсә дә, мине җылы тун вә киез итекләр көтсә дә, мин бүгенгә урамга чыга алмыйм. Хәл юк. Бер йомышымны тыңлачы. Болай итик, син Туфаилнең үзен безгә чакыр! Тукай абыең көтә, диген. Шигъри мәйданда көч сынашырга, диген…  Юк, монысын әйтмә.
—    Син үзең дә бер сабый җан инде, Габдулла… — дип ризалашты Рабига.
—    Җиңги, дим, кара әле, күр әле Туфаилнең нишләвен! — дип чокыр-тәлинкә күтәреп чыгып баручы Рабиганы кире борылдырды Тукай.— Кар күп яугач, шуның биеклеген коймага тамгалаган иде, хәзер инде карның тыгызланып ни хәтле иңүен карышлый. Гомернең агышын тоя Туфаил!
—    Кешенең печтик кенә шөгыленә дә истә-уйда юк бәя биреп куясың син, Габдулла. Кайчакта синең сүзләреңә аптырыйм да калам. Теге почык борынын әйт инде син аның, нәрсә уйлап йөри икән бит, ә…
Туфаил, көрткә башлап та үзе төшергән, ике атнада хәйран саеккан эзләргә аякларын яннан каерыбрак салып, капка алдына чыкты.
Тиздән Рабига шул кечкенә Туфаил каршына даны таралган шагыйрь йомышы белән керәчәк.
Ә Тукайга күңелендә көрәш дәрте уяткан Туфаил белән очрашырга ныклап әзерләнергә, яшь дусты алдына күңел сыен мулдан куярга кирәк иде.
Шагыйрь мендәргә аркасын терәде, юрганны күкрәгенә тартып япты, кулларын башы астына куйды да, күзләрен йомылыр-йомылмас кысып, уйга чумды.
Туфаил — нык тормышлы авыл агаеның төпчек малае. Аның әти-әнисе тигез, абыйсы һәм уртада ике апасы бар. Абыйсы, авылның ибтидаи мәктәбендә укырга-язарга өйрәнгәч, крестьян хезмәтенә артыгы кирәкмәс, дип, ары укымады. Әти-әнисе дә кыстамадылар, олы баланың кул астына иргә керә башлавы хуҗалыкны бөтен тотуда зур ярдәм иде.   Апалары абыстайда сабак алдылар, алар чит ояга утырасы кошлар, читтә беренче чиратта эшкә уңганлыклары белән сыналачаклар. Шулай булгач, бу юлы инде кыз балаларга абыстай биргән китап белемен әти-әнисе җиткәнгә санадылар. Хәзер кызлар да хуҗалыкны тагын да бөтенәйтүдә тырышалар — ата-ана балаларының игелеген әле үзләре көчтә чагында ук күрә башлады.
Туфаилне исә әти-әнисе дә, абый-апалары да, мәктәпкә кергәнче үк хәреф танытып һәм алу-кушу гамәлләренә өйрәтеп, зур укымышлы кеше итәргә җыеналар. Малай моңа сөенә, өстәвенә ул тырыш һәм һушлы. Шулай да Туфаил гел китапка гына ябышып ятмый, әтисе аңа кечкенәдән үк көче җитәрдәй эшне кушып тора, хезмәткә мөнәсәбәттә җилле тота. Зур галим булгач, иген игүдән бизсәң дә, тырма тырмалауларың сагынып сөйләргә хатирә булыр, ди. Дөрес фикерли.
Ишектән керүгә тукталды Туфаил, шагыйрьгә башын иеп сәламен бирде. Тукай аны үз янына чакырды, күрешергә кулын сузды. Малай карават янәшәсендәге артсыз урындыкка утыргач та, аның кулын җибәрмичә торды, тәненә Туфаилнең кулыннан рәхәтлек агыла иде — баласын сөюдән ата шундый ләззәт табамы икән әллә?!.
—    Сагындырдың, Туфаил… Кермисең. Көтәм бит.
—    Сезгә борчу ясау булыр, димен, Тукай  абый.
—    Ниткән борчу булсын ди?! Минем яңа язган шигырьләрем дә бар бит, шуларны сиңа укыйсым килә, Туфаил.
—    Укыгыз, Тукай абый.
Һәм Тукай Туфаилгә шигырьләр укыды, малай аларны игътибар белән тыңлап, күңеленә сеңдереп барырга тырышты.
Тукай шигырьләрен укып бетергәч:
—    Ә беләсезме, — дип кинәт җанланып китте Туфаил, — без сезне мәктәптә бик еш искә төшерәбез! —Ул түбәтәен арткарак этәрде, камзулы иркенләп сөйләшүдән тыеп торадыр кебек тоелды, аның төймәләрен кабаланып ычкындырды. — Тик мәктәпкә килми башладыгыз. Шигырьләрегезне мәктәптә дә шундыен да матур итеп укыган идегез сез — тыңлап рәхәтләндек. Без сезнең барлык-барлык шигырьләрегезне дә ятлыйбыз да, үзегезне чакырып, сөйләп күрсәтәбез әле! Сезнең шигырьләрегез йөрәккә сеңеп тора,
алар, улагын тутырган чишмә булып, күңелгә агыла. Мин сезгә, беләсезме, кайсы шигырегезне сөйлим? «Су анасы»н. Юк, аны түгел. «Кәҗә белән сарык хикәясе»н. Анысын да түгел икән лә! Аларын да сөйләрмен, соңыннан. — Ул аягүрә
басты. — Элгәре мин сезгә «Шүрәле»не сөйләп күрсәтәм:
Нәкъ Казан артында бардыр…
Каршысында Тукай барлыгын онытты бугай Туфаил, Кырлай урманында Былтыр белән Шүрәлене менә хәзер тәгаен күреп торган кебек итеп, шигырь сөйли ул. Монысын сөйләп бетергәч — Тукай мактарга да өлгермәде — икенчесен  башлады:
Сөялгәнсең   чатта   баганага…
Хәзер инде Туфаилнең карашы идәнгә төбәлгән, кашлары җыерылган, тавышы калынайган иде. Дөрес сайлыйсың, Туфаил энем, мәкальнең дә һәр сәтырында көлке булмый, дип уйлап алды Тукай.
Аннары Туфаил тагын яңа шигырь башлады. Аннары тагын… Тагын… Аннары шигырьләр сөйләвеннән туктады да — Тукай сүз әйтергә янә өлгермәде — шагыйрьгә сөенечле хәбәрен ирештерде:
— Тукай абый, беләсезме, бер кичне мин ай яктысында чана шуарга чыккан идем. Тау башына килеп җиттем генә — сезнең шигырьләрегез исемә төшәргә тотынды. Берсен-берсе узышып хәтергә төшәләр менә! Һәркайсы, мине сөйлә, мине сөйлә, дип кабатлыйлар кебек.  Тау кашына бастым да сезнең шигырьләрегезне сөйләдем. Пышылдап кына сөйләдем. Шулай да минем сөйләвемне бөтен җиһан ишетеп торды кебек. Беләсезме, Тукай абый, сезнең шигырьләрне ай да тукталып тыңлады… Тукай абый, сез тизрәк савыгыгыз, яме. Аннары мин сезне таудан чана шуарга алып барам. Их-х, икебез бер чанага утырабыз да бураннар очыртып  шуып  китәбез!..  Аннары  минем сезнең белән басу юлыннан җитәкләшеп барасым килә. Тик анысын җәйгә калдырабыз, яме, сез җәй көне дә безнең Өчилегә кайтырсыз, яме. Ике якта да арышлар башакларын иеп утырганда, басу юлы шундыен да сихри була — адымың саен шул серлелек нигәдер көчәя  дә көчәя… Тукай абый, сезнең белән бергәләп, ак пароходка утырып, Иделдә йөзәрбез, яме. Идел зур, диләр, киң, диләр… Тукай абый, бик күп еллар узгач, мин дә олыгаеп чәчләремә чал утыргач, сезнең каршыгызга килермен дә, «Туган тел»не чатнатып сөйләрмен! Яме, Тукай абый?!.
Туфаил, Тукай яныннан чыккач, үз йортлары капка төбендә бераз йөренде. Коймага карның биеклеген сызып билгеләде, ә мәктәптән кайтканда, карышлап кына караган иде.
Нигә икән? Әллә… Әллә, Тукайның хәлен күреп чыккач, гомернең сыза баруын билгеләве булдымы Туфаилнең?
Иңә дә иңә карлар. Кеше гомере дә аяусыз иңгән кар кебек сыза барамы?
Әй-й, ямьсез уйларга бирелмикче! Матур уйлар да күп ич! Әнә, Тукайның изге күңелле Рабига җиңгәсе бар, шагыйрьне ул беркайчан да онытмаячак! Туфаил дә Тукай абыйсын мәңге-мәңге онытмаячак!..
Тукайның Өчиледә чагы иде бу. Мең дә тугыз йөз уникенче сәнәнең гыйнвар ахыры иде.

 

1987 ел

 
(Чыганак: Хуҗин М.  Ерактагы кыялар. — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1990. — 350 б.)     


Комментарий язарга


*