ТАТ РУС ENG

Мәгъсүм ХУҖИН Кеше күңеле – үзе бер кояш (Хикәя)


Мең дә тугыз йөз… сәнәнең май ае иде. Кичке уңай. Кояшның тәүлек буена аерылып торган офыгына җәһәтләнеп якынаер чагы җитә. Юк ла, кояш офыкка түгел, ә офык кояшка талпына, сагынып талпына ич. Дөресе шулай, безнең гамәл үзәгендә кояш лабаса, шуңа күрә барлык нәрсә аңа тартыла.
Тукай Ташаяк ярминкәсенә өйлә алдыннан барган иде. Агач атка атланып әйләнергә ярата ул монда, балачагында атка атланып чабуларының тәтемәве калуын шушы ихлас уен белән алырга уйлый. Бүген дә бу мавыктыргыч уеннан кесәсендә акчасы беткәч кенә туктады. Әнә шул акча дигән чиктән тыш куәт иясе дөнья мәшәкатьләреннән онытылып тору рәхәтлегенә киртә салды.
“Болгар” номерларына Болак буйлап кайтырга, Евангелистлар урамыннан борылып керергә иде исәбе, чөнки бу яктан кешеләр азрак йөри иде. Үзенең кырыгынчы бүлмәсенә ялгызы гына тизрәк бикләнеп, хыял дәрьясына чумып, каккан-сукканнарны күп кичергән балачагын изге хатирәдә баетасы да баетасы иде. Моның өчен, әйе, карусельнең агач атларына атлану гына аз шул, балачакның хыялда яңаруына ялгыз калып җырлау да кирәк иде.
Әмма Тукай, Печән базары турысына җиткәч, әйләнгеч ясыйсы итмәде, базар аркылы кистереп чыгарга булды. Ташаяк ярминкәсе күңеленә китергән балачагын кырыгынчы бүлмәгә тизрәк алып кайтып кунак итү ихтыяҗ иде. Яңа җырлар ишелеп-ташып туар иде аннары.
Инде кичке уңай бит, базарда халык азайгандыр, таныш-белешләр очрап туктатмас. Шигырьләренә һәм фельетоннарына кертелгән байгуралар һәм кадими затлар шулай ук таралышкандыр, димәк, оясына поскан эттәй теш ыржайтып калучылар булмас.
Аның игътибарын базар уртасындарак таш өстенә утырган карт җәлеп итте. Ак карт, дигән уй килде Тукайның күңеленә. Башын уңга янтайтып, кашларын сикертеп, мондый тасвирына үзе үк аптырап куйды: кеше ак буламы инде, йә ак тәнле, дисәң, дөрес чагыштыру булыр иде. Ак карт, имеш… Шулай да, картка текәлеп карый торгач, сыйфатламасының хаклыгына инанды. Күңеле ак бу агайның, дип аныклады бәясен һәм картка борылды.
—    Әссәламәгаләйкем!
—    Вәгаләкемәссалам, Тукай әфәнде!
Карт сөрмәдән бизәкләр төшерелгән киң беләзекне җыелма урындык киндерендәге йөзек-балдаклар, алкалар янына куйды, ашыкмыйча гына торып басты, кәзәкиенең аскы каптырмасын эләктерде, шул җайдан кәзәкиеннән чыгып торган күлмәк-итәген сыпырды.
— Сез мине таныйсыз икән, — диде Тукай һәм, “кытай ефәгеннән күлмәк киючеләр күп очрамый, лавкасы киндер урындыктан гына гыйбарәт булса да, агаебыз хәлле кешегә тартым” дип уйлады.
— Таныйм, Габдулла әфәнде. Ахырынча, сезләрне бу базарда вә Казан каласында танымаучылар сирәктер, белүчеләр аздыр, вәләкин аңлаучысы юктыр, булса да, бармак белән генә санарлыктыр.
— Кызык, бик тә хикмәтле вә гыйбрәтле бәһа бирдегез сез базар халкына, хосусән базарның даим әһелләренә. Мәгънәсенә төшенсәң, Печән базарын гайбәтчеләр, наданнар, комсызлар һәм бүтән шуларга ишләр чуарлый икән. Тик кеше күңелен аңлаучы юк. Базарга, аның гади халкына түгел, әлбит, ә нәкъ менә мыжгыган корт оясына бәһа бирүдә миннән уздырдыгыз… – Тукай, картка кем дип дәшергә белмичә, сөйләвеннән туктады, аның гәүдәсен-кыяфәтен күздән җентекләп кичерде. Ак карт буйга кыска, Тукайның үзе чамалы иде. Агай сакал-мыегын пөхтә йөртә икән, йөзе кызгылт, ялтырый, ике бите уртасыннан да янәшә җыерчыклар сызылып килә. Кырдырып алынганнан соң чыгып кына килүче ак чәчләре түгәрәк каракүл-илтер бүреге камыл сыман төртелергә тора. Ак буйлар сузылган көлсу төстәге киң чалбар балагы читек кунычыннан кайтарып салынган. Тукай, шаяртуын да кушып:
— Тасвирыгызда мине әллә-ә кайда ук артта калдырып чаптыгыз, җанабе гали, — дип эндәшү сүзен тапты.
— Нинди галиҗәнап булыйк ди без! – Ак карт ике кулын бергә селтәде. – Сала агае мин. Нигъмәтҗан атлы булам.
— Үзебезнең кеше икән. Мин дә авыл тумасы бит. Кушлавычтан, Кырлайдан…
— Беләм.
— Беләсез?.. Ә, үзегез бая әйтмешли, аңлыйсызмы соң?
— Шөбһәләнмәгез. Аңлыйм.
— Рәхмәт.
Нигъмәтҗанның күңеленнән бөркелгән пакьлек Тукайны картка тиз якынайтты. Бүлмәсенә ашыгып кайтып, балачагына җырлый-җырлый сәфәр чыгу теләген соңгарак калдырасы итте ул. Һәм җыелма урындык янына чүгәләде.
— Бизәнү әйберләре белән сәүдә итәсез икән.
— Ямьләнү әйберләре белән, — диде Нигъмәтҗан һәм, сул аягына тезләнеп, ике кулын да аслы-өсле уң тезенә куйды. – Кулыгызга алып карагыз, Тукай әфәнде.
— Рөхсәтме?
— Әлбиттә!
— Әмма минем кызыксынуым сатып алу ниятеннән түгел бит. – Акчасы булмауга ишарәләп, кесәсенә сукмакчы булган иде дә Тукай, моны икърар итүдән кинәт тыелды: татарның мәйдан тотучы шагыйре кесәсендә сукыр тиенсез базарга керүенә сала агае ничек ышансын ди, тиле! Өстәвенә кәпийкәсез килеш, алтын-көмеш әйберләргә күз төшсен, имеш!
— Матурлар… – диде шагыйрь, киң беләзекнең сөрмә бизәкләренә, китап укыган кебек итеп, карашын йөртеп сокланды. – Кырлай урманнарындагы чәчәкләр төшерелгән, диярсең лә, ә!
— Дөрес таныдыгыз, урман чәчәкләре. Вәләкин Кырлай ягыныкы түгел, үзебезнең Тенеки авыл урманы чәчәкләре. Димәк, бу урманнарның чәчәкләре охшаш.
— Сез… – Икенче беләзектәге бүтән чәчәкләрен күреп сүзеннән туктады Тукай.
— Әйе, Тенеки авылыннан, көмешчеләр авылыннан мин. Әйе, боларны үзем койдым-ясадым. – Нигъмәтҗан, кәзәки изүен ачып, нәрсәдер алды, аны уң учына күчереп йомды. – Шушы һөнәр белән көн итәбез, — дип, үзе турында тәгаенләп сөйли башлады ул. – Мин үзем – батрак кеше. Җирсез нәселдән. Авылда ундүрт гаилә без. Ерак бабабыз, егерме биш елга солдат хезмәтенә бармас өчен, җирсез калуны кулай тапкан. Икенең берсен сайларга тиеш булгансың бит ул чакта: йегерме биш ел буена солдат каешы буасың да җир аласың, яисә чирек гасыр гомереңне солдат хезмәтенә бирүдән баш тартасың да җирсез каласың. Һәм инде, игенче шөгыленнән мәхрүм икәнсең, бүтән һөнәрне өйрәнергә тиешсең. Яшәү әмәлен шулай эзлисең. Соңгы заманда, җиребез булмаса да, солдатка барыбер алалар, әйе. Ә җирләребез барыбер юк. Ямьләнү әйберләре ясау һөнәрен җир иясе кешеләре дә белә. Алар күбесенчә кыш айларында гына, өязгә чыгып, көмеш эше белән йөриләр. Без, җирсезләр, ел әйләнәсенә диярлек читкә китәбез. Әйе, чәчүдә һәм уракта авылдашларга булышкалыйбыз. Менә үзем дә быелгы сабанда күршемә кулдаш булдым. Халык быел сабан чәчүен әйбәт үткәрде. Көннәре дә уңай торды. Уңышы да мул чыгар, шәт. Боерган булса. Әйе, җирдән аерыла алмыйм мин үзем, Тукай әфәнде. Бөтенләйгә аерылу ярамый да аннары. Боларны, — дип киндер урындык өстендәге ямьләнү әйберләренә ишарәләде Нигъмәтҗан, — күрше-тирәгә сабан чәчүенә булышкан араларда ясадым. Өязгә чыккач та сатылырлар  иде, вәләкин калага күптән килгәнем юк иде. Казан да сагындырды. Бер уңайдан сәүдә итүне дә кайгырттым. Әлбиттә. Безнең авылда шәп осталар булган. Кордашым Бичи Габдулласы һәм ки Кәримулла, анысы ир уртасы да булмаган әле, миннән күпкә яшь. Алар икесе дә коеп күрсәтә инде беләзек-йөзекләрне! Таң каласың!
— Сез дә бик матур койгансыз! – дип соклануын яшермәде Тукай.
Нигъмәтҗан беравык эндәшмәде, уйланып торды.
— Мин дә начар коймыймдыр. Хак әйтәсез. Вәләкин Бичи Габдулласы, сезгә – адаш, ә миңа – кордаш Бичи Габдулласы, һәм дә Хәйрулла Кәлимулласы миннән күпкә остараклар. Күпкә остараклар. Әйе. Алар белән ярышуы кыен. Мин аларга өйрәнчеккә генә ярыймдыр. Гәрчә ки малай чактан ук һөнәрем шушы һәм ки Хәйрулла Кәримулласы мин өйләнгән елда туган булса да. Әйе. Ә Кәримулланың әтисе урта кул оста иде, малай әтисеннән һәм ки барыбыздан да уздырды. Ул өязгә чыгып йөрми, авыл кешеләре соравына гына эшли. Авыл халкы аңа, Гадел кеше, дип кушамат бирде. Ә Бичи Габдулласының тагын бер һөнәре бар. Безнең тегермән буасына су Идел кебек җәелә. Авылның ир заты көзге ялтыравык бозда, көмешчеләр өязгә китәр алдыннан, аяк чанасында шуып ярыша. Габдулла кордаш берәүне дә җиткерми инде мәгәр! Хәзер дә иң җитез шуучы – ул!
Ак карт учын ачып кашлы йөзеккә карап торды, аннары учын кабат йомды.
— Фаразан, — дип елмая куйды көмешче оста һәм уң кулын күтәрде дә кире төшерде, — кәсеп итеп, ил-җир күреп йөргәндә, минем үземнең дә эшемне мактыйлар болай. Мактанудан түгел монысы, әмма ки. Дәрәҗәмне икърар итәләр. Бар бу кадәресе. Һәм ки, — дип йомшак кына кеткелдәде Ак карт, — ил-җирдә үземә тигән кушаматым да бар минем. Кушаматым үземә бик тә ошый.
Тукайга бу кадәресе дә кызык тоелды.
— Ошый! Һәм ки мин аның белән горурланып та куям. Карчыгым алдында гына булса да. Һәм ки менә, Тукай энем, сезнең каршыда. Кәсеп итеп йөргәндә, күченәчәк авылга үземнән алда барып җитә кушаматым.
— Ә… шулай да кушаматыгыз ничек соң сезнең, Нигъмәтҗан абзый?
— Ышанычлы кеше, диләр миңа! Ышанычлы кеше! Алтын-көмеш тирәсендә ышанычлы булуың – үзе мәртәбә. Ямьләнү әйберләре ясатучыларга алтын-көмешләренең калганын бөртегенә хәтле кайтарам. Вәләкин, — дип йомшак кына кеткелдәде Нигъмәтҗан, — кушаматны миңа хатын-кызлар такты бугай, һәм ки бөтенләй дә бүтән нисбәттән.
— Кызык… Мәхәббәт-гыйшыкка кагылышлы нисбәттәндер.
Тукай чүгәләүдән аяклары талып, торып басты, оеган тез асларын ышкыды. Нигъмәтҗан да торды.
— Һе-е… Гыйшыкка мөнәсәбәтле түгел. Мәхәббәтем гомерем буена үз җәмәгатемдә генә булды. Аңа мин бу нисбәттән ышанычлы кеше. Тик балаларыбыз гына юк, кысырлар икәнбез… Ә кушамат болай кушылгандыр, дим мин үзем. Фаразан, бер хатын миннән алтын балдак яисә алка койдырып алды, ди. Чишмә юлында ахирәтләренә мактанмыйча калмый бит инде ул. Мактана. Алкасы алтын лабаса – мактанмый ни! Ахирәтләренең дә шундый алка тагасылары килә. Табигый ки. Ә аларның алтыннары юк, алтын акчага түләрлек акчалары да юк. Көмешләре бар. Әмма көмеш алтын түгел инде. Берәү алтыннан ямьләнсен дә аның ахирәтләре нигә көмешкә калырга тиеш ди әле! Менә шулчак инде алар минем катка үтенеч белән киләләр. Нигъмәтҗан абзый, диләр, көмешне алтынга син генә әйләндерә аласың, диләр, һәркайсы моның икебез генә белгән сер булуын тели. Моны мин, Тукай  әфәнде, сездән сүз чыкмасынга ышанганга күрә генә сөйлим, — дип, шагыйрьнең күзләренә карады көмешче оста. Тукай, ризалашуын белдереп, баш какты. – Һәм тырыша Нигъмәтҗан абзыйлары! Көмешкә алтын йөгертә дә алтыннан аерылгысыз итә. Шуннан соң миннән ямьләнү әйберләре ясаткан апайларның дәрәҗәләре тигезләнә дә китә. Барысы да бер кавем, ямьле кавем була аннары, һәркайсының күңел кояшы нурлырак балкый аннары…
— Хикмәт икән…
— Хикмәте шул гына – кешеләрне юандыру. Адәм баласына юану да кирәк бит әле.
— Кирәк, һәм кайчакта бик кирәк!
Шагыйрь урындыктагы ишле булмаган ямьләнү әйберләренә тагын карап торды да китәргә җыенды. Кырыгынчы бүлмә көтә, анда балачакка хыялда ат атланып чабып кайту көтә иде. Аның саубуллашырга әзерләнүен абайлап, Нигъмәтҗан уң кулын тагын күтәрде һәм:
— Берсен дә алмыйсызмыни, Тукай    әфәнде?
— Мин алка такмыйм, беләзек кимим бит, Нигъмәтҗан абзый, — дип, шаяртып җилкәләрен селкетте, кашларын сикертте Тукай. Акчам юк, димәс бит инде! – Осталыкка сокланып рәхәтлек кичердем. Шуның өчен рәхмәт сезгә, Нигъмәтҗан абзый. Эшләрегез уң булсын!
Оста карт йөзекле учын ачты. Йөзекнең кашы нур чәчә иде. Балкый каш, әйтерсең уч караңгысында тыелып торган нурлары җиһанны иңләргә-буйларга томырылла иде.
— Менә бу яшьләр йөзеге, шунысын рәхим итеп алыгыз, алайса, — диде Нигъмәтҗан һәм йөзекне кашын өскә каратып, шагыйрьгә сузды. – Безнең авыл басуында, урман юлы буенда, Торналар күле бар. Йөзекнең кашын шул күлгә охшатып ясарга тырыштым. Читләрендәге сызыклар, үземчә, камышлар, ә уртадагы алсу түгәрәк, үземчә, кояшның, галәмебезнең тотнагы булган кояшыбызның күлдә чагылышы. Алыгыз сез күл кашлы йөзекне, Габдулла энем. Күреп торам ич, ошатасыз йөзекне. Акчагыз җитмиме? Хафаланмагыз. Аның бәһасен мин куям ич! Һәм мин бу бәһане сезнең күңел байлылыгыз күләменә карап куям. Мин йөзекне сезгә бүләк итәм! Сезнең үз һөнәрегез осталыгын икърар итүем билгесе… Һәм истәлегем булсын. Торналар күле кашлы йөзек, мәхәббәт күле кашлы йөзек… Бер-берсенә төгәл охшаш ямьләнү әйберләрен мин беркайчан да коймадым. Монысының да сыңары юк. Һәм аңа сез лаеклы, шагыйрем!.. Әйе, сез лаеклы. Сезнең сөйгәнегез бардыр бит. Шагыйрьнең сөйгән яры булмыйча калмас! Әйе, бүләгемне сөеклегезгә бүләк итүегезгә күңелем рәнҗемәс. Бурычлы калам, дип уңайсызланасызмы? Хаталанырсыз. Чөнки оста белән оста арасында бурыч була алмый. Инде, — дип, кашларын сикертеп елмайды Нигъмәтҗан оста, күңел кояшыгыгызга тап төшмәсен дисәгез – гәрчә моның өчен шөбһәләнергә һич тә ярамый – мин сездән бурычыгызны үземчә түләтермен. Кем белә, тормыш бит, бәлки безнең авылга да сәфәр чыгарсыз. Мәхәббәт дәрьясыдай сихри ямьле Торналар күлен күрәсегез килер бит әле. Шул чакта миңа багышлап, карчыгым белән миңа атап, бер шигырегезне көйләрсез.

Тукай бүлмәсенә керүгә үк ишекне бикләде, яртылаш ачык тәрәзәне, һава тиз бөркүләнмәсен өчен, ара калдырып япты. Аягын салып, күлмәкчән калып, урын җәймичә генә мендәрне күпертте дә чалкан ятты. Ташаяк ярминкәсендә туган хыялына – тыныч бүлмәсендә ялгызы гына балачагы хатирәләренә чуму иде аның теләге. Кулларын баш астына куеп, түшәмгә текәлеп озак ятты инде, ләкин балачагындагы кызыклы вакыйгалар да, кимсетүле хәлләр дә, аралашып-буталып күз алдыннан чабышып кына уздылар. Шагыйрь аларның берсен дә тыеп туктата алмады. Өстәвенә арага базарда очраган Ак карт та килеп керә иде. Тукай, урыныннан тормыйча гына, карават янындагы аркасы чыбыктан бөгелмәгән урындыкны читкәрәк этәрде, кечкенә язу өстәлендәге китапка үрелде. Аны актаргалап кире куйды. Шагыйрьне уку да алмады. Ул, чалкан яткан килеш, мендәрен башына тотып кына, тәрәзәгә борылды. Кояш күренми, каршыдагы йортлар арасыннан аның яктысы да беленми иде. Безнең якларга май төне килүенә ишарәләп, офыкны бөркәнеп өлгергән, димәк, кояш.

…Ак карт.
Кунакка чакырды ул.
Йортыбыз Тау урамының уң кулында югарыдан икенче, ди, юк, кара-каршы йортларыбыз, диде. Агач бакчасына кертеп салынганы буш тора икән, шунысын минем карамакка тәкъдим итә. Рәхәтләнеп яшәрсең, юк яшәрсез, диде.
Борчу ясаучы булмас, теләсәгез, көннәр буена бакчада, алма-шомыртлар күләгәсендә ял итегез. Шигырьләр дә чыгара аласыз, юан имән тумраныннан анда түгәрәк өстәл тора, яркасыннан утыргычы да бар. Йорт-җиребез, каралты-курабыз ким-хурдан түгел. Ил йөрим бит үзем, төрлесен күрәсең, үрнәк алырдай нәрсәләр күп илдә, кайсысын үзгәртебрәк, үзенчә яхшытыбрак корасың тагын.
Илдә матурлык эзләүче шагыйрьсең син, Ак карт!
…Әйтәм ич, комачаулаучы булмас, бала-чагаларыбыз юк. Ихатада сарык-кәҗә дә кош-корт. Җирең булмагач, сыер малы асрау кыенга төшә. Әмма күршеләребез әйбәт, алар сезне сауган шәбендәге сөттән аермас. Өйалды баскычын киң итеп кордык, авыл җыены урынындагы күперчек сыман булды. Карчыгы чисталык ярата, шул баскычны көненә әллә ничәме юып ала. Шунда аякларыгыз салындырып утырып, кичке офыкка карап уйланып, яңа сауган сөт белән сыйланырсыз. Ә кичке офыкның үзгәлекләр күп, көн буена кылган гамәлләрең шунда чагыладыр кебек. Шагыйрь кешегә болары да кирәктер.
Хезмәттән ләззәт табучы шагыйрьнең син, Ак карт!
…Безнең елга авылның буеннан-буена ике яктан да агачларга төренгән, безнең су балыклы. Балыклары яшеренә торган чоңгыллары, яр асты куышлары хисапсыз. Елгабызда кармак салырсыз, балачактагы иң зур балыкны каптыру хыялыгыз безнең авылда чынга ашачак, шунысы шиксез. Ә су коенырга урман ягындагы, басу уртасындагы Торналар күленә йөрерсез. Безнең бакча башлатып кына чыгып китә аласыз, күлгә сукмак шуннан. Йөзек кашына төшерелгән күлнең сукмагы такыр, аннан яшьләр күп йөри. Мәхәббәт ерак араларын да якынайта, Тукай әфәнде… Габдулла энем.
Мәхәббәтне олылаучы шагыйрьнең син, Ак карт!..
Нигъмәтҗан, куллары белән күкрәген кочаклап, кыек түбәле капканың урта баганасына сөялеп, Тукайның урамга чыгуын карап торды. Хуҗа карт шагыйрьгә Торналар күле сукмагына бакча башыннан төшәргә киңәш иткән иде. Әмма Тукай күлгә сәфәрен үзенчә башларга булды.
— Ихатагыздан ук сукмакка төшәргә сез күнеккәнсез, Нигъмәтҗан абзый, — дип аңлатты ул сүзгә күнмәвен. – Күз алдыгызда ук сезнең эзне таптый алмыйм ич инде.
Шагыйрьнең ихластан әйтүен аңлады көмешче карт. Ул шаян кеше түгел, шатлыктан-сөенечтән һәрчак елмайса-көлсә дә, әллә нидә бер, онытылмасын өчен генә шаярта. Тукайга:
— Шагыйребезнең минем эздән йөрүе миңа мәртәбә генә булыр, — дигән җавабында шул сирәк шаяртуы да катнашкан иде.
— Шулай да.
Һәм әнә шагыйрь Торналар күленә сәфәрен олы капкадан чыгып башлый.
Басуга терәлгән койма почмагына җиткәч, Тукай Нигъмәтҗанга борылып карады, күршеләрнең ихатасы чите буйлап барып күл сукмагына төшәр алдыннан, аңа кул болгады. Ак карт шагыйрь йөзендәге бәрхәдәрле һәм шуңа күрә горур елмаюны моннан да күреп сөенде. Шагыйрь, кунакчыл хуҗасына караган уңайда, авылның түбән башында, елганың сул ягындагы чабылмый торган болында таралышучы  көтүне күрде. Моннан, авылның иң биек төшеннән, вак мал бик кечкенә, сыерлар да бозаулар хәтле генә булып күренә иде. Җәйнең иң ямьле чагы, көтүнең иң иртә чыга торган чагы җиткән икән, дип уйлады Тукай.
…Торналар басу уртасындагы күлгә тыелып очып төшәләрдер дә, туйганчы су эчкәч һәм хәл җыйгач, салмак кына җилпенә-җилпенә, тагын ерак сәфәрләренә юл алалардыр.
—    Хуш килдегез, торналар!..
—    Сау булыгыз, торналар! Канатларыгыз талмасын!
Һәм шагыйрь күңеленә ташудай ыргылып җырлар килде.
…Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтегез, рухланмаган?..
Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю…
Кайсы чакта артык шаян булып китеп…
Их, бу дөнья!..
Бар иде, ялгыз калып, җырлап юанган чакларым…
Җырлый-җырлый…
Шул чакта Тукай күлнең аргы ягында алсудан киенгән кызны күреп алды. Каян пәйда булды соң ул? Шагыйрь күл әйләнәсен җырлый-җырлый әле генә күздән кичерде ләбаса, күл тирәсендә берәү дә юк, күл өсте тыныч, корбан балыклары да ишкәк белән суга суккандагы кебек сикереп шапылдамыйлар иде.
Кыз, күлне әйләнеп, Тукайга таба килә башлады. Әнә ул атылып үсәргә әзер торган камышлар яныннан салмак кына атлый, ак яулыгын артка бәйләгән, өстендә алсу күлмәк, бала итәкле алъяпкыч. Шагыйрьгә якынаеп җитмәде кыз, туктады. Аның, шатлыктан елмайгач, бит алмаларындагы нәни чокырлары аермачык күренә, ә зәңгәр күзләрендә тирән сагыш иде.
— Габдулла… – дип яратып эндәште кыз.
Тукай өнсез иде, беравык узгач кына, ул кызга каршы бармакчы булды, ләкин кыз аңа кузгалмаска кушты.
— Кем син, гүзәл  туташ?
— Мин… мин – сине яратучы кыз, Габдулла!.. Мин сине яратам, Тукаем!
Кыз күлгә турылап борылды да кулларын, акрын гына, бик салмак кына, торналар канаты кебек итеп җилпегәндәй итте.
Таң кызы, тирбәлгәндәй атлап, ераклашты да ераклашты. Галәмебез үзәге кояшка тартыладыр, күккә күтәрелгәләп ала. Сул кулын шагыйрьгә хушлашып болгый. Кулларында беләзек-йөзекләр юк. Ак карт аңа ямьләнү әйберсе нигә бүләк итмәде икән? Хәер, очратмагандыр ул аны…
— Тукта, Таң кызы! Мин сиңа күл кашлы йөзек бүләк итәм! Ак карт минем аны сиңа – сөйгәнемә бүләк итүемне теләде. Таң кызы!.. Күңелем кошы…
— Хуш, Габдулла… Туктатма мине… Күл кашлы йөзек үзеңдә калсын. Күңелем-кояшымны кара болыт капламады, бүләгеңне алмавымны сәбәбе бүтән – куркам, сине мәңгегә ак бәхетле итә алмам, дип куркам мин! Хуш!.. Хуш, ак күңелле шагыйрем минем!..
…Өч тапкыр хушлашты. Димәк, Таң кызы мине мәңгегә ялгызымны калдырып очты…
— Хуш, Таң кызы! Бердәнбер сөеклем минем!.. Кеше күңеле – үзе бер кояш! Синең мәрхәмәтле кояшың җылысын һәм яктысын мин мәңге тоярмын!..
— Шулай да…
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы…
Шагыйребез Габдулла Тукай гомеренең соңгы еллары җәйләрендә туган як авылларында булмаган, димәк, ул Ак карт Нигъмәтҗан авылына шулай ук барып чыкмаган. Хактыр бу кадәресе. Әмма минем моның киресенә ышанасым килә. Хыялында гына булса да, еш кайтып йөргәндер авылларга, кайткандыр.
Ә көмешче оста Нигъмәтҗан бабай Тукай шигырьләрен яттан белә иде, шагыйрьнең тормышы турында аның белән аерылмыйча яшәгән дустыдай әвәсләнеп сөйли иде. Ак картны мин дә белеп калдым.
Тукай белән Ак карт калада да, салада да очрашканнардыр, дип тәкрарларга җөрьәт итәм мин. Сөйгән ярның өне өнәмле, диләр. Аз гына  үзгәртәм: табынган кешең бөтен барлыгы белән өнәмле.
Торналар күлендә Таң кызын да күргәндер Тукай. Күрмиме соң?!
Тукайны ихластан олылаган шагыйрь Әхмәт абый Фәйзи сүзләре белән (гәрчә бу шигырь юллары бүтән хәлгә мөнәсәбәтле, ләкин монда урынлы килә, минемчә) әйтсәк:
Әмма никтер шушы әкияткә
Ышанасы килде…

                                                      ,

      1986 ел

(Чыганак: Хуҗин М.  Ерактагы кыялар. — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1990. — 350 б.)     



Комментарий язарга


*