ТАТ РУС ENG

Рабит БАТУЛЛА Кылдан нечкә, кылычтан үткен (Кыйсса)

Бисмиллаһ-ир-рахман ир-рахим.

Уйлар-уйланулар


— «Тукай» дигән фән булырга тиеш!— дигән иде Альберт Фәтхи.— Тукайның һәр сүзенә, һәр шөгыленә тарихи-гыйльми аңлатма, шәрех булырга тиеш киләчәктә…
Татар галимнәренең вә чит илләрдәге фән эшлеклеләренең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның иҗаты һәм аның шәхси хәяты турында әле соңгы сүз әйтелмәгән, һәм әйтелмәячәк тә, чөнки фән ул чиксез нәрсә.
Пушкинның иҗатына калын-калын фәнни хезмәтләр багышланган; аерым сүзлекләр төзелгән; аның дуэль көне сәгате-минутына хәтле өйрәнелгән, тәфсилләп язылган. Урыс матбагасы Пушкин турында инде кабат яңалык-табыш әйтә алмас кебек, ләкин яңадан-яңа табышлар була тора, яңа фаразлар туа тора.
Галимнәребез, язучыларыбызның мактауга лаек хезмәтләре булса да, кызганыч ки, күп кенә шәхесләребезнең иҗаты, тормышы тәфсилләп өйрәнелмәгән. Тукаебызның да әле әллә никадәр серләре ачылмыйча ята булыр.
«Тукайның кайсы күзенә ак төшкән булган?» — дигән сорауга әлегә төгәл җавап юк. Кемдер, сул күзенә, ди. Галиәсгар Камал исә, уң күзе, диеп яза. Кайсысы дөрес?
Бер фоторәсемдә Тукай янында, мөлаем, озын җегет басып тора. Берәүләр аны, төрек шагыйре Габделвәли Әмрулла, ди. Икенче бер галимнәр, бу Габдулла Кари, дип Тукай музеена куйган. Кайсысы дөрес?
Тагын бер рәсемдә Камил Мотыйгый белән янәшә тәбәнәк кенә бер шәкерт басып тора. Китаптан китапка күчә торган бу рәсемне без Мотыйгый белән Габдулла Тукай сурәте диеп беләбез. Хәзер бәхәс купты: юк, бу Тукай түгел, янәсе. Тукай булмаса, ул кем? Кәттә кыяфәтле, мәгърур Камил бәй очраклы вә гади шәкерт белән кулга кул тотышып фотога төшәрме?
Әлбәттә, бер караганда, боларның барысы да бик вак мәсьәлә кебек күренер. Барыбер түгелмени соң: сул күзенә ак төшкәнме, уң күзенәме! Моның ни әһәмияте бар?
Тукай фәне бар икән, аның иҗаты вә шәхесенә кагылышлы һәр «вак» нәрсәгә җавап табылырга тиеш. Тукайның үзе өчен дә күзен каплаган «печать проклятия» («каргыш мөһере») бер дә вак нәрсә булмаган. Бу зәгыйфьлек аның рухына нык тәэсир иткән; рухына тәэсир иткән икән, иҗатына да көчле йогынты ясаган, дигән сүз. Һич шик юк ки, күзенә төшкән бу ак Тукайның кимсенүен арттырган.
Язучы буларак, мине мәсәлән, Тукайның күз агы гына түгел, аның тәмәке тартканы-тартмаганы да, бала-чага белән бишташлы, кузналы уйнаганы да һәм аның кайбер «назик эшләре» — барысы да кызыксындыра. Гади кызыксыну, имеш-мимеш теләгәнемне канәгатьләндерү өчен генә түгел, ә бәлки иҗатым өчен, Тукай кебек даһиның рухын өйрәнү өчен кирәк.
Тукай — ул чагыштырмача бик якын тарих. Исәннәр арасында Тукайны күргән-белгәннәр дә бар. Шагыйрьнең кыяфәтен сурәтләгәндә, эчке халәтен тасвирлаганда әдипләр бары тик тарихи мәгълүмат вә хатирәләргә таянып, дөреслеккә хилафлык китермәенчә иҗат итәргә дучар. Узар заманнар, Тукай ерак тарих вәкиле булыр; әдәбият-сәнгать-фән Тукайны өйрәнүдән, ачышларга омтылудан, шәрех вә фаразлардан туктамаячак. Рәссамнар, әдипләр, композиторлар Тукайны үз мәсләкләреннән чыгып сурәтләр. Күзенә ак төшкән, зәгыйфь бәдәнле, кимсенү чире йоккан, ярты үпкәле, үпкәчән кеше итеп түгел, ә бәлки мәһабәт гәүдәле каһарман итеп күрсәтер. Сәхнәдә, кинода аны баһадир гәүдәле актер уйнар. Без Тукайдан ерагая барган саен, Тукайның бөеклеге арта барыр; ул киләчәк буыннар өчен Алып батырдай биек-калку булып күренер, чөнки Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман. Төп һәм чын образ — аның иҗаты.
Татар шагыйрьләре (сәнгатьчеләр) үз иҗаты, үз хәяты белән, миңа калса, биш сыйфатка иядер.

Илаһи куә
Ягъни кабилият, олугъ сәләт, бүгенгечә әйтсәк, табигать (Аллаһ) биргән талант.
Фәлсәфә
Фәйләсүфләрчә, бөек суфиларча фикерләү; моңа кадәр без күргәннәрне иҗатта күрсәтә белү; моңа кадәр башыбызга да килмәгән төшенчәләрне ачып салу; моңа кадәр канун-кагыйдә диеп йөргәннәребсзнең хата икәнен исбатлау куәсе.
Әүлиялек
Шәхес иҗаты белән үз кавеменнән сизгеррәк, акыллырак булып, алда халыкны ни көтәсен юрый алса, әсәрләрендә шуңарга ишарәләр ясый, һич югында, болай барсагыз, сезне алда һәлакәт көтә, диеп кисәтә алса, ул әүлияләр рәтендә булыр.
Фидаилек
Бар фидакарь җаннар, ягъни тырышып эшләүчеләр, хезмәт батырлары — алар күпчелек. Фидаилек — ул каһарманлык, ватанпәрвәрлек, ил-халык өчен үзен корбан итәргә әзер булу, үзеңне корбан итү.
Фаҗигале соң
Алда саналган сыйфатлары булган кешенең шәхси хәяты гаять катлаулы, кыен һәм, гадәттә, фаҗига белән тәмамлана; аны җәберлиләр, кыерсыталар, ул түзми, үзенә үзе кул сала; аны үтерәләр, үтертәләр; ул ялгызлыкта, хәерчелектә, ул чит-ят илдә, ватаныннан еракта, горбәттә үләргә мәҗбүр.

Кол Гали (сугышта үтерелә), Сәйф Сараи (горбәттә вафат), Колшәриф (сугышта үтерелә), Акмулла (үтерелә), Бабич (үтерелә), Такташ (агулана), Җәлил (үтерелә), Кәрим (сугышта үтерелә) һәм башка бик күп татар шагыйрьләре һәм сәнгатьчеләренең фаҗигаләре моңа дәлил. Үз үлеме белән үлгән Сәйдәш тә, чынлыкта исә, үтерелде, аның иҗатын, рухын сындырдылар. Ул шәхес буларак яшәүдән туктарга мәҗбүр иде. Мин дә шәхесләребез турында әсәрләр язам. Тарихтагы мәшһүр шәхес турында әдәби әсәр язу — ул гаять четерекле мәсьәлә. Тарихчылар синнән төгәллек таләп итәчәк, бер-ике елга гына түгел, бер-ике сәгатькә генә ялгышсаң да, сине тарих бозуда гаепләячәкләр кебек; әдәбиятчылар синнән әдәби образ, егылып укырлык маҗара-хикмәтләр көтә. Документлар булмаганда, рәссам, әдип ни кылырга тиеш? Әлбәттә, иң беренче документ, иң мөһим шаһит — бу шәхеснең иҗаты, риваятьләр.
Мәшһүр шәхескә коелган һәйкәлне күреп, рәсемгә карап, без һәйкәлтәрашларны, рәссамнарны тәнкыйтьлибез, янәсе бу әсәр шәхеснең үзенә охшамаган. Охшаса — әйбәт, охшамаса — начар. Сынның, рәсемнең шәхескә охшаган булуы шарт әлбәттә, ләкин рәссамның үз күзаллавы да бар бит әле! Иҗатыннан чыгып, рәссам Лотфи Насыйр Такташны ясады. Аның бу «Такташ»ы Такташның үзенә охшаган иде, ләкин Лотфи Такташны ут янган күзле, чәчләре кысага сыймый торган итеп, сынык сызыклар белән иҗат итте. Бу рәсем Такташның символы буларак тарихта калачак, дип уйлыйм мин. Такташның, тарихи фотолары түгел, рәссам Лотфиның «Такташ»ы алдан йөриячәк. Чөнки бу рәсемдә Такташның гыйсъянчылыгы да, символчылыгы да, калыпка сыеша алмаганлыгы да ачык күренә. Бу — рәссамның иҗат табышы, ачышы.
Шуннан соң Лотфи Насыйр Тукайны ясап карады. Уңышсыз әсәр килеп чыкты. Тукайның иҗатын, рухын белмәве аркасында, ялган, буржуй Тукай образы барлыкка килгән. Рәссам Тукайның бердәнбер тук-симез кыяфәтле рәсемен алган да, шуны турыдан-туры күчергән генә. Китаптан китапка, альбомнан альбомга Тукайның әнә шул очраклы рәсеме, Тукайга хас булмаган сурәте күчеп йөри. Бу рәсем Тукайның типик сурәте түгел. Тукайның фоторәсемнәре бер-берсенә һич тә охшамаган, һәр фотода аерым кеше сурәтләнгән кебек. Тукай шулай әледән-әле үзгәрә торганмы, фотографлар шулай төрлечә төшергәнме? Шуңа күрә бәхәс тә купты бит: Камил Мотыйгый янындагы таушалган бишмәт, бөрешеп беткән чалбар кигән, янбашы иң өстеннән киңрәк, кәкре аяклы, чатан торышлы бу шәкерт Тукаймы, юкмы? Төгәл җавап юк. Мотыйгый кебек һавалы кеше гади шәкерт белән мәшәкатьле эш— фотога төшү белән әш-мәшә килер идеме икән? Шик юк кебек,— бу — Тукай.
Мин үзем рәссамнарга Тукайның рәсем символын «Аң» журналында басылган, кырыс карашлы рәсеменнән һәм хастаханәдә мендәргә яткан сурәтеннән, үлеменә бер тәүлек элек алынган, тезен кочаклап төшкән рәсемнәреннән эзләргә киңәш итәр идем.
Тавил Хаҗиәхмәт нәкъ менә мин бая әйткән — ун иң өсте аша кырыс карап төшкән рәсемен нигезгә салып, шагыйрьнең портретын ясаган. Рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән «Тукай»ларның иң уңышлысы шушы эш, дим. Ләкин монда да ризасызлык уята торган бик мөһим бер чатаклык күренеп тора. Тукайның күз карашы борчулы түгел: сабыр, хәтта битараф.
Тукайның бөтен иҗаты борчылу, халкы өчен җан ату, кыйналудан гыйбарәт, шул хәвефләнү, халык кайгысы шагыйрь күзләре аша безгә карамый.
Тарихи шәхесләрнең рәссамнарыбыз тарафыннан ясалган рәсемнәрендә «күз, күз карашы» мәсьәләсе аерым бер бәхәс мәүзугы була алыр иде. Күз — күңел көзгесе. Күз дөрес ясалмаса, шәхеснең рухын ачып бирә алмаса — рәсем юкка чыга. Казаковның «Бәләкәй Тукай» исемле рәсемендәге сабый Апушның күзләре акыл иясенеке кебек мәгънәле багалар. Башка «Тукай»ларның күбесенең күзләре буш.
Тавил Хаҗиәхмәтнең «Кол Гали» портретына карагач та рәссам өчен, олугъ шагыйребез өчен күңелне бер сызлану тырнап уза. Кол Галинең җанлы күзе юк. Мәгънәле караш юк. Гасырларны кичеп, безне күреп тора торган багыш юк. «Йосыф-3өләйха»дагы зиһният, хиссият, әүлиялек күренми бу күзләрдә. Бу рәсемдә Кол Гали сукыр, һәм бу рәсем бөек Кол Галинең символы була алмый. Тарих барыбер башка бер Кол Гали рәсемен таләп итәчәк.
Мин үзем шәхсән Кол Гали символы итеп Бакый ага Урманченың агач тамырыннан иҗат ителгән «Сагыш» сынын яки «Кол Гали» исемле мәрмәр әсәрен алыр идем. Бу ике акыл иясе, куәт иясе халык кайгысы, ил язмышы турында уйланалар түгелме? Алар, миңа калса, Роденның «Акыл иясе» дигән мәшһүр сыныннан бер дә ким түгел.
Мәшһүр шәхесләребезнең кабер ташындагы сурәтләре турында да аерым сөйләшергә кирәктер, мөгаен. Мөселман зиратында сурәт, сын, рәсем куелырга тиеш түгел, дип беләм. Ярый, без инде Ислам кануннары буенча яшәмибез икән, хет, ичмасам сәнгать кануннарын тотыйк. Уңышлы сурәтләр белән рәттән, адәм әйтеп, адәм ышанмаслык, гарип чырайлар галереясына килеп керәбез ләбаса. Кабер өстенә куелган һәйкәл, барельефлар гүр иясенә бераз гына булса да охшаган булырга тиештер бит инде? Бәс, андый халтураны, мәрхүмннең рухын рәнҗетеп, кабер өстенә куймаска гына кирәктер.
Каюм Насыйриның рәсемен рәссам Байназар Әлминев иҗат итте. Каюм абзыйның авылдашлары да, рәсемне күргәч: «Менә, бу безнең Каюм, ул нәкъ шулай кылый күзле иде»,— дигәннәр. Гомерем буе мин Байназар абыйның бу эше белән, ягъни «Каюм Насыйри» рәсеме белән ризалашмыйча яшәдем. Байназар аганың үзенә дә бу турыда әйткәләдем. Ул рәсемнең оригиналы белән охшашлыгын иң алгы планга сөрә иде. К. Насыйри замандашларының сүзе рәссамга иң олы мактау була калды. Сукырлыктамыни хикмәт? Замандашлары аны «Сукыр Каюм», «Урыс Каюм» дип йөрткәннәр. «Сукыр» дигәне аның бер күзе зәгыйфь булганга, «Урыс» дигәне аның урысча яхшы белгәне, урыс галимнәре белән аралашканы, татарларны урысча өйрәтергә теләгәне аркасында бирелгән. Дөньяның киләчәктә урыс теленнән башка баралмаячагын йөз илле ел алдан күргән кеше сукыр була аламыни инде! Мин аны кылый күзле итеп ясамас идем.
Тукайны да күзенә ак төшереп ясаучы табылыр. Дәрес, Тукайның күзендә зур гына ак тап булган, диләр, шуңа күрә, аны солдатка да алмаганнар булса кирәк. Әмма Тукайның күңел күзе сукыр булмаган. Ике күзе дә сәламәт Тукайның рәсеме тарихи дөреслеккә күбрәк туры килә. Күптәннән инде без Тукайның символик рәсемен Байназар Әлминев ясаган рәсемнән күрә килдек. Буй-буй якалы ак күлмәк, пөхтә галстук; тәти Тукай безгә һични сөйләми торган күзләре белән карап тора. Бу рәсемдә дә Тукайның катлаулы рухы чагылыш тапмаган. Димәк, тарихи шәхеснең рәсемен ясаганда, рәссамнарыбыз шул шәхеснең вөҗүден, максатын аңламыйча эш итәләр. Яки коры тышкы охшашлыкка гына басым ясыйлар кебек. Еш кына ул охшашлык та барып чыкмый кала.
Тукайның бик матур бер рәсеме бар. Тукай үзе исән чакта ук аны «Гасыр» нәшрияты бастырып тараткан. Дикъкать белән карасак, бу рәсемдә күрәбез ки: Тукайның уң күзе сулыннан зуррак. Ак төшкәнгә күрә уң күз, караңгыда ныграк ачылган бәбәк кеби, яктылык күрергә омтылып, ачылганмы, әллә сулына ак төшкәнгә, уң күз икесе өчен дә күрергә теләп зурайганмы? Дөнья күргәннәрнең әйтүенә күрә, күз табипларының фикеренчә дә, сукыр күз ныграк ачылырга мәҗбүр була икән.
Шулай озын гына сүз куертканнан соң мин дә Тукайның рәсемен, әдәби сурәтен ясарга җөрьәт иттем. Тарихи әсәрме бу? Тарихи әсәр! Әдәби әсәрме бу? Ие, әдәби әсәр! Тукай Зәйтүнә туташ белән очрашканмы? Очрашкан! Нәрсә турында сөйләшкәннәр алар? Һичкем белми. Бәс, аларны җанландыру язучының иркендә, әдипнең хокукында. Иҗат максатларыннан чыгып, автор хәтта тарихи чынбарлыктан күрәләтә читкә дә китә ала. Моңа мисаллар күп.
Яшәгән мәшһүр шагыйрь Сирано де Бержерак — сугыш чукмары, мәхәббәттә бәхетсез, ямьсез борынлы бер француз җегете. Күп үлемнәрне җиңеп, ул тыныч тормышта утыз алты яшендә үз үлеме белән үлә. Бу— тарихи дөреслек.
Яшәгән мәшһүр драматург Ростан. Ул «Сирано де Бержерак» исемле пьеса язган. Әсәрдә Сирано ватанын саклап, кулына кылыч ала, басып кергән дошманнарга каршы сугышта һәлак була. Тарихи Сиранодан унбиш елга алдан вафат итә. Бу пьеса Ауропа, Америка, Русия — бөтен дөньяда йөз ел инде уңыш белән һаман уйнала килә.
— Нигә син тарихны бозасың, дөресен язмыйсың?— дип Ростанны тарихчылар, әдәбиятчылар сүгәме? Юк! Ростан ялганчымы?
Менә монда «әдәби-сәнгати хакыйкать» дигән төшенчә килеп керә шикелле. Сираноның ватан өчен һәлак булуы тарихи дөреслектән дә дөресрәк, кирәгрәк икән. Шундый кайнар холыклы сугыш чукмары, дуэлянт Сирано түшәккә ятып үлә алмый, ул, һичшиксез, яки дуэльдә, яки сугышта үләргә тиеш иде. Тарихның бу ялгышын Ростан үз фаразы белән төзәтә кебек.
Төртмә холыклы, әче телле Тукай, жандармериянең «авырткан сөяле» булган Тукай, күпме мәшһүрләрне «чәнчегән» Тукай үз үлеме беләнә үлә аламы? Юк! Тукайны йә үтерергә, үтертергә, йә үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итәргә тиешләр иде. Һәм, әлбәттә, бу шулай булгандыр да. Тукайның үз-үзенә кул салырга уйлаган вакытлары да булган. Киләчәк буын язган әсәрләрдә Тукай нәкъ бөек каһарман — баһадир буларак, карагруһчыларга, шовинистларга каршы сугышта һәлак булачак! Бу — Тукайның иҗат символы.
Тукайның соңгы көннәрен мин үземчә күзалладым, үземчә гөманладым һәм үземчә күргәннәремне сезгә сөйләргә булдым.


Кылдан нечкә, кылычтан үткен

Казан өстендә азан тавышы:
— Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр…
Мәчетләр манзарасы. Мәһабәт манаралар, айлар балкый… Җигүле атка утырган бер мөселман мәчеткә бара… Җәяүле агайлар намазга ашыга… Мәчет капкасы төбендә берничә теләнче хәер көтеп утыра.
— Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр…
Әшһәдү әллә иләһә иллаллаһ,
Әшһәдү әллә иләһә иллаллаһ…
Бер теләнче:
— Ишеттегезме әле, Тукай үлем хәлендә ята икән бит!—ди.
— Ишеттегезме әле, Тукай үлеп ята икән.
— Әстәгыфирулла, ни булган?—ди бер ир.
— Кырау суккан, кырау,— ди икенчесе.
— Чихүтке, чихүткесе азган…
Баягы теләнче:
— Духтыр багып караган, өч көн үмере калган, тубирклиз ачылган дип атькән…
Казан өстендә чиркәү чаңы гизә. Чиркәүләр манзарасы… Яңа туган айны сытып кергән хачлар күренә… Христианнар чиркәүгә җыела… Чиркәү эчендә поп кандил белән төтен таратып, кешеләр өстенә «изге су» бөркеп йөри:
— Господи помилуй сущего раба твоего-о…
Чиркәү ишеге төбендәге хәерчеләр сөйләшә:
— Слышали, татарский поэт Абдулла Тукаев при смерти, говорят!
— Ты что милай, он же ишшо молодой был…
— Молодой-то молодой, но в сурьез болен был…
— Ну фиг с нем, одного поганого меньше будет на свете…
Поезд алга ыргый.
Бер ир-җегет тәрәзәгә карап утыра. Ул бик хәвефле күренә. Чибәр чырайлы бер татар зыялысы, ул Ауропача киенгән, тирән уйда, аның колагында бер сүз:
— Тукай үлем хәлендә! Тукай үлем хәлендә!
Эче пошуга түзәлмичә кеше купедән чыга, ул коридор тәрәзәсенә карый. Агачлар, урманнар, болыннар артта кала, тәгәрмәчләр тыкылдый:
— Тукай үлем хәлендә! Тукай үлем хәлендә!
Поезд зур вокзалга туктый. Перронда халык кайнаша. Бер ир, алъяпкыч бәйләгән йөкче, тартмалар, капчыклар күтәреп поездга ашыга.
Бер городовой читтәрәк басып тора.
Күзгә курсисткалар чалынып китә. Бер мөселман агае таягына төенчек аскан. Кешеләрне ырып-ерып бер шымчы килә. Ул туктап җитмәгән поезд тәрәзәләренә бага, кемнедер эзли, күзәтә.
Баягы теләнче дә шушында чуала.
Вагон тәрәзәсендә баягы пошамандагы чибәр җегет чырае күренә, ул перрондагы шымчыны күреп ала, сагая. Тиз генә икенче вагонга китә. Ул дамаларга, офицерларга бәрелә:
— Пардон, мадам! Извините! Простите! — дип йөгерә.
Шымчы да аның башка вагонга күчкәнен шәйләп, кемгәдер ым кага. Теләнче перрон буйлатып, җегет йөгергән якка таба чаба.
Язгы көпшәк кар каплаган кыр буйлап чана юлы сузылган.
Таякларга эленгән салам учмалары — маяклар юлның ике ягында чайкала. Атлар чаба. Кыңгыраулар зеңгелди. Атлар пошкыра. Бер олауда чибәр йөзле бер татар кызы, олаучыга аркасы белән утырган. Бу туташ та бик борчулы күренә. Атлар чаба, шөлдерләр, кыңгыраулар зеңгелди.
— Һәйдә, бахбай!— диеп кычкыра олаучы.
Кызның йөзе, йөзендә авыр уйларның чаткысы:
— Тукай авыр хәлдә! Тукай авыр хәлдә!
Бер кеше читлек эчендә бәргәләнә. Кара киемле кешеләр сөңгеләрен әлеге затка төзәп, әкрен генә урап кысалар, адәмнең баш очында ике башлы кара бөркет талпына.
— Нигә мине читлеккә яптыгыз? Ни өчен мин төрмәдә?—дип кычкыра кеше.
— Артта бер тавыш яңгырый:
— Тукай!
Бәргәләнгән кеше — Тукай уяна, ләкин әле өнме бу, төшме икәнен аңламый.
— Ачыгыз зиндан ишекләрен! Минем ни гаебем бар! Ачыгыз!
Сөңгеле шәүләләр, кара бөркет юкка чыга, поездда килгән кеше, алак-ялак каранып алганнан соң, тагын дәшә:
— Тукай! Сиңа ни булды?
— Ә? Кем бар? — диде Тукай.
Әлеге кеше Тукай янына ук килеп:
— Бу мин, Хөсәен! — диде.
Тукай инде айнып бетте шикелле, ул:
— Хөсәен әфәнде, хөрмәтле дустым! — диде.— Сине күрер көннәрем дә бар икән.
— Салкын тидергәнсең, ахрысы,— диде Хөсәен.— Даруың…— дип өстәл өстендәге күп кенә шешәчек, тартмачыкларны актарырга алынды.
— Куйсаңчы, Хөсәен,— диде Тукай.— Даруга гына калгач, булмый инде ул.
— Ни сөйлисең син, дустым?—диде кунак.— Димәк, телеграммалар дөрес сөйли?
Тукай гаҗәпсенеп кунакка бакты:
— Нинди телеграмма ул?— диде бүлмә хуҗасы.
— Редакцияләргә телеграмма килде.
Имеш, Тукай каты авырый. Имеш, Тукайны хастаханәгә салырга җыеналар икән,— диде Хөсәен.
Тукай инде куркыныч төшеннән айнып бетте, әмма икенче бер шом аны биләп алды:
— Мин беркемгә дә телеграмма сукмадым, Хөсәен дустым. Кем эше икән ул? Дөрес, өченче көн минем янда доктор булып китте. Ләкин ул һични әйтмәде. Гап-гади бер бизгәк авыруы, үтәр, диде.
Хөсәен иркен сулап куйды,— аннан соң:
— Шулай була күрсен,— диде.— Юкса, котны алдылар.
Икесе дә тынып калды. Бераз шулай утырганнан соң, Тукай:
— Төш күрдем бугай мин, Хөсәен,— диде.— Имеш, урамда мин, нәмаешта. Халык белән бергә каядыр барабыз. Шатланабыз, кычкырабыз. Кинәт күктән зур каракош атылды. Ике башлы зур каракош кешеләрнең башларын, күзләрен чукырга тотынды.
Мин кычкырам, каракошка ташлар атам. Аннан кинәт кенә үземне читлектә күрдем…
Читлектә, төрмәдә…
— Төш түгел ул,— диде Хөсәен.— Өн ул.
Без барыбыз да төрмәдә. Без барыбыз да читлектә. Кемнеңдер читлеге таррак, кемнекедер киңрәк. Аерма бары шунда гына.
Царизм — халыклар төрмәсе.
Тукай өстәп куйды:
— Бигрәк тә мөселман халыклары өчен, бигрәк тә татарлар өчен төрмә генә түгел — җәһәннәм ул Русия.
— Дөрес,— диде Хөсәен.— Җәһәннәм булды. Әмма Җәһәннәм булып калмаячак. Хөррият, азатлык, тигезлек, туганлык киләчәк
Русиягә, Габдуллаҗан. Аның өчен тагын Бер революция кирәк.
Шулай, булды бит инде бер революция. Кан белән сугарылды җир. Революцияне асарга агачлар җитмәде. Каберләр өч аршын түгел, меңәр сажин чокыр хәлендә казылды.
Тагын кан коелачак, тагын дарларда мәетләр чайкалып торачак.
Тукай, авыр уйларын куарга теләгәндәй, кинәт:
— Ташла, Хөсәен дус,— диде.— Кил Бер күрешик үзебезчә…
Хөсәен Тукайга ике кулын сузды. Күрештеләр.
— Исән-саумыни син, Хөсәен, хөрмәтле Ямашыбыз!—диде Тукай.
— Үзең исән-амансыңмы, Габдуллаҗан! — диде кунак.
Тукай:
— Мин исән, ә менә син югалдың, Ямаш,— диде.
Хөсәен янәшәдәге урындыкка утырды да:
 — Безнең эш сезнекенә караганда яманрак, Габдуллаҗан,— диде.— Исем үзгәртәбез. Ике көнгә бер фатир алмаштырабыз. Розыск игълан ителгән миңа. Эзлиләр. Минем баш хәзер бик кыйбат тора, дустым… Әле менә — Уфадан…
Тукай җанланып алды:
— Уфадан?.. Гафури ни хәлдә анда, Уфада?
— Гафури да, синең сыман, борын салындырып утыра,— диде Хөсәен.— «Баш алып бу җирдә тормый, бер тараф качмак булам»,— ди. Качып кая бармак була? Япония мөселманнарынамы? Әллә төрек солтанынамы, олтан булырга? Барыгыз, бар. Анда сезне ерак әбиегез кияү коймагы пешереп, мунча ягып көтә, ди.
Тукай елмайды, аннан соң кычкырып көлә башлады. Бүлмәгә нур иңде, Хөсәен Ямашка да җиңел булып китте. Тукай әйтте:
— Мунча үзебездә дә бар, Аллаһка шөкер. Өченче отделениенең ләүкәсе бик шәп кыздыра, ди анда.
Ямаш Тукайга сокланып карады, аннары әйтә куйды:
— Беләсеңме, Тукай, сиңа көлү килешә. Валлаһи, килешә. Көл син, Габдуллаҗан. Синең асылыңда көлү ята. Тукай кинәт көлүеннән туктады да, үпкәләгән кыяфәттә:
— Син, Хөсәен, комплементларыңны барышняларыңа калдыр!— диде.
Ямаш эчкәрәк кергәнен аңлап, эшне җайлау ягына кереште:
— Үпкәләмә, җан дус. Турсайма бала кебек,— диде.
— Көл әйдә, көл,— диде Тукай.— Көлү сиңа да килешә.
— Иҗатыңда көл син, сатираң шәп бит синең, чукынмыш. Хәзер татарга Тукай көлүе кирәк.
Тукай бик яхшы белә лә сатира язарга кирәк икәнен. Мәскәүләр көн саен «якадан тота». Хуҗалар урынында монда ишәкләр утыра: килмешәк урыслар белән килмешәк татарлар, күсәкләр. Көләрсең монда, көн саен бер гәзитәңә арест салсалар. Театрлар ябыла тора. Артистлар мескен хәлдә. Көләрсең, кө-лә-келә үләрсең.
— Революция җиңелде,— диде Ямаш.— Бусы әле баласы гына. Олы революция алда. Киләчәк революция синең сатираңны сорарга килде, Габдуллаҗан. Илдә кап-кара реакция хөкем сөрә. Революция попутчиклары чери, таркала. Интеллигенция үләргә йөз тоткан. Кемдер авылга качты. Кемдер жандармериягә сатылды. Халык шомлы тынлык эчендә яши. Халык көтә. Сатира-юмор көтә. Шушы шомлы мохит эчендә дә шаяра-көлә белә торган лидер кирәк. Күрсәт, Тукай, татар зыялыларының үлмәгәнлеген, курыкмаганлыгын. Самодержавиянең дарлары, зинданнары, канлы якшәмбеләре генә баса-сыта алмаган рух барлыгын аңласын халык. Көл син, Габдуллаҗан. Көлү сиңа бик килешә, синең тешләрең тигез, матур. Анда, Уфада Гафури җылап утыра. Монда, Казанда Тукай пыскый. Кая керер урын юк, кругом юеш. Татар халкына суык тигән, ул ютәлли. Татарны кыерсытканнар — ул җылый. Татар ютәленә дәва юк. Җылак татарны юатучы булмаячак. Татар халкы хәзер ажгырып торган дәрьяга ташланган сабый хәлендә, йөзә белсә — чыгар, белмәсә — тончыгар…
Ямаш туктады, тынлык эчендә Тукай үзалдына:
— Йөзә белсә — чыгар… Белмәсә — тончыгыр…— ул тагын көләргә тотынды, көлеп туктагач, әйтте:— Шигырь ич бу, Хөсәен дустым. Усал. Чыннан да усал, рәхимсез сүз әйттең, Ямаш. Йөзеп чыгарлык булмаса, халыкның яшәве нигә кирәк? Бетсен ул халык! Син чибәр җегет кенә түгел, син революционер гына түгел, син куәтле тәрбияче-өндәр дә икәнсең. Рәхмәт!
— Рәхмәтуллаһи галәйһи,—диде Ямаш.— Анысын Аллаңа әйтерсең. Минем өчен рәхмәт — ул син язган шигырь!
Хөсәен Ямаш кинәт сагаеп калды, ул, колакларын торгызып, ишек ягына башын кыегайтты да, пышылдап:
— Анда коридорда кемдер бар.— Кайсы яктан китеп була?
Тукайга да шөбһә иңде кебек, ул каушап калды, алак-ялак карангалады да:
— Менә моннан кит!—диде.
Ямаш ашыгу аша:
— Яз син, Абдуллаҗан, яз! Синең котылышың язуда! — дип Тукай күрсәткән ишеккә сикерде. Тукай язарга утырган булды.
Шулчак ишек шакыдылар һәм рөхсәт тавышы ишетелгәнче үк бүлмәгә теләнче керде.
— Кем ул? Нигә болай тәкәллефсез?— диде Тукай.
Теләнче исе китмәенчә генә:
— Бу мин әле, базар хәерчесе,— диде.
Тукай башын күтәрмичә генә:
— Уз, әйдә, уз, Печән базарының кәләпүш карагы. Карамадай, синме?— диде.— Ыштан төшә, каеш юк. Каеш буыр идең, каеш алырга акча юкмы? Әнә, өстәлдә Бер сум! Уз, нәрсә карап каттың анда?
— Уздым!—диде теләнче.— Узма, дисәң дә узам. Уз, дисәң дә узам.
Ишек катына әвәләнүче килмешәккә Тукай текәлебрәк караганнан соң:
— Карамадай, синме соң бу?— диде.
Чакырылмаган кунак бер дә исе китмәенчә генә:
— Малай дисәң дә ярый. Бабай дисәң дә, үпкәләмәм. Мин үпкәли белмим. Артыма типсәң дә үпкәләмәм. Кабахәт дип сүксәң дә зарланмам. Үпкәли башласаң, бу дөньяда үпкә җитмәс. Шулаймы, Габдуллаҗан әфәнде?— диде.
Тукай җиңелчә генә ютәлләп алды, ул нидер әйтмәкче иде, ютәле аның теләген бүлдерде, аның каравы, теге мөштәри сүзен җәтрәк әйтеп куйды:
— Үпкә сиңа да бик кирәкле нәрсә!
Хәерченең төрттереп әйткәне Тукайның ачуына барып кадалды, ул:
— Яп авызыңны,—дип кычкырды.—Ишекне дә яп, җил кертәсең.
Бәндә көлә башлады:
— Хи-хи-хи, шигырь белән сөйләшүчеләрне тыңлавы кызык та соң. Авызымны да ябам, ишекне дә ябам,— дип ул ишекне тыгызлабрак япты.
— Кем син?— диде Тукай.
— Хәерче!— диде кергән кеше.— Менә…Тукай үлем хәлендә дигәннәр иде дә… хәл белергә килдем.
Тукай сагаеп калды:
— Кем үлем хәлендә?— диде кырыс  кына.— Каян алдың син бу сүзне?
— Бөтен базар сөйли, бөтен мәчет әһелләре әйтә: сине бик чирле, диләр.
Сөйләшергә сүз бетте, чыгып кит, дигәндәй, Тукай катгыян әйтте:
— Йә, хәзер әйт, сиңа монда ни кирәк?— диде.
Хәерче әрсезрәк булып чыкты, ул Тукайның шелтәсен шаяруга борып җибәрмәкче булды:
— Эндәшә батыр утынчы: сиңа миннән ни кирәк?
Сәер хәерче бу, сүзенә җавап табып булмый, шактый укымышлы ахрысы, бу теләнче дигән нәмәстәкәй, туктале, моның белән сүз куертып багыйм дип, Тукай:
— Син Шүрәлемени? — диде.
Теләнче тагын көлде:
— Тапкыр әйттең, Тукай. Логика! Батыр утынчы сүзләрен әйткәч, әлбәттә, мин Шүрәле булам инде. Ләкин әз генә хаталанасың, шагыйрь, мин Шүрәле түгел, мин — Шәүлә!
— Шәүлә!— дип кызыксынды Тукай.— Кушаматыңмы?
— Юк!— диде теләнче.— Кушаматым түгел, үзем Шәүлә.
— Кемнән төшкән күләгә соң син?— диде Тукай.
— Күләгә түгел, шагыйрь, шәүлә!— диде теләнче кистереп.
— Күләгә белән шәүләнең аермасы бар мыни аның?— диде Тукай.
«Шәүлә» ишек катыннан түргәрәк узды һәм укучысына дәрес аңлата торган мөгаллим кебек, ишекле-түрле йөренә башлады:
— Агачның күләгәсе була. Койманың күләгәсе була. Кешенең дә була күләгәсе. Күләгә ул хуҗасына ияреп йөри. Яки хуҗасы янында тик тора. Шәүлә күләгә булалмый, шагыйрьҗан. Шәүлә ул җисемнең үзе. Кояш баеп беткәч, офыкта агачларның күләгәсе тү
гел, шәүләсе кала. Шул мохитка, ягъни Кояш баешка берәр кеше килеп керсә, кешенең күләгәсе түгел, шәүләсе күренәчәк. Күләгә куркыныч түгел. Күләгә Кояш яктысында гына була ала. Көндез. Ә шәүлә шомлы, шәүлә куркыныч, чөнки шәүлә, кеше шәүләсе һәрвакыт куркыныч җинаятьләр тирәсендә йөри.
Кеше туктады да йә, ни әйтерсең дигәндәй, Тукайга сораулы бакты.
— Кызык фәлсәфә!— диде хуҗа.— Чыннан да, шәүлә — башка, күләгә башка булып чыга икән шул.— Тукайга җиңеллек өстәде бу килмешәк теләнче. Ул башка хәерчеләргә бер дә охшамаган. Баш бар бу бәндәдә, дип уйлады, үзе кычкырып әйтте:—Моңарчы бу турыда уйламаганмын да. Кызык кеше син, Шәүлә!— диде.
Соңгы сүзләр ихлас әйтелде һәм алар мактау сүзләре вә ышаныч белгертү булып ишетелде: Шәүлә кыюрак түргә узды да сөйләр өчен янә тын алды, як-ягына карангалап:
— Син шагыйрь, Тукай,— диде ул бүлмәгә хуҗа булгандай.— Син күп нәрсәне матур хыял аша күрәсең. Хыялларның барысы да тормышка аша алмый. Тормыш катлаулы, бай нәрсә. Тормыш ул парадокслар белән бизәлгән… Әйтик, синең тирәдә шикле кешеләр йөри. Алар сиңа дус булып күренә. Синең тирәдә сиңа каршы фикер йөртүчеләр дә күп, син аларны үзеңә дошман саныйсың. Төче теллеләре синең дошманың булуы ихтимал. Тегеләре чын дусларың булуы да бик мөмкин. Дошманнарыңны син иркәлисең, дусларыңа каршы таш атасың булып чыга. Чөнки синең холкың шундый, Тукай… Шулай итеп, син, холкың аркасында үзеңә дә, халкыңа да, әдәбиятка да зур зыян эшлисең.
Шәүлә туктады. Сүзе беткәннән түгел, аның сүзе бетәргә бер дә охшамаган, ул Тукайны сынар өчен туктады булса кирәк, һәм ул ялгышмады: Тукай уйда иде. Чакырылмаган бу хәерченең мантыйкый фикер йөртүе Тукайны ниндидер, моңа кадәр аңа таныш булмаган фикерләүгә этәрә кебек иде.
— Син шактый оста сөйлисең, Шәүлә,— диде Тукай.— Әмма әдәбиятка… халыкка… зыян эшләүче мин түгел.
Кунак көлемсерәде:
— Тукай үзенә зыян зшли икән, халыкка да зыян эшли, чөнки Тукай — халык шагыйре.
Тукай кинәт хәерчегә күтәрелеп, туры карады:
— Кем син?— диде ул ярым кызыксыну вә ярым ачу белән.
— Шәүлә дидем ич инде!
— Кем шәүләсе?
Тукай кыза бара иде, аның кызганын күреп, Шәүлә дә куркып калмады, киресенчә, кыланган сымаграк итеп:
— Бөек держиморда, патша самодержавиесенең ике башлы каракошы һәм дә урыс шовинизмы  Шәүләсе мин!— диде.
Тукай аптырашта иде, Шәүлә бу сүзләрне артык җитди һәм, шул ук вакытта, ачуланырга урын калдырмаслык итеп, кыланып әйтте кебек. Шәүлә көлә башлады. Янәсе, ул шаяра. «Мондый сүзләр өчен бүген — каторга!»— дип уйлады Тукай.
Шәүлә  Тукайның уйларын укыгандай:
— Безгә,  хәерчеләргә  каторга  ни дә, катыргы ни, барыбер катасы!— диде.— Ярлы янудан курыкмый. Хәерче хөррияттән шүрләми.
Бу кеше Тукайга ошый иде.
— Кызык кеше син!— диде хуҗа.— Ни белән тамак туйдырасың?
— Күрәзәче мин, Абдуллаҗан,— диде кунак.
— Чегәнмени?
— Сорашма, Тукай, чегән дә, чорт та түгел мин, күрәзәче!
Ул Тукайга якын ук килеп, аның кулын алды:
— Багыйммы?
— Яле,  әйтеп  бир,  минем   турыда  ниләр беләсең?— диде Тукай.
     Шәүлә инде Тукайның уч төбен бирелеп тикшерә, ләкин үзе хуҗа сүзләренә колак сала иде:
— О-о,   Апуш  хәзрәт,— дип   сөйләнә-сөйләнә, ул  уч  төбендәге сызыкларны  карый.—Мин синең турыда күп нәрсә беләм… Ләкин әүлиялек өчен түләргә кирәк, хуҗам.
— Әнә,   өстәлдәге   бер   сум   көмеш   синеке!— диде Тукай.
— Юмарт  кеше син,  Тукай, — диде  Шәүлә кулдан аерылмыйча гына.— Алай икән, ярый… Юмарт булсаң, юмарт бул, тагын ни бирәсең инде?
— Әле син киләчәгемне әйтмәдең бит, һаман мин бир!— диде Тукай шат-көр тавыш белән.
     Шәүлә өстәлдәге бер сум көмешне барып алды да, бер дә исе китмичә генә янә Габдулланың учына текәлде һәм, үзалдына сөйләнгәндәй, салмак, мыңгырдык тавыш илә әйтте:
— Базардагылар   әйтә,   имеш,   син   сорап кергәнгә   соңгы   тиенеңне   биреп   чыгарасың. Имеш, синең бүлмәң тулы  кеше була  икән. Бүген мин беренче булып килгәнмендер әле… Шулай бит…
— Ялгыштың,   Шәүлә,   мин   һәрвакыт  ялгыз,— диде Тукай.
— Син   алдаштың,   Тукай…   Ярый,   шулай да булсын ди… һу-у, сызыклар… юллар… үзгәрешләр… һу-у,  Габдулла Тукай, сине алда яңалыклар   көтә…
Күрәзәче   серле  итеп   елмайды, кеткелдәп алды һәм әллә ниләр вәгъдә   итә   торган   тавыш   белән:
— Мәхәббәт! — диде.— Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле,чибәр кыз. Ул сиңа гашыйк. Син дә аны читкүрмисең шикелле…— күрәзәче   уч   төбендә ырымлый-сихерли янә әйтте: — Зур гына байлык синең кесәгә менә керәм, менә керәм дип кымырҗып тора. Тик ачык кына әйтә алмый, ул байлык байлыкмы, әллә теге кызмы? — Ә-ә, минемчә, алар икесе берьюлы керә. Син бер бай кызына өйләнәчәксең!
     Тукай дөньясын онытып күрәзәче сөйләгәннәрне тыңлый, үзе ышанып та куя кебек, шул ышанумы аңа шатлык китерде, әллә бу йолкышның кыланмышлары аның күңелен күтәрдеме — Тукай көлә башлады:
— Шактый остаргансың син, күрәзәче. Мәхәббәте кирәк түгел, акчасы булса ярый,— диде   хуҗа.
Аңа кушылып чакырылмаган кунак та көләргә тотынды:
— Мин сине яратам, Абдуллаҗан,— диде ул.— Шаянлыгыңны, шигъри     усаллыгыңны, тугрылыгыңны…
—    «Ошбу   милләт  ертыгының җәен  җөйлим.  Җебем-кара, инәм   каләм  булыр   имди. Көн-төн  донос ясыйсың,  вөҗдан сызсың тидия». Надо же бит, әй! Шулай әйтергә  кирәк  бит,  әй.   Суга  печ  иткән  җүләр син,  Иблискә  юлдашчысың!
Шәүлә тыйлыгып көлә дә көлә. Аның көлүе дә кызык иде, ул җиңе белән авызын каплаган, черек-чалыш тешләрен күрсәтергә теләмиме, авызыннан сасы ис бөркелмәсен дипме, шулай авыз каплап көлә, аның үз гариплеген капларга тырышуы, аги гариплекне тагын да арттыра иде.
Тукай кинәт туктады, ютәлләп алды да кырыс кына әйтте:
— Ярый, булды. Шәүлә, мин эшкә утырам! Бар!— диде.
Шәүлә, рөхсәт-ни сорап тормастан, өстәлдәге казыны алып сындырды, сыныкларны үлчәп карады да зуррак өлешен ашый башлады:
— Тәшәккүр, Тукай, ләббәйкә, Тукай!— дип, иелә-бөгелә, артка чигә-чигә чыгып китте.
     Ишектә ул Фатих Әмирхан арбасына килеп бәрелә язды. Арбаны тәгәрәтеп йөртүче Мәхмүт олан аны тотып калмаган булса, хәерче мотлак Фатих әфәнде өстенә утыра иде.
— Пардун, гафу итәрсегез!—дип, Шәүлә юк булды.
     Тукай инде өстәле янына килеп, кәгазьләр актара башлаган иде, Фатих ишек яныннан ук:
— Җыен әтрәк-әләм хәерчене син җыеп ятасың!— дип кычкырды.— Аннан, теге әйбер югала, бу әйберне табып булмый, димсең.
     Тукай ачуланмыйча гына, үз эше белән мәшгуль буларак:
— Хәерче түгел ул, әфәндем, философ! Күрәзәче! Беләсеңме,  Фатих дустым, ул миңа күрәзә ачты. Уч төбемә карап, деп-дөресен әйтте дә бирде. Син дустыңа ук атасың, ди. Дошманнарыңны иркәлисең, ди. Хак бит. Сәгыйть Рәмине ничә тапкыр рәнҗеттем.  Мотыйгыйны ничә чәнечтем. Сүнчәләйнең бәгыренә ук аттым. Бичара Бикчурага миннән көн юк. Ә бит алар дус. Чын дуслар. Дөрес әйтә бит бу йолкыш күрәзәче.
     Фатих Әмирханның арбасы Тукайга шактый якын килеп туктады. Мәхмүт, бер кырыйга китеп, китаплар караштыра башлады.
— Йолкышларың күбәеп китте әле синең бу арада,— диде Фатих Әмирхан.
     Ләкин Тукай аны тыңламый иде, аның башында ниндидер бер хафалы уй пәйда булды кебек:
— Фатих дустым,— диде ул.— Минем авыруым турында   редакцияләргә син телеграмм суктыңмы? Уфада да шул турыда телеграмм алганнар.
Фатих бу хәбәрне ишеткәч, кинәт Тукайга туры карады:
— Мин дә шуны ишетеп аптырадым, синең үзеңнән сорамакчы булып килдем,— диде Фатих.
Тукай, кәгазьләрен ташлап:
— Кем таратты икән бу ялганны?— Доктор түгелдер бит?— диде. Фатих дәшмәде.—Кемгә кирәк булды икән соң бу нәрсә?  Хөсәен Ямаш атылып кайткан. Аңа Казанда күренергә ярамый бит. Ул розысктагы кеше.
— Димәк, кемгәдер кирәк!— диде Фатих.— Кемгәдер синең авыру булуың кирәк.
— Ә мин авыру түгел!—диде Тукай. Икесе дә тынып калды.    Икесе дә авыр уйда иде. Тынлыкны тагын Тукай бозды:
— Күрәзәче әйтә, менә-менә синең кесәгә байлык керергә тора, ди.  Кара кашлы, кара күзле бер гүзәл алдыңда тора, ди. Тукай көләргә тотынды.
— Ни булды сиңа?— диде Фатих Әмирхан.
— Бәйрәм булды!— диде Тукай.— Бүген иртүк күңел күтәрүчеләр генә керә минем янга. Мин көч сизәм, Фатих әфәнде. Миндә куәт бар. Язам әле мин, Аллаһ боерса, язам. Сатира язам, көлке язам!
Ул кара савытын ачып, кәгазь өстенә иелде.
Фатих, кулына гәзитә алып, үзалдына сөйләнгәндәй:
— «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел, мәгънәсе юк көлке уен», дип кем әйткән?— диде.
Тукай дәшмәде. Агабәк Мәхмүткә ишарә ясады, тегесе, кесәсеннән чыгарып, Фатихка кәгазь кисәге сузды. Кәгазьне алып, Фатих:
— Күрәзәчең дөрес әйткән!— диде.
Тукай язуыннан аерылмыйча гына:
— Нәрсәне, Фатих? — диде.— Ә-ә, дус-дошман турындамы? Дөрес шул!
— Юк,— диде Фатих.— Акча мәсьәләсен дә, дим. Күрәзәчең аста синең исемгә Сираҗидан килгән йөз сумлык извещениене укыган. Мә!
Фатих кәгазьне Тукай алдына ташлады. Тукай, кәгазьне алып, андагы саннарны укыгач, балаларча шатланып:
— Рәхмәт, дускай!— диде.— Сыйланабыз икән бүген. Теге күрәзәче Шәүлә соңгы казымны алып чыгып киткән иде.
Фатих хәйләкәр көлемсерәп, Тукайга карап янә әйтте:
— Мәхәббәт турында да төгәл әйткән.
Монда кергәндә күрәзәчең залда утыручы туташны да күргән,  Зәйтүнә туташ анда син бушаганны көтеп утыра.
Тукай акча кәгазен ташлап, кинәт үзгәрде, каушап, кабалана башлады:
— Ничек? Кем? Кайда?— диде ул.— Әйт, өйдә юк, диген.
— Тиле!— диде Фатих Әмирхан.— Ул синең өйдә икәнеңне белә бит.
— Әллә ничек бит әле бу, Фатих, бүлмә җыештырылмаган,— дип Тукай әйберләрен күчерештергәли башлады, ләкин өйне рәтлисе урында, тагын да ныграк туздырып ыргытты.
— Каушама,— диде Фатих.— Әнә, борының тирләп чыкты. Нәрсә  шашасың ул кадәр? Тирләгән борын белән гүзәл туташлар кабул итә алмассың, тынычлан.
Тукай нишләргә белмәгәннән сөлгесен алып битен сөртә башлады.
— Юк, Фатих, бар, чыгып әйт: авырый диң, хәйлә тап инде, син оста бит. Һич югында, әнә Мәхмүт төшеп әйтсен.
— Үзең әйткәндәй, син җүләр балык, Тукай!— диде Фатих   Әмирхан.— Ни ара жирузып килгән. Сине күру аның өчен бәхет. Бөтен иҗатыңны яттан белгән туташны кире бору ахмаклык булыр иде, әфәндем. Высший кругларда да мужиклык, мокытлык дип атала ул.
Тукай малай кебек турсайды:
— Без синең кебек высший кругларда әйләнмәгән шул…
— Кызганыч! — диде Фатих.— Высший кругларда капкорсаклы байлар гына түгел.
Анда Пушкин да, Лермонтов та, Дәрдемәндтә бар.
— Ни сөйләшим мин ул туташ белән?— диде Тукай.— Үзе һаман  сөлгесен йомарлап йөренә дә йөренә.— Вәт, җүләр балык, әйләнәм дә тулганам.
— Җүләрен жүләр инде син. Тукай,— диде Фатих Әмирхан.— Ләкин балык түгел. Җүләр гашыйк син! Тукай йөрүеннән туктап:
— Анысы нәрсә тагын?— диде.
— Мәҗнүн син бүген!— диде Фатих, Мәхмүткә китәргә ишарә ясады.
Мәхмүт арбаны чыгу ягына таба борды. Тукай үзен ташлап китүләреннән куркып, арбага каршы төште:
— Ни турында сөйләшим соң аның белән? Син бит үзең затлы туташлар белән күп мөзакәрә кылган кеше, өйрәт!
— Утызга җитеп килгәндә дә хатын-кыз белән нишләргә кирәклеген белмәгәч, ник тудың, ә?
— Утызга түгел, егерме җидедә генә әле, картайтма!
Моңарчы тыны чыкмаган Мәхмүт пырхылдап көлә башлады. Фатих Әмирхан да елмая иде. Тукай гына шөбһәдә.
— Шигырь сөйлә!— диде Фатих.— Мәзәкләр сөйлә. Бер күрер өчен ни җир килгән бит бичара кыз.
— Тәсмәгы бин Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе! — диде Тукай.— Мөгайдинең үзен күреп белгәнгә караганда ишетеп кенә белүе яхшырак.
— Алайса, үзе килеп кочаклаганын көтеп тик утыр, җүләр балык сыман,— диде Фатих.
Аннан соң җитди итеп өстәп куйды: — Туташны озак көттерү  килешми! Сөйләшергә сүз табалмасаң, сораштыр. Мичегезгә ничә   ипи сыя, туташ, диген. Аяк калыпларын белеш. Йә үзең белгәннәрне сөйлә. Чистайда мишәрләр, Алабугада керәшеннәр яши, диген. Французлар французча, урыслар урысча сөйләшәләр икән, диген. Бетте!
Фатих кулы белән ишарәләде, Мәхмүт арбаны чыгышка таба этте. Ишеккә килеп җиткәч, Фатих:
— Узыгыз, туташ!— дип кычкырды.
Ишектә кыюсыз гына бер кыз күренде.
Фатих Әмирхан, Тукай да ишетерлек итеп, туташка пышылдаган булды:
— Шигырьләрен мактамагыз,— җене сөйми мактаганны. Шигырьләрен хурламагыз,— хурлаганны да яратмый…    Кичерегез, мине бүлмәмдә кешеләр көтә!
     Туташ арбага юл сапты. Мәхмүт арбаны алып чыгып китте дә ишекне япты. Бүлмәдә Тукай белән туташ икәвесе калды. Сүзне кем башлаячак? Әлбәттә, туташ башлар һәм шулай булды да.
— Исән-амансызмы! — диде кыз.
— Узыгыз, утырыгыз!— диде Тукай.
— Сезне хастаханәгә салганнар икән, дигәннәр иде…
— Мин сау-сәламәт.
— Сөендем, рәхмәт.
— Ни өчен?
— Сез сәламәт булган өчен…
Шунда сүз өзелде. Икесе дә сөйләшер өчен сүз эзли иде, ахрысы. Бу юлы да туташ өлгерерәк булып чыкты. Ул:
— Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыктым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә, сау-сәламәт. Шөкер.
     Туташ, кулындагы чәчәк бәйләмен кая куярга белмичә, күзе белән эзләнә иде:
— Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу чәчәкләр сезгә,— диде ул бераздан.— Бу чәчәкләр сулмыйча озак тора. Шулай да, суга утыртып куйсак яхшырак булыр иде.
Тукай савыт эзли башлады һәм тәрәз төбендә торган буш пыяла савытны өрә-кага:
— Менә бу банка…— диде.
Туташ җәт кенә аның янына килеп, банканы тотты:
— Үзем!— диде.— Зинһар, борчылмагыз, Тукай әфәнде. Бу эшләрне мин үзем эшләргә яратам…
Тукай банканы ычкындырды, туташ өстәлдәге артык нәрсәләрне алып, чәчәк савытына урын әзерләде дә, юынгыч янына барып, банкага яртылаш су салды. Банканы өстәл уртасына утыртып куйды. Шулчак аның карашы өстәл өстендәге яңа языла башлаган кәгазьгә төште.
— Кичерегез,— диде туташ.— Мин сезне эшегездән аердым бугай.
— Борчылмагыз, туташ,— диде хуҗа.— Зарар булмас.
Туташ бая Тукай күрсәткән урындыкка утырды, Тукай да нишләргә белмичә, каршы урындыкка яны белән урнашты. Уңайсыз бер мохит барлыкка килде. Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Икесе берьюлы тын алын, сүз башламакчылар иде, бер-берсенә комачаулаганнарын сизенеп, шып туктадылар.
— Э-э…
— Беләсезме, Тукай әфәнде,— дип башлады кунак кыз.— Мин сезне күптәннән күреп йөрим.
— Ие-ие,— диде шагыйрь.— Мәдәният йортында безне таныштырганнар иде…
— Аңа кадәр дә мин сезне күп мәртәбәләр күрдем,— диде кыз.
Сүз тагын өзелде. Тагын форсат көтәргә, сүз табарга кирәк.
— Беләсезме, Тукай әфәнде,— диде туташ.— Ни өчен матурлык билгесе булып чәчәк санала?
Ярый әле чәчәкләр бар бүлмәдә, хәзергә сүз гел чәчәк тирәсендә әйләнә, бу юлы да яшьләрне чәчәк коткарды шикелле. Тукай:
— Уйлаганым булмады,— диде.
Сука тагын ташка терәлде, Тукай матур теманы дәвам итәргә теләмәдеме, кисте дә куйды. Ләкин туташның болай гына чигенергә исәбе юк иде, ахрысы, ул янә сүз тапты:
— Җегет кызга, кыз җегеткә ни өчен чәчәк бәйләме бүләк итә? Тантана вакытларында кешеләр бер-беренә чәчәк бирә. Мәшһүр шәхесләрне чәчәккә күмә халык. Карабодай, ясмык белән рәттән адәмнәр гөлбакча үстерә. Ни өчен?
Тукай кыска гына:
— Чәчәк үзе матурлык бит,— диде, үзе, туташ китергән чәчәк бәйләменә үрелеп, сабы кыска бер чәчәкне алды, алды да шул чәчәккә текәлде. Тукай өчен бу котылыш иде, чөнки карарга чәчәк бар, тотарга чәчәк бар.
— Гаҗәеп матур!— диде Тукай.— Нәкъ мин яраткан төс.
Туташ ирексездән елмайды. Ул канәгать иде, шат иде. Син китергән чәчәк кешегә ошый икән, син биргән бүләк дөрес сайланган икән, шул куаныч китерә дә инде. Җитмәсә, Тукай зәңгәрсу чәчәккә карап: нәкъ мин яраткан төс, диде. Туташның өстендә дә нәкъ шундый, фирүзә төсендәге күлмәк иде. Туташ, чәчәккә карап әйтелгән бу сүзләрне үзенең күлмәгенә багышланган, дип уйлады. Күлмәккә карата әйтелгән сүзнең күлмәк иясенә атап әйтелгән булуы бик мөмкин бит?.. Туташ куануын яшерә алмый иде инде. Ул арада Тукай карашын чәчәктән аермыйча, сүзен дәвам итте:
— Зәңгәр төс. Зәңгәр чәчәк. Зәңгәрнең дә иң нәфисе — зәңгәрсу төслесе. Бәгыремә, каныма якын иң матур чәчәк бу, туташ. Бу чәчәккә карасам, авыру чагым булса, савыгам мин. Кайгылы чагым булса, күңелем күтәрелә. Илһамсыз каңгырап йөргәндә, иҗат дәртем уяна. Рәхмәт сиңа, Зәңгәрсу Чәчәк!
Тукай чәчәкне туташның күлмәк якасына кадарга уйлаган иде дә, тыелып калды. Туташ аның бу теләген күрде, сизде, аңлады. Туташ чәчәк аша әйтелгән бөтен сүзләрнең дә үзенә аталганын сизенде. Бәлки ул хаклы түгелдер, бәлки Тукай аңа түгел, туры мәгънәсендә  чәчәккә сөйләгәндер бу сүзләрне. Шуңа күрә, ул да ачык мәгънәле сүз әйтергә кыймады, үрелеп, савыттан ак чәчәк алды; алды да, нәкъ Тукай кебек, чәчәктән карашын аермыйча гына сөйләнә башлады:
— Гаҗәп бер гүзәллек! Ак чәчәк — минем сөйгән чәчәгем. Аклык ул пакьлек галәмәте. Ак чәчәк — иң нәфис, иң саф чәчәк. Чәчәкле җәйне сөйсәм дә, мин ап-ак карлы кышны яратам. Күзләрне камаштырырлык ап-ак, пап-пакь кар өстенә карасаң, эреп югаласың. Бернинди башка төс юк кебек тоела башлый. Ап-ак кар яуган кыр өстенә карасаң, вакыт югала, дөньяның матдилеге онытыла. Син хыял дөньясында эреп юк буласың… Бу ак чәчәк миңа шул ап-ак кышны хәтерләтә. Кышларын ап-ак карга багып, мин шушы ап-ак чәчәкне искә алам. Бу чәчәк — минем иманым, бу чәчәк — минем саф хисләремнең билгесе, Габдуллаҗан әфәнде,— дигәч, туташ ак чәчәкне Тукайның күкрәк кесәсенә кадап куйды. Чәчәкнең сабагы кесәдә булып, таҗлары-касәләре өстә калды.
Тукай туташның бу эшенә карышмады, киресенчә, ак чәчәк янына зәңгәрсу чәчәкне дә кесәсенә тыкты. Ике чәчәк янәшә балкый башлады.
Туташ күзеннән Тукайның бу хәрәкәтләре читтә калмады. Алар икесе дә хисләнгән иде.
— Хисләр билгесе итеп адәмнәр сүзләр уйлап чыгарган,— диде туташ урынына утыргач.— Хисләр билгесе итеп, музыка, җыр чыгарганнар. Хисләр билгесе итеп кешеләр чәчәк бүләк итүне уйлап тапканнар. Япуниядә чәчәкләр теле бар икән. Нәфрәтләрен дә, кайгыларын да, мәхәббәтләрен дә алар чәчәк аша әйтәләр икән.  Шулай дигәч, минем бер дус кызым: «Нәрсәкәй, әллә япуннарның теле юкмы?» — диде.
Тукай баядан бирле инде кыз сөйләгән дөнья мохитендә утыра иде: ул инде тарсынмый, ул туташ белән теләктәш, фикердәш иде.
— Телсез түгел алар! — диде Тукай туташ фикерен дәвам иткәндәй: — Телсез түгел. Мәхәббәт телдән калдырган аларны.
— Сез мине аңладыгыз, Тукай әфәнде,— диде туташ.— Гыйшык  аларны мәҗнүн ясаган.
— Табигатькә гашыйк алар,— дип дәвам итте Тукай. — Күк йөзенә, диңгезгә, таш-тауларга гашыйк алар. Ә гашыйк кеше күп сөйләшми. Артыгы белән гашыйк кеше гыйшкы утыннан янып көлгә әверелә. Телдән кала. Сүзе бетә. Хәтта үлеп гашыйк булган кайберәүләр, янып үлмәс өчен, үз мәхәббәтеннән качып йөри. Гади мәхәббәт ул куркыныч түгел. Ә бөек мәхәббәтнең һәр ике якны да яндырып, көйдереп ташлавы ихтимал. Ике шырпы бер-берсенә үлеп гашыйк булганнар, ди. Ниһаять, алар кавышканнар. Кавышып башларын башка тидерүгә гөлт итеп ут чыккан. Ике шырпы икесе дә янып көлгә әверелгән, ди.
— Чи усак утыныдай чыш-пыш пыскып ятканчы, олуг ялкында янып бетүең мең кәррә артык,— диде туташ.
Кызның бу кинаяле җавабыннан Тукай бик тә канәгать иде.
— Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт? Күпме шагыйрь гомерен баглаган шуңа җавап эзләп!
Аңлы кешелек әле дә булса Мәхәббәтнең ни нәрсә икәнен төп-төгәл   генә әйтә алмый.
— Бәлки, төгәл җавап кирәк түгелдер дә, Тукай әфәнде? Төгәл җавап әйтелсә, мәхәббәтнең, гыйшык утының калыбын коручылар табылыр иде. Бөтен кеше үз хисләрен шукалыпка куып кертергә тырышыр иде. Аның мәхәббәте бер төрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезне, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел!
Сөйләшү агышы кинәт үзгәрде дә куйды. Матур гына барган бу әңгәмәгә, шигъри сөйләмгә гади, анык тема килеп керде. Туташ ялгышты бугай. Тукайны ул куркыта язды кебек. Тукай да бу сүзне ишеткәч, кинәт үзгәрде һәм канәгатьсез генә:
— Туташ!—  диде.
Шушы бер сүздә: сез ни сөйлисез, тузга язмаганны дәрес булса да сөйләмәгез, кем миңа гашыйк булсын! кебегрәк мәгънә ята иде.
Ләкин әйткән сүз, аткан ук, кире чигәргә урын тар иде, туташ искәрмәстән башланган сүзне басым ясап дәвам итәргә булды:
— Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап, Тукай әфәнде! — диде кыз бәхәскә урын калдырмастай итеп. Тукай бу катгыян белдерүгә каршы көлемсерәде дә:
— Рәхмәт инде, туташ,— диде.
— Сез уенга алмагыз, Габдуллаҗан әфәнде,— диде туташ.— Мин   дөресен әйтәм һәм төгәл белгән кешеләрне күз алдында тотып сөйлим.
— Ни өчендер, моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады.
— Гашыйк икәнеңне әйткәч,  гыйшык кача икән бит, Тукай әфәнде. Сүз мәхәббәтне үтерә… Әнә шул сезгә гашыйк булучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә сөя. Шөһрәтегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар. Байлыгыгыз өчен. Сезне күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булганыгыз өчен. Яшертен гашыйк булганнарның кайберәүләре…— туташ туктап, бераз тын торды, аннан соң тавышын түбәнәйтә төшеп:— сезнең вөҗүдегез, иҗатыгыз, иҗтимагый хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердәнбер җаны булган туры Тукайны саклар өчен җанын фида кылырга әзер. Көймә бата, йота торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.
Тукайга бу сөйләшү авыр бер ләззәт бирә, һәр әйтелгән сүз ишарәле, мәгънәле, астарлы иде. Бу туташ ун иреңә, йөз суфиеңа торырлык акыллы фикерли. Ул Тукайны үз сүзләренә ышандыра ала иде. Тукайны куркытканы да әнә шул тәэсир көче. Тукай шушы туташ зиһенендә туган ихтыяр куәтенә кол булудан курка. Шуңа күрә, ул тизрәк бу сөйләшүгә чик куярга теләде бугай:
— Туташ!— диде ул.— Хөрмәтле Зәйтүнә туташ, минем вөҗүдемне, халәтемне берәү дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күрше бүлмәдәге дустым Фатих Әмирхан да белми… Тукай тын алыр өчен туктады, ләкин тын алгач та тиз генә сүзгә күчмәде. Бүлмәдә тынлык. Бу тынлык авыр түгел. Икесе өчен дә сөйләшмичә утыру рәхәт иде. Бу тынлыклар сүздән дә яхшырак аңлашыла иде булса кирәк.
— Туташ,— диде Тукай.— Мин үземнең халәтемне һич ничек тә сезгә аңлатып бирә алмам. Зинһар, минем тупас, гади сүзләрем
сезне рәнҗетмәсен… Сүз кирәк түгел… Кешеләр дәшмичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеш… Сез дә мине аңларсыз…
Тукай тагын туктады. Мәгънәле озын тынлыктан соң туташ сак-салмак тавышы белән сүз башлады:
— Сабый чакта мин каз бәбкәләре сакларга ярата идем. Күзем гел күктә була торган иде. Оныгым тилгән күзли, дип уйлагандыр инде әби. Мин тилгәннән битәр болытларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торган болыт таулары. Шул таулар күз алдында әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысланга охшап кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнең аягына басканмын. Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп җыладым. Төнлә саташып уяна   торган идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһененә көч килмәгәе, дип курыкканнар. Интекмәсен дип, барыбер мал булмас, дип әткәй Заһир абыйга бәбкәмне чабарга кушкан. Заһир абый кулына ябышканымны белештермәдем дә. Җыладым, сугыштым, тәки чаптырмадым бәбкәмне. Аягын бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия кылдым. Кулдан ашаттым, эчерттем — барыбер терелттем. Шуннан бирле ярдәмгә мохтаҗларны карарга, тәрбия итәргә-күнегеп киттем…
Туташ туктады. Тукай ул сөйләгәннәр тәэсирендә иде. Гарип бәбкә күтәреп йөрүче кызны ул аермачык күрә иде кебек. Сабый кыз. янында тагын бер күләгә пәйда булды — сабый бер ир бала. Монысы Тукайның бала чагы иде. Тукай елмайды да әкрен генә сүз-башлады:
— Кырлай урманында еш була идем мин. Урманга баргач, мин җиләк җыючы малайлардан юри читтә йөри идем. Адашмасын дип, малайлар: «Габдулла-ау»,— дип кычкыралар. Мин бер урында сәгатьләр буе утырам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә. Үләннәрдә, пәрәвезләрдә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, аллы-гөлле тамчылар тирбәлә. Тәгәрәп төшмәсеннәр дип, селкенергә дә куркып тик утырам. Күзем шул сихри сәйләннәрдә. Озак карап утырганда шундый халәт барлыкка килә. Шул матур сәйләннәрне җыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела. Бервакыт түзмәдем, җыярга дип үрелдем. Бөтен асылташлар җиргә коелды. Чәчәк, кыйммәтле бизәкләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды. Якында гына миллионлаган асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асылташлар мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым…
Туташ та Тукай сөйләгәннәнме тереләтә күз алдына китереп утыра иде, ул Тукай хыялындагы, шагыйрь хәтерендәге сабый Апушны да, сихри урманны да ачык күрә, ул хыял дөньясында. Шул сихри-серле мохиттә янә Тукайның моңлы тавышы ишетелде:
— Икенче бервакыт, сабын күбеге кабартып уйнаганда, тагын нәүмиз калдым. Сабын күбеге һавада очканда гаҗәеп матур шар була. Могҗизалы шарда салават күпере төсле йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың — матурлык та, тылсымлы дөнья да шундук юкка чыга… Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчылары җыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тотам. Шул матур шарны тотам да рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһаять, сәйләнем дә, матур шарым да булды, дип сөенечемнән кычкырам да уянып китәм…
Тукай сөйләгән саен җитдиләнә, сагышлырак була бара, хәтта, аның сөйләнүе фаҗигале бер сурәт барлыкка китерә иде сыман, Туташ әнә шул сагышны, шул фажигане күрә кебек. Тукай иркен сулап куйды, ул әйтәселәрен әйтеп бетерде кебек, хәзер инде йомгак кына ясыйсы калды:
— Бар шундый кул җитмәс, кеше акылы, җитмәс нәрсәләр… Бая  сез әйткәнчә, мәхәббәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал.
Салават күперен тотарга тырышу ахмаклыктыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сокланырга гына кирәктер? Бәлки ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләннәр дә бары хыял гынадыр? Шулай хыял килеш алар яхшырак тадыр. Ихтимал…
Ул, кинәт туктап, туташка карады: туташ җылый иде. Тукай   аптырады-йөдәде. Нигә җылый туташ? Аны ничек юатырга?
— Туташ, сезгә ни булды? Сезнең күзегездә яшь!— диде Тукай; ул  урыныннан торып туташ янына килде, ләкин, нишләргә белмәгәннән, янә аптырашта туктап калды, аннан соң ишекле-түрле  йөренә башлады.
— Болай гына…— диде туташ.— Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ничектер сагышлы итеп әйтәсез.
— Кичерегез, туташ,— диде шагыйрь.
Туташ дәшмәде. Зәйтүнә туташ чынлыкта бу сәяси-кинаяле сөйләшүне үзе башлады. Тукай аның тел төбен шундук аңлап алды. һәм алар бер-берсенә булган чиксез мәхәббәтләрен аңлаттылар, ләкин ул мәхәббәт Кояш кыйпылчыклары төшкән сәйлән тамчылары вә сабын күбегендәге сихри дөнья кебек әрвахи мохит иде сыман. Туташ үзен кулга алды. Төзәтенде, елмайгандай итте, ул инде җыламый иде.
Кыз урыныннан торды.
— Мин бик озак утырдым,— диде.— Зинһар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тукай әфәнде…
— Ихтыярыгыз, туташ,— диде хуҗа.
— Тәшәккүрдән гаҗизмен! — диде дә туташ бүлмәдән чыкты.
Тукай япа-ялгыз бүлмә уртасында тырпаеп калды. Ул йөгереп чыкмак булды, ләкин эчке бер куәт аны тотып калды. Ул ишек катына килеп, туташ тоткан җиз тоткычны сыпырып:
— Хуш гүзәлем!— диде.— Хуш, ак чәчәккәй!
Шагыйрь әкрен генә тәрәзәгә килде, ян диварга сыенып урамга, аскы якка карады. Ул ераклаша барган туташ гәүдәсен йотлыгып күзәтә иде. Соңра салмак атлап өстәл янына килде, ак чәчәкне үпте дә язарга утырды. Шулчак ишек ачылып китте, ишек ачыклыгында арбалы Фатих Әмирхан күренде. Мәхмүт арбаны тәгәрәтеп эчкә алып керде, ишекне япты.
— Җә!— диде көр тавышлы Фатих.— Булдымы?
Тукай ризасыз вә игътибарсыз калды, ул кәгазеннән аерылмыйча:
— Нәрсә «булдымы»?— диде, «булдымы» сүзенә аеруча басым ясады.
— Аңлашу булдымы дим?
— Булды.
— Димәк, эш пешә?
— Нинди эш?
— Димәк, шуңа өйләнәсең?
Тукай бу юлы түзмәде, каләмен ташлап, Фатихка гаҗәпсенеп карады:
— Ни сөйлисең син, Фатих туган? Нинди өйләнү? Кемгә?— диде.
— Атаң башына!— диде Фатих.— Туташның кәефенә караганда сез матур сөйләшкәнсез.
Тукай сабырланды, ул Фатих Әмирханга җитди карап:
— Сөйләштек лә без, Фатих, ләкин аңлашмадык шикелле,— диде.
— Ничек аңлашмадыгыз? — Шул гомер буенамы?
Тукай янә хыял дөньясына аяк атлады:
— Аңлашырга вакыт тимәде… Мин авызымны ачтым да калдым. Ул бит мәхәббәт алиһәсе, Фатих. Мин әле моңарчы мондый зәүкый ләззәт кичергәнем булмады. Бу — хыял. Бу — шигырьнең үзе. Җыр бу, музыка!
Фатих Әмирхан куанычын яшерә алмыйча, урынында кымырҗып куйды:
— Котлыйм! Ниһаять, Тукай күңелен яулардай туташ та табылыр икән,— диде ул.
Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр Мәдәният йортында Зәйтүнә туташны күргәч тә, Тукай аңа гашыйк булган иде. Аңа аталган шигырь шул кичне үк атылып кәгазьгә төшкән иде. Бу үзгәреш Фатих Әмирхан күзеннән читтә калмаган иде. Тукайның лирик шигырьләренең илһамчысы нәкъ менә шушы Зәйтүнә туташ кебек тоелган иде аңа. Тукай ул заманны бәхетле иде. Шундый бәхетле иде, хәтта ул үз бәхетеннән шүрләп куйган иде. Бу кадәр олы бәхеткәме соң ул фәкыйрь лаек? Сәрхуш бер йолкышны зур акча куркыткан кеби, ул да куркып калган иде.
Фатих Әмирхан Тукай уйларын дәвам иткән кебек:
— Олы шәхеснең гыйшкы да олы булырга лазем, дустым,— диде.
Тукай дәртле итеп:
— Төнлә саташып уяндым. Куркыныч төшләр күрдем. Уянсам, мине шатлык, бәхет көтә   икән…— диде.— Тик    шунысы  эчне  пошыра, кем телеграммалар сукты да, кем таратты икән яман хәбәрне?
— Игътибар   итмә!— диде    Фатих,  ләкин аның күңелендә дә ниндидер  шом, шик бар иде, әмма ул шикләрен дустына сөйләмәскә булды, шат-көр тавыш белән: — Эшлә син, Тукай! Күмеп ташла шундый телеграммаларны! — дип бүлмәдән чыкты.
Чыннан да, бу очрашудан соң Тукай икеләтә күп эшли башлады. Озак яңгырлардан соң ерылган буа кебек, шагыйрьнең куәте ургым-ташкын булып мәйданга чыкты. Язып кына өлгер, укып кына өлгер. Ни-нәрсә Тукайны шулай яскандыра, алгысыта? Туташ белән булган шигъри-кинаяле сөйләшүме, Хөсәен Ямашның үгетләвеме, әллә Фатих Әмирханның аңа ышаныч, көч биреп торуымы?
Шулай җенләнеп эшләп ятканда аның бүлмәсенә ишелеп егетләр килеп керде. Бу ташкынга игътибар итми мөмкин түгел иде, бүлмә хуҗасы каләмен бер читкә куеп, аягүрә басты, аның йөзенә шатлык елмаюы чыкты. Ишектә Сәгыйть Рәми, Фатих Әмирхан, Исхак Бикчуралар күренде.
Иң беренче Фатихның арбасын тәгәрәтеп керттеләр, аннан соң Сәгыйть күренде. Тукайның елгыр карашыннан Сәгыйтьнең ябыкканлыгы, борчулы йөзе ычкынмады. Тукай зиһенендә шундук: «Ни кимерә бу егетне эчтән?» дигән уй сызылып узды. Рәми артыннан Исхак кыймылдый иде. Исхакның да карашында тынычсызлык, канәгатьсезлек чагыла кебек.
Беренче  сүзне  Сәгыйть  Рәми   кычкырды:
— Тукай! — диде  ул   кочагын   җәеп.   Шагыйрь аның кочагына атылды. — Бөтен дөнья шаулый  имеш,   Тукай   хастаханәдә   авырып ята. Ә Тукай җир җимереп эшләп ята. Яшә, Тукай!
Фатих мәсьәләне шундук хәл итәргә теләгәндәй:
— Ул хәбәрне кем таратты икән? — диде. — Кем  суккан  андый  телеграммаларны  редакцияләргә? Уфага, хәтта Троицкига.
— Мин дә  шул  хәбәрне  ишетеп  йөгереп килдем, — диде   Сәгыйть  Рәми.
— Төкер   башына! — диде    Исхак   Бикчура. — Кем   сукса да   бер  түгелмени?   Ялгышкандыр… берәрсе…
Чыннан да, Исхакның бу сүзләре сөйләшүне, күрешүне икенче якка борды. Сәгыйть кесәсеннән бер кочак гәзитә-журналлар чыгарып:
— Менә  нәрсә    җитми  иде  бу  көннәрдә безгә! — дип   кычкырды. — Менә   нәрсә   кирәк иде халыкка!  Тукай  кирәк  иде.  Усал  Тукай кирәк   иде.   Әнә,   гәзитә-журналларга   чират, талаша-талаша   алалар.  Мин   гомер   буе  татар талашканга каршы булдым. Ә менә бүген   татарның   талашканын     күреп   сөендем. Талаша   татар,   белем    өчен   талаша,   фикер өчен талаша. Алалар, һәр санын зарыгып көтеп алалар. Болай булгач,    яши халык. Без яшибез!
— Яшә, Зөбәйдә, яшибез без дә!— диде Исхак Бикчура ясалма тантана илә. Сәгыйть Рәминең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» пьесасына үзенә күрә бер тәнкыйть шикелле ишетелде бу сүз. Шуңа күрә, барысы да сагаеп калды. Урамда гына ияргән Исхак Бикчураның мәшһүрләр алдында шулай төртмә телле булуын Тукай өнәп бетермәде. Шулай да дәшмәде, чөнки Исхакның сүзе бетмәгән иде әле:— Үзегезне үзегез алдамагыз,— диде Исхак, ул бераз кызмача иде, ахрысы.— Шулкадәр дә беркатлы булмагыз сана, әфәнделәрем. Хаста адәм үләр алдыннан, сәламәтләнгәндәй була. Торып йөри. Ашарга сорап ала. Ашый-эчә, сәламәтләндем, дип куана да… ятып үлә. Үлем җәрәхәте алган атны атып үтерәләр яки чалып калалар, әфәнделәрем. Бу — миһербанлылык. Хайванның сызлануын озакка сузмас өчен шулай кылганнар ата-бабалар. Ә сез гәзитләрегез, журналларыгыз белән үлем җәрәхәте алган татарны яшәтмәк буласыз. Интекмәсен, тизрәк үлсен милләт! Ябыгыз журналларны! Бетсен татар!
Исхак Бикчура бүлмәгә кергәндә ап-аек кебек иде. Бүлмә җылысы аны изрәттеме соң, ул, гауга куптарырга теләгән кеше кебек, артык төртмә иде бүген.
Аның ияргәненә урамда ук ризасыз булган Сәгыйть Рәми түзмәде, мәҗлес бозучы Исхакка карап:
— Ул   гәзитәләр   синеке   дә   түгелмени?— диде.— Син кем соң? Яһүдме, урысмы, алманмы?
— Мин ваз кичтем бар нәрсәдән!— Бикяр безнең эшләребез. Юк без! Беттек. Ноль!
Фатих та бу сөйләшүдән канәгатьсез иде, ул:
— Милләт бетмәсен өчен эшләргә кирәк, җегетем,— диде.— Эшләргә,   янарга   кирәк. Саф сата сатып, җылап йөрүдән, аракы эчеп мескенләнүдән   милләт   тәрәккый   итмәс.   Татар халкының   уллары   синдәй     булса,   әлбәттә, милләт бетәчәк.
— Сез ни эш кырдыгыз соң әле, әфәнделәр!— дип  кычкырды  Исхак.— Сездәй уллар күп булганнан  ни  файда?  Без  тозакта.  Без кире   чыкмаслык   тарлавыкта.   Неужели   сез шуны аңламыйсыз?
— Адәм  соң чиккәчә үлем  белән  тарткалаша. Соң чиккәчә тормышка, яшәешкә тырнаклары, тешләре белән ябыша. Бу табигый.
Халык та шулай. Үз эчендәге бөтен мөмкинлекләрен   сарыф   иткәннән     соң  гына  халык үләргә мәхкүм. Татар халкы, әфәндем, көрәшчеләргә бай. Син көрәшмәсәң, башкалары табылыр.
Фатих  Әмирханның  бу  сүзләре  Исхакны тагын да өстерде:
— Бай!   Байлар   бай!— диде  ул.— Алары да  берән-сәрән. Алары да  надан. Алары да урыстан куркып,   намазга   тәһарәтсез    йөри.
— Куй бу эшеңне, җегет!— диде Фатих.— Ташла җылавыңны. Синдәйләр коткы тарата. Синең кебекләр халык арасында курку өләшә. Без эшләгәннәрне сездәйләр юкка чыгара бара. Тугыз корбан суеп алган теләгебезне синең кебек мәми авызлар бетерә бара.
— Кем  инде ул — сез?— диде Бикчура.— Бумы?— дип   ул   Сәгыйть   Рәмигә   төртте  дә ясалма   көлә     башлады: — Шушы     сагышлы шагыйрьме? Беләбез… беләләр аның кем икәнен…— Исхак артык тирәнгә кереп киткәнен аңлады   ахырысы,  сүзне    икенчегә  борды:— Ул  миннән дә җылаграк.  Шигыре саен  бер пот күз яше… Тукаймы? Тукай ул Тукай. Бөек Тукай. Әмма аның бөеклеген күрсәтер өчен җирлек юк. Киң мәйдан юк. Халык юк. Зыялылар юк. Россиянең бөтен авыр эшен башкаручы ишәк-татарлар өере бар. Милләт юк. Булган   зыялылар   Төркиядә,   Кытайда,   Финляндиядә, Америкада…
Аның сүзләре дөрес иде, бар да тын калды, Исхак та йомшады, шәлперәя төште. Сәгыйть Рәми аның янына килеп, дусларча кагылып:
— Син  бүген   артык  салгансың,— диде.
Исхак инде кычкырмый,  аның йөзе җитди, ул елар дәрәҗәдә иде:
— Коточкыч рәхимсез цензура!— диде ул хәлсез   тавыш   илә.— Матбугат мәче тырнагындагы тычкан кебек. Кыймылдарга да урын юк. Бу озакка бармас, дип уйлыйсыз. Бу катылык бер бушар, дисез. Беркайчан да татарга ирек булмаячак. Вакыт узган саен кысыш катырак булачак!
— Әфәндем Исхак!— диде Тукай кырыс итеп.— Бу бүлмәгә кереп, тагын бер тапкыр балавыз сыксаң, мин сиңа дус түгел!
Исхак кинәт айнып китте сыман, ул бер Тукайга, бер Сәгыйтькә, бер Фатихка карап:
— Карале, ни кыланасыз сез, ә?— диде.— Бусы миңа акыра. Тегесе миңа җикерә. Минем ни гаебем бар соң?
Фатих  Әмирхан  да   кискенлеген  киметеп, ярым юмалаган кебек:
— Кая китте синең    дәртең, Исхак!— диде.— Кая соң синең яшьләрне әйдәп сөйләгән нотыкларың?     Кайда    ул   Исхак  Бикчурин?
Элек халык, халык, дип кычкырып  йөрүчеләр   авызларына   су  капты.   Халык  углының сыйфаты, зыялылыгын сынау дәвере бу, әфәнделәр.   Рөхсәт  булганда   бар   да   кычкырды: татар  ул  бөек  милләт,  татар  халкының узганы   шанлы,   бүгенгесе — ренессанс,   киләчәге — сәгадәт, диде. Кая очты ул дәрт? Менә хәзер эшләргә кирәк. Кычкырырга түгел, борын  белән җир  сөрергә  вакыт.   Гакылыңны, тәнеңне тулаем халыкка хезмәткә бирергә.
— Сез  күп  нәрсәне  белмисез,— диде  Исхак тыныч кына.— Шәһәр тулы шымчылар.
— Авылга кач! — диде Фатих.— Авылда да эш бетмәгән. Балалар укыт.  Клублар оештыр.
— Һәр  авылның бар  үзенең Ишми  ишаны,— диде Исхак, ул әкрен генә торды, беркемгә карамыйча гына:
— Мин дә бит халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче бәндә,—диде дә ишеккә таба атлады,   ул:— Их,   сез,   аңламадыгыз!— диде дә чыгып китте.
Бүлмәдә мәет чыккан бер мохит урнашты.
— Җылап китте,— диде Сәгыйть Рәми.
— Җыласын!— диде  Тукай  кискен.— Аңа шул кирәк.
— Таркалабыз!— диде  Фатих  Әмирхан.— Тарката безне реакция.  Дошманнарга, теге йорттагыларга  безнең үзара талашуыбыз, таркалуыбыз   бәйрәм.
Сәгыйть   сүзне   икенчегә     борырга   тырышып:
— Котлыйм, Тукай!— диде.— Син киң колач  белән  тагын  эшкә  тотындың.  Көнләшәм мин  синнән, дустым.  Көчле шәхес син,  Габдуллаҗан.
— Бер шәхес кенә берни дә эшли алмый, Сәгыйть,— диде  Тукай.— Йодрык  кирәк.  Тыгыз,  какшамас  йодрык  кирәк.   Син  дә  читтә йөрисең. Авыруым  турындагы ялган  хәбәрне ишетмәгән булсаң, бәлки килмәгән дә булыр идең.
Сәгыйть Рәми тирән итеп көрсенде дә:
— Их, Тукай…— дип сүзен өзде.
— Ни булды?— диде Тукай.
— Болай гына…— Сәгыйть янә тирән сулыш  алды.— Читтә  йөреп-йөреп  тә  еш  килә башлаганнардан   сак   булыгыз,— диде.— Заманасы шундый…
Тукай Сәгыйтьнең эчтәге, яшерен исәбен сизенеп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй, якын килде, иңнәренә кулын салды:
— Нигә язмыйсың син, дустым,— диде.— Син бит шагыйрь. Коеп куйган шагыйрь. Миңа синең шигырьләр  җитми.  Синең җәүһәрдәй   камил,   хисси    шигырьләреңне   сагынам мин. Хәер, мин генә түгел, сагына халык.
— Нигә кирәк? Кем әйтмешли, минем пессимистик     шигырьләремнең     кемгә    кирәге бар?— диде Сәгыйть Рәми.— Халык аңламаслык шигырьләр язасың, дип мине ышандырдылар инде.
— Һәр өргән эттән курыккач, син чыннан да язма!—диде Тукай.— Үл син! Яки мулла булып, әнә Уфага кит.
Сүзгә  Фатих  Әмирхан  кушылды:
— Халыкка   ни   кирәген   беләме   алар?— диде.— Андыйлар өчен Тукай да кирәк түгел. Яз син шигырь, аны бастыр. Бастыра  алмасаң, астан тарат. Халык үзе сайлар, кирәкме аңар синең шигырең, әллә юкмы?
Сәгыйть калыкты, дусларының  йөзләренә бакмастан, шулай башын игән килеш:
— Ярый,   хушча   калыгыз,  дуслар!— диде дә чыгып китте.
Бүлмәдәгеләр сәер халәттә калды.
— Монысына   ни   булган     тагын?— диде Тукай.
— Эчендә нидер бар җегетнең!— диде Фатих.
— Эче тулы  аның сагыш. Шәп шагыйрь. Тукайдан  алда  әнә   кем  ул  саф  шагыйрь!— диде Тукай.
— Бөек   түгел   ул,— диде   Фатих.— Боек шагыйрь. Юашлатты аны заман… Ярый, күрше, мин дә кузгалыйм. Мәхмүт!
Мәхмүт, тәрәзә төбендә китап укып утырган җиреннән, атылып килде дә, арбаны этеп, чыгып китте.
Тукай, бер ишеккә, бер түргә барып, җанын кая куярга белмәгәндәй йөренде:
— Бар да серле сөйли! Барысының да йөзендә  хәвеф.   Кемдер   мине   хастаханәдә   күрергә   тели.   Мохитымда     ниндидер     шомлы җәтмә үрелә түгелме соң? Бу турыда барысы да белә кебек. Белә, миңа гына әйтмиләр сыман…
Ул җиңелчә генә йөткереп алды, почмактагы кисмәктән алып су эчте… Ютәл тагын килде. Тукай шактый сизелерлек итеп ютәлли башлады. Ниһаять, ютәл китте, ул эшкә утырды, ләкин каләм аңа буйсынмады. Шулчак ишек шакыдылар. Рөхсәт ишеткәнче үк ишек  ачылды, бүлмәгә чадра бөркәнгән бер хатын керде.
— Рөхсәт итсәгезче, Тукай әфәнде!— диде әлеге хатын.
— Узыгыз!—диде   Тукай.— Сез   Мәфрузә түти асравымы? Узыгыз!
— Юк!— диде чадралы хатын.— Мин Мәфрузә тутагыз асравы түгел. Мин бөтенләй башка зат. Сез көткән кеше түгел мин.
— Тыңлыйм   сезне,   туташ!— диде   Тукай.
— Ханым!— дип   аны  төзәтте  чадралы.— Ханым диеп дәшегез, Тукай әфәнде.
— Тыңлыйм     сезне,   ханым-әфәнде!— дип Тукай үз урынына урнашты.
Чадралы хатын шулай ишек катындарак кала бирде.
— Бу маскарадым өчен гафу итегез, Тукай әфәнде. Мин шулай бөркәвеч ябынып килергә мәҗбүрмен.
— Алайса,  сез  йә  бик чибәр.  Йөз нурыгыз   минем   икенче   күземне  дә   сукырайтмасын,  дип  чадра  яптыгызмы?— диде Тукай.— Яки   сез — дөнья   ямьсезе.   Чыраемны   күреп, кешенең коты очмасын, дип шулай яшерендегез.
Тукайның ярымшаяруы, кырыс шаяруы ханымга көчле тәэсир итте, ул:
— Аһ,   сез   усал   Тукай!— диде.— Өченче сәбәп мине яшеренергә мәҗбүр  итә.
Чадралы хатын, бүлмәдә башка кеше юкмы, дигәндәй карангалап алды.
— Курыкмагыз,— диде   Тукай.— Мин   ялгыз.
Хатын түргә узмыйча, шулай читтәрәк кала бирде һәм сүзгә күчте:
— Тукай   әфәнде,— дип     башлады   ул.— Зинһар,  кызмагыз,   ачуланмагыз  бичара  бер хатынны.   Мин   сезнең  китапларыгызны   кат-кат укыйм. Шигырьләрегезне укып егълыйм. Сезне күреп белергә  ни гомер хыялландым. Әмма  мин  ирекле түгел.    Никахтагы хатын мин. Сезне күрү хыял була килде. Ниһаять, мин шушы  ысул  белән  сезне күрү бәхетенә ирештем. Зинһар,  шушы китапларга истәлек имзагызны салыгыз…
Тукай иркен сулап куйды. Йомыш ул үтәмәслек түгел иде. Ханым пәрдә астыннан чыгарып өстәлгә куйган китапларны алып:
— Кемгә диеп языйм соң, ханым?— диде ул.
— Алтаң туташка, дип языгыз. Алтаң ту ташка.
Тукай яза-яза:
— Алтаң туташка, «Алтаң» — матур исем, әгәр дә…
— Борчылмагыз,     Тукай     әфәнде,— диде кунак хатын.— Алтаң  минем  сеңлем.
Имзалар   салынып   беткәч,  хатын   рәхмәт әйтте, ләкин китәргә җыенмады. Тукай, соңгы имзаны куюга ук:
— Хушыгыз, ханым!— диде.
Чадралы хатын өстәл яныннан кузгалмыйча:
— Килүемнең төп сәбәбе бу түгел иде…— дип сүз башлады.— Имза  алу сылтау гына. Зинһар, мине тыңлап багыгыз, әфәндем. Мин сезнең иҗатыгызны читтән генә күзәтүче түгел,  мин сезнең химаячегез булырга   телим, Тукай.
Тукай урынында кала бирде, ләкин аның карашы да, тавышы да сагаюлы иде:
— Мин  әле    бернәрсә  дә  төшенмәдем,— диде.
Ханым Тукайдан бераз читкәрәк китеп, озын-олы сүз сөйләргә җыенган кеше кебек, бер позага басты:
— Сез зур талант! — диде ул һәм тавышын көчәйтә барып:— Күп гасырларга бер генә туа ала торган даһи сез!—диде.— Ләкин сезнең кадерне  белүчеләр  юк.    Булганнары  үзләре кемнеңдер  ярдәменә  мохтаҗ.   Сезнең талантыгыз үзегезнеке генә түгел. Сез тулаем халыкныкы. Шуңа күрә, сезне аеруча сакларга, иркәләргә,   үстерергә   кирәк.   Сез   Руставелилар, Фирдәүсиләрдән бер дә ким түгел, әфәндем. Нигә сезгә дә мәйдан тотмаска!
Тукай тамак кырып куйды. Ханым моны үзенчә шәрехләде: мин мәйдан тотам бит инде, димәкче иде Тукай. Ханым аннан  алда өлгерде:
— Дөрес, сез мәшһүр! Ләкин татар халкы эченә генә!—диде чакырылмаган хатын.— Сез   һичнинди     мохтаҗлык   күрмәенчә,   ипи-тоз,  торак-фатир  турында  уйламыйча,  бары тик иҗат белән генә, бары тик әдәбият белән генә,   бары   тик  халык  язмышы   белән   генә яшәргә тиеш. Ташлагыз журналларда ми черетеп   утыруыгызны.   Ташлагыз   пароход-сабын рекламаларыгызны. Сезгә заказчы хуҗа кирәкми. Сез үзегез хуҗа,    Тукайның көчен юкка-барга  сарыф  итәргә    кемнең дә  хакы юк.  Вак эшләрегезне йөртер өчен сезнең үз адвокатыгыз, йорт эшләрегезне карарга сезнең үз хезмәтчеләрегез булыр. Сез  даһи шагыйрь, иҗат итегез! Калганы минем эш…
Үзенең каршысында шактый мәгълүматлы, шактый заманча тәрбия алган татар хатыны торганын Тукай аңлады, Тукайның зиһен түрендәгеләрнең барысын да әйтеп салды бу серле ханым. Шулчак Тукай кинәт:
— Менә хәзер     аңлый    башладым  инде, сез — Фон-Мек!— диде.
Хатын җанланып алды:
— Котлыйм!  Афәрин! Браво, Тукай! — диде ул  шат  аваз  белән.— Мин ялгышмаганмын. Сез хәбәрдар шагыйрь. Дөрес, мин Фон-Мек кебек сезнең химаячегез булырга телим…
Шикләнмәгез, Тукай. Менә, алайса, мин кемлегемне сезгә ачарга мәҗбүрмен,— дип ханым чадра астыннан Тукайга балдагын сузды, Тукай балдакны алып, андагы язуларны укыды:
— Могҗиза!— диде   Тукай.— Сез   тайный советник   Әхтәмов   кызы?
Ханым:
— Тсс! — диде.— Бу  балдак  сезгә  булган хөрмәтем  һәм  мәхәббәте билгесе!  Алыгыз!
Тукай балдакны тиз генә иясенә сузып:
— Кичерегез, ханым, мин бүләкләр алырга күнекмәгән!— диде.
Хатын теләр-теләмәс кенә балдакны Тукай кулыннан алды да:
— Сезнең тәкәббер икәнегезне мин яхшы беләм,— диде.— Балдакны кулыгыз белән алмасагыз,  өстәлегезгә куям,— дип ул  балдакны   өстәлгә   салды.— Икенче балдак   миндә кала. Балдакта тагын язу бар, укыгыз!
Тукай өстәлдәге балдакны әйләндереп бакты:
— «Мөгайдине   ишетеп     белүгә   караганда…»
— «… күреп белү яхшырак»,— дип өстәде ханым.— Икенче  өлеше  бу  балдакта,  миндә калачак.
Тукай балдакны тоткан килеш аптырап утыра калды, ханым бу сөйләшүнең хуҗасы иде:
— Сезнең яраткан сүзегез: «тәсмагы бии Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе». Мөгайдине күреп белүгә караганда ишетеп белү яхшырак, дисез. Ә мин ике балдакка бүлеп, үземчә, хакыйкатән: «Мөгайдине ишетеп белүгә караганда күреп белүең яхшырак», дип яздырдым. Дөрестән дә, сезне күрү — минем өчен зур бәхет. Берсе сездә, берсе миндә калыр балдакларның. Мин чыгып киткәч, теләсәгез тәрәзәдән атыгыз. Хәерчеләргә бүләк итегез, әмма минем алда кире какмагыз, зинһар. Бу — минем олы үтенечем. Мин сезнең дустыгыз…
Тукай һични әйтмәстән тик утыра калды, ләкин аның уй-фикерләре сабырсыз иде, ул пәрәнҗәнең йөз тирәсенә, күз турысына багып алды, челтәр пәрдә артындагы күзләр дә аны җентекләп күзәтә иде, бу каракучкыл караш шагыйрьне кыен хәлгә куя, пәрдә артында сер вә шом бар кебек. Көтәргә кирәк иде, хатын әле сүзләрен әйтеп бетермәде.
— Уйламагыз,— диде ханым басынкы, әмма гайрәтле тавыш илә.— Мин ире өстеннән йөрүче хатын түгел. Ирем минем хөрмәткә лаек. Ләкин ул минем җанымны аңламый. Ул эш кешесе. Ул миллионер. Фәкать шик вә шөбһә килмәсен күңелегезгә: мин ирем акчасына сезгә химаячелек итәргә җыенмыймын. Үз акчама. Тарсынмагыз, ярдәмемнән баш тартмагыз!
Ниһаять, Тукай сүз кыстырырга вакыт җиткәнен аңлады:
— Ханым-әфәнде,— диде     ул   да   сабыр һәм   каты   итеп: — Хатын-кыз   хисабына   яши алырлык сутенер түгел  бит мин.  Сез  мине рәнҗетәсез.
Ханым алга омтылды, Тукайга якынрак килде дә, дәртле теләк илә:
— Зинһар,  рәнҗемәгез.   Чайковский   рәнҗемәгән   бит. Урыс музыкасының   җаны, бөек Чайковский Фон-Мек   хисабына   иҗат   итәргә    тарсынмаган,     оялмаган,— диде,— аннан соң урысчалатып: — цель оправдывает средства,— диде.— Иҗат азатлыгы кыйммәтрәк, тәкәбберлеккә   караганда   нәтиҗә   кыйммәтрәк түгелмени, Тукай! Фон-Мек булмаса, Чайковский  шундый  бөек  әсәрләр   иҗат  итә   алыр идеме икән? Юк, әфәндем!
Озынга киткән бу сөйләшү инде Тукайның эчен пошыра башлаган иде, ул сүзне кырт кисәргә уйлап:
— Ханым, сүз бетте!— диде.— Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә  алмыйм, кичерегез.
Тукай кискен рәвештә урыныннан торып, тәрәзә янына килде, таныш түгел ханымга аркасы белән басты. Ханым исә аңа таба бер-ике адым атлап, сүзен дәвам итте:
— Тукай җаным, сезнең каршыда җүләр хатын түгел. Миңа талант кына бирелмәгән, мин халыкның җаны булыр идем, мин максатлы хатын. Идеягә табынып, үзен үзе корбан итә ала торган шәхес мин, Тукай. Халыкның җаны булган Тукайны саклый алам мин. Тукайны матди мохтаҗлыктан, вак мәшәкатьләрдән коткара алам. Кызганыч, капитал дөньясында бары тик капитал гына иҗат кешесенә азатлык бирә ала…
Бүлмә хуҗасы чакырмаган кунагына һаман аркасы белән кала биреп:
— Капитал   сүзен   ишетсәм, үрле-кырлы сикерә   башлыйм,— диде.— Юк,   ханым-әфәнде,  мин капитал белән бер союзда тора алмам. Аннан соң шул, мин акчага мохтаҗ кеше түгел, ханым. Дөрес, минем кесәмдә акча озак торырга теләми, чыга да кача. Капитал сөймәгәнгә күрә шулай озак тормый ул миндә.  Бар  чагымда  мин  бүредәй,  юк чагымда шүредәй. Шулай яшәве рәхәт. Акчам бар чагында   барчасын  сыйлыйм.  Булмаса,   бурычка   эзләп   йөрмим.
— Альтруист сез, Тукай,— диде ханым.
— Дәрес, мин альтруист,— диде хуҗа да.
— Сездән акча  алалар,  кайтарырга оныталар. Сез аны сорап йөрмисез. Бу бит ялкауларны, жуликларны узындыру. Сезнең бу яхшылыгыгыз  комсызларны,   кеше хисабына яшәүчеләрне генә арттыра. Алар сезнең акчаны ашап бетергәч, сезне сүгеп йөри башлый. Бүлмәгездән әйберләрегезне урлап саталар.
— Сатсыннар.  Кара  савытын гына урламасыннар. Кара савыты  белән каләмемне алсалар гына җенем чыга.
— Кеше    ярдәмен    кабул  итмәвегез  һич кирәксез тәкәбберлек,  шагыйрь әфәнде. Җиңегез сез ул тәкәбберлекне. Җиңегез дә рәхәтләнеп иҗатка чумыгыз. Сезгә берни комачауламас. Сезнең нинди малга яшәгәнегезне һичкем белмәс. Хатын-кыз   химаячелеге сезнең ирлек горурлыгыгызга тисә, язып барырсыз.  Үзегез акчалы булгач,   кире  кайтарырсыз.
Тукай бераз йомшады кебек, ул әкрен генә ханымга таба яны белән борылды, бу юлы шикле кешегә түгел, дустына әйткәндәй ышандырырга тырышып:
— Сез акыллы хатын,— диде.— Сез кешене ышандыра аласыз. Ләкин сез мине һаман аңламыйсыз кебек. Минем кире холкым моңа ризалаша  алмый!
— Ә  Чайковский? — диде ханым.— Потомственный интеллигент Чайковский,  идея өчен, музыка өчен, горурлыгын җиңеп, Фон-Мек химаясен кабул иткән ләбаса!
— Чайковский  шуннан  башка  юл күрмәгәндер,— диде  Тукай.— Ә   минем  юлым бар: халык юлы.  Кичерегез, мине эшем көтә.
Тукай эш урынына барып утырды, каләм алган булды, ләкин һични яза алмаячагы көн кебек ачык иде. Ханым ишек катына кире килде, кинәт Тукайга йөзе белән борылды һәм каты, янаулы тавыш белән болай диде:
— Хатын-кыз үзе килеп,  ир-егеткә  тәкъдим ясаса һәм отказ алса, мәңге дә гафу итми, Тукай әфәндем! Хатын-кыз үч ала башлый. Хатын-кыз интрига кора белә. Мин тайный советник кызы, мин миллионер хатыны.
Мин  корган тозактан ычкыну мөмкин булмаячак!
Тукай кинәт көлеп җибәрде, бу алачага төренгән билгесез хатынның шундый янаулы сүз әйтүе көлке бер шәй иде, тайный советник кызы, ирдәге хатын Тукай кебек ирекле-азат кешегә ни зыян сала алсын икән?
— Тәкъдимегез  ихлас булса, сез беркайчан да пычрак эшләр белән шөгыльләнә алмассыз. Тәкъдимегез астында мәкер,   шәхси бер  дан  ярату  ятса,  әлбәттә, отказдан  соң сез  җәтмә кора башлаячаксыз. Әмма, ханым-әфәнде, мине  бернәрсә  дә  куркыта   алмый. Ярлы кеше янудан курыкмый.
Хатын белән нидер булып алды, ул ярсып:
— Сез  мине җиңдегез,  Тукай! — диде дә бөркәвечен салып, Тукай ятагына   ыргытты, бөркәвеч астыннан яшь, гүзәл бер хатын килеп чыкты. Ауропа хатыннары кыяфәтендәге бу ханымга саф энҗе-калфак аеруча бер үзенчәлек, шәрыклык-татарлык   биреп тагын да матурайта иде. Тукай әкият каһарманы кеби соклану вә каушау халәтендә калды. Ханым «җиңдегез» дисә дә, җиңүче кыяфәтендә иде. Ул театраль бер позага басып, бераз өстәнрәк Тукайга бага, аның бу карашында: күр, Тукай, нинди дөнья гүзәленә багу бәхетенә син ирештең, дигән мәгънә чагыла кебек. Тукай соклануын яшерергә дә теләми иде, чөнки бу гүзәллеккә сокланмаган кешенең зәвекъ бизләренә ат типкән булмыш кирәк.
— Беләм,— диде Тукай.— Тайный советник Әхтәмов кызы Гәүһәршадны сорап хәтта генерал-губернатор   үзе   йөргән,   диләр.   Мин губернаторны бик яхшы аңлыйм. Сездән килгән отказ аны ярты бәхетсез иткәндер.
— Губернаторның энесе  полковник  Шаитовка! — диде ханым.
Тукай катлаулы халәттә иде. Алдында гүзәлләр гүзәле, бриллиантка, энҗегә төренгән яшь хатын басып тора. Кемгә эләгә бу моҗгизаи шәриф? Әмма ул гүзәл кеше никахында. Никахлы булмаганда да Тукай бу биеклеккә менәргә алынмаган булыр иде. Гомер кыска. Шуңа күрәдер дә, ул, кәнфитләнеп тормыйча, шактый кыю һәм төртмә халәткә күчте:
— Тукай   губернатордан да, миллионердан да, полковниклардан да олырак булып чыктымыни? — диде; күзләре көлмәсә дә, ул ирен кырыйлары белән елмая иде.
— Көлмәгез, Тукай! — диде ханым ихластан.— Сез   мине түбәнсетә  аласыз,  сез   мине куып  чыгара аласыз, ләкин ихласлыгыма шик белдерергә сезнең хакыгыз  юк! — ханымның тавышы кинәт калтыранып алды.
Вакыйга җитди төс ала башлады бугай. Ханым Тукайга яны белән борылды, җиң очыннан һава кеби җиңел кулъяулык килеп чыкты. Ханымның күңеле тулган иде.
Тукай аны юатырга да, төрттереп әйткән сүзе өчен гафу сорарга да белмәде. Ярый әле ханым беренче булып авыз ачты:
— Мин  бит сезнең дәвамыгыз, Тукай. Сезнең  шигырьләр миндә милли горурлык уятты. Мин бит гимназиядә, курсларда урысча тәрбияләнгән кыз. Мин татар беркайчан да   әдәбиятлы,   мәдәниятле   була   торган   халык түгел, дип үскән кыз. Аңсыз бер кыздан фида булган мөрәүвәтле бер җан ясаучы ул сез! Бүгенге көндә мин татар халкының бүгенгесе, киләчәге турында уйланыр дәрәҗәдә сездән тәрбия алган хатын. Аңы уянган, халык өчен хезмәткә атлыгып торган үз шәкертегезне   сез   читкә   куасыз.   Шушымы   гаделлек,   Тукай?
Тукай тагын аптырашта калды, ханымнын ихласлыгында аның шиге калмады. Ул бары тик башын аска иде. Ханым ярсып аңа таба атлады:
— Алайса, ни өчен, ни өчен кирәк булды сезнең ачыргаланып татар кызын, татар хатынын уятырга, шәхес итәргә тырышып кычкыруыгыз? Ни өчен? Сез мине дөньядан биниһая канәгать бер бай кызы, дип уйлыйсыздыр, мөгаен. Маена чыдаша алмыйча, үзенә бөек яр эзли чыккан, авызлыксыз хатын, дип уйлавыгыз да ихтимал. Ә мин укытучыма, остазыма ярдәм сорап килдем. Сез түгел, мин ярдәмгә мохтаҗ, Тукай. Мин дә, остазым Тукай кеби, татар халкы өчен хезмәт итәргә дип җан атам.
Ханым туктады. Тукай да уйчан мохиттә иде. Хәзер соңгы сүз шагыйрьдә икәне ачык. Ханым күз яшьләрен Тукайга күрсәтмәс өчен борылды. Тукай әкрен генә килеп аның янына басты, ханымның иң өстенә кагылыр-кагылмас кулы белән орынып, шик калдырмаслык итеп әйтте:
— Кичерегез мине, ханым-әфәнде,— диде.— Сезнең  саф  күңелле  булуыгызда  зәррә кадәр дә шигем юк. Әмма…  мин сезнең химаягезне кабул итә алмыйм.
Ханым нидер әйтергә дип Тукайга борылды, ләкин хуҗа аның теләген кисте:
— Сорашмагыз,   зинһар! — диде   шагыйрь ачынып.— Сез  моны тиздән  аңларсыз. Ләкин үз телемнән әйттермәгез, үтенеп сорыйм сездән!
Тукай кинәт ханымнан борылып, янә тәрәзә янына китте. Ханым шагыйрь тавышында әйтеп аңлата алмаслык бер сагыш аһәңе тойды һәм, чыннан да, кабат сүз куертуның артык икәнен аңлады. Ул шагыйрь янына килде, нәкъ бая Тукай эшләгәнчә, кулын шагыйрьнең иңенә тигерде дә:
— Рәхмәт! — диде,   аның   тавышы   сабыр, буйсынган, ризалашкан хатынныкы кебек иде.— Рәхмәт, Тукай! Ихласымны җиргә салмаганыгыз өчен рәхмәт, остаз!
Шулчак ханым икенче балдагын салып, Тукайга сузды:
— Алыгыз,   Тукай! — диде    ул.— Алыгыз, хәзер аның миңа кирәге калмады. Тулы җөмлә булып икесе дә сездә калсын: Мөгайдине ишетеп белгәнгә караганда күреп белү  яхшырак!
Ханым балдакны өстәлгә куйды. Өстәлдәге китапларның берсен алып, янә Тукай тарафына атлады:
— Әрсезлегем өчен гафу итегез, Габудуллаҗан,  бу  китабыгызны   миңа  бирегез,  зинһар,— диде ул.
Тукай аның кулыннан китапны алып, язу өстәле янына килде, каләм алды. Ханым:
— «Гәүһәршад  ханымга»  дип тутырып языгыз! — диде.
Тукай яза-яза:
— «Хөрмәтле  Гәүһәршад ханым-әфәндегә ихластан бәхет теләп калучы…» — дип, имзасын   куйды.
Китапны Тукай кулыннан алганда ханым сагышлы итеп елмайды. Бу елмаю елауга бәрабәп иде.
— Рәхмәт! — диде ханым.— Хушыгыз, Тукайҗан, мәңгегә!
Ишек артында аяк тавышлары, сөйләшкән авазлар ишетелә башлауга ханым тиз генә чадрасын алып бөркәнде дә:
— Моннан  соң    мин   Казанда    кала  алмыйм,— диде.— Мин   Парижга   китәм…   ирем белән… Бәхил булыгыз, Тукайҗан!
Ханым ишектә юк булды, шул ук ачылган ишектән Исхак Бикчура ишелеп килеп керде. Әле генә чыгып киткән чадралы ханым тарафына карап, Исхак:
— Оһ-оһ, комедия плаща и шпаги! — дип кычкырды.— Маскерад-с, господа!
— Дәшмә! — дип кычкырды Тукай.
Исхак  ишекне  ябып  түргә  таба   атлады.
— Сер?   Гизли-гизли   герүши    ормусунуз, әфәндем?
— Шамакайланма,    Бикчура! — диде   Тукай.
Исхак Бикчурин салмыш иде.
— Шамакайлансам   да   ярамый.    Зарлансам да ярамый. Кем соң мин? Нигә соң мин? Нигә мине берәү дә сөйми? Яхшылык кылсам, шикләнәләр. Яманлык кылсам, сүгәләр…
Исхак кергәндә шатлыклы бер кыяфәттә иде, ләкин соңгы сүзләрне ул шатланып түгел, кемгәдер үпкәләп, еламсырап әйтте.
— Димәк, синең мәсләгең юк! — диде Тукай.— Мәсләге  булмаган    кеше  генә   көләсе урында җылый,  кайгырасы урында  куана.
Исхак тәмам җитдиләнде, көрсенеп, үзалдына сөйләнгән кебек сүз башлады:
— Их, Тукай дус, сиңа яшәве җиңелдер, синең мәсләгең бар. Ә мин кем? Мин Сәгыйть Рәмидән  дә   көнләшәм. Ул — шайгырь.   Синнән  көнләшәм.  Син — даһи шагыйрь.  Ә  мин кем?..   Сезгә өйрәтүе  ансат…   Яшисе килми, Тукай. Дөнья  пычракка  баткан.  Ә  мин  шуның төбендә ятам. Яшисе килми…
Тукай аның бу фаҗигале сөйләнүеннән көлә башлады:
— Ни   булган     бу  татар    зыялыларына? Зарланалар,  җылыйлар,   мескенләнәләр.  Син бит милләт байрагын тотып чыккан зат. Егылдың,  ике чакрым да  китмәдең.  Бездә көч юк, без бетәргә мәхкүм, дисең.
Бу үгетләрне ишеткән Исхакның тагын ачуы чыкты, ул да мыскыллы елмаеп:
— Син үзең   дә мәсләксез бит,   Тукай,— диде. Мәсләксез син дә. Шигырьләреңдә җылыйсың.   Җыладың-җыладың   да   көлә   башладың. Тиле кеше кебек.    Хәзер тагын җылыйсың.     Имеш,    татарның  узганы   шанлы, тарихы бай. Болгары бар. Икенче санда ук укыйсың: татар халкы үләргә мәхкүм, татар черек милләт, татар надан… Өченче тапкырында Тукай яза, имеш: без бриллиант кашлар!..
Чыннан да, Исхак үзенчә дөрес сөйли кебек, ләкин ул мәсьәләне өстән генә аңлый яки аңламаганга салыша. Тукай зиһене белән аңлый, күңеле белән сизә иде: татар кешесен чабаклап уятырга кирәк. Чабаклап уятырга да көзгедән үзенә үзен күрсәтергә кирәк. Күрсен, оялсын, үзгәрсен, тәрәккый итсен. Рухы сыныкларның күңелен күтәрер өчен мактарга, күтәрергә, үзсендерергә кирәк. Көн нинди максат куя татар шагыйре алдына, ул шуны үтәргә тиеш.
Тукай Исхакка шуларны аңлатмакчы булды. Ләкин кире Исхак һаман тәртәгә тибә:
— Сез генә барысын да беләсез инде! — диде ул абыйсына үпкәләгән малай кебек.— Сез генә фидаиләр. Сез генә укымышлы! Халыкка ни кирәген сез генә беләсез. Ә мин — дивана, мин берни дә аңламыйм. Мин — эшуңмас бичара Бикчура.
— Без  дә    алтын  сарайларда  яшәмибез, Исхак! — диде Тукай.
— Мәсләгеңне сатсаң,   син  алтында яши аласың,— диде кунак.— Ләкин синдә кирелек куәтле…   Синең урында   булсам,   мин  бәдрәфемне дә асылташлар белән бизәр идем…
Бүлмәдә тынлык урнашты. Тукай бу сөйләшүнең дәвамын теләми иде. Исхакның да әйтер сүзе төкәнде бугай: ул, озак кына мышнап утырганнан соң, Тукайга якын ук килеп, ачынып әйтте:
— Их,   Тукай,    төкерергә   иде   бу  дөньяга, ә? Әйдә үләбез, Тукай. Үлик без. Яшәмик бу фани дөньяда, ә? «Калсын дөньягыз үзегезгә», дип язу калдырыйк та…
Тукай Исхакның бу сөйләнүен шаяруга алдымы, әллә төшенке хәлгә калган иптәшенә ярдәм йөзеннәнме, шаян-көр тавыш белән:
— Үлик соң! — диде.— Ә ничек итеп үләбез?
Исхакның шаярырга исәбе юк иде, ахрысы, ул һаман җитди килеш:
— Кабан   күлендә     кызлар    кер   чайкый торган бәке бар. Шунда батып үлик,— диде.
— У-у, суы салкын, кирәкми анда,— диде Тукай.— Бата калсак та, толып киеп батарбыз, җылырак булыр.
— Син шаярасың, Тукай,— диде Исхак.— Ә мин шаярмыйм…
Исхак Бикчура айнып киткәндәй булды, ул ачык, салмак тавыш белән:
— Тукай! — диде.— Әгәр дә мин сатлыкҗан, шымчы, доносчы булсам, син ни әйтер идең?
Тукай Исхактан читкәрәк китеп, шөбһә белән:
— Таптың сүз! — дип кычкырды.
Исхак Бикчура кинәт үзгәрде, төшенке кыяфәте юкка чыкты, ул акырып көлә башлады, аның көлүе табигый түгел иде:
— Ха-ха-ха, куркып калдыңмы? — диде ул көлү аралаш.— Курыктың.
Исхак тагын алышынды, ул кинәт җитди төс алды, авыр сулап:
— Син  күз  алдына да  китерә  алмыйсың шул, Туры Тукай, Беркатлы Сабый Тукай! — диде.
— Син   бүген    артыграк  салгансың,— диде Тукай.
— Йөрәк янганда тагын ни  кыласың? — диде Исхак,   аны башка   уй борчый иде,  ул һаман  баягыча   шомлы итеп: — Син  күз  алдына  да  китерә  алмыйсың, Тукай,— диде.
Бикчура нидер әйтмәкче иде уеның, сүзенең дәвамын Тукайга ачмакчы иде кебек тоелды Тукайга, ләкин шулчак ишектән Сәгыйть Рәми килеп керде. Ул керүгә, Исхак тиз генә халәтен үзгәртте, шат бер кыяфәт алды да:
— О-о,   бөек поэзия  вәкиле килде! — дип хөрти актерларча тапталган позага басты.— Эш уңмас Бикчура китә! Хуш, Тукай!
Исхак ишек катына хәтле килде дә, тоткага тотынып артына, Тукайга йөзе белән борылып шигырь сөйли башлады:
Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм дарга,
Туйсын ашап җансыз тәнне козгын-карга;
Тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде!
Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга!
Исхак шигырьне юри генә, кызык өчен генә сөйләмәде, аның күзләрендә яшь иде, сөйләнгән шигырь дә тәэсирле булды. Сәгыйтьне, Тукайны шулай тәэсирле килеш ташлап, Исхак тиз генә чыгып китте.
Тукай ни әйтергә белми бүлмә уртасында басып тора, Сәгыйть ишек янындарак макинтошын сала иде.
— Ни булган аңа? — диде Сәгыйть Рәми.
— Салган ул! — диде Тукай.
Сәгыйть ябылып бетмәгән ишекне ачып тышкы якка карады да ишекне катырак тартып куйды:
— Салуын  салгандыр,    сак  бул  син   аннан,— диде.
Тукай фаҗигале аһәң белән укылган фаҗигале шигырь тәэсиреннән кинәт аерылгандай булып сорап куйды:
— Нигә алай дисең?
— Сак  бул! — дип    кабатлады    Сәгыйть Рәми.
Тукайның кәефе китте. Ул хәтта Сәгыйтькә ачуланды кебек.
— Аннан шиклән, синнән шиклән, миннән шиклән! — дип     кычкырды.— Язмаска,     сөйләшмәскә,  дәшмәскә,  күрешмәскә!   Дөньямы бу, әллә төрмәме?
Сәгыйть тә сәер-серле иде бүген. Ул Тукайның ачуын кабартмаска тырышып, сак кына сүз башлады:
— Сизмисеңмени  соң  син,   Габдуллаҗан? Синең турыда  җыен  юк-бар  хәбәрләр тараталар. Синең тирәдә шикле кешеләр йөри.
— Ишек ачык.  Кем тели, керсен. Акча кирәк булса, алсын. Ашарга  кирәк булса, казы бар,  алсын. Тик кара савытым белән каләмемә генә кагылмасыннар.
— Синең  күңелең бөтен  нәрсәгә  сизгер, дустым.  Гап-гади,   ап-ачык   нәрсәләрне  син күрмисең.
— Нәрсә,   әллә Камалдан   да,   Фатихтан да,  үзеннән дә шикләнергә  кушасыңмы?
Тукай кызганнан-кыза бара иде. Аңа каршы төшеп, сүзне дәвам итсәң, бу бәхәс ызгышка әвереләсен Сәгыйть яхшы аңлады, шулай да Тукайны кисәтеп кую аның максаты иде.
— Дустым,— диде Сәгыйть.— Олы шәхесне дошманнары сата алмый, бары тик дуслары гына сата ала.
— Теләмим! — дип кычкырды Тукай.— Ишетергә дә теләмимен! Син мине үземнән дә шикләнергә өндисең.  Син  курку таратасың!   Шом  җәясең дуслар   арасына.  Монда кергән бер генә кешедән дә мин шикләнмим, шикләнергә теләмим. Үзем аңа шигырь укып, аны чәй белән сыйлап утырганда мин: әһә, кабахәт, син мине сатарга йөрисең, дип эчтән сасып утырыйммы! Юк! Юк!
Тукай Сәгыйтькә генә түгел бөтен дөньясына ачулана иде.
Сәгыйть Рәми дустының бераз тынычланганын сабыр гына көтте, аннары сәгатенә карап алды да урыныннан торды:
— Их, дускай-җанашкай,— диде ул.— Сәгать ике икән инде. Мин киттем. Вакытым чыкты. Хуш. Сау бул! Сак бул теге җегеттән!
Сәгыйть чыгып киткәч кенә Тукай ишек катына атылып килде:
— Кая киттең, Сәгыйть, ераккамы? — дип кычкырды, ләкин Сәгыйть инде аскы катка төшеп җиткән иде.
Бу сәер сөйләшү Тукайны тәмам чыгырыннан чыгарган иде, ул бичарадан-ничара булып ятагына утырды, ишен шакымыйча гына бүлмәгә Хөсәен Ямаш керде. Керә-керешли ул:
— Тукай, син өйдәме? — диде дә кочагын җәеп Тукайга таба килә башлады. Тукай ютәлләп алды да, кискен кул хәрәкәте белән:
— Якын килмә, Хөсәен, миндә  грипп! — диде.
— Грипптан курыккан юк,  башкасы булмасын! — диде Хөсәен.
— Башкасы да ерак йөрмәс бездән! — диде Тукай.
Хөсәен Ямашның сүз озайтырга исәбе юк иде, ул нидер тоткан, нидер эзли иде.
— Ни булды, Хөсәен? — диде Тукай.
Бер төенчек күрсәтеп, Ямаш:
— Менә моны тиз генә яшерергә кирәк! — диде.— Мин чыгып китү белән тәрәзәдән урамга ыргыт… Артка койрык тагылган иде. Шуннан   качам. Яшә, Тукай! Шәп язасың! Халыкка син елмаю-өмет өләшәсең! Яшә, дускай! Рәхмәт! Синең бу эшең — бомба, беләсеңме,  Тукай, бомба! Тукай исеме халыкның гимны икәнен аңла да күп яшә. Тукай!
Хөсәен төргәген Тукайга калдырып, үзе чыгып йөгерде. Тукай тиз генә тәрәзә янына килеп аска карады да төргәкне ыргытты. Аста аны кемдер алып, каты чабып китте. Шулчак коридорда аяк тавышлары ишетелде.
Хөсәен Ямашны аулыйлар, мәлгуньнәр! Ямаш! Менә кемнәре бар милләтнең. Чибәр, мәһабәт. Теләсә кайда рәхәт сөрердәй акыллы зат. Җылы өен ташлап, халык бәхете өчен төрмәләрдә черергә әзер фидаилары бар татарның. Менә кемгә һәйкәл куярга кирәк Казан уртасында!
Ул, артына борылмыйча да, таныш хәерчесе Шәүлә бүлмәгә кергәнен белә иде.
— Бәлки   син   әйтерсең,     Шәүлә! — диде Тукай тәрәзәдән аерылмастан.— Минем тирәдә ниндидер серлелек. Дусларым ишарә, киная белән генә сөйләшә. Әйтергә телиләр, әйтә алмыйлар. Эт шикелле күзгә карап торалар-торалар да чыгып йөгерәләр.
Шәүлә дә тәрәзә янына ук килеп, Тукай караган тарафка багып:
— Дөнья бит бу! — диде.— Ишарәсез, кинаясез тормыш булмый…
Тукай, тәрәзәдән аерылып, ятагына барып утырды, Шәүлә, чын күләгә кебек, аның артыннан өстәл янына килде.
— Йә,  ни-нәрсә  борчый  сине,  дустым? — диде ул.
Аннан соң өстәлдәге күмәчне алып ашый башлады:
— Рөхсәттер бит,— дигән булды үзе.
— Син дә нәрсәдер беләсең, әйтмисең генә,— диде Тукай үпкәләгәндәй итеп.
— Без,   базар  хәерчеләре,   бөтен   нәрсәне белеп   торабыз,— диде   Шәүлә.— Ләкин   белгәннәребезне беркемгә дә сиздермибез.  Сиздерсәң, белгәнеңне пычак белән каерып алачаклар. Пычак  булмаса,  сатып алачаклар сереңне. Үзең беләсең, Тукай, мине акча кызыксындырмый. Бу мәсьәләдә синең белән бертуган, ә пычактан үләсе килми. Шуңа күрә мин белгәнемне белгертмим.
Тукай ютәлли башлауга ук Шәүлә тотып алды:
— Синең  бик  еш ютәлләгәнеңне  беләм… Синдә…
Тукай ютәл аша:
— Яп,     авызыңны,     Шәүлә! — дип   кычкырды.
Аның ютәлдән, ачудан күзләре акайган, куркыныч иде. Шәүлә шиңеп төште:
— Ябам-ябам! — диде   ул   иелә-бәгелә.
— Ишекне дә теге яктан   яп,   мәлгунь,— диде Тукай.
Шәүлә чыгып өлгермәгән булса, Тукай ыргыткан сыңар ката һичшиксез аңа тигән булыр иде, ката нәкъ әле яңа гына юк булган Шәүлә урынына барып тиде.
Тукай Шәүлә киткәч озак ютәлләде. «Хәерче тәре», дип сукранып та алды. Шәүлә аны нинди авыру белән авырганын әйтергә теләгән иде. Әйтә алмый калды, аның «туберкулез» дигән сүзен Тукай кисте.
Бу вакыйгалардан соң берничә көн узгач, Тукайның кәефе яхшыргач, аның бүлмәсенә Фатих Әмирхан бер кәттә кыяфәтле татар баен алып керде.
— Тукай, синең янга! — диде Фатих, арба артыннан ияргән кешегә ишарәләп.
Исәнлек-саулык сораштырганнан соң, урындыкларга урнашканнан соң гына кунак сүз башлады:
— Йомыш бар иде! — диде ул.
Фатих Әмирхан Мәхмүткә ишарә итте, янәсе, чыгабыз.
— Юк,  юк,— диде   кунак.— Сез  комачауламыйсыз, әфәндем. Утыра калыгыз.
Мәхмүт янә, тәрәзә төбенә барып, китапка тотынды.
— Башлагыз,  әфәндем! — диде Тукай.
Кунак бастуннан тектерелгән өчлек костюм кигән, башында җирән каракүлдән эшләнгән кырпы бүрек, өчлек камзулы кесәсеннән алтын чылбыр асылынган, кулында юан шар башлы слюда таяк, бармагында кара таракан зурлыгындагы асылташлы йөзек иде. Кунак һич тарсынмыйча Тукайны, аннан бүлмәне караштырып чыкканнан соң:
— Шушы сезмени инде ул Туры Тукай? — диде.— Ни гаҗәп, ни гаҗәп.
— Нигә  гаҗәпләнәсез,     бай   әфәнде? — диде хуҗа.
— Номер юньрәк икән! — диде   кунак.
Тукайның    бу таныш булмаган татарга мөнәсәбәте кызыксынуга гына корылган иде. Ул аңа дошман да, дус та түгел, шуңа күрә ул кунакны сабыр гына каршылады. Инде керер-кермәстән бүлмәдән гаеп табып утыруы Тукайның җәя кереше кебек киеренке сеңерләренә китереп сукты: ул бары, ләкин астына хәтәр зәһәр салынган бер җөмлә әйтте:
— Сез  яхшырагын тәкъдим итәргә килдегезме,  Мөхәммәтгали угълы    Хисаметдин Сираев әфәнде? — диде.
Фатих Әмирхан шушы бер җөмләдә булачак сөйләшүнең оеткысын күрде. Сөйләшү бай файдасына да, Тукай файдасына да булмаячак. Тукай байны беренче сүзеннән үк ошатмады, тәртәгә типте.
Ләкин Хисаметдин бай һични сизмәде, рәхәтләнеп көлә башлады:
— Ха-ха-ха, сез сизгер кеше, Тукаев әфәнде,— диде ул көлеп туктагач.— Дөрес, мин Хисаметдин Сираев буламын. Мин сезгә язу белән кешемне җибәргән идем инде, сез аны кабул итә алмагансыз икән… Ялгышлык, ялгышлык, Тукаев  әфәнде… Ие, татар  халкының бөек шагыйре үз иҗатына тәңгәл шартларда яшәргә тиеш. Бу безнең намусыбыз эше, әфәндем. Без, финанс  магнатлары, милләт кайгысын   кайгыртмаса,   кем кайгыртыр? Иҗат-сәнгать сездән, матди як бездән. Мин эш кешесе,  әфәндем. Кыскасы, мин яңа журнал ачам.   Управадан рөхсәтем дә,   поручением дә бар. Аллага шөкер. Сезне, Тукаев әфәнде, шул журналга баш итеп куймак булып йөрмеш көнем. Сез шигырь юлына күпме аласыз әле?.. Дөрес, ие, башка шагыйрьләргә юлы биш тиеннән. Тукаевның юлы илле тиен көмештән түләнә. Минемчә,  Тукаевның шигъри  юлы  алтын. Мин сезгә  алтын белән түләрмен. Ә журнал хезмәте өчен аерым. Аерым, Тукаев әфәнде! Сез министр акчасына яшәячәксез Үзегезгә аерым йорт, асраулар булыр…
Тукай утырган җирендә кыбырсып куйды: ул байның сүзе өстенә менеп:
— Ярый,   Мөхәммәтгали   угълы   Хисаметдин Сираев әфәнде, мин риза…
Хисаметдин сикереп торып ике кулын Тукайга сузды:
— Һай, галәмәт,  сөбханалла-машалла…
Тукайның да  сүзе өзелгән  булып  чыкты, ул басым ясап:
— … риза булдым да ди. Ниндирәк журнал инде ул, ягъни мәсәлән? Минем вазифам анда нидән гыйбарәт булачак? — диде.
Бай туры гына җавап бирмәде, читләтеп һәм акланган сурәттә озын нотык башлады:
— Хәзер катлаулы заман, ие, авыр заман, әфәндем. Ялгышып куюың да бар, Алла сакласын. Бүген ордым-бәрдем кычкырырга ярамый. Хәзерге көндә түрәләр турында да, зыялылар турында да, татар милләтенең узганы, киләчәге турында да дәшмәскә кирәк,
дип уйлыйм мин, әфәнделәр. Бигрәк тә урыс түрәләре  хакында,  дим. Замана аларныкы, күсәк  аларда,  гаскәр аларда, закон  аларда. Без аларга ялварырга гына хокуклыбыз. Бәс, халыкка дин турында язарга.  Диннән  тыш мәгыйшәт  мәсьәләләре,     мәхәббәт,    җир-су, табигать һәм кызганыч бәетләр бирергә була. Халык гәзитә-журнал, китаптан бизмәсен. Укый торсын. Сәясәткә катыштырмыйк без халыкны. Надан калмасын өчен әнә шундый рисаләләр бирә торыйк без аларга. Милләтне-телне саклап калу — безем олуг максадымыз, әфәнделәр. Еллар узгач, җае чыккач, аннан соң мөмкинлек туса, хет патшаның үзе турында кәмит яз! Ә?
Фатих Әмирхан елмайды, елмаюдан соң аның авызыннан:
— Мантыйк бар, Тукай! — дигән    сүз чыкты.
— Бар! — диде Тукай.— Ләкин   формаль мантыйк.
— Дөрес сөйлисез, бай  әфәнде! — диде Фатих.— Форсат чыккач кына патшага, стройга каршы хәтәр  әсәрләр яза башларга, дисез инде.
— Валлаһе әгъләм, дөрес аңлагансыз, әфәнделәр! — диде бай шатлыгын яшерә алмыйча.
Фатихның елмаюы юкка чыкты, ул:
— Кем  соң ул  форсатны    безгә  әзерләп куяр, бай әфәнде? — диде.
— Только   без   түгел! — диде  Хисаметдин бай.— Без-татарлар эше түгел    инкыйлаб. Әнә урыслар ясасын революция. Урыслар үз дәүләтләрендә,  үзләре теләсә  нишләсен.  Без катышмыйк.
— Урыс революция ясагач, революция сыртына атланып, шовинистларны кыйнап йөрикме? — диде Фатих.
Тукай кыты-кыты көлә башлады. Хисаметдин бай башта аңламады: ни өчен көлә Тукай, моның ни кызыгы бар? дип уйлады булса кирәк, ул аптырап бер Фатихка, бер Тукайга карап алды.
— Күз алдына китерәм! — диде Тукай тыела  алмыйча.— Ат өстендә Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде милләт кылычы Зөлфекарне айкый… Бай әфәнде, сезгә моны берәр кеше өйрәттеме, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы?
— Үзем, үзем, әфәндем. Журнал чыгарырга  рөхсәтем  дә  бар. Тоткарлык юк,— диде Хисаметдин куен кесәсеннән калын гына акча янчыгы чыгарды. Аркылы җеп белән бәйләнгән бер капны Тукайга сузып:
— Сезгә, Тукаев әфәнде, аванс! — диде. Тукай көлүдән    ютәлгә    күчә    бара иде, аның йөзе көлүдән түгел, авырту һәм ачудан чалшайды. Ул:
— Вон    моннан! — дип  кычкырды.— Вон моннан, Мөхәммәтгали углы Сираев!
Кунак,   аптырап-каушап, тораташ булып калды, ул ни әйтергә белмәстән:
— Нәрсә? — диде.
— Чыгып   китегез! — диде     Тукай     ютәл аша.
— Сез  ни  сөйлисез, Тукаев! — диде  кунак.— Мин сезгә яхшылык   белән,   ә   сез… сез…
— Күземә күренмәгез, Сираев! — дип Тукай котылгысыз ютәлгә дучар булды.
Хисаметдин хәлне инде аңлап алган иде, ул акчасын кесәсенә тыгып, таягын алды:
— Мин сезне хәерчелектән йолып алмакчы булам…— дип ул ишеккә таба атлады, әмма  ишек  катында    кинәт  борылды, һәм, горур кыяфәт алып:
— Аш белән атканга таш. Сез минем өстән  бөһтан язып  чыккан идегез теге вакытта. Анда да мин сезнең ул мальчишествогызны   оныттым.   Ярый,   дидем,   миннән   булсын яхшылык. Мин сезне,  Тукайны, халык өчен, киләчәк өчен, хөр милләт  өчен  саклап  калырга теләгән идем. Хәзер аңладым: сездә иманның «и» хәрефе дә юк икән. Сез рәхимсез, миһербансыз, сез  игелексез бер бәндә, тәрбиясез   үскән   бичара  ятим  икәнсез.  Хак! Сезнең эчтә яман чир ята. Шул чир сезне усаллата. Мин,  атаклы  докторлар   яллап, сезне тәрбия кылырмын, дип тә килгән идем. Сез үзегезнең вәкарьлегегез   белән   үзегезне үтерәсез! Чабаталы  морза баласы  Тукаев! Хушча калыгыз!
Хисаметдин бай таягы белән ишекне ачып чыгып китте, ачык калган ишектән аның дөп-дөп атлап китеп барганы ишетелә иде.
Бүлмәдә ютәл тавышы гына хөкем сөрә.
Аспириннар каба-йота, чәй эчкәли-эчкәли Тукай бераз тынычлана төште. Ул хәл алгач, Фатих үзалдына:
— Сирай бай моны онытмаячак,— диде.— Мәңгегә ул  сине гафу  итмәячәк,  Тукай. Син  үзеңә  бик  зур  дошман  әзерләдең…
Тукай дәшмәде.
— Беләсеңме,   Тукай,— диде Фатих.— Синең бер гүзәл  вә  мәһабәт гадәтең бар: көн туса, син үзеңә яңа бер дошман ясый беләсең. Моны Туры Тукай гына эшли  ала.
— Һәй,— диде Тукай үкенүле бер тавыш белән.— Турылыгы корсын ул Тукайның. Кешенең чыраена бәреп әйтәм дә соңыннан үзем үкенеп  йөрим. Дөресен әйттем, яхшы әйттем, әмма тупас әйттем. Ипләп кенә дә шул  ук сүзне  әйтеп була  иде бит инде… Их!..
Тукай, кулын селтәп, өстеннән хатасын алып ташламакчы булды кебек:
— Йә, ярар, узган эшкә салават. Шәп әйттем, кабат алай әйтмәм. Алар бит, хәерче, йолкыш Тукайны сатып алып була, дип уйлый. Сатып алгач, үз мәнфәгатьләренә җигәргә уйлый…
Тукай тагын калтырана, ютәлли башлады,
— Карале,— диде ул.— Шул байга ачудан бөтен тәнем ут яна…
Мәхмүт аны урынына яткызып, өстенә юрган япты. Тукайга хәзер җылылык һәм тынычлык кирәк иде. Тукай йокыга киткәч, алар бүлмәдән чыкты.
Шул көннән соң Тукайның хәле кискенләште. Ул еш ютәлли, ютәле озакка сузыла, ютәл килмәгәндә дә, ни өчендер, кәефе булмый иде. Аны борчымас өчен дуслары да сирәгрәк килә башлады. Тукай көннәр буе әнә шулай ятагында бөгәрләнеп ята бирде. Баштарак ул иптәшләренең килеп йөрүеннән канәгатьсез булса, хәзер аларны ник куып чыгарганына, нигә якты чырай күрсәтмәгәненә үкенеп туя алмый иде. Килсеннәр, керсеннәр, ичмасам, бүлмәдә җан иясе булыр. Аның теләге фәрештәнең «амин» дигәненә туры килде бугай, ишек шакыдылар.
— Керегез! — диде  Тукай.— Ишек ачык.
— Йоклыйсыңмы, Тукай? — диде кергән кеше.
— Кем ул? — дип Тукай башын калкытты.— Ә-ә, синмени, базар пәйгамбәре! Ник йөрисең шәүлегәндәй тавыш-тынсыз?
— Язмыш куып  йөртә,  Тукай,  язмыш! — диде Шәүлә.
Тукай Шәүлә кергәнгә сөенде кебек, сөйләшергә хет җан иясе бар.
— Синең эш рәхәт,— диде Тукай,— уч төбенә карыйсың да тамак туйдырасың. Иртәгесе өчен кайгырмыйсың.
Шәүлә кете-кете көлде:
— Бичара    Тукай,   син    шигырьләреңнән гайре берни дә аңламыйсың…
Тукай сикереп торды да, Шәүләнең якасыннан алып:
— С-син,     карачкы! — дип     кычкырды.— Әйтмә миңа «бичара» дип!
Шәүлә курка калды:
— Ярар, ярар, әйтмәм  лә, һай Аллам,— диде.
Тукай Шәүләнең тыңлаучан булуын күреп, сүрелә төште, ул борын астыннан гына мыгырдана иде:
— Бичара Тукай, ятим Тукай, мескен Тукай, фәкыйрь Тукай… Фәкыйрь түгел мин! — ул янә тавышын күтәрә төште.— Әнә, ал кирәк хәтле!
Шагыйрь өстәлдәге бер уч акчаны таратып җибәрде, акчаларның берничәсе идәнгә очып төште. Шәүлә кабалана-кабалана идәндәге акчаларны җыя башлады.
— Ал   тагын! — диде Тукай.— Печән   базарындагы   бөтен   йолкышны сыйла.   Кайдан алдың, дип сорасалар, үзем таптым, диген.— Шәүлә идәннән алган акчаларның   икесен үзендә калдырып, калганнарын өстәлгә, тегеләре янына куйды.
— Юк,— диде ул шушы эшен тәмам иткәннән соң,— күп акча кешене боза ул. Миңа шушысы да бик җиткән, әфәндем. Моңа әллә ничә тапкыр  күрәзә карармын әле мин сиңа.
Тукай   әле  һаман  үз  уйлары  белән  мәшгуль иде, ул:
— Ятим түгел  мин! Күп  миллионлы халкы булган шагыйрь ятим буламыни? Бөтен Россиядә урыстан кала икенче милләт баласы. Идел буендагы егерме биш миллион  мөселманы булган. Урта Азиядә, Себердә, Уралда,  Кырымда тагын  шулкадәр  укучысы булган шагыйрь мескен буламыни? Алтын эчендә яши  алам  мин  бу халкым  белән.    Ләкин аңа  вакыт тар,  Шәүлә. Халкым  биргән байлыкта  яшәргә  минем  хакым бар, Базар әүлиясе! — дип Тукай янә ятарга җыенды.
Шәүлә үзенә тигән акчаларны кесәсенә сала-сала:
— Булды, ярар инде,— диде.— Бер сүзне өзми дә куймый да… Сузма  инде… Якадан алдың бит инде, җитәр, кирәксә  артыма тибеп чыгар тагын.
Чыннан да Тукай хәерчегә артыграк бәйләнгәнен сизде:
— Кичер,   дускай,— диде    ул   сабыр   гына.— Кызган чакка эләктең.
— Ташла! — диде Шәүлә.— Соңыннан гафу сорау сиңа килешми. Мин үпкәләмим. Үпкәли башласаң…
Шәүлә Тукайга сиздермичә генә бүлмәне караштыргалап чыкты.
— Йә,    күрәзәче,— диде   Тукай.— Бер-бер күрәзә  кыл  әле. Бу юлы ничек алдарсың икән?
Шәүлә  аның сүзләрен  ишетмәгән  кеби:
— Монда Сәгыйть Рәми булган икән, аңлашылды…— диде серле итеп.
Тукай, сагаеп, билен турайтты:
— Булды шул, каян белдең? — диде ул гаҗәпләнүен яшермичә.
Шәүлә шат тавыш белән:
— Шуны да белмәгәч, күрәзәче булып йөрүең ни пычагыма кирәк! — диде.— Уһу, елак  милләтче    Бикчура  да    булып   киткән икән,— дип   сөйләнә-сөйләнә,   Шәүлә   иснәнә, тикшерә  иде.— Бикчура   иртәрәк  чыгып  тайган  булырга тиеш…    Монда  Фатих Әмирхан арбасы торган икән… Ә-ә,  бай әфәнде Сираев та  килдемени?  Ул  сиңа  бик  каты  ачуланып чыгып киткән!
Тукай балаларча шатланып көлә иде. Көлүе тагын ютәлгә күчте. Ютәле көчле булмады, Тукайның шатлыгы сүрелмәде.
— Шайтан икәнсең син, Шәүлә,— диде ул кул чәбәкләп.— Каян беләсең син боларны?
Шәүлә бөкрәйгән килеш һаман нидер эзли иде. Тукай аның бу серле-сырлы кыланышын елмаеп күзәтә.
— Мантыйк инде,  мантыйк, дускай! — диде   Шәүлә.— Дедуктив   алым   вә   мантыйкый фикерләү,  күзәтүчәнлек вә  янә дә күңел  сиземләве вә дәхи борынымның ис сизүе. Бу таяк балдагы Сирай байныкы төшеп калган… Бу таякны ул Париждан кайтарткан иде. Беркайчан да кыршытмаган таягыннан алтынсу балдак төшеп калырлык итеп суккач, монда зур бәхәс булган, дип уйларга туры килә. Син аны куып чыгаргансың. Әмирханның монда булуы табигый. Ул синең янга көненә биш-алты тапкыр керә, чыга. Аның арбасы, гадәттә менә шушында була. Чөнки идән тигез, арба тәгәрәп китми бу төштән. Җылак милләтче Бикчура һәр көн саен сиңа кереп чыга. Ул төрек тәмәкесе тарта. Ул булган җирдә шундый ис кала. Ул ис айлар буена бетми тора. Сәгыйть Рәми әфәнде бик борчулы булган. Әнә, өстәлдәге кәгазьгә нидер сызгалаган, рәсем ясаган. Рәсемнең логикасы юк. Ул кешенең эчендә ниндидер бер кайгы булырга тиеш.
Тукай тагын кул чәбәкәйләп:
— Син    Шерлок    Холмс,    Шәүлә! — дип кычкырды.— Нигә   син    хәерче  булып   йөрисең? Эшлә син частный детектив булып. Син бөтен җинаятьләрне ачып бетерер идең.
Шәүләне сагыш басты, ул:
— Их,    Тукай    җаным,— диде.— Кайгым шул  гына  булса  икән…    Да,  кстати,  ә  менә син  нигә бу бүлмәдә яшисең, ә?    Күселәр, тычканнар… Суык, бәдрәфе дә урамда. Яшә модерный номерларда.
Тукайның өстенә тагын бер чиләк салкын су койдылар; ул тагын турсайды:
— Яп   авызыңны! — дип   кычкырды.
Шәүлә шундук аңа буйсынды:
— Ябам,  ябам! — диде соңра тагын  шелтәле   рәвештә: — Шулай     шул,     Тукай,— диде.— Миңа да ирекле булып йөрүе кыйммәтрәк.   Менә мин турысын   әйтәм, иеме.   Мин беркемнән  дә  курыкмыйм.   Беркем дә  миңа ачуланмый.   Мин  теләсә   кемгә  теләсә   нәрсә әйтәм. Шул сүзләрне мин бай кеше буларак әйтсәм,     дөнья  тулы  дошманым   булыр   иде. Хәерче  сүзен  чынга  алмыйлар.  Исерек  адәм патшаны  акырып сүгеп  бара. Аңа  берни дә юк. Ә менә син сүгеп кара патшаны!
— Сиңа   сүз   табалмассың! — диде  Тукай.
Шәүлә кызыксынуын дәвам итә иде:
— Тагын    кемнәр    булды   монда? — диде Шәүлә.
— Кем белә инде аларны,— диде Тукай.— Минем   ишек ачык   тора   бит.   Кем кергәнен, кем чыкканын күрми дә калам кайчакларда. Йә көзгемне чәлдерәләр, йә кара савытымны алып чыгалар, денсезләр. 
— Байлыгың    булса,     бикләр    идең  әле бик,— диде Шәүлә.
Тукай эчтән генә бу базар шәүлегәненә якынлык та тоя иде кебек. Сәер хәерче иде бу Шәүлә!
— Чын   исемең  кем  синең,  Шәүлә? — диде Тукай дусларча.
— Кем   белә  инде  аны? — диде хәерче.— Базар  хәерчеләренең үз исемнәре   булмый, Тукай, аларның  кушаматлары  гына   була.
— Шулай да,— диде Тукай.
Тукайдан болай гына котылып булмасын Шәүлә аңлады һәм:
— Ни  әйтсәм дә ялган булыр,— диде.— Габделмән улы Фәррах Зөлфикаров, дидем ни дә, Ильминский Иван Николаевич, дидем ни…
Тукай   балаларча   үпкәләде,    кеше   аннан чынлап сорый, ул ләкләкә сата.
— Әйтмәсәң,   әйтмә! — дип, ул урынына ятты.
Шәүлә тавышын күтәрә төшеп:
— Әйттем   бит  инде, сиңа ни кирәк тагын? — диде.
Тукай янә сикереп торды да:
— Син,   малай, минем белән алай сөйләшмә. Минем ачуым яман! — дип кычкырды.
Шәүлә бер дә исе китмичә генә әйтә куйды:
— Ачуланганга селкенмим дә мин, Тукай. Якамнан  алганыңа да үпкәләмим.  Ул яканы күп умырдылар инде. Әле умырасылары күпме  булыр.  Артыма  тибеп  чыгарсаң  да   ачу сакламам мин сиңа.
— Нигә әле син гел үзеңне  кыйнатырга гына   йөрисең,  ә? Синда мазохизм   авыруы бармы әллә?
— Андый авыру  юк! — диде  Шәүлә  дустанә.— Әмма  шөһрәт ярату чире бар  миндә. Тукай аягы тигән җир тәмугта янмас. Шуңа күрә, тәмугта янмасын дисәң, син  мине кыйна, салып тапта. Әгәр дә син мине кара янмаган  җиремне  калдырмыйча  таптасаң,   мин бәхетлеләрнең бәхетлесе булыр идем. Син үлгәч… ә син әбизәтелне  миннән  алда  үләчәксең… син үлгәч,  мине очрашудан очрашуга гына йөртерләр иде…
— Ни өчен? — диде Тукай.
— Менә бу төшемә Тукай аягы тиде, Тукайның  йодрыгы  менә  бу җиремә  тиде,  дип мин халыкка артымны да, алдымны да күрсәтер  идем. Тукай аягы тимәгән җире юк моның дип, мин үлгәч, гәүдәмне  катырып музейга, мавзолейга куярлар иде.
Тукай башта көлүен тыеп карады, чөнки көлү артыннан һәрвакыт ютәл килә, юк, эчке кытыклану куәтле иде, көлү тышка бәреп чыкты, Тукай урынында ауный-ауный көләргә тотынды. Ул көлү арасында:
— Тилергән      Шәүлә! — диде.— Әгәр     дә киресе булса? Тукайны эттән алып, эткә салып сүгә башласалар?
— Исең   киткән! — диде     Шәүлә.— Аннан миңа  ни  зыян? Миңа  барыбер  почет  булачак… Менә бу кешене кабахәт Тукай кыйнаган, измәсен изгән бичараның, дип тагын мине халыкка күрсәтеп йөртерләр иде.
Бусы Тукайны тагын да катырак кытыклый иде, Тукай инде буылып, сызгыру тавышлары чыгарып, эче катып көлә:
— Җитте,   Шәүлә! — диде   ул   көчкә-көчкә.— Үтерәсең син мине. Миңа бит  көләргә ярамый.
Шәүлә шаян халәттән кинәт җитдигә әйләнде:
— Ярамый? Ярый! Үзең көләсең, Тукай, каһкаһә белән көләсең. Әллә ниләр   бастырып,   кемнәрдәндер   көләсең.    Сатира!   Һөҗү имеш.  Шул  сатираң,  шул  һөҗүең  синең  башыңа җитәкчәк тә.  Белеп тор. Җүләр балык син,   Габдуллаҗан.   Печән  Базары  корольләре белән нигә кирәк сатулашу? Печән Базарын мин беләм, син түгел. Печән Базарының аның үз жандармериясе, үз шымчылары,  үз палачлары бар. Тели  икән,    Печән  Базары сине кыптылый, бетте-китте. Нигә кирәк сиңа муллалар, Дума депутатлары белән  алышу? Мулла булса  да, милләтче   булса   да, алар  сине  полковник  Старосветовка   сатарга биш   куллап   риза.   Тукайны   тончыктырырга дигәндә милләтче белән шовинист җан дус була.  Тын  кал!  Дәшмә, Тукай!  Янә дә  килеп, нигә кирәк   булды     сиңа   властьларга   күсәк күтәрү? Хәкимең булса ишәк, килмешәк? Татарга һәрвакыт ишәк белән килмешәк түрә булачак. Оек кебек кайтарылып чыкса да татар үзенә үзе хуҗа була алмаячак. Губернаторга барып җитмәс, дип уйлама син. Барысы да барып җитә тора. Губернаторың, әнә, татарча өйрәнеп ята. Татар халкының теленә гашыйк булганнан түгел, татар халкының азатлыкка омтыла торган идеяләрен буар өчен өйрәнә ул татар телен, ышанмый үзенең шымчыларына. Оригиналдан укырга тели Тукайны, кабахәт. Болытлар куера, Тукай. Болыт кына түгел, зур-зур ике кара болыт. Үзеңнең кандашларың, милләтчеләр синең өстә ясин чыгарга җыена. Икенче кап-кара болыт — Судебная палата прокуроры ягыннан.
Тукай сәер халәттә иде. Ул аптыраган, йөдәгән, шүрләгән, шикләнгән һәм базар хәерчесе Шәүләнең гаҗәеп мәгълүматлы, акыллы икәнен күреп, ни уйларга белми, ни әйтергә белми иде. Ул бары тик сак кына:
— Ә  син  каян  беләсең  әле  мондый  тәфсилле нечкәлекләрне? — диде.
Шәүлә дә кинәт шәлперәйде, үз хәленә, хәерче хәленә кайтты, ул:
— Мин   күрәзәче, күзәтүче, Тукай,— диде.— Мин Печән Базары шымчыларын яхшы беләм… Тукаевны Уголовное Изложениенең биш  статьясының сигез параграфы буенча җавапка   тартырга…
Тукайның эченә шом иңде һәм ул күрәзәчедән котылырга кирәк икәнен күңеле белән сизеп алды.
— Җитте! — дип   кычкырды Тукай.— Яп авызыңны! Дәшмә!
— Дәшмим! — диде   Шәүлә.— Ләкин мин сине зинһарлап сорыйм, тынып кал, беразга гына дәшмә, Тукайҗан! Алла хакы өчен, син дәшмә!
— Тынмасам? — диде Тукай.
Шәүлә шактый тәэсирле итеп:
— Тынмасаң,   юллары  күп   аның, Тукайҗан,— диде.— Йә   татар    милләтчеләре  кыптысыннан узарсың, йә урыс шовинистлары харап итәр үзеңне, һич югында сине үтерә торган гайбәт таратачаклар.
— Гайбәтләр   күп   булды   инде,   түзәрбез анысына.  Тукай  эчә,   Тукай  фәкыйрь,  Тукай сукыр…
— Монысы каршында алары чүп кенә…
— Нинди   гайбәт   таратырга   мөмкин   инде?  Бөтен   булган-булмаганнарымны   чәйнәп бетерделәр бит инде…   Димәк,   син   беләсең? Әйт, Шәүлә!
— Әйтмим!
— Әйт!
Тукай   сикереп  торып   Шәүләнең  якасыннан алды.
— Буам,  әйт,  хәерче! — дип  ачынып  кычкырды Тукай.— Әйтәсеңме, юкмы?
Шәүлә, көчкә  генә  Тукай  кулыннан  ычкынып:
— Әйтәм,— диде,   ул  алак-ялак   карангалап алды да, ярым пышылдап сөйли башлады: — Тегенди  авыруы  бар  икән,   шуңа  күрә өйләнә алмыйча йөри икән, диләр…
Тукай агарынып, ачуыннан буылыр дәрәҗәдә:
— Кабахәт!  Юга-ал! — дип  кычкырды.
— Бу сүз таралмаган әле, мин аны тараттырмаячакмын, Тукай! — диде дә Шәүлә ишеккә ыргылды.
— Кит,   карачкы! — дип   Тукай   аның   артыннан калай кружкасын томырды.
Шәүлә чыгып ычкынды, кружка ачык ишек авызыннан коридорга очып чыкты; калай тавышы бөтен катны уятты. Шулчак ишектә Фатих Әмирхан пәйда булды. Мәхмүт арбаны тиз генә бүлмәгә этеп кертте дә, кружканы эзләп табып, ишекне япты.
— Нигә    кычкырышасыз? — диде     Фатих Әмирхан.
— Йолкыш, Базар каргасы! — диде Тукай.
— Берәр   нәрсәне   чәлдергәнме   әллә?
— Чәлдерүен  чәлдермәгән,  әмма  теле кеше үтертер, валлаһи.
Фатих Әмирхан Мәхмүткә ишарәләде, тегесе кулындагы кәгазьне Тукайга сузды.
— Сиңа телеграмма  бар,— диде Фатих.
Тукай Мәхмүт кулыннан телеграмманы алып укый башлады:
«Тукай, кичер, саубуллаша да, бәхилләшә дә алмадым. Минем арттан күзәтүчеләр күп иде. Ни булса да мине ярлыка. Сагышлы дустың Сәгыйть».
Тукай телеграмманы кат-кат укыды, аннан соң Фатих Әмирханга багып:
— Нәрсә   бу,   Фатих? — диде.
— Казаннан китте ул,— диде Фатих.
Тукай әле күптән түгел генә Сәгыйть Рәми белән булган сөйләшүе-күрешүен искә төшерде булса кирәк, тирән уйга калды.
— Кинәт   кенә…   Серле   генә…— диде Тукай үзалдына.
— Син белмисеңмени, Абдуллаҗан? — диде Фатих.
Тукай үпкә катыш-ачу белән:
— Юк, белмим. Мин бернәрсә дә белмим. Сез   генә   беләсез,   миңа   әйтмисез! — диде.
— Сине  сатмас  өчен    качты  ул    Казаннан!— диде Фатих.
— Ничек, кемгә сатмас өчен?
— Сагышлы Сәгыйть охранка агенты иде…
Фатих Әмирхан бу сүзләрне бәрәңге ашау, чәй эчү кебек гап-гади нәрсәләр турында сөйләгән кебек итеп әйтте, Тукай ялт итеп аңа карады, Фатих йөзендә шаяру билгеләре күренми иде.
— Фатих! — дип   кычкырды   Тукай.— Уйный торган сүз түгел.
Фатих үтә тыныч иде:
— Мин  уйнамыйм, яшьтәш! — диде Фатих.— Ул охранка белән бәйләнештә иде. «Синең тирәдә шикле кешеләр йөри. Сак бул син аннан, Бикчурадан»,— дигән иде Сәгыйть.
— Бу бит башка сыймый, Фатих! Ничек! Ни өчен? — дип ачыргаланды Тукай.
— Китереп   кыссалар   сыя   ул,   дустым,— диде   Фатих.— Охранканың   җәзалау,   куркыту, шантажлау ысулларын белмисең шул син, Тукай.
— Аның охранкада икәнен син белә идеңме? — диде Тукай.
— Белә идем.
— Миннән яшереп, монда әллә ниләр эшләнә, бары тик мин генә белмим!
Тукай телеграмманы өстәлгә ташлап,  Фатихка аркасы белән борылды.
— Үпкәләмә, дустым! — диде Фатих аклангандай.— Иң якын дустыңа да бар белгәнеңне сөйләп булмый торган замана бу.
— Рәми монда ни сөйләнсә, шуны җиткереп торганмы?
— Юк!  Озак тарткалашты ул китереп кыскач, әнә качты. Тукайны сатмас өчен, вөҗданын  пычратмас өчен барыбыздан да качты. Охранкага шул кирәк тә иде. Әләкләп торса да аларга файда, качса да аларга тынычлык. Олы бер шагыйрьсез калган Казанда охранкага эш кими.
— Коточкыч  Казан! — диде Тукай.— Нинди   мәмләкәттә  яшибез  соң  без? Дус  дусны сата. Татар башын татар ашый.
Икесе дә тынып калды. Мәхмүт кенә битараф рәвештә рәсемле китап актарып утыра. Тукай ике учы белән йөзен каплап, терсәкләрен өстәлгә терәп, нидер уйлый. Фатих Әмирхан сул кулындагы йөзеген бертуктаусыз бөтерә, йөзек кашындагы асылташны беренче күргәндәй тикшерә, өйрәнә иде. Ул Тукайга нидер әйтергә җыена иде, ләкин Тукайның шушындый уйчан, хәсрәтле халәтем күреп, ашыкмый, форсат көтә. Ниһаять, ул тәвәккәлләргә булды.
— Икенче     яңалык…— диде  дә     Тукайга карамыйча гына.— Исхак Бикчура… асылынган,— дип   өстәде.
Тукай әле Сәгыйть Рәми турындагы уйларыннан аерылмаган иде, күрәсең.
— Ни дидең? — дип сорады.
— Бикчура  асылынып үлгән,— дип кабатлады Фатих.— Әнә, язуы.
Мәхмүт куен кесәсеннән чыгарып, Тукайга бер язу бирде. Тукай аңсыз хәрәкәт илә язуны алды, аның күз аллары томанланды, ахрысы, ул Мәхмүткә язуны сузып:
— Укып   бир   әле,   энем,   күзем   күрми,— диде.
Мәхмүт язуны алды, ләкин язуга карамыйча гына: «Үзегезгә булсын дөньягыз!» — диде.
Тукай ике күзен учы белән каплап, мендәргә ауды. Елавы идеме шагыйрьнең, әллә күзе авыртуны басар өчен шулай капландымы, ул ачынып:
— Исхак җаным! — диде.— Әле күптән түгел генә монда булды. Шушы сүзләрне миңа әйтте. Мин аны усал шаяру буларак кабул иттем. Нигә? Ни өчен? Бер аңа гына түгел, тормыш барыбызга да авыр.
— Тормыш авырлыгыннан асылынмыйлар,— диде Фатих басынкы усал тавыш белән.— Ике аягы, ике кулы, ике күзе булмаганнар да тормышка ябышып  ята.  Вөҗданы саф булмаган, димәк.
Тукай мендәрдән калкып, күзенә сөлгесен каплады.
— Сәгыйть әйтте бит, биш-ун тапкыр әйтте: сак бул син аннан, диде. Димәк, алар бергә эшләгән?.. Менә сиңа ике югалту… Сәгыйть белән Исхак ни өчен жандармериягә ялланган? Аңлый алмыйм!
— Ялланмаган! — диде Фатих.— Яллатылган…    Ялланырга   теләмәгәннәрнең   язмышы белән   таныштыргач,     әллә   кемнәр     яллана, яшьтәш дустым… Поезд астына кергән, мәрхүм. Исерек килеш катып үлгән, бичара. Печән Базары рәтчеләре кыпты белән чаппахлаганнар.. Андый алымнар мең төрле, дус. Инквизиция һаман яши, инквизиция һаман чәчәк ата…
Тукай сөлгесен карават башына элеп куйды, ике кулы ике тез арасында ихтыярсыз кала бирде.
— Сагышлы шагыйрь,— диде ул үзалдына сөйләнгәндәй әкрен тавыш илә.— Кеше ышанмаслык эшләр бит бу… Бичара Бикчура… бүрек ташлап бүредән котылып калырга уйлаган…
Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм дарга;
Туйсын ашап  җансыз  тәнне  козгын-карга;
Тормыйм  инде,  бу дөньядан туйдым  инде!
Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга.
Димәк, Исхак Бикчурин намуссыз кеше булмаган. Намуссыз булса охранка акчасына рәхәтләнеп дуслар сатып яшәгән булыр иде. Бәхиллә безне, Исхак. Икейөзле булып яшәүдән котылгансың.
Исхак Бикчуринны җирләргә Тукай да барды. Исән чакта Исхакның Тукай артыннан, тагын әллә кемнәр артыннан шымчы итеп ялланганын белүчеләр аптырады, Тукай нишләп йөри монда, янәсе. Исхакның җәсәден гүргә иңдерергә ул да сикереп төшмәкче иде, җиңелчә генә хәрәкәт белән аны бу теләгеннән   туктаттылар.   Кабергә   Габдерахман Мөрсәлим сикереп төште.
Җеназачылар таралып беткәч тә Тукай зираттан чыкмады. Ул ялгыз калырга теләп, ыгы-зыгы вакытында тын гына читкә китте. Максатсыз гына каберләр арасында уйланып йөрде, әйтерсең лә ул үзенә урын сайлый иде. Шулай байтак йөргәннән соң, ул кайтыр якка борылды, зират капкасы төбендәге теләнчеләр, кулларын сузып, аннан хәер эстиләр. Ул кесәсендәге бар акчасын теләнчеләргә өләшеп бетергәч, кызурак атлап китте. Хәерчеләр сугыша-талаша артта калды, ләкин араларыннан берсе Тукай артыннан иярде. Тукайның акчасы беткән иде, ул адымын тизләтте, ләкин хәерче дә тизрәк атлый башлады. Бөкре йолкыш аны тиз куып җитте дә:
— Мияү! — диде.
Тукай бу сәер тавышка борылып караган иде, Шәүләне танып алды.
— Перес,    хайван! — дип кычкырды Тукай.— Сиңа клоун буласы гына калган, Шәүлә. Кырык кыяфәткә керә беләсең.
— Мин актер! — диде Шәүлә турая төшеп.— Мин — гений перевоплощения.   Сәхнәдә  әверелеш  даһие  мин.
Алар янәшә атлап китте, Тукай бераз алдарак, Шәүләнең яннан теркелдәп баруы читтән   караган кешегә  хуҗасы  артыннан ияргән эт кебек күренгән булыр иде.
— Син  зерә  укымагансың, Шәүлә,— диде Тукай.— Синнән менә дигән театр   белгече чыгар иде. «Актерское перевоплощение» гыйбарәсен ничек матур тәрҗемә  иткәнсең.  Актерның сәхнәдәге әверелеше. Бәлки,  алмашынышыдыр?
— Алмашынуның башка  мәгънәсе  бар, әфәндем: акылдан язу.
— Ә   «герой  любовник»ны ничек әйтер идең?
— Мәхәббәт каһарманы!
— Дөрес бит, әй! — диде  Тукай көлә-көлә.— Ә героиня?
— Мәхәббәт гүзәле! — диде Шәүлә.
— Афәрин! — диде Тукай.— Дөрес бит. Безнең театр тәнкыйтьчеләре  «әсәрнең   төп герое,   героинясы»  дип авыз суы корыталар.
— Наданнар! — диде Шәүлә һаман теркелди-теркелди.— Әйттем исә  кайттым, әверелеш сәхнәдә генә түгел, тормышта   да гел булып тора ул. Сине дә зур әверелешләр көтә,  Тукайҗан. Кайгы көтә сине, шагыйрь.
Тукай туктады. Шәүләнең иңбашыннан умырып тотты да:
— Нинди кайгы? — дип сорады.
Шәүлә бер дә исе китмичә генә:
— Беренчесе-соңгысы  түгел,   кайгырма! — диде.
Тукай Шәүләне каты итеп үзеннән этеп җибәрде дә:
— Бәгырьсез   син,     Шәүлә! — диде.— Кешегә кайгы килүен каркылдыйсың.
Шәүлә янә Тукайга елышты, кесәсеннән бер төргәк гәзитә чыгарды.
— Минем  эштә бәгырь комачаулый гына ул, Тукай,— дип, ачып бөкләнгән бер гәзитәне дәшмичә   генә Тукай   күзләренә якын   китерде.
Тукай гәзитәдәге таныш рәсемне күреп, туктады, гәзитәне тартып алды, укый башлады. Уку дәвамында ул агарды, хәле китте, артка таба чигә башлады.
— Тукай! — дип кычкырды Шәүлә.— Тукай, сиңа ни булды?
Шәүлә Тукайны култыклап алды да якындагы калку җиргә утыртты.
— Кабахәт син, хәерче! — диде   Тукай.
— Кабахәт, кабахәт, килешәм!— диде Шәүлә.— Тик син егылма гына.
Тукай, бераз хәл җыйгач, тагын гәзитәгә бакты, бераз укып карады.
— Хөсәен Ямаш вафат! — дип ыңгырашты.— Хөрмәтле Хөсәен дустыбыз үлгән… Ничек үлгән? Ни өчен?
Тукай гәзитәне тәфсилләп укыр дәрәҗәдә түгел иде, Шәүлә ипләп кенә аның кулыннан гәзитәне алып, салмак кына укый башлады:
«… мәшһүр революционер Хөсәен Ямашев әфәнде вафат итте. Хөсәен Ямашевның гаять серле һәм шикле шартларда вафат итүен гәзитә идарәсе әгъзалары бәян итә. Үләргә ике минут кала мәрхүм почмактагы лавкадан бер стакан җимеш суы эчкәнлеген әйткән. Бу шикле эшне тикшерү өчен докторлар китертелде һәм җимеш суы сатучы янына тикшерүчеләр озатылды…»
Тукай инде Шәүләне тыңламый иде. Бетә, кырыла татар зыялылары. Күз алдында ничә кеше китте. Берсе дә үз үлеме белән түгел. Хәзер кемгә чират? Тукайгамы? Фатихкамы? Боҗра кысыла, тарая. Канатларын җәя ике башлы Каракош. Сәер үлемнәр, сәер җинаятьләр берлә тулган Казан.
— Беләм   мин   аны,— диде     Шәүлә.— Ул революционер иде.
— Уйларыма   кермә,   Шәүлә! — диде   Тукай.
— Үлгән   артыннан     үлеп   булмый,   дим… Бүген син бар, иртәгә юк…
— Каркылдама, карачкы!— дип кычкырмакчы булган иде дә, Тукай кинәт ютәлли башлады. Ютәл аша ул: — Күземнән югал! Эттән туган дуңгыз баласы, син яман хәбәр белән генә йөрисең, кит! — диде.
Ләкин әрсез хәерче китмәде. Киресенчә, ул Тукайның ике култык астыннан тотып торгызды да:
— Әйдә, өйгә кайтабыз, монда салкын, җил, — диде.
Әле генә Шәүләгә нәфрәтле булган Тукайның аңа буйсынмыйча хәле юк иде. Алар икәүләп әкрен генә шәһәргә таба кузгалды.
Эттән күбәйде дошманнар… Нишли алар? Нишли халык? Халык упкынга бара, саф гакылларга богау салалар кабахәтләр. Күпме калгандыр гомер? Шул мизгелләрне тулысы белән файдаланып калыйм дисәң, төрле яклап изәләр. Кая барыйм? Нинди мохит бу? Кайда шат-тәбәссемле хәят? Авыр уйлар сытты гакылымны. Агуланган тәнем җир куйнына тарта. Артыма борылып карасам, сызланам. Юк майтарган эшем. Алга карыймын да үксеп җылыйм. Бетте көчем…
Зират дымлылыгымы, җәяү кайткандагы салкын җилме, әллә бер-бер артлы ишелеп төшкән кайгылармы аны изде, Тукай тәмам хасталанып ятакка ятты. Бер атна өзлексез ютәлләп, ашамый-эчми, саф һава күрми бүлмәдә аунаганнан соң ул әкренләп торып йөри башлады. Бераз рәтләнде. Шул көннәрнең берсендә аның бүлмәсенә Зәйтүнә туташ килде. Тукай эчтән генә бер сөенде, бер көенде. Зәйтүнәне күрү бәхет булса, шушы зәгыйфь кыяфәттә кызлар алдында утыру читен хәл иде.
Туташ бүген аеруча гүзәл иде. Ул матур итеп киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан.
«Гаҗәп, дип уйлады Тукай, кыш азагында бу тере чәчәкләрне кайдан ала икән бу туташ».
— Минем сөенчем бар! — диде туташ Тукай каршына утыргач.— Сөенчем шул, соңгы вакытта матбугатта сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гаҗәп истидатлы әсәрләр, әфәндем. Бер яктан куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның   рухын   күтәрә. Икенче якта мәхәббәт лирикагыз гаҗәеп бер омтылыш белән яшьләрнең күңеленә кереп урнаша. Алар бер укуга күңелгә сеңә.
Тукай тарсыну кыяфәтендә иде, ул теләр-теләмәс кенә сүзгә кушылды:
— Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, халыкның бер өлеше шул әсәрләрем өчен мине каргый.
— Сез андыйларга игътибар итмәгез! — диде туташ.— Кизәнгәнсез икән — сугыгыз. Суккансыз икән — үкенмәгез. Кәефегез юкка шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә курку харам…
Туташ туктады. Тукай дәшми. Сөйләшергә яңа тема кирәк иде.
— Мин атам  белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйли барам,— диде туташ.— Борчылмагыз,  минем   алардан  яшерен серем юк. Алардан сер чыкмый. Беләсезме, җәй  уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казы да бар. Кубыз да бар. Кыз да бар.
Зәйтүнә туташ яңгыратып көлә башлады. Тукай да елмая иде. Нинди самимилек. Хәтта сабыйлык, дияргә була. Бу сафлыкка карап сөенмәү мөмкин түгелдер ул. Тукайның кәефе күтәрелә башлаганын күреп, туташ тагын да җанлана төште, ул ак чәчәк алып, Тукайның күкрәгенә кадап куйды.
— Матур! — диде туташ.— Сезгә килешә. Тукай  да     савыттан    зәңгәр  чәчәк  алып, туташның түш якасына беркетте.
— Кайгыларымны таратучы зәңгәрсу чәчәк! — диде Тукай, ләкин ул инде тагын сагыш эченә чумган иде.— Чәчәк үзенең көче җиткән вак кайгыларны гына тарата ала. Кичерегез, туташ.
Тукайның кәефе киткәнен күреп, туташ хафага төште:
— Сезгә нәрсәдер булган, мотлак, ни дә булса булган, Тукай әфәнде,— диде туташ.— Сөйләгез, әфәндем, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән!
Тукай эчтә ниндидер олы карар кабул итте кебек, ул савыттагы чәчәкләргә карап, сүз башлады.
— Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвездәге бихисап  асылташларны  мин тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга   китәргә  дә    өлгермәдем   шикелле,    тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Җыеп, сезгә бүләк итәрмен, дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да, канатлары белән давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп бетерде… Туташ! — Тукай кинәт аягүрә калыкты, гадәтендә булмаганча, туташның күзләренә туры карап, кычкырыр дәрәҗәдә көчле тавыш белән: — Туташ… зинһар… безнең танышлыкны онытыгыз! — диде.
Туташ тораташ булды. Ул бераздан:
— Мин һич нәрсә  аңламадым, Тукай әфәнде! — диде.
Тукай сабырлана төшеп:
— Кичерегез дорфалыгымны, зинһар,— диде.— Миңа рәнҗемәгез. Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын!
Туташ әле һаман Тукайның тел төбен аңламый иде.
— Берәр  яры  китәсезме?  Әстерханга  яки Җаеккамы? — диде.
— Ераграк, туташ! — диде Тукай.
— Ерактан  да   кайтырсыз.   Тагын   Питербургамы?   Хат   язарсыз.  Мин  дә  сезгә   язармын.
Бу аңламау, яки аңламаганга салышу Тукайның ачуын чыгарды, ул турыдан-туры әйтте.
— Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк! — диде.
Ниһаять, Зәйтүнә туташ башына барып җитте, ул чарасыз калып башын иде һәм салмак кына:
— Ни-нәрсә үзгәрде шушы арада? — диде.— Без икебез бер җан кебек идек бугай…
Тукай инде авызлыкны тешләгән, аны туктатыр көч бу бүлмәдә юк иде.
— Ул сезнең фантазиягез, туташ, ул сезгә  шулай тоелган гына.    Ялган    романтика! Без  икебез  ике  кеше,  ике   аерым  җан.   Юллар аеры безнең, юллар…
Туташ, аягүрә басып, кинәт каты тавыш белән:
— Ышанмыйм! — диде.— Туры   Тукай   ул вакытта   алдамады.     Икесенең   берсе   ялган! Күземә  карагыз,  Тукай.  Туры  карагыз!  Сезгә  гайбәт  ишеттергәннәр…     Шулаймы?     Сез мине  Тукайга   тиң  санамыйсыз!..   Минем  турыда  гайбәт  булалмый.  Алайса  ни  сәбәп?..
Туташ кызганнан кыза бара иде, ул инде әдәп-итәгать сакларга тырышмый, ул үзенең мәхәббәте өчен соң мәртәбә көрәшкә атылды.
— Беләм, Тукай,— диде ул яшьләрен чак-чак  тыеп.— Беләм,  миңа сезнең  белән   бик кыен   булачак. Сезнең холкыгыз фәрештә холкы  түгел. Дошманнарыгыз күп. Сезгә яшәве көннән-көн кыен булачак. Сезгә  дә, сезнең  белән    яшәүче  хатынга  да,  беләм… Белгәнгә күрә, мин сезне сөямен!
Тукай  үкереп  елардай,    шашып  көләрдәй сәер  халәттә  иде,  тагын  бер-ике  сүз  әйтсә, Тукай  туташның аягына егылачак һәм икесе дә  харап   булачак. Тукай кинәт аягүрә   басып, каты тавыш белән:
— Мин сезне сөймим! — дип кычкырды. Мең көзге ватылгандай, һава чәлпәрәмә килде, чәлпәрәмә килде дә бүлмәдә табигый булмаган тынлык урнашты. Тукай кычкыруы өчен гафу үтенгәндәй, сабыр тавыш белән әйтте:
— Шуны аңладым менә шушы вакыт арасында, Зәйтүнә туташ,— диде. Туташ та инде сабыр иде. — Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы! — диде ул.
Шулай  диде  дә    туташ    тәвәккәл   атлап чыгып китте. Тукай ул киткәч тә байтак кына   хәрәкәтсез   утырды. Аннан соң   өстеннән  олы йөк төшкәндәй әйтте:
— Хуш, бәгырем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны! — диде.— Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әл-аман, туташ, әл-аман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг!
Ул мендәренә капланды, аның арык җилкәсе җиңелчә генә калтырана иде: ютәллиме Тукай, әллә җылыймы?
Фатих Әмирхан Зәйтүнә туташның Тукай бүлмәсендә икәнен белә иде. Ул ике яшь йөрәкнең бергә кушылуын бөтен җаны-тәне белән тели, Аллаһка ялвара иде. Туташ белән Тукай сөйләшеп  бетергәнче  Кабан күле буйлый     әйләнеп   кайтырга   булды. Мәхмүт арбаны коридорга   алып чыкты, инде киттек дигәндә  генә   Тукай  бүлмәсенең  ишеге  ачылып  китте, аннан Зәйтүнә туташ килеп чыкты, кеше күзенә күренмәскә тырышып, битен кечкенә  сумкасы белән  каплап, туташ йөгерердәй  булып, тиз атлап беренчекатка төшеп китте. Фатих Әмирхан аның белән исәнләшергә дә, туктатып сораштырырга да өлгермәде. Мәхмүт аңлады, арбаны урамга түгел, Тукай   бүлмәсенә таба этәргә кирәк иде.
— Тукай, бу ни эшең? — диде Фатих бүлмәгә кереп җитмәстән.— Туташ тыела алмыйча җылый-җылый, битен каплап китеп барды. Синме аны рәнҗеттең?
Фатихның бу эшкә килеп катышуын Тукай өнәп бетермәде, ул канәгатьсезлеген яшермичә:
— Синме булдың адвокат! — диде.— Юат, син бит высший круг кызларын юатырга өйрәнгән!
— Тукай әфәнде! — дип кычкырды Фатих Әмирхан.— Минем  белән  шундый  тонда  сөйләшергә кем рөхсәт итте? Извольте аңлатырга?  Нигә җылый  кыз бала? Аның ни гаебе бар?
— Мин җыламыйммы,  Фатих! — диде Тукай.— Күр! Мин аннан да катырак җылыйм лабаса. Минем күз яшьләрем аныкыннан мең кәррә әчерәк.
Булды, икесе дә бер-берсенә кычкырды. Җитте. Инде сабырланырга вакыт. Фатих Әмирхан, киеренкелекне киметер өчен, Тукайга якынрак килде.
— Ни     өчен     ачуланыштыгыз? — диде.— Хәер, татуланышырсыз әле.
Тукай да үзен бераз гаепле саный иде Фатих каршында. Ул сабыр гына әйтте:
— Без   ачуланышмадык,   Фатих,— диде.— Кушылмыйча   аерылдык.     Шулай    мәгъкуль. Кем мин?    Ул әйтә,    күземә туры кара, ди. Ә  миндә…— Тукай уң күзенә уч төбе белән сугып   алды.— …печать   проклятья!   Ул — назик   хисләр   иясе.     Ул — нәфислек     алиһәсе. Мин — чир  баскан,  шик  баскан  бер  буйдак.
Фатих Әмирхан дустының холкын бик яхшы белә иде. Юкка кимсетә Тукай үзен. Ул беркемнән дә ким түгел. Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең барысыннан да югары кеше. Аның бу сүзләре хәйлә генә булырга тиеш. Туташ белән ара өзүнең башка бер җитди сәбәбе булырга тиеш. Аның уйларына җавап шикелле Тукай сүзләре ишетелде:
— Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле, ул газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем.
Чынлыкта Зәйтүнә туташ өчен Тукай мәхәббәтеннән дә олуг мәхәббәт юк иде. Туташ Тукай белән бәхетсез булуны бәхет саный иде кебек.
— Кире кайтарыйммы? — диде Фатих арбасын ишеккә таба борып.
Тукай кискен рәвештә:
— Юк! — диде.— Юк, уйнама, Фатих! Киселде,   мәңгегә  киселде  бу җеп.   Киселде  бу бәгырь.   Киселсен.     Бәгырем   киселгәндә   мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп зың-ң-ң итте.  Их,  Фатих дустым,  шушы  сөюем  мине бәхетле итә дә, әнә шул өзелгән кылның сызылып-сызылып   зыңгылдавы   әче   бер   ләззәт тә  бирә.    Белмисез  шул сез  яшерен  сөюнең, тормышка   ашмас   мәхәббәт   газабының   ләззәтен. Белмисез!
— Алайса,   нигә   кирәк   иде   туташ   белән бу   күрешүләр? — диде   Фатих   Әмирхан.
— Бүген генә, хәзер генә аңладым,— диде Тукай.— …мәңгегә     кисәргә     кирәк   икәнен… Туташка    өйләнүем    зур  гөнаһ    булыр  иде. Башкага   мин     өйләнә   алмыймын.     Өйләнер идем,   куркам.   Кем  булып   чыгар   минем  хатын?     Чорт   белә!     Өйләнерсең — бала-чага. Үстер,  укыт,  тәрбия  кыл.    Хатын  көенә  бие. Туганнары   белән  талаш.  Мин  бала   яратам, хатынны чит күрмәс идем.  Юк! Минем өчен түгел  андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы,  Фатих!  Башым, иҗатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаслык итеп тапшырылган зат. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә, мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым.
— Хәйләкәр   Тукай! — диде     Фатих    юри бармак   янап.— Дәлилләр     уйлап   чыгарырга син  оста.  Ләкин  боларның  барысы да  сылтау гына. Сәбәп тирәндәдер.
— Әйттермә, Фатих! — диде Тукай кискен рәвештә.— Мин туташны  сөйгән  кебек берәү дә  сөя  алмый.    Шушы  арык тәндә тауларга сыя  алмаслык    гыйшык дәрте    ята.    Ләкин туташны бәхетсез тол итәсем килми!
— Тукай! — диде   Фатих   ачынып.— Син…
— Дәшмә! — диде Тукай, аны бүлдерде.— Башыңа китер, япь-яшь, гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак. Мин үлемгә хөкем ителгән, Фатих. Дәшмә! Шулай!  Син генә бел!  Ә хәзер кит! Ялгыз калыйм!
Фатих Әмирхан кыйнап ташланган кебек иде. Ул инде чарасыз. Тукай ике сөйләшмәячәк. Чыгып китү хәерлерәк булачак иде. Алар артыннан ишек ябылгач, Тукай арлы-бирле йөренеп алды да чәчәкләргә карап:
— Менә шулай җиңелрәк булыр, Апуш! — диде.— Тукайга   әверелә   барган   саен   йөгең авырая.    Шулай   кысты сине,   Апуш,   кысты язмыш.     Дөньяда   үз   мәхәббәтеннән   качкан берәү   булырмы?   Үз   мәхәббәтен   табалмыйча үлеп киткән бичаралар бихисаптыр. Ә мин мәхәббәтемне таптым. Сөйдем. Сөйгеле булдым. Үз кулларым белән, үз сүзләрем белән кире эттем. Әйт, син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен корбан итә ала идемме мин туташны? А-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгыңа үкенмә!
Зәйтүнә туташ белән соңгы сөйләшү вә аның сагышлы нәтиҗәсе Тукайны бөкте. Ул инде хаста рәвешен ала бара иде. Әнә шулай авырып яткан көннәрнең берендә аның бүлмәсенә тагын Шәүлә килеп керде. Аны күрүгә Тукай ризасызлык илә кычкырды:
— Мин өйдә юк! Мин авырыйм! Йөрмә монда, карачкы Шәүлә!— диде.
Ләкин Шәүлә аның кууына исе китмәде, ул бүген бөтенләй башкача кыяфәттә иде, бөкрелеге дә әллә кая киткән, йөреше дә городовойныкы кебек иде.
— Монысында   без   синнән  сорап  тормаска   булдык,     Тукаев  әфәнде! — диде    Шәүлә түргә уза-уза.
— Кем   инде   ул   «сез»?   Николай   патшамы? — диде Тукай.
— Без! — диде    горур     хәерче.— Николай патша булмасак та, жандармерия идарәсенең өченче бүлеге әһелләре!
Шулчак бүлмә эчендә могҗиза булып алды. Шәүлә үз өстендәге әләм-сәләмнәрен салып ыргытты. Элеккеге йолкыштан мәһабәт бер кешегә әверелде. Тукай, циркта утыручы тамашачы кебек, авызын ачып карап тора иде. Ул әле һаман Шәүләнең бу әверелешен аның бер кәмите генә дип уйлый иде, ахрысы.
— Чираттагы  әверелешеңме,   күрәзәче Шәүлә? — диде хуҗа.
— Юк! — диде кәттә кыяфәтле ир.— Чираттагы эшемнең ахыргы нәтиҗәсе, Тукаев әфәнде.  Күрәсез  ки,  мин  үз  эшемне шактый оста башкарам. Бу операциягә нокта   куярга вакыт җитте!
Ул Тукай йөзенә ниндидер бер катыргы төртте. Тукай барысын да аңлады.
— Аһ, шулаймыни? — диде     ул.— Елан тек елан…
Тукай көлә башлады.
— Рәхмәт,  әфәндем,— диде     кунак.— Бу миңа бик зур комплимент. Мәдхия!
Тукайга көлүдән башка чара калмаган иде. Ул һаман елмаеп Шәүләгә карап тора, үзе сөйләнә:
— Хәшәрәт!    Казы   белән   сыйладым   бит мин  бу хәерчене,  кызганып.  Күрәзә  караган саен берәр  сум  көмеш бирдем  бит шул сатлык җанга.
Шәүлә   бу  сүзләргә  җавап   бирмәде.
— Беләсеңме,— диде   ул.— Барыбер мин сине яратам, Тукай.  Сүксәң дә,  типкәләсәң дә, яратам.
— Сөя-сөя суясың, ярата-ярата таркатасың, юха елан,— диде Тукай.
Шәүлә Парижларда гына тектерелә торган костюм кигән, ап-ак крахмал якадан, кыйммәтле ефәк муенчак бәйләгән, ике кулында ике балдак елкылдый, кулында нәзек, затлы таяк уйный. Оста уйната ул таягын, ике бармагы белән өзлексез әйләндереп тора ала. Әйтерсең лә ул Тукай алдында цирк номерлары күрсәтергә килгән. Осталыкларын күрсәткәннән соң, ул назлы тавыш белән Тукайга эндәште:
— Син, Тукай, бик тә сихерле кеше бит,— диде.— Синең артыңнан шымчылык итәргә алынган агент үзеңне ярата башлый. Синең өстән язарга теләми, сине яклый башлый. Сагышлы. Сәгыйть Рәми качты. Бикчура асылынды. Полковник Жуховицкийдан миңа боерык булса да, мин сиңа кагылмадым. Мин сине харап итәр урында саклап йөрдем. Әйе, әйе, мин булмасам, сине әллә кайчан бетерәләр иде. Үзегезнекеләр үк. Яңа Бистә, Печән Базары әһелләре сине мең тапкыр үтерә иде. Мин аларның юлын кисә бардым. Тукайга кагылсагыз, бөтенегезне кырып бетерәм, дидем. Кагылмадылар.
— Рәхмәт инде! — диде Тукай мыскыллы елмаеп.— Үзең үтерер өчен башкалардан саклап калганыңа күрә, мең шөкер. Хезмәтең өчен   әнә,     өстәлдә   сынык  казы   белән  илле тиен бакыр бар, ал!
Шәүлә рәхәт көлә башлады.
— Тукай һаман Тукай булып кала! — диде чакырылмаган кунак.
— Хәзер     сәбәбен   әйт   инде,     Шәүлә! — диде Тукай.
— Тукай — мәшһүр,      Тукайга     тартылалар! — диде   Шәүлә.— Тукай   миңа   җим   буларак кирәк иде.  Алдавыч җим — ул  Тукай, Государственный преступник  Хөсәен   Ямашевны розыск ничә еллар тота алмады. Ә мин тоттым. Әһә, минәйтәм, бу хәйләкәр   төлке Хөсәен   Ямашев  Тукай  дигән    җимгә  килми
калмас,   һәм  хак,   чиертте   Ямаш  Тукай  дигән җимгә. Килде Хөсәен Тукайга, һәм тотылды… Авыр туфрагы җиңел  булсын. Менә ни өчен   мин   Тукайны  җаным  кебек   сакладым.
— Революцияне   буучы   палач   син! — диде Тукай нәфрәт илә.
Ләкин  Шәүләнең  ачуын  чыгарып  булмый иде. Ул елмая-көлә сүзен алга сөрде:
— Ялгышма, Тукай! — диде ул усал елмаю аша.— Чын революцияне яклаучы мин. Революция ясаучыларның туксан проценты надан була. Биш-ун хыялыйның идеясенә котырып, наданнар баш күтәрә. Баш күтәрү вакытында акыллылары үлеп бетә. Революция юлы уртасында шыр наданнар гына торып кала. Баралар наданнар, кая барганнарын белмиләр. Кая барабыз соң без, барабыз да барабыз, дип сораганнарны әлеге наданнар революция исеме белән кырып ташлыйлар. Зыялылар бетә, аек фикерлеләр атыла, шиклеләрне асалар. Алай-болай булмагае дип, һич гаепсезләрне дә төрмәләргә тыгып бетерәчәкләр. Илне шом, деспотизм шаукымы басачак, һәр палач, гөнаһсыз башны чапканда, «Билмилла» урынына: «Яшәсен революция!» дип акырачак. Менә нәрсә ул революция. Ямашев Хөсәен хыялланган революция ул революция түгел, ул ирексезләү, көчләү хәрәкәте генә булып калачак. Әгәр дә Ямашлар җиңә калса, Русияне «грядущий хам» — тупаслык, әдәпсезлек басачак. Русия әле чын революциягә әзер түгел. Мин менә шуннан куркам, Тукайҗан. Әнә шундыйлар, Ямашлар, Лениннар Русия халыкларын ялгыш юлдан алып китмәгәйләре дип, бөтен көчемне, талантымны җигеп көрәшәм.
— Революция   җиңсә,   революцияне   буып торучы Шәүлә ни кылыр икән? — диде Тукай.
— Сабый   син,   валлаһи,— диде   Шәүлә.— Һәр хөкүмәткә өченче отделение кирәк булачак.  Любой власть  алмашыначак,  без  алмашынмабыз.  Без  яңа  властька да  хезмәт итә алабыз  бит.    Без, Тукай әфәндем,  принципсызлыкны    принцип   итеп     алган     бәндәләр. Даһиларны даһи иткән — без.   Без булмасак, сезнең кадер булмас иде…
Тукай үз гомерендә сафсата сатучыларны күп күрде, ләкин әле кабахәтлекне бөеклек дип, һәр караны ак дип әйтүчеләрнең мондыен очратканы булмады. Ул аптырашта иде.
— Кыенлык күрмәгән шәхес зур шагыйрь була алмый,— диде Шәүлә.— Шагыйрьне биографиясе  бөек итә. Ә сезнең биографияне без ясыйбыз, туган. Сезгә кыенлыклар тудыру һәм сезне бөек итү безнең төп  максатыбыз. Булгарин булмаса,  Пушкин булмас иде. Булгарин — стимулятор. Булгарин — катализатор. Дошманнары булмаса, Пушкин Пыскын булып кына  калыр  иде. Пушкин дошманнарына үч итеп, Булгариннарга ачу итеп, аларны таланты белән, әсәрләре белән күмеп ташларга теләп иҗат итә, сугыша, эпиграммалар яза, ягъни   үзенә һәйкәл әзерли.  Моцарт   булмаса, Сальери,  шулай ук Сальери булмаса, Моцарт була алмас иде. Кем соң ул Герострат? Изге храмга ут төртеп, дан яуламакчы булган бер бәндә. Ә исеме чыннан да тарихта калган бит. Ә  мин кем соң?  Бер  шәүлә. Әмма ләкин Тукайны даһи итәргә алынган  шәүлә. Тукай белән беррәттән   минем шәүләм дә еллар, гасырлар буе ияреп йөрер…
— Никадәр көч сарыф ителә, никадәр акча түгелә.  Барысы да  бер  Тукайны  бетерер өчен,— диде хуҗа.
— Ялгышасың,— диде Шәүлә.— Тукайны гына  түгел,  татар  халкын  бетерер  өчен.
— Татар халкы белән Тукай тәңгәлмени?
— Урыс халкының иң зур дошманы — татар. Ә шул татарның җаны син — Тукай!
— Татар  халкы  урыска  дошман  түгел.
— Тукай   дошман     һәр   урыс    әйберсенә. Диненә, культурасына, халкына. Син   татар халкын  да урыска каршы котыртасың.
— Мин Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам. Толстойны егылып укыйм,   Шаляпинның сәнгатенә гашыйкмын.
— Пушкин да,  Лермонтов та монархиягә каршы.  Шаляпин да  күзәтү  астында.  Ул  да маевкаларда   катнашкан   җинаятьче.   Шуларга теләктәшлек белдергәнең өчен генә дә синең   муеныңа   кызыл   камыт   кидерергә  була.
— Димәк,  татар урыс халкына тулаем каршы түгел!
— Татар дошман урыска, һәр фетнәнең башында татар тора. Разин, Пугачевлар  артыннан сиксән процент татар күтәрелде хөкүмәткә каршы.  Бүген дә татар халкы Пугачевны көтеп ята. Син Пугачев белән Разиннан да  куркынычрак хәзер самодержавие  өчен.  Менә  ни  өчен  Тукайны  изеп  бетерү кирәк иде!
— Петрның Персиягә походында да, Наполеонга каршы да, Порт-Артур сугышларында да бихисап татар халкы урыс җире өчен һәлак булганлыгын сез күрмәмешкә салышасыз, әфәндем. Татар фетнәче түгел, тыныч вакытта ат кебек, ишәк кебек Русиягә эшләп, сугыш чыкса, җаны-тәне белән Русияне дошманнардан саклаучы тугры эт ул татар, әфәндем. Татар булмаса, урыс халкы нишләр иде икән тарихта! Халыкка каршы халыкларны сез котыртасыз. Сез бөтен фетнәнең башында.
— Менә  монысы дөрес,  фетнәләр  башында  мин.  Бикчураны  мин  шул  хәлгә  китереп җиткерүче…  Дөрес,   сагышлы  Сәгыйть  Рәми качты.     Бездән   алай   гына   качып   котылып булмый. Ул анда озак тора алмаячак. Театрларын,   журналларын   ябып   бетергәч,     өненә егерме чиләк  су салган  әрләндәй,    ул  өскә калкачак.  Дөрес,  Хөсәен  Ямашны  да…  урыны җәннәттә булсын… без юк иттек.
— Хәзер чират миңамы?
— Хәзер    чират    синеке,    Тукай! — диде.
Шәүлә   кесәсеннән     кәгазь    чыгарды.
— Менә сине алырга ордер!  Ләкин  мин сиңа кагылмаячакмын.
— Ни   өчен?     Казы  белән     сыйлаганыма күрәме?
— Юк! — диде   Шәүлә   һәм   артык  җитди итеп   өстәде: — Син   үлемгә     хөкем     ителгән инде! — диде.
Тукай  җәһәт  кенә  Шәүләгә  бакты. Юк, Шәүлә шаяртмый   иде.
— Мин  докторлар  белән  сөйләштем.   Беләм.  Бөтен җиргә телеграммалар сугучы да мин. Һәм Хөсәен Ямашны шул телеграмма чакырып кайтарды. Синең соңгы сәгатьләрең, Тукай!  Шуңа  күрә,  мин сиңа  бөтен  нәрсәне ачык сөйләргә тиешмен. Тагын  бер хәбәр бар синең өчен…
Шәүлә юри туктап сүзен өзде, ул Тукайга соңгы үлем җәрәхәтен әзерли иде. Тукай сагайды, шомланды.
— Нинди хәбәр ул? Әйт тизрәк! Мин барысына да әзер! — диде ул.
Шәүлә серне озаграк тотып торырга тырышып, бүлмә буйлап йөренеп алды да кылыч белән чәнчегәндәй хәрәкәт ясап:
— Моннан чыгып киткән туташ үзен үзе суга ташлаган! — диде.
Тукай сабыр иде:
— Ялган! — диде ул тыныч кына.
— Хакыйкать,   Тукай! — диде   шымчы.
Тукай үзен-үзе белештерми Шәүләгә ташланды да:
— Ялга-ан! — дип кычкырды.
— Туташ  үзен  үзе  суга  ташлаган! — дип кабатлады Шәүлә.
Тукай, чыннан да бәгыренә пычак чәнчелгән кебек, сыны катып торды, аннан соң бөгелеп төште. Шәүлә каушап калды, ул моны көтмәгән иде, ахрысы, ишек ягына карап:
— Әй, кем бар анда? — диде.
Аңа җавап бирүче булмады. Ул, бөгелеп төшкән Тукай янына килеп, иң өстенә кулы белән кагылды.
— Тукай, сиңа ни булды? Мин юри әйттем,   Тукай,— диде   җасус.
Тукай әкрен генә аягына басты, турайды, күкрәк тутырып сулыш алды да шашкандай көлеп җибәрде:
— Шүрләдеңме,      Шәүлә? — диде.— Үлде бу дип курыктыңмы?  Юк,  мин үлмәдем әле. Мин   акылдан   да   язмадым,   курыкма…   Мин үләсемне докторларга  кадәр  дә,  сиңа  чаклы да  яхшы белә идем.    Син мине үлем белән куркыта   алмыйсың  хәзер.  Үлемгә  мин  җырлап барачакмын. Чөнки  мин беләм,  без түккән    тирләр,  койган   каннар    бикяр  булмас! Безнең  көрәш   файдасыз   калмас,     иншалла. Мин үлсәм,   татар    дөньясында Әмирханнар, Рәмиләр,   Карилар,   Сәхипҗамаллар,   Камаллар  кала.  Барыбызны  да  үтереп  бетерә  алмассыз.  Татар  бетсә,  урыс  ни  ашар?   Кемне ашар?
Тукай иркен, көчәнүсез, рәхәт көлә иде.
— Соң шулай булгач, мине үлем куркыта аламы, дивана Шәүлә! Базар карачкысы, жандарм күсесе. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем…
Кыйналып-суелып бетмәгән,
Шигъри динем, исән бул!
Изелеп-кырылып үлмәгән,
Татар халкым, исән бул!
Шулчак ишектә Мәхмүт күренде:
— Тукай абый, аста   сине   җигүле   атлар көтә! — диде.
Тукай ачык ишеккә таба атлады һәм Шәүләгә борылып, басынкы, катгый тавыш белән әйтте:
— Татар халкы ул алабута, Шәүлә! Алабутаны бетерер өчен  аны йолкыйлар,  йолкыганда алабута орлыклары читкә чәчелә, икенче елны  шул урынны  тагы алабута баскан  була. Алабута үрчетәсең килмәсә, аңа кагылмаска гына  кирәк.  Кагылмагыз татарга!— диде.
Тукай чыгып киткәч, бүлмәгә хуҗа булып Шәүлә калды, ул ашык-пошык актарына башлады. Менә ул Тукай ятагын туздырып ташлады. Ятак тактасына олы гына хач-тәре ясалганын күреп ул шаккатты. Аннан соң ул язу өстәленнән ашъяулыкны тартып төшерде. Өстәлдә дә аркылы-торкылы сызык — хачны күреп шаша язды. Почмакта торучы тартма өстеннән китапларны себереп түкте, тартмага да хач сурәте ясалган иде. Шәүлә кинәт шашып көлә башлады:
— Тукай гомере буе хач-тәре өстенә ятып яшәгән, хач-тәре өстенә басып  иҗат иткән ләбаса!
Казан өстендә азан тавышы:
— Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр…
Мәчетләр   манзарасы. Мәһабәт манаралар, айлар балкый…  Мөселманнар  мәчеткә  бара.
Бер теләнче:
— Ишеттегезме әле, Тукай вафат иткән! — ди.
— Әстәгыфирулла! — ди икенчесе.
— Тукай үлгән! — ди бер кеше.
— Иннә лиллаһи вә иннә иләйһи раҗигун вә иннә ила раббина ләмүн    калибун,— дип дога кыла башкалары.
Казан урамнары буйлап матәм агыла. Мәрхүмне озатырга килгән кешенең очы-кырые күренми. Монда дин әһелләре дә, шәкертләр дә, курсисткалар да, жандармнар да, франтча киенгән ирләр дә бар.
— Кемне җирлиләр? Бу кем җеназасы?
— Тукай! Габдулла Тукай үлгән!
— Тукай  үлмәс!  Тәне үлсә  дә   аның  җаны, аның иҗаты үлемсез!
— Иннә   лиллаһи   вә   иннә  иләйһи   раҗигун вә иннә иля  раббина ләмүн  кабилун!
— Урынын   Җәннәттән   әйләсен!
— Амин!
 
 

Казан,  2.04.1995

 

(Чыганак: Батулла Р. Кылдан нечкә, кылычтан үткен: Кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 143 б.).


 Тукай — ул гасырлар могҗизасы

Габдулла Тукай иҗаты турында тәнкыйть сүзен иң беренчеләрдән булып Галимҗан   Ибраһимов язып чыкты. Галимҗан әфәнде, Сәгыйть Рәми белән Дәрдемәнднең   шигырьләрен шаһ-әсәрләр шүрлегенә куеп, Тукайны такмакчылар киштәсенә төшереп,   бу ике шагыйрь белән Тукайны чокәштерергә теләпме, әллә әдәбият мәйданында  гадәттән тыш вакыйга шау-шуы кузгатырга исәп тотыпмы, әче тәнкыйть бастыра. Тукайның ул вакыттагы шөһрәте күпләрнең эчен пошырган  булуы да  сизелә сыман. Чыннан да «Тукай  шагыйрьме, түгелме?» дигән кискен сорау гаугалы мохит барлыкка китерә. Хакыйкатән, Галимҗан Ибраһимов нигезле рәвештә Рәми белән Дәрдемәндне даһилар күтәртмәсенә куя. Әмма Тукайның бөтен әсәрләрен дә себереп түкми  тәнкыйтьче,  шагыйрь  иҗатында яхшы шигырьләр  барын искәртеп уза. Тукай үз иҗатына үзе дә тәнкыйди караган: «Кызмагыз, чыкса мәйданга чүпләрем», дигән.  Үзенең  «кара  эш» башкарырга  мәҗбүр булуын бик яхшы аңлый ул.   Ләкин Тукайның «чүпләре» Тукай иҗатын тулаем каплый алмый.
Вакытлар узгач, шагыйрь вафатыннан соң байтак еллар үткәч, Тукайны олы шагыйрь буларак яңадан тәкъдир иткәч, Галимҗан Ибраһимовтан сораганнар, имеш; янәсе, сез Тукайга язган тәнкыйтегезне яңабаштан карарга уйламыйсызмы? Әдип Тукай турындагы фикеренең үзгәрмәве турында катгыян белгертә.
Галимҗан Ибраһимовтан башка да татар язучылары арасында Тукайның даһилыгына шик-шөбһә белдерүчеләр булгалады, хәзер дә үзара сөйләшүләрдә бу фикер ара-тирә чагылып китә.
— Җә, кем инде ул Тукай, нәрсәсе бар искитәрлек! — дип бары тик Тукайны белмәгәннәр генә әйтә ала.
Мин фәкыйрегез дә Такташның беренче чор иҗаты белән җенләнеп йөргән заманда (1969 ел) аны Тукайдан өскәрәк куеп сөйли идем. Бу сүзләремне ишеткәч, Фәрваз Миңнуллин зиһенгә үткәзерлек итеп:
— Син Тукайны яңадан өйрәнеп чык! Такташ зур шагыйрь, Тукай исә гасырлар шагыйре! — дигән иде.
Фәрваз дустымның шушы бер җөмләсе миңа югары белем бирде кебек. Чыннан да Тукай могҗизасы күпләр өчен теш үтмәс каты төен булды.
Евгений    Евтушенко:
— Даже   бездарные   переводчики   не   смогли   убить гений  Тукая! — дигән иде.
Ригада яшәүче латыш дустым Улдис Бердиньш бервакыт әйтә куйды:
— Мин Тукайны урысчага тәрҗемәләрендә өйрәндем. Турысын әйтим, шигырьләр миңа ошамады. Шуңа күрә, Тукайның асылын аңлар өчен, мин татарча укырга-язарга-сөйләшергә   өйрәндем.
Мең  яшә, Улдис!  Рәхмәт сиңа! Ә без латыш  телен өйрәнәбезме?
Балтыйк буена барсам да, Мәскәүдә укысам да, тугандаш-күрше җөмһүриятләргә    чыксам  да  табын янында  гелән Тукай  рухы  хөкем  сөрә  килде.
Финляндиядә Тукай исемендә җәмгыять бар; Финляндиядә Гомәр Даһер атлы милләттәшебез, галим кеше фин һәм инглиз телендә Тукай турында монография язды; Финляндиядәге һәр татар гаиләсендә ата-ана, балалар Тукай шигырьләрен яттан сөйли.
Кытайда туып-үскән кардәшләребезнең теленнән Тукай исеме төшми. Җәлилне, Такташны, Рәмине, Ибраһимовны бик белеп бетермиләр, әмма кытай татарлары арасында Тукайны тирәнтен белмәгән кеше юк.
Төркиядә булып узган мәҗлесләрдә дә Тукай исеме еш яңгырый иде. Шундый мәҗлесләрнең берсендә Төркия Галимәсе Фатыйма Үзкан белән танышып, мөкиббән булган идем. Фатыйма ханым Әнкара университетында укыта, диссертациясенең темасы — Тукай иҗаты. Ул үзенең шәкертләренә Тукайның бөеклеген аңлату белән мәшгуль.
Тукайны халыклар,  гасырлар даһие дими,  ни диярсең?
— Сезнең Тукаегыз кем ул,  нәрсәсе белән ул бөек? — дип сораучыларга без:
— Тукай  ул Пушкин кебек! — дип  әйтә  торган идек.
Юк шул, алай гына аңлатып булмый Тукайны. Пушкинның үзеннән алда остазы булмаган, Пушкиннан алда урысның язма әдәбияты булмаган. Унсигезенче гасыр   вәкиле   Антиох  Кантемир — вәссәләм!
Тукайның татар халкы арасыннан чыккан остазлары берәү генә түгел: Кол Гали, Колый, Кандалый, Имәни, Акмулла — мең еллык халык әдәбияты — барысы да Тукай иҗатына орлык салган.
Тукай — ул упкынга бара торган татар халкын күкрәгенә алып, үзе изелсә дә, милләтен коткарган шәхес.
Тукай — ул куәтле шовинистик электр көчәнешенә тоташтырылган татар халкын, саклавыч-үткәргеч сыйфатында, үзе янып-гарипләнеп, коткарган шәхес.
Тәкъдир аңа нибары егерме җиде генә яшь биргән. Ләкин Тукайның егерме җидесе ике мең җиде йөз егерме җиде елга бәрабәр.
Күр син, агай! Тукай вафатына сиксән алты ел тула — онытыламы Тукай, кечерәяме Тукай? Юк!
Ничәмә-ничә галим, ничәмә-ничә шагыйрь, ничәмә-ничә драматург, ничәмә-ничә рәссам Тукайдан илһам алган, җанын Тукайга багышлаган: Фатих Әмирхан, Бакый Урманче, Әхмәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Хәсән Туфан, Ибраһим Нуруллин, Туфан Миңнулин, Рөстәм Вәлиев, Илдар Юзеев, Риза Ишморат, Мөдәррис Әгъләм һәм башкаларыбыз…
Ләкин Тукай рухына, Тукай иҗатына, Тукай бөеклегенә тиң әсәр әле һаман үз иҗатчысын көтә.
Ышанамын ки, андый әсәрләр киләчәк гасырда пәйдә булыр! Иншаллаһ!  Амин!
 

(Чыганак: Батулла Р. Кылдан нечкә, кылычтан үткен: Кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 143 б.).


Комментарий

  1. Рәмилә Тимершина | 18.04.2020 12:04

    бик матур әсәр, мин кайбер өзекләрен рус теленә тәрҗемә иттем.

Комментарий язарга


*