ТАТ РУС ENG

Равил ФӘЙЗУЛЛИН Үлемсезлек символы

(Ул — мөнбәр тәрәзәбез)

 

Без яшәгән гасырның башыннан ахырына кадәр (алга таба да, бу хәл, һичшиксез, шулай дәвам итәчәк) халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә?

Һәр милләт, һәр халык–кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә, үткән юлының гомумтарихта ни дәрәҗәдә беркетелеп калуына карамастан, Кояш астында тулы хокуклы яшәвен расларга һәм киләчәктә дә Җир йөзендә лаеклы урыны барлыгына һәм булачагына дәгъва кыла. Шуны Тарих алдында, бүтән халык-илләр алдында раслар өчен Аңа таяныр нокталар, инандыргач дәлилләр, рухи генетик потенцияне күрсәтә алырлык шәхесләр, бөек затлар кирәк.

Заманында миңа байтак халыкларның бөек саналган шәхесләренә багышланган тантаналарда катнашырга туры килде. Русларның — Пушкин, казакъларның — Абай, латышларның — Райнис, украиннарның — Шевченко, әзәриләрнең — Физули, төрекләрнең — Юныс Әмрә, кыргызларның — Токтогул, чуашларның — Иванов бәйрәмнәре… Татар әдәбияты вәкиле булып бу юбилейларда чыгышлар да ясадым. Фейерверклы рәсми тантаналардан соң ялгыз калгач, күңелгә төрле уйлар да килгәли иде. Ни өчен бу шәхесләргә, пәйгамбәр күреп табыналар да, аларны илаһ күкләренә күтәрәләр соң әле? Ярый, гомер кичеп зур иҗат калдырганнар. Ләкин бит алар моннан фәлән йөз ел элек булган биеклекләр. Ни өчен алар безнең өчен, киләчәк өчен гел өлге булырга тиеш соң әле? Һәркемнең үз йолдызы дигәндәй, иң әүвәл, алар үз халыкларының газизләре, нигә аларга бөтен дөнья баш ияргә тиеш? Өстәвенә, адәм заты булып яшәү рәвеше буенча, бер генә каләм иясенең дә Тукай яки Шевченконың, Мәгарри яки Достоевскийның шәхси тормыш-хәятта кичергәннәрен кабатларга теләгәнен ишеткәнебез юк… Әмма… гомер кичкән саен, яфраклары коелган урманда ерактагы агач силуэтлары да ачыграк күренгән сыман, яшьлектәге өермәле уйлар тынып-утырып калгач, фикерләр дә үзгәрә төште. Кирәк икән, бик кирәк икән үткән заманның кабатланмас Затлары! Чөнки, алар — Бөек! Бусы — бер. Ә һәр Бөек шәхес ул — гомумкешелек хәзинәсе. Әгәр Бөек булсаң:

Нечкә җанлы, чын иманлы булып тууың кирәк.
Шатлык-кайгыңны аңларлык җирлек булуы кирәк.
Шагыйрь булсаң, Дөнья өчен давың, януың кирәк.
Януыңны күп халыклар күмәк тануы кирәк.

Икенчедән, югарыда әйтелгәнчә, милләтне милләт итеп раслар өчен кирәк аларны олылау. Үзеңне үз милләтең баласы итеп, Кеше итеп тояр өчен кирәк икән! Шулай булмаса, үзләрен зур милләт итеп дөньяга таныткан, тарихта тирән эз калдырган милләтләр, әйтик, алманнар үзләренең Гете, Шиллер, инглизләр — Шекспир, Байрон, испаннар — Сервантес, итальяннар — Дантеларын шулай планета масштабында күтәрмәсләр иде. Болары — Гарәп цивилизациясеннән. Ә Шәрекъ дөньясыннан күпме бөек исемнәрне атап булыр иде!

Билгеле хакыйкать: күтәрердәйне генә, булганны гына күтәреп була. Максат куеп чөяр өчен мәгълүм масса-авырлык кирәк. Кош мамыгын ыргытып булмый. Аны җил кая тели, шулай өреп йөртәчәк. Рухи сабантуйда яңа буыннар киләчәккә алып барыр өчен Үлемсез Иҗат булу фарыз. Үлемсезлек турында уйланырга безнең өчен Тукай — иң кулай мисалларның берседер.
Үлемсезлек — бөек мәгънәгә ия сүз. Ул, мөгаен, Кешелек хыялының иң биек ноктасыдыр. Үлемсезлек юлын беркем дә тәгаен генә кистереп күрсәтә алмас. Юкса, әкиятләрдә Әбелхаят суын эзләмәсләр, Фаустлар алданмас, Ләйлә-Мәҗнүннәр харап булмас, Гайсә пәйгамбәрләр кадакланмас, фидакарьләр утларга ташланмас иде… Шулай да, без аңлаган асылында, Үлемсезлек юлына баруның кайбер төп нигез принциплары бар ул: ул — заманның чын мәгънәсендәге гадел һәм зирәк баласы була алудан, ягъни, дәвереңнең төп проблемаларын чишү үзәгендә булудан, үз халкыңның мәнфәгатьләрен кайгыртудан (Вакыт галиҗәнапләре көзгесендә һәр халыкның үз хәлләре), киләчәкне анык күрә алудан гыйбарәт. Тукай — минемчә, бу принципларның һәммәсенә дә туры килгән шагыйрь.

Халык күңеленең тагын бер ягын онытмыйк: дөньялыктан пәйгамбәрләрчә яшьли янып китү — мәңгелеккә баруның тәгаен бер ышанычлы юлы. Безнең халык яшьли фаҗигале үлемгә дучар булган кызга яки егеткә тикмәгә генә җыр-бәетләр чыгармаган. Тукай бу яктан да Үлемсезлек кодексына бик туры килә.

Һәм, ниһаять, бер Бөек затны тану, аның олуглыгын бәяләү өчен, чорына лаек замандашлары булуы, илаһи рухны киләчәктә дә саклап, олылап бару өчен оныклары кирәк — яңа буыннарның тууы кирәк. Сандугач тавышын аерыр өчен бихисап кош сайравын тою-белү кирәк… Бу җәһәттән дә Тукай бәхетле шәхес. Чөнки аның иҗат чоры гаҗәеп дәвергә — халкыбызның гасыр башындагы олуг күтәрелеш-ренессанс чорына туры килә. Халык бөеклегенең рухи маякларын төгәл ачыклау, барлау заманы ул. Аннан соңрак дәвер буыннары рухи биеклекне тану, бәяләү буенча тагын да зирәгрәк булдылар — Тукайны бөек итеп танып, аны киләчәккә илттеләр. Ни генә димик, бу очракта бөеклекнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Тукай үзе, гаҗәеп иҗаты, XX йөз башында Россия киңлекләрендә шагыйрьләрдән бердәнбер диярлек уникаль шәхес бит ул. Ятим үсеп, дәүләт уку йортлары күрмичә тәрбияләнеп, бик аз гомер яшәп, ятимлек һәм ялгызлык кичереп, биш-алты томлык мәңгелек әсәрләр язган иҗатчы дип ул чорда тагын кемне атап була соң?

Хәер, үз бәһасен Тукай үзе дә яхшы белгән. Бу җәһәттән кечкенә генә лирик чигенеш. 1974 елның июнендә Михайловскоеда Пушкин бәйрәме үткән көннәрдә куен дәфтәремә мондый юллар язылган:

 

Михайловскоеда

Йолдыз, Кояшларны күрми торып, ничек белмәк кирәк бу Айны!
Мин, Пушкинның торган җирен күреп, бөеклеген тойдым Тукайның.

 

Һәм, ниһаять, бу кереш сүзне язган чакта, янә бер мәртәбә Тукай томлыкларын актарганда, аның «Пушкин вә мин» дигән шигырендәге мондый сүзләргә юлыктым:

 

…Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән!

 

Мин берәүне дә түбән йә югары санарга теләмим. Әмма — сүз әйтелгән!

Инде шагыйрьнең 100 еллыгына чыккан китап турында. Аңа йөзгә якын авторның Тукайга багышланган шигъри әсәрләре тупланган. Гомумән, Тукай хакында шигырь язмаган бер генә татар шагыйре бармы икән? Ул гына да түгел, башка халык шагыйрьләре, әдипләре дә аның турында үзләренең ихлас фикерләрен әйтеп калдырганнар, шигырьләр иҗат иткәннәр. Шуларны туплап 1976 елда, төзүче буларак, «Тукайга чәчәкләр» дигән бер җыентык чыгаруда катнашкан идем. Менә 20 еллап гомер үткәч янә бер китап. 20 ел эчендә Тукайга багышлап язылган шигырьләр никадәр ишәйгән! Аларда инде яңа төсмерләр, киләчәккә төбәлгән яңа мотивлар. Элек язылган әсәрләрдә «сүнде йолдыз», «калдырды үксез милләтен», «һәммәбезгә син әрәм» кебек тәгъбирләр өстенлек итсә, соңгы чорларда «Тукай безнең белән», «Син яшьтәш тә, замандаш та», «Тукай үлемсезлеген син озайтырга бурычлы», «Мин Тукайга барам» кебек күтәренке рухлы юллар хас.

Әйе, безнең халык та кояш астында үзенә урын даулый. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаганмы?» дигән сорау, шөкер, хәзер юк инде! Уянып торып баскач, нишләргә? Ничек хәрәкәт итәргә? Менә төп тойгы — хис-уй! Тернәкләнеп, үз хакыңны даулау чорында — Тукай иҗаты үзе бер таяныч! Үзаңы уянган халык вәкилләре, бу очракта шагыйрьләр, Тукайга багышланган шигырьләре аша үзләренең иң мөкатдәс, иң изге идеалларын ачыклыйлар шикелле. Ул — югалган Дәүләтчелегебезне кайтару. Ул — Дөньяның ирекле халыклары гаиләсендә булу. Бу хыял-максатка ирешү юлында Тукай үзе бер юлкүрсәткеч, үзе бер тәрәзә. Без шул мөнбәр тәрәзә аша, күзләребез яшьле булса да, кояш ягына таба карыйбыз. Китапка кергән шигырьләр дә бу сүзләрне раслый дип уйлыйм.

 

1995, декабрь.

 

(Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр. 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 384 бит)


Комментарий язарга


*