ТАТ РУС ENG

Шәүкәт ГАЛИЕВ Әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар…

***

Тукай җирендә мин күңелгә моң сулыйм.

***

Тукай. Дәрдемәнд. Бер чорда яшәсәләр дә, халыкны
төрлечә күргәннәр. Алтын таулар хуҗасының да югалмас мөлкәте
сызылып–сызылып шигырьләрендә калган. Үзе дә ачлыктан киселеп,
инкыйлабтан соң дөнья кичкән.

 

***

Җәлил театры янында – Тукай һәйкәле баскан аулак тыкрыкта шигырь
бәйрәме – туган көненә халык җыелган. Гимназиядән Айгөл оныгымның үзе
бик теләп сәхнәгә беренче чыгуы, тып–тыныч кына, тигез итеп укыды.
Әйбәт ишетелде. Быел микрофонда оныгым, мин халык арасында тыңлап
тордым. Укыган шигыре: “…гә (Ядкарь)”. Тукайның шагыйрьгә киңәшен,
өрүчеләргә җавап сыман, оныгым әйтеп бирә: “Таш йөрәкләр кырсалар
күңлеңне – түз, эндәшмә син…”

 

***

Яшь чагында колачлар иркен, теләкләр киң – кешеләр теләгәнне мин әйтеп
бирермен дисең. Күңелгә тулышкан шул көч дәртләндерә, ышаныч бирә.
Өлкәнәйгәч күрәсең – бер колач кына җитмәслек икән. Бер гомер дә
җитәрлек түгел. Кала дөнья, яңа каләмчеләрен көтеп кала. Алар килер,
үзләре өлгергәнчә күрерләр. Без генә белгән күпме нәрсә күмелеп калыр.
“Бетте көч, сынды кылыч…” – дип, Тукай да офтанган инде…

***

Тукайның “Туган тел”е, Сөембикә манарасы, Шәһри Болгар… Татар күңелен
тоткан, җимерелеп бетүдән саклаган Алтын Баганалар. Халык күңеленең иң
бөек нокталары.

***

Хәзер дин, мәчет, муллалар турында шатланып, нурландырып, сагынып вә
шомартып язалар. Шомартырга оста инде без. Әгәр Тукайның кайбер дин
әһелләре турында әйтелгән сүзләрен бүген бүтән кеше әйтсә, ни диярләр
иде микән?

 

***

Замандашларының Тукай шигырьләрен Коръән укыган шикелле көйләүләре
очраклы булмаган. Халык яңа дәвердә шигъри догасын эзләгән, җанына якын
моң белән иманын ныгытып мәңгелеккә ятлап куйган. Коръән көе белән.

***

Тукай бәйрәменә һәвәскәр рәссам мәктәп сәхнәсен бизәгән. Тукайны һәркем
үзенчә сурәтли. Фотолары күңелгә урнашкан, без беләбез дип, чагыштырып,
охшаган-охшамаган дибез. Сәхнәдә әсәрләренә рәсемнәр дә бар.

— Су анасы бигрәк матур, — дим, сокланып. — Алтын ташлы, алтын алкалы, алтын чылбыр муенса, алтын беләзекле…
— Артык чибәр ясаган, — ди укытучы ханым.
— Чибәр булырга тиеш! Нигә баба-яга булсын ди? Янәшә торгач та, Шүрәле хатыны түгел ич! — дим.
Сүз сөреше көтелмәгән чагыштыруга китерде. Укытучы да килешә.

Су анасы, Урман анасы, Бик анасы… Борынгы грекларда аллалар булса,
мәҗүси бабайларда аналар булган. Матриархат чорыннан ук киләдер. Патша
сыман, Су анасы һ.б. Ә патшабикәләр зиннәтле бизәкләргә бай була бит
ул. Халык хыялы шулай күрә —бу рәссам күзе белән…

***

«Җанга — мунча, тәнгә — юк», — дигән Тукай. Уйлап баксаң, болай дип тә
була: тәнгә мунча – каен себеркесе… Ә менә җанга мунча – шул каенның
ак матурлыгы!

***

Моңача псевдоним алганда иҗатчы үз исеменнән китеп ата-бабасын куя иде
— нәселен белгертү, таныту өчен. Хәзергеләр үзләрен генә калдыра:
Чулпан, Рифә, Гөлзадә. Мисал өчен генә әйтәм, сәләтләренә кагылмыйм.
Зөлфәт тә үз исеменнән — Дөлфәттән алган. Әмма таланты белән күтәрде
аны. Башта — талант, аннары — исем. Иҗат нәтиҗәсе булып исем килә:
Габдулла — Тукайга әверелә.

***

Ишми Ишан — Ишмөхәммәт Динмөхәммәдев варислары матбугатта мәкалә
бастырган: «Хак юлга чыгасы иде» дип атала. Акыллы, киң карашлы,
фәлсәфи һәм тормышчан. Нәсел ул оныкларга күчә-күчә дә сыйфатын саклый.
Безнең татарда бер-берсен төшерү шаукымы әле дә бар. Сыешмау, тар
күңеллелек. Балтач районы Түнтәр авылында — Ишмөхәммәт кырык елдан
артык имам һәм мәшһүр мәдрәсәдә мөдәррис булып торган авылда булганым
бар. Тукай бәясе бердәнбер иде шул. Хакыйкать ачыкланыр өчен заман
алмашыну кирәк. «Тукайга» шигыремдә «Ләүхәйләсен укытып Ишмиләрнең»
дигәнне «мөртәтләрнең» дип үзгәрттем. Бусы Ишми ишанга ишарә түгел.
Гөнаһлары булса, Ходай үзе беләдер…

***

Әдип кайсы төбәктән килсә дә, туган каласы — Казан… Мәңгелектән
дөньяга шушы чорда, шушы мохиткә килүем белән бәхетлемен. Тукаем,
Такташым бар, Туфаным, Хәкимем бар. Остазларым — күңел таянычлары булу
гомеремне мәгънәле иткән. Үземнән уздырып иҗат иткән талантлы яшьләрем
бар!

***

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары «Туган тел»не җырлыйлар, телләре
каты. Туган телнең тәмен белми үсәләр. Очрашуда сорау бирәселәре килә —
базмыйлар. Карыйсың да, ниндидер кимчелекле, җитлекмәгән, чукрак
диимме, балалар сыман. Әйтергә теләгәннәрен татарча җиткерә алмау шулай
күрсәтә икән. Болар үскәч тә туган телдә сөйләшүдән тыелып яшәячәкләр.
Кемнең үз кимчелеген күрсәтәсе килсен? Сүз запаслары бик фәкыйрь, туган
телнең алтын запасы юк күңелләрендә. Ата-аналар татар теле дәресенә
җибәрмиләр. Ничек бетте бу, кая китте бу милли горурлык? Корсак
фәлсәфәсе белән яшәүчеләр үрчеде. Ничек уятып була бу горурлыкны?

***

Мин нарасый чакта авыл өйләре шәхси китапханәсе, китаплары белән
мактанырлык түгел иде. Өйдә Коръән булырга тиеш — бусы гореф-гадәт,
ата-бабалардан килгән. Аннары Тукай өстәлгән. «Туган тел» шигыре
шәмаилләргә язылып, шигъри күңелләрнең яңа догасы булып киткән.
Шәмаилнең вазифасы — өйгә җен-пәри кертмәү, иминлек теләү. «Туган тел»
шуны үтәгән, өйне туган тел сакласа, җен кермисе булган. Тукай —
күңелләрне көйли торган бөек сүз, изге сүз — догасы булган халыкның.

***

Калифорния штатында яшәүче татарлар Тукайның 100 еллыгына багышлап
туган тел кичәсе үткәргәннәр. Нинди балалар микән болар дип, йөзләренә
текәлеп, җаннарын аңларга тырышам. Язмыш әллә кайларга илтеп ташлаган,
тараткан нарасыйларны уйлап күзләремә яшь килә. Туганлыктай изге хис
икән ул милләттәшлек тойгысы да.

***

«Ана теле» дибез. Бүтән халыкларда да, бездәге кебек, «туган тел» дип
әйтү бар. «Әткәм-әнкәмнең теле» дигән Тукай, «ана сөте белән керә» ди
халык. Туган тел дә шулай бишек җыры белән сеңә. Телнең нечкәлекләре
әни аша үтә, әнидән килә, бала гел аның куенында, аның тирәсендә бит.
Чит тел турында «үги ана теле» дигәнне ишеткәнем бар. Үги үги шул инде.
Үз балаларын үз итсен!

***

Америка, Австралия, Япония… Дөньяга сибелгән татар. «Туган тел» кайсы
илләрдә генә җырланмый! Милләтнең гимны — моңы ул. Татарстанның үзендә
аны оныта башлаган төбәкләре бар…

***

Тукай балалар бакчасында… Ә бит моңа кадәр шагыйрьне анда кертмәгәннәр. Хәзрәте Пушкин гына булган.

***

Тукайга килгәннәр арта бара. Тукайдан киткәннәр дә аз түгел: оешкан, оештырган төстә мәктәп-мәктәп китәләр…

***

Өйгә җен кермәсен дип, шәмаилгә дога язып куялар иде. «Туган тел»
шигырен язганнары чит тел кермәсен дипме? Ишектән йөрми шул, авыздан
керә, авызыңны ачып торсаң! «Бисмилла итеп капла иснәгәндә» дигәннәре
шул хактадыр.

***

«Туган тел» шигырен шәмаилгә язганнар. Шуны матурлап, бизәп мәктәпләрдә кую өчен плакат итеп чыгарасы иде. Нәшриятка әйттем.

***

Татармын дияргә кыймаган чакларда, үзебезне Тукайдан дидек. Рухыбыз, ышанычыбыз, өметебез Тукайда булды, аңа сыендык.

***

Тукайның шәҗәрәсе басылып чыкты, нәсел агачын күрдек. Ә бит балалары,
туруннары да меңләгән хәзер, онытканнары да кире туган теленә кайтырга
тырыша.

***

Тукайның хәле авыр… Коткара алабыз — туган телне белүчеләр арта
барган саен хәле җиңеләер, гомере озынаер — яшәр ул киләчәктә дә!

Туган тел яшәгәндә — Тукай исән булыр. Тукай барда — туган тел яшәр. Тукайны онытмыйк!

***

Кырлай урманнарында шүрәлеләр шаярыр чак җитте — яз килде! «Яр буенда
су аналары кызыныр чак җитте — яз килде!» — дип уйлыйм да, Туры Тукай
бүтәнчә әйтер иде, дим:
— Шүрәле урманнары киселә-киселә сирәгәя, Су анасы
мазутка буялып чыга. Туган тел — кар астыннан чыккан, бирешмәгән умырзая!

***

Кар китә, җир ачыла, ят телләр салкыны киткән саен, Тукай да ачыла бара.

***

Һәр кешенең туган көне бар. Ә милләтнең туган көне кайсы? «Туган тел»
бәйрәме шулдыр? Тел милләтнең язмышы, яшәве — ансыз ул юк. Туган тел —
изге догалардан элегрәк тә булган. Әссәламегаләйкем, дип эндәшкәнче
күпме теләкләр туган телдә әйтелгән. Дога теле — динебез теле, туган
тел — иманыбыз, җаныбыз теле. «И туган тел! Синдә булган иң элек
кыйлган догам!» — дигән бит Тукай. Туган телнең яшәве, киләчәге —
сабыйларыбызда, алар белсә — югалмас ул.

***

«Дингә карашыгыз ничек?» дип сораган иде мәктәптә бер татар малае.
Бабай Коръән укыганда туган тәэсирне әйттем. Дин тәртибе халыкның әхлак
кагыйдәләре белән үрелеп килгән, тормыш кануннары, гореф-гадәтләре
шулай сакланган. «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам…»
Мин дә дингә Тукайча карыйм. Соңыннан укытучылар әйтте, әлеге малаебыз
баптистлар йогынтысына эләккән икән, дип…

***

Авыру-сырхау кичерү кешене рухи өлкәнәйтә, зирәгрәк итә. Андыйлар
тирәнрәк хис итә, кичерә, уйлый белә. Тукайның әсәрләрендә өлкәнрәк
күренү сере шунда түгелме? Фәнис Яруллин кебек бәлагә тарыганнарның
күңелендә әдәби сүз яралу хикмәте дә шундадыр. Чын әсәр тусын өчен кеше
җанының айкалып, үзәгеннән әрнеп кузгалуы кирәк. Ә гамьсезлек — бәйрәм
кәефе, бәйрәмнең үзе белән бергә узып югалучан, вакытлы хәл. Юморның
сатирага күчеп китүендә дә сызлану бар. Тагын бер шарт булу кирәк —
талант. Барлык авырулар да талантлы түгел шул — ул гына җитми.


1985–1995



(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)


 

Комментарий язарга


*