ТАТ РУС ENG

Рашат НизамиевШагыйрьне каршылау

Әгерҗе районындагы Иж-Буби картларының сөйләвенә караганда, бу авылның халкы Тукайны яшел чирәм җәеп каршылаган.

Дәррәү купкан авыл! Белгәннәрдер
Юл буйлатып шагыйрь киләсен.
Сәхнәмени — юлның уртасына
Сипкән халык илнең чирәмен.

Сеңдереп кал, хәтерләп кал, Тарих,
Тукай йөзендәге балкышны!
Клячкинда, яшәү төсе итеп,
Юксыныр ул шушы алкышны…

Килә Тукай, балачактан килә,
Бозлар җәеп язмыш каршылый;
Ятимлекнең салкын кулы белән
Битләренә гүя кар сылый.

Керә Тукай Казан урамына,
Көтә дошман, көтә дуслары.
Шигырь уты белән айкаган ул
Державаның салкын бозларын.

Вакытларны бергә тоташтырып,
Ява карлар, яңгыр тамчылый.
Бара Тукай Яшәү урамыннан —
Кочак җәеп еллар каршылый.

Казан өсләрендә дөрли кояш,
Ул — шагыйрьне күргән утчәчәк.
Гасырларны ерып бара Тукай,
Һәм каршылый аны Киләчәк!


Комментарий язарга


*