ТАТ РУС ENG

Сафуан  Мулла Гали Син бар чакта, Тукай…

 

(Шагыйрьнең 110 еллыгына)

Көннән-көн ачыклана йөзең,
Ачыласың, Тукай, чәчәк сыман,
Чәчәктәге чык тамчысына
Йолдызлары белән кояш сыйган…

Һәр тамчыда синең йөрәк җылың,
Ишетелә тамчы саен җырың,
Тамчыларда диңгез хасил була,
Һәр тамчыны татар итеп юрыйм.

Син бар чакта, Тукай, милләт сүнмәс
Күңел якты булыр ахактан.
Ата-баба җирен иңли алсак кына,
Котылыр безнең тарих нахактан.

… Һәр көн саен, Тукай,
Ачыклана йөзең,
Таң аттырган нурлы Чулпан сыман,
Әрнеп тамган яшь тамчыларыңа
Дөньядагы барлык татар сыйган.

 

 

7 апрель, 1996 ел.

(Чыганак: Мәдәни җомга,  21 июнь, 1996 ел).


Комментарий язарга


*