ТАТ РУС ENG

Шәүкәт Галиев Олы Бакырчыда очраштык

 

А.С.Пушкинның тууына 200 ел тулу уңаеннан


Болдинода — синең мәшһүр көзең,
Миндә менә Бакырчы җәе.
Пушкин елы быел — шигърияткә
Килеп кенә тора бит җае.

Бик исемдә утыз җиденче ел…
Үлгәннәргә «почет» булганмы —
Бәйрәм итеп шаулаганнар иде
Вафатыңа йөз ел тулганны.

Урман арасында ерак авыл,
Без икенче генә сыйныфта.
Ул чак әле синең даһилыгың
Аңыбызга бетмәс сыеп та…

Күңел тарткан, үз иткәнбез икән,
Саф татарча иде язганың:
Тукай теле якынайткан сине…
Икегезне бергә кызгану…

…Шигырьләрең һаман телгә килә,
Татарча һәм русча ятладым.
Тукайны да, шигъриятне дә син
Яңа Дантеслардан сакладың.

Ике йөз ел тулды бу көннәрдә —
Бусы инде туу бәйрәмең.
Яратуыбызны яңарттың син —
Бөтен татар җирен әйләндең.

Күргән идем Олы Бакырчымда,
Үзгәрмәгән, шул ук сурәтең.
Уртак дога итеп кабатлыйбыз
Син зурлаган Коръән сүрәсен.

Июнь, 1999


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)

 


Комментарий язарга


*