ТАТ РУС ENG

Шәүкәт ГалиевУй елгасы

Троицк шәһәре Уй елгасы буенда,
Тукай анда 1912 елда булган.

Буын арты
Буыннарны
Танып килә,
Уй елгасы
Гасырлардан
Агып килә.
 
Кемнәр аңа
Керә алган
Бары тездән,
Кемнәр аның
Чоңгылларын
Иңләп йөзгән.

 

Уйга чумып
Тукай үтә
Шушы ярдан,
Үләренә
Аның бер ел
Гомер калган…

 

Тыныч кына
Ага бирә
Уй елгасы.
Үтә шагыйрь —
Уе моңсу,
Уе ачы.

 

Уй елгасы,
Уй елгасы
Күңелендә.
Заманыңнан
Качып шунда
Күмелергә?..

 

Юк, шагыйрьнең
Ялгыз гаме
Булмый, булмый —
Халкын уйлый,
Илен уйлый,
Телен уйлый…

 

Үтә шагыйрь,
Уй елгасы
Буйлап үтә;
Әйтми калган
Күп уйларын
Уйлап үтә.

 

…Үләренә
Аның бары
Бер ел калган.
Уй елгасы
Кебек чиксез
Гомер алда!

 

Комментарий язарга


*