ТАТ РУС ENG

Зиннур МансуровМәңгелек бусагасы

Шагыйрьлекләр белән шөгыльләнмик
Тукай яшен узып барганда.
Тәңребезнең даһи тамгалысы
була алмый әле бар җан да.

Пәйгамбәрнең изге бусагасы
пычранмасын безнең аркада.
Тормышыңда, баксаң, тормыйсыңдыр
Тукай күзендәге акка да…


Комментарий язарга


*