ТАТ РУС ENG

Г.Тукай “Бәхетле бала” (Гөлчәчәк көе)

1. Бәхетле шул баладыр,
Кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә
Белергә кушканын белсә.

Кушымта:

Бәхетле, бәхетле бала
Кайсы дәрсенә күңел бирсә.

2. Сабакка калмаса соңга,
Борылмый барса уң-сулга.
Уенга салмаса ихлас –
Менә бәхте аның шунда.

Кушымта.

3.    Кешеләргә итеп шәфкать,
Үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми,
Егылганнарга кул бирсә!

Кушымта.

 


 

Комментарий язарга


*