ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Әйдә халыкка хезмәткә" (“Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр” шигыре) (Гөлчәчәк көе)

1.    Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә;
Бу юлда һәртөрле хурлыкка,
Зорлыкларга* түзмәккә!

Кушымта:

Әйдә халыкка,
Халыкка, халыкка.
Әйдә халыкка хезмәткә.

2.    Алга, алга! Алга табан.
Алга дустлар басыйк табан;
Моңгар чаклы җәһел* безне
Артка тартканда алдаган.
    
Кушымта.


* Зорлык – авырлык.

*Җәһел – наданлык.


 

Комментарий язарга


*