ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Нил ЮЗИЕВ Әдипнең эрудициясе һәм сәер остазлары

 

Әдәбиятның үсүе, баюы беренче чиратта аның иҗатчылары язучыларга бәйле. Язучының халык тормышы белән бәйләнеше, заман һәм укучылар таләбен тоюы, таланты, культура дәрәҗәсе, эрудициясе — болар барысы да әдәбиятның хәрәкәт итү тизлеген, аның эстетик сыйфатын билгелиләр.
Әдипнең уй-хисләр дөньясын, сурәтләр палитрасын баету юллары гадәттән тыш күп. Шул мөмкинлекләрнең берсе — үзенә чиктәш сәнгать төрләрен яхшы белү, аларның казанышларын өйрәнү.
Татар язучыларының эстетик карашларын тикшергәндә дә аларның матурлык тойгыларын тәрбияләүдә башка сәнгать төрләренең әһәмиятле роль уйнавы ачык күренә. «Музыканы мин иҗатымны баетырга, тирәнәйтергә ярдәм итә торган бер эзләнү алымы, үземне тәрбияләү чарасы итеп карыйм», — дип сөйли шагыйрь Сибгат Хәким. Язучыларның иҗтимагый һәм тәнкыйть эшчәнлекләренә дә шушы бердәмлек тирән эз салган. Мәсәлән, Г. Ибраһимов үзенең әдәбият теориясенә караган хезмәтләрен яки шул чордагы татар әдәбияты турындагы мәкаләләрен язганда бөтен дөнья сәнгать тарихы казанышларыннан мул файдалана, театр һәм музыка тарихына да, рәсем һәм һәйкәлчелек өлкәләрендәге ачышларга да таяна. Ул әдәбиятның үз кануннарын гына түгел, әдәбият һәм сәнгать арасындагы уртаклыкларны да ачарга омтыла.
Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Гафури кебек язучылар сәнгатьнең башка төрләрен пропагандалауда, аларга нигез салуда якыннан торып катнаштылар. Алар артистларның, җырчыларның, яңа туып, күтәрелеп килгән театрның иң якын дуслары, булышчылары, таянычлары булдылар. Г. Камалның, тормыш соравына буйсынып, үзенең үк драматург, артист, рәссам булу факты да күп нәрсә сөйли.
Халыкны уятуда, аны тәрбияләүдә сәнгатьнең гаять зур көчкә ия булуын алар ачык төшенделәр. Тукай милләтне уятыр өчен «җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын» (Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда, 3 том,  1956, 13 бит.), — дип язды.
Сәнгать өлкәсендә киң эрудицияле булу аларга әдәбият кануннарына тирәнрәк төшенергә ярдәм иткән. Милли сәнгать төрләренең башка илләр белән чагыштырганда артталыгын күрү аларда көрәшче-трибун сыйфатларын үстергән.
Г. Ибраһимов та татарда рәссамлык сәнгатенең юклыгына пошынып, «тәрсим вә тасвир сәнгатен» үстерергә чакырды, «рәсемнәрнең махсус бер мәсләк вә бер идеягә хезмәт җәһәте дә бардыр», дип, рәсем сәнгатен дә «халык ихтыяҗәтенә хезмәт» итәргә өндәде. Бу уңайдан Л. Толстойның «фәкыйрь вә ач булган авыл крестьяннарының аяныч хәлен тәрсим кыйлырга» өндәвенә тулысынча кушылып, рәссамнарның халык алдындагы югары миссиясен дә билгеләде (Г.   Ибраһимов.     Әдәбият    мәсьәләләре.     1960, 29 бит.).
Г. Ибраһимовның эшчәнлеге нәтиҗәсез калмый. Беренче профессиональ татар рәссамнарының истәлекләренә мөрәҗәгать иткәндә дә шушы фикерне раслаган мисаллар табарга була. Мәсәлән, Бакый ага Урманчы үзенең күңелендәге рәссамчылык хисләрен канатландырып җибәрүдә Г. Ибраһимовның сәнгать турындагы фикерләре хәлиткеч роль уйнавын яза (Б. Урманчы.  Гадилектә  матурлык,  «Г. Ибраһимов  турында   истәлекләр».  К.,   1966,   164—165   битләр.).
XX йөздә татарның милли сәнгать төрләре баеп китүе әдәбиятның сәнгать белән тагы да тыгызрак бәйләнеше тууга сәбәп була. Шунысын да әйтергә кирәк, бу дәвердә татар әдәбиятына рәсем яки музыка сәнгате йогынты ясауга караганда, сәнгатьнең ул төрләренә әдәбиятның йогынтысы күп көчлерәк булды. Татар профессиональ музыкасы, мәсәлән, бер яктан халык моңына һәм классик рус, Көнбатыш Европа музыкаларына нигезләнеп туса, икенчедән, татар шигъриятенә, иң беренче чиратта Г. Тукай поэзиясенә, халык күңелендә ул ачкан рухи байлыкка һәм шул байлыкны сурәтләү алымнарына таянды, һәвәскәр композитор Заһидулла Яруллинның Тукай вафаты белән язган «Тукай маршы» бу яктан бик тә мәгънәле ишарә. «Тукай маршы» шагыйрьнең бөеклеген һәм халыкка якынлыгын музыка теле белән әйтеп бирергә омтылуның беренче тәҗрибәсе булды.
Тукай шигърияте үзе бер дөнья, халыкның рухи дөньясына гаять тирән үтеп кергән, халык белән шагыйрь арасында аерылгысыз бердәмлек урнаштырган, шуның белән халыкның эстетик фикерләвенең яңа югары баскычын төзегән тылсымлы сәнгать дөньясы иде.
Менә шунда без сәнгать төрләре һәм аерым жанрларның кушылырга омтылуы Һәм үзара тәэсир итешүләре нигезендә яткан кайбер сәбәпләр белән очрашабыз. Төрле форма, жанрларны берләштерә торган уртак законнарның яшәве шушы кардәшлекнең нигезендә ята. Кино гына түгел, әдәбият та, хәтта музыка үзе дә өлешчә синтетик сәнгать.
Г. Ибраһимов язганча: «Сәнгатькярнең — теләсә шагыйрь вә әдип булсын, теләсә рәссам вә композитор булсын — халыкка мөнәсәбәтенең, халыкның аны үз итүенең, йөрәгенә якын алуының сере эштә шул ике йөрәк арасындагы уртак тәэсирнең шул әсәрдә, шул рәсемдә, шул көйдә табигый вә ачык рәвештә тәҗәссем итүендә* (* Тәҗәссем   итүендә — гәүдәләнүендә.), — сүз беләнме, рәсем беләнме — шуның гәүдәләнә алуында, тагы ачыграк әйткәндә, сәнгатькяр йөрәгеннән халык йөрәгенә турыдан-туры юл салынуындадыр» (Альбом. «Сәнаигы нәфисә мәҗмугасы». Казан, 1915, 13 бит.).
Г. Тукайның да халык титаны булып күтәрелүе, шагыйрьләргә генә түгел, ә гомумән рәссам, композитор, драматург — һәр өлкәдә сәнгатькярләргә юл күрсәтүче йолдыз буларак мәгърифәт дөньясында балкуы әнә шул ике йөрәк арасында уртак тәэсирнең урнашуында, шагыйрьнең халык йөрәгенә турыдан-туры иң кыска юлны таба алуында. Менә шул юлны табуы һәм шул юлдан тайпылмыйча атларга өйрәтүе белән Тукай шагыйрьгә дә, композиторга да, драматургка да кадерле, якын.
Тукайның дөнья әдәбияты һәм сәнгате казанышларының байлыгын үзләштерү нигезендә формалашкан реалистик сурәтле фикерләве татар композиторларына гаять дәрәҗәдә нык йогынты ясады. Тагын шунысы әһәмиятле һәм кызык: бу йогынты татар музыкасы үскән саен тирәнәя һәм катлаулырак төс ала бара. Тукай бүгенге көндә дә композиторларга остаз, укытучы. Бүгенге композиторлар да Тукай шигърияте белән рухланалар, Тукайның халыкчанлыгыннан, халык һәм кеше йөрәгенә иң туры юлны табу осталыгыннан өйрәнәләр.
Тукай иҗаты үзенең темалары, образлары белән дә композиторлар өчен бетмәс-төкәнмәс чишмә булды. Тукай авырлык кичермичә, бик табигый гына поэзиядән музыкага күчте. Тукайның музыка дөньясына күчүе шул заманда ук башланды, аеруча совет чорында киң колач җәйде. Татар композиторларының шагыйрь сүзләренә алтмышлап җыр, романс иҗат итүләре дә күп нәрсә сөйли.
Тукай композиторларга җыр музыкасын, татар романсын үстерергә ничек булышса, аның башка жанрларга да шундый ук ярдәме тиде. Беренче татар балеты — Ф. Яруллинның «Шүрәлесе» Тукайның «Шүрәле» балладасына нигезләнеп туды һәм бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыкты. Ә. Бакировның «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетларында, Н. Җиһановның «Кырлай» поэмасында да Тукай иҗат иткән образлар белән очрашабыз, аның фикерләвен, дөньяны кабул итүен тоябыз. Шагыйрь хыялы белән туган образлар, җанлы күренешләр, музыка дөньясына күчеп, яшәүләрен яңача дәвам иттеләр, яңа эмоцияләр, буяулар белән баетылдылар.
Академик Б. В. Асафьев үзенең бер хезмәтендә: «Чайковский һәм Глазунов, хәтта Пушкин тематикасыннан тыш та, пушкинча фикерләделәр» (Б. В. Асафьев. Избр. статьи. Выпуск II, Муз-гиз, 1952, 64 бит.), — дип яза. Шул ук фикерне Тукайга бәйле рәвештә күп кенә татар композиторлары турында әйтергә мөмкин булыр иде.
Салих Сәйдәшевның композитор буларак формалашуында Тукайның роле, шөбһәсез, зур. Г. Тукайның шигъри фикерләве һәм С. Сәйдәшевның музыкаль фикерләве арасында гаҗәп тирән охшашлык һәм уртаклык бар. Һәр икесенең иҗаты халык рухы белән, халык моңы белән тирән сугарылган, һәр икесенең иҗаты халык йөрәгенә күзгә күренмәстәй меңләгән нечкә җепләр белән тоташкан. Тукайның поэзия күгендә балкуы музыкада Сәйдәшев кебек гаҗәп халыкчан композиторның тууына этәрүче күп сәбәпләренең берсе булды. 3. Хәбибуллинның «Раушан» балетында да, мәсәлән, без Тукайча фикерләүнең, Тукай образларының һәм темаларының көчле тәэсирен күреп торабыз. Н. Җиһановның «Кырлай» поэмасында гына түгел, «Халык көйләре» сюитасында да Тукайның халыкчанлыгы, тирә-юньне кабул итү үзенчәлеге, Тукай психикасы тирән гәүдәләнә.
Тукайның татар музыкасын үстерүдәге күп яклы хезмәтен өйрәнүне музыка белгечләренә калдырып, тик шуны гына әйтәсе килә: рус музыкасын үстерүдә Пушкинның роле ничек булса, Тукайның да татар музыкасын үстерүдәге хезмәте, урыны шулай.
Тукайны тик гел үзеннән генә нур чәчүче шигърият кояшы итеп күзалларга күнеккәнбез. Такташны да, Җәлилне дә, Ибраһимовны да. Хакыйкатән ул шулай. Ләкин ул нурлар бит юктан бар булмыйлар. Төрле атомнарның кушылулары нәтиҗәсендә әнә шундый энергия, көчле нурлар туа. Тукай да, Такташ та, Ибраһимовлар да әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре, жанрлары чәчкән нурларны, байлыкны үзләренә җыйнадылар.
Шушы уңайдан Америка язучысы Эрнст Хемингуэйга хәбәрчеләр биргән бер сорауны китереп үтәсе килә. «Сезнең остазларыгыз кемнәр?» — дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәч, ул болай дип җавап биргән: «Марк Твен, Флобер, Стендаль, Бах, Тургенев, Толстой, Достоевский, Чехов, Эндрю Марвелл, Джон Донн, Мопассан, Киплинг, Тюро, капитан Марриэт, Шекспир, Моцарт, Кеведо, Данте, Вергилий, Тинторетто, Иероним Босх, Брейгель, Патенье, Гойя, Джотто, Сезанн, Ван-Гог, Гоген, Сан Хуан де ла Крус, Гонгора. Берсен дә онытып калдырмыйча санар өчен миңа тулы бер көн кирәк булыр иде. Ә аннан соң бу минем тормышка һәм иҗатка йогынты ясаганнарның барысын да искә төшерергә тырышуга караганда үземнең юк эрудициям белән мактану кебек нәрсә килеп чыгар иде» (Э. Хемингуэй әдәби осталык турында.  «Иностранная литература», 1962, № 1.).
Э. Хемингуэйның үз элгәрләре һәм остазлары итеп бөтен дөньяга танылган проза осталарын атавы бик тә табигый. Әмма шушы ук җавапта беренче карашка сәер тоелган исемнәр дә очрый. Шекспир — прозаик түгел, драматург. Эндрю Марвелл, Джон Донн, Кеведо, Вергилий, Гонгора — болары төрле заманның, төрле илләрнең шагыйрьләре. Әдәбият вәкилләреннән тыш бу исемлектә Бах, Моцарт кебек атаклы композиторларның исемнәре бар. Ул гына түгел. Хемингуэйның остазлары исемлегендә атаклы испан художнигы Франсиско Хосе де Гойяны, бөек итальян рәссамнары Джотто һәм Тинтореттоны, атаклы Нидерланд художниклары Иероним Босх Ван Акенны һәм Брейгельне, француз рәссамы Поль Гогенны очратабыз.
Композитор, әдип яки рәссамнарның шундый «сәер» остазлары булуы беренче карашка гаҗәп тоелса да — табигый күренеш. Тукай, мәсәлән, үзенең шагыйрь булуына халык музыкасының ярдәм итүе турында ачыктан-ачык яза:
«Кечкенәдән үк күңелемә урнашып җырулар сөймәкемнән, миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә… туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик* (*Нигъмәткә малик — байлыкка   ия.)  була алыр идеммени?» (Г. Тукай.    Әсәрләр.    Дүрт    томда.  2 том,   1955, 274   бит.)
Аерым шагыйрьләр, Салих Сәйдәшевны Тукай белән янәшә куеп, аңа багышлап шигырьләр язалар икән, ягъни Сәйдәшевны да үзләренең остазлары итеп саныйлар икән — бу гадәти хәл. Һәйкәлче Урманчыга Кол Гали, Тукай, Дәрдмәнд, Җәлил сыннарын оста башкарырга рәссамнар гына түгел, шул ук шагыйрьләр үзләренең шигырьләре белән ярдәм иткәннәр. Бакый аганың Тукай яки Дәрдмәнд шигырьләрен яттан белүе, фарсы, төрек яки инглиз шагыйрьләрен оригиналда укуы очраклы түгелдер ул. Аның мастерской стеналарын да Сәгъди шигырьләре бизәгән. «Абайга тиң Мохтар» исемле мәкаләсендә Бакый ага әдәбият өлкәсендәге әнә шундый бер дусты, киңәшчесе, остазы — Мохтар Ауэзов турында яза:
«Мохтар белән якын әшнә, дус, сердәш булып киттек. Казахстанны чынлап таный башлаган беренче айларда Казахстанда, Алма-Атада күпләр белән очрашырга, белешергә, фикер алышырга туры килде. Иң күп очрашкан, еш киңәшкән кешем Мохтар булды. Абайга баглы эшләремне ясаганда төп киңәшкән кешем Мохтар иде. Абайның тирмә эчендә утырып, иҗади эш өстендә булган хәлдәге портретын ясаганда да, Мохтарның киңәшләре зур ярдәм булды. Аннан соң Абайның 100 еллыгына багышланган бер томлык әсәрләре җыентыгын чыгарганда да, шулай ук Мохтар әсәре «Абай» романының беренче һәм икенче басмаларын чыгарган вакытта да Мохтар белән киңәшләшеп эшләдек. Бу эшләр вакытында күп әңгәмәләр, бигрәк тә минем өчен файдалы күп әңгәмәләр булды. Мәсәлән, Мохтарның казах халкы тормышы, гореф-гадәтләре хакында сөйләгәннәре Казахстан тормышына багышланган әсәрләремне иҗат итүдә күп ярдәм күрсәттеләр» («Социалистик Татарстан»,   1967,  28  сентябрь.)
Г. Ибраһимовның остазлары итеп без гадәттә Горький, Толстой шикелле прозаикларны атыйбыз. Минемчә, аның укытучылары күбрәк һәм төрлерәктер. Укытучылары Гомер, Пушкин, Лермонтов, Байрон кебек шагыйрьләр арасында да, Шекспир, Островский кебек драматурглар арасында да булгандыр. Хемингуэйга биргән сорауны Ибраһимовка биргәндә, ихтимал, ул остазлары арасында Рафаэльны да, Репинны да, Верещагинны да, Шишкинны да, Левитанны да, антик сәнгать осталарын да атар иде. Гөлсем Мөхәммәдева үзенең истәлекләрендә Ибраһимовның сынлы сәнгатьне гаҗәп тирән аңлавын, мәшһүр сурәтчеләрнең иҗатын яхшы белүен яза.
«Галимҗан…   рус,    Европа  әдәбияты     һәм сәнгате белән дә яхшы таныш, аларны бөтен нечкәлекләренә кадәр   аңлый, кайбер    вакыт алардан    үзенә үрнәк    ала иде. Ул    Фибий, Пракситель,   Микеланджело     кебек     скульпторларның,    Рафаэль,  Тициан,    Гойя,    Рембрандт,    Рубенс,  Репин,    Врубель,    Шишкин кебек  бөек художникларның  иҗатларын  яхшы белә иде…  Боларны    Галимҗан    белән бергәләп караганда, бу    рәсемнәр    бөтенләй башка бер  мәгънә,    башка бер төс    алалар иде. Мине,    мәсәлән, рәсемнең    ачык,    якты буяулары, натураның    матурлыгы,    тормышның нәфислеге кызыксындыра иде. Әмма Галимҗан    болар  белән    генә  чикләнми    иде. Әлбәттә, ул тышкы    матурлыкларга    тиешле дәрәҗәдә  дикъкать  итә,  соклана,  художникның бу осталыгына хәйран кала. Ләкин, шуның белән бергә, ул художникның бу    рәсем белән    кешедә нинди тойгы,    нинди    идеяне бирергә  теләвен  тикшерә,  шуларны  табарга, күрергә тырыша. Мәсәлән,  б’ервакыт Микеланджелоның  «Давид»  дигән скульптурасының репродукциясен карап утырганда, ул:
— Мондый  хикмәтле  батырлыкны   күрсәтә белер өчен    художникның үзендә дә шундый ук көч, батырлык булырга тиеш, — диде. — Күрәсеңме, «Давид»ның йөзендә, бөтен торышында нинди акыл, нинди какшамас көч сизелеп тора!
Рәсемгә карап, бераз уйланып торгач, миннән:
— Син Давидның кем икәнен  беләсеңме? — дип сорады.
—    Дин буенча Давид пәйгамбәрләрнең берсе  булса  кирәк… Ләкин Микеланджело аны ни өчен ялангач ясагандыр,  анысын  аңлап  җитә алмыйм. Пәйгамбәрләр ялангач йөрмәгәннәрдер бит? — дип  сорадым.
Галимҗан миңа Давидның патша тәхетенә утырганчы һәм пәйгамбәрлек исемен алганчы булган хикәясен сөйләп бирде дә:
—    Инде    аңладыңмы,    балакай?     Микеланджело бу һәйкәл аркылы Давидны пәйгамбәр итеп    түгел, ә    батыр    йөрәкле,    көчле, акыллы ир, көрәшче итеп күрсәтергә теләгән. Күрәсеңме,  Давидның    һәр  мускулында,  бөтен  торышында,   йөзендә,  карашында   батырлык аңкып тора. Ул үзенең батырлыгы, кыюлыгы  белән    великан  Голиафны    җиңә.   Бер җирдә мин Микеланджело бу һәйкәлне Флоренция шәһәренең символы  итеп ясаган дип укыган идем, — дип аңлатты…
Галимҗан пейзажчылардан Левитанны бик ярата иде. Ул аның әсәрләрен карап туя алмый иде» (Г. Мөхәммәдева. Зур тормыш. «Г. Ибраһимов турында истәлекләр» китабыннан, К., 1966, 341 —342 битләр.).
Г. Ибраһимов хикәя, романнарында кеше портретларының гаҗәеп төгәллек белән сурәтләнүендә, нинди дә булса күренешнең яки пейзажның истә калырлык детальләрдә, эчке мәгънә белән оста тасвирлануында, әлбәттә, әдипнең сынлы сәнгать осталарыннан алган тәҗрибәсе катнашмыйча калмагандыр. Детальләр белән эш итүдә осталыгының камилләшүендә Г. Ибраһимовның сынлы сәнгатьне яратуы һәм өйрәнүе әһәмиятле роль уйнаган.
Г. Ибраһимов үзенең рухын, күңелен сәнгать байлыклары белән тәрбияләү белән генә чикләнмичә, башка татар язучыларының, аеруча яшьләрнең интеллектуаль дәрәҗәләрен күтәрү буенча зур эш алып барган. Шушы юнәлештәге эшчәнлеге аның аеруча Гыйльми үзәктә эшләгән дәвердә киң колач җәя. Фикеребезне төрле характердагы күп мисаллар белән дәлилләргә мөмкин булыр иде, тик бу юлы түбәндәге бер фактны сөйләү белән генә чикләнәбез.
1925 елны Парижда бөтен дөнья декоратив сәнгать күргәзмәсе ачыла. Аның Советлар иле өлешеңдә Татарстан бүлеге дә оештырыла. Гыйльми үзәктә председатель буларак Г. Ибраһимов Парижга үзе дә барган булыр иде, тик ул үзе бармыйча, Татарстаннан вәкилләр итеп сәнгать белгече П. М. Дульский белән тәнкыйтьче Гомәр Галине җибәрә. Өйгә кайтып шул турыда сөйләгәч, хатыны Гөлсем аңардан:
«— Кара әле, ник үзең бармыйсың?—дип сорый.
— Аларның икесен җибәрү яхшырак, — ди җавабында әдип.—Дульский — сәнгать белгече. Ул анда, күргәзмәдәге Совет павильонында, Татарстан өлешен оештыра. Ә Гомәр, үзең беләсең, яшь    язучы. Безнең    талантлы яшьләр  бик авыр    шартлар эчендә үсеп киләләр:   гражданнар    сугышы,   бөлгенлек,   ачлык — болар һәммәсе аларның нәкъ үсү, белем арттыру, дөнья тану   дәверләренә    туры килде.    Гомәр    Гали көчле генә    тәнкыйтьче булып үсеп килә. Тәнкыйтьче    язучыдан    да күбрәк белергә тиеш.    Дөнья күреп,    башка халыкларның мәдәнияты,    сәнгате    белән танышып, белем дәрәҗәсен    берникадәр арттырып, тирәнәйтеп    кайтса, аңа бик зур файда булачак. Әлбәттә, бу бик кызыктыргыч форсат, ләкин яшьләргә юл бирергә кирәк» (Г.    Ибраһимов    турында    истәлекләр.    К.,    1966, 358 бит.).
Парижга китәр алдыннан Гомәр  Гали  Галимҗан Ибраһимов янына килгәч тә әдип:
«— Гомәр,    син  анда    вак-төякләр    белән башыңны   әйләндереп    йөрмә, — дип  фатиха бирә. — Буш  вакыт    табып,    Лувр салонына бар. Анда   бөтен    дөньяга    мәшһүр    булган Афродита    Милосскаяның    һәйкәле,    Монна Лизаның    портреты     кебек  бик  борынгыдан калган   сәнгать   мираслары.   Парижда   төрле музейлар, мәдәният йортлары моннан башка да   күп.   Вакытың   җиткән   кадәр   бөтенесен күрергә тырыш» (Шунда ук.).
Тукайны күп татар прозаиклары үзләренең остазлары итеп саныйлар.    Гомәр ага Бәширов университет студентларына  сөйләгән  бер лекциясендә    Тукайның үз    иҗатына  көчле йогынты    ясавын,    сүзне  урынлы    куллану, фразаның аһәңен табу буенча шагыйрьдән күп өйрәнүен әйтеп үткән иде. Шушы рухтагы фикерне Фатих Хөсни Тукайга Кушлавычта һәйкәл ачу мәҗлесендә сөйләде: «Тукай — безнең әдәби телебезне ачучы булды. Әгәр бүген без язма әдәбиятыбызда, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтүче лирик талпынышлардан алып фәнни коммунизмның бөек тәгълиматларына кадәр — барысын да, барысын да үз ана телебездә аңлатып бирә алабыз икән, бу кодрәтле телебез өчен шактый зур дәрәҗәдә без Тукайга бурычлыбыз» (Ф. Хөсни. Уйланулар. К., 1961, 128 бит.).
Такташ исә Фатих Хөснигә башка яклары белән тәэсир итә. Сүзне тагын әдипнең үзенә бирик:     «Дөньяда,     табигатьтә   аның     (Такташның. — Н. Ю.)  хыялын уйнатмаган  нәрсә генә   булды   икән? — белмим.   Ләкин   аерым нәрсәләрне,   табигатьнең    аерым   күренешләрен ул  аеруча нык   ярата   торган иде.  Кыш көне   кар   яуганын   барыбыз    да   күргәнебез бар. Ләкин таш  шәһәр   өстендә   ашыкмыйча гына очып йөри торган бу «кышкы күбәләк»ләрнең лирик җылылыгын кайсыбызның Такташ мәрхүм төсле итеп җырлый алганы бар соң?
    … Дөресен әйтим,    табигатьнең аерым кисәкләрен, аларда яшеренгән эчке матурлыкны мин үзем Такташ әсәрләре аркылы яңадан бер кат күрә башладым» (Шунда ук, 20 бит.).
Шулай ук Тукайның, Такташның үз остазлары да без уйлаганга караганда күбрәктер.
Тукай поэзиясенең татар әдәбиятында яңа дәвер ачуын, гаҗәп күп төрле интонацияләрдә яңгыравын, искиткеч сыгылмалы формаларга, күп төрле жанр үзенчәлекләренә ия булуын аның тик халык авыз иҗатыннан, рус һәм бөтен дөнья поэзиясе казанышла-рыннан өйрәнүенә генә кайтарып калдыру тулы һәм төгәл булмас иде. Аның остазлары шагыйрьләр генә түгел, билгеле.
Без еш кына: «Тукай Пушкиннан өйрәнгән», дибез. Пушкин дигәннән аны шагыйрь буларак кына күз алдында тотабыз. Тукай исә Пушкин-шагыйрь белән Пушкин-прозаикны аерылгысыз шәхес итеп караган, бөек шагыйрьнең проза әсәрләреннән дә өйрәнгән. «Пушкина» шигырендә ул үзе бу турыда ачык итеп әйтте:
«Мәрамым-матлабым     анчак     сәнең    мәнзум вә мәнсүрең»,   ягъни:   «Минем   бар теләгем,   максатым — синең    тезмә  һәм   чәчмәләрең», — ди.
Шагыйрь үзе әйтмешли: «Бөтен җаннарның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы кадерле вә бәһале Толстой җәнапларыннан» һәм башка атаклы прозаиклардан (шул исәптән 3. Бигиев, Ф. Әмирханнар иҗатыннан) Тукай шигърияте күп нәрсәләр белән тукланган.
Реалистик прозаның казанышларын өйрәнү һәм файдалану Тукайга үз чорын тарихи, милли, социаль-политик сыйфатлары белән конкрет һәм тирән итеп ачарга ярдәм иткән. Шагыйрь үзенең игътибарын хикәя яки повесть кануннарына түгел, ә прозаның кешене һәм җәмгыятьне тикшерү буенча ачкан яңа сыйфатларына юнәлтә. Ул сәнгатьнең һәм әдәбиятның үсешен билгели торган, поэзиянең дә казанышы булып әверелердәй әнә шул гомуми сыйфатларны өйрәнә.
Тукайга XX гасыр проза казанышлары гына түгел, театр, драматургия, музыка да тәэсир иткән.
Тукай дәверендә аеруча театр аякка баса, зур казанышларга ирешә. Шуңа да Тукайга театрның көчле йогынты ясавы бик тә табигый.

Мөкатдәс ул, бөек  ул,  гали зат ул;
Тәмам  хөр ул,  вә бик киң ул,  азат ул;
Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.

Г.     Тукайның   1907     елны     «Әльислах»та басылган «Театр» шигыре шагыйрьнең театр сәнгатенә  көчле  мәхәббәте  турында,  бу  сәнгать төренең  көче    турында  сөйләде.    Әмма шигырьнең әһәмияте    моның белән генә чикләнми,   ул   татар   театрының,   артистларының тууына   да   йогынты   ясаган.   Сәхнә  ветераны Касыйм  Шамил:   «…Иске   мәдрәсәне   ташлап чыккан      Кулалайларның,      чапан-чадрасын ташлаган Сәхипҗамалларның һәм   шулар кебек   башка   бик   күпләрнең   артист   вә артистка булып китүләренә бу шигырьнең тәэсире бик зур булды» («Совет  әдәбияты»  журналы.   1946,   4  сан,   124  бит.), — дип күрсәтә.
Г. Тукай атаклы  артист Габдулла Кариев белән дә якын дус булган. Хәтта аның сәхрәгә менүендә дә Тукайның билгеле бер роле дарлыгын    сөйлиләр.  Г.    Тукай     1907    елны Уральскидагы  әдәби  кичәдә    үзенең  “Теләнче” шигырен бер шәкерт белән бергә сәхнәдә инсценировка итеп уйнаган. Менә шушы уенны күрү яшь Кариевта сәхнәгә менү теләге уяткан. Артист булгач та ул Тукай белән дуслыгын дәвам итә, «шагыйрьнең киңәшләрен тыңлау белән үзенең уенын үстерә» («Совет әдәбияты» журналы. 1946, 4 сан, 124 бит.).
Тукайның сәхнә һәм театр белән дуслыгы аның поэзиясенә дә билгеле бер тәэсир ясаган булырга кирәк. Моңа бер яктан, диалог формасында язылган шигырьләрнең Тукай поэзиясендә активлашып китүе дә мисал була ала кебек. Тукайның «Бала белән күбәләк», «Яңгыр илә кояш», «Казан мулласы һәм булачак депутат», «Өйләнү түгел сөйләнү», «Ике иптәш арасында», «Ник? Нигә?», «Шайтанның муенына» кебек шигырьләре диалогка нигезләнеп төзелгәннәр.
Театр поэзиянең элек-электән хас үзгәлекләрен тирәнрәк тоярга, яшәп килгән сәнгать алымнарының рольләрен ачыграк сиземләргә, шигырьнең функциясен ныграк аңларга ярдәм иткән.
Сөйләү, хәрәкәт, драматизм, картиналылык — театрның бу сыйфатлары элекке чор поэзиягә караганда Тукай шигыренә дә үзгәрәк бер төс бирә, Тукай шигыренә дә үзенә күрә сыйфат яңалыгы өсти. Менә, мәсәлән, «Китмибез» шигыре:

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш  шпион.

Күрәсез, шигырь көйләүгә түгел, ә сөйләүгә корылган. Бу үз чиратында бөтенләй яңа интонацион-ритмик төсмерләр тууга сәбәпче булган. Хис-фикер драматизмы ягыннан караганда да шигырь үзенчәлекле: киеренке фикер, фикернең энергияле агышы… Шигырь үзе бер драматик театраль күренешне хәтерләтә. «Эштән чыгарылган татар кызына» җырында да без шушы драматик киеренкелекне ачык тоябыз.
«Шүрәле», «Таз», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Теләнче», «Печән базары яхут яңа Кисекбаш», «Су анасы», «Япон хикәясе», «Кәҗә белән сарык әкияте» әсәрләрендә исә нинди бай театраль картиналылык! Үтәдән-үтә хәрәкәт аларда шулкадәр оста оештырылган — үзләре үк инсценировкага, сәхнәгә, тамашага сорап торалар.
Тукайның балалар өчен язган күп әсәрләренең балалар бакчасында, мәктәпләрдә балалар тарафыннан театраль күренеш буларак куелып, уйналып йөрүләре, «Таз» сюжетына балетмейстерларның бию куюлары һич тә очраклы түгел. Болар барысы да татар поэзиясендә, шигырь поэтикасында туган яңа үзгәрешләр турында, Тукайның укуга гына түгел, ә тыңлауга, күрүгә дә нигезләп иҗат итүе, музыкаль шагыйрь генә түгел, театраль һәм драматик шагыйрь дә булуы турында сөйлиләр.
Тамашага корылган шигъри әсәрләр, билгеле, халык авыз иҗатында татар театры туганчы ук яши иде (Нәкый    Исәнбәт.    Балалар     фольклоры,    К., 1940.). Диалог формасы шулай үк үткән чор әдәбиятының аерым әсәрләрендә очрый иде. Әмма театр тууы халык иҗатында һәм язма поэзиядә яшәп килгән шул традицияләрне тагы да ныграк үстереп җибәрде, шундый формаларны активлаштырды, аларның шигъри төзелешендә яңарак эстетик функцияләр ачты.
Сәнгать төрләренең йогынтысы башка әдипләрдә дә чагылмый калмады (М. Гафури, С. Рәмиев, Ш. Бабич, Дәрдмәнд, С. Сүнчәләй һ. б.). Әмма Тукайда бу «керешү» көчлерәк, тирәнрәк булды.
Тукайның бу яктан да олы таланты, гаҗәп сизгер шигъри интуициясе күзгә ташлана. Ул поэзияне тагы да киңрәк, олырак мәйданга алып чыкты, аның үсеше өчен күп төрле юллар күрсәтте. Сурәтле фикерләүдә Тукай ачкан яңалыкларны, шул исәптән сәнгатьнең төрле төрләре, жанрлары арасындагы тыгыз бәйләнеш традициясе татар совет поэзиясендә тагы да үстерелде.
20 елларның ахырында, 30 елларда поэзиянең театр белән бәйләнешендә яңа күренешләр, яңа процесслар туа. Татар совет культурасының киң колач белән үсүе арадашлыкны, иҗади бәйләнешләрне тагы да көчәйтте, театр һәм музыкага бәйләнешле, яңа жанр үзенчәлекләренә ия булган әсәрләрнең тууына сәбәпче булды.
Язучы һәм сәнгатькярләрнең иҗади дуслыгын, бергә кулга-кул тотынышып иҗат итүләрен тормыш үзе көн тәртибенә куйды. Монументаль, синтезлы сәнгать төрләрен тудыру шагыйрь, композитор, рәссамнарның уртак иҗатыннан башка мөмкин түгел иде инде. Опера, балет, кино кебек сәнгать төрләренең тууы шушы иҗади бергәлек, арадашлык бурычын да куйды. Шагыйрьләр дә, композиторлар да, рәссамнар да тар «үз цех»ларыннан чыгып, әмма шул цехларындагы байлыкка, тәҗрибәгә таянып, татар сәнгате өчен бөтенләй яңа күренеш булган әсәрләр иҗат иттеләр. Балет һәм опера сәнгате татар сәнгатендә менә шундый зур яңалык һәм үзгәреш тудырган күренеш иде. Шагыйрьләрнең опера-балетка тартылулары поэзиядә дә, үз иҗатларында да яңа традицияләр ачты. Опера драматургиясен аякка бастыру өчен М. Гафури «Эшче» драматик поэмасын яза, Солтан Габәши, В. Виноградов кебек композиторлар, Г. Әлмөхәммәдев кебек җырчылар белән дуслаша, классик музыканы, опера жанрын өйрәнә.
Тукай чоры белән чагыштырганда 30 елларда сәнгать төрләренең синтезы, шул рәвешчә, үзгәрәк күренеш буларак аерылып тора.
20—3’0 елларда шигырьнең музыка, кино, театр белән якынаюы поэзияне яңа ачышлар белән баета. Бу синтезның үрнәге аеруча Такташ иҗатында чагылды.
Такташ «шагыйрь композитор булырга тиеш» дип санады һәм шигырьнең бөтен искергән кануннарын җимереп, хиснең табигый, иркен, күп тавышлы яңгыравына иреште. Аның театр, кинодан өйрәнүе татар шигырен драматизм белән баетты, шагыйрь күзенең кинематограф күзе кебек хәрәкәтчән булуына китерде.
30 елларда бу традиция үстерелеп, Ә. Фәйзинең «Качкын», «Зөлхәбирә», М. Җәлилнең «Алтынчәч», М. Максудның «Кара йөзләр» кебек яңа жанр үзенчәлекләренә ия булган уңышлы әсәрләр (либреттолар) тууга китерде. Арадашлыкның көчәюе остазларның да санын бермә-бер арттырды. Җәлилнең остазларын Дәрдмәнд, Такташ, Шевченко, Гейне, Шиллер белән генә чикләү тулы булмас иде. Аның дус композиторлары Б. Асафьев, С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Җ. Фәйзи, Л. Хәмидиләр шагыйрьнең музыка өлкәсендә укытучылары да булдылар. Исемлекне Җәлил, бәлки, Бах, Моцарт, Бетховен, Брамс, Гендель исемнәре белән дә тулыландырыр иде. Әминә ханым Җәлилова Мусаның бу композиторларны нык яратуын һәм аларның әсәрләрен яхшы белүен сөйли.
Бездә язучыларның публицистик мирасы тиешенчә өйрәнелмәгән. Әгәр, мәсәлән, Г. Кутуй, М. Җәлил, Ә. Фәйзиләрнең сәнгать турындагы мәкаләләрен тулы итеп туплап чыгарсак, аларның татар сәнгатен үстерү өчен гаҗәп күп көч куйганлыкларын, театрны да, музыканы да, рәсем сәнгатен дә тирән аңлап эш итүләрен, киң культуралы, тирән эрудицияле әдип булуларын күреп тагын бер кат сокланыр идек. Алар яңа туып килә торган опера һәм балет театрына әсәрләре белән дә ярдәм итәләр, мәкалә-рецензияләр аша да җәмәгатьчелекнең игътибарын туплыйлар. Рәсем күргәзмәләре, җырчыларның яңа концерт программалары турында да язарга вакыт табалар. Алар сәнгатьнең әдәбият белән чиктәш өлкәләрендәге закончалыкларын зур тырышлык белән өйрәнергә тырышалар.
Шушы уңайдан академик Б. В. Асафьевның «Алтынчәч» операсы уңае белән Җәлилгә язган түбәндәге хатыннан бер өзек китереп үтәсе килә: «Бөтен йөрәктән Сезгә тагын бер тапкыр либреттогыз өчен, миңа булган бөтен игътибарыгыз өчен, минем белән сизгер эшегез өчен, безнең бөтен иҗат эшенә — сәнгатьчә принципиаль мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт укыйм… һәм мин бу иҗат дуслыгыбызның дәвам итүен генә теләр идем, чөнки мин Сездә культурагыз белән миңа якын булган сизгер либреттист-шагыйрьне таптым» (Татарстан дәүләт музее архивыннан.).
Шундый атаклы композитор, академик татар шагыйре белән, аның таланты, кешелеклелеге, культурасы белән сокланган икән — бу инде бер дә юктан гына түгел!
Әхмәт Фәйзине якыннан белгән язучылар, композиторлар, артистлар һәм художниклар шулай ук шагыйрьнең сәнгать төрләрен гаҗәп тирән белүе, аңлавы, төшенүе, киң культуралы, эрудицияле булуы турында сөйлиләр. Ә. Фәйзинең архивтагы әлегәчә басылмаган бай публицистикасы да шушы фикерне тулысыңча раслап тора. Ә. Фәйзи хаклы рәвештә үзенең бер мәкаләсендә: «Дөньяны художникларча күрә белергә өйрәнер өчен, үзең искиткеч белемле кеше булсаң да, күп гасырлар буе бөтен дөнья сәнгате хәзинәсендә тупланган искиткеч бай тәҗрибәне читләтеп үтү һич мөмкин түгел. Дөньяга үзеңнең төпле карашыңны булдыру өчен бөек шәхесләрнең карашларына да төшенергә һәм аларны тәнкыйть  белән үзләштерергә, осталарның    картиналарында  нур  чәчеп    торган исәпсез-хисапсыз    буяуларны, үтә нечкә төсмерләрне күрә белергә    кирәк. Кеше матурлыгын  скульпторлар    аңлаганча    аңлый  белергә, зур иҗат ияләренең иң яхшы әсәрләрендә гәүдәләнгән килешлелек һәм гармония серләренә төшенә белергә, кешенең   кичерешләре   дөньясын   композиторлар   кебек   тирән итеп чагылдыра белергә   кирәк» («Совет әдәбияты», 1903, № 3, 106 бит.), — дип яза. Ә. Фәйзи   сәнгатьнең   чиктәш   төрләрен   белү язучыга үз хезмәтенең   спецификасын   тирәнрәк аңларга, профессиональ   осталыгын күтәрергә ярдәм итүен билгеләп үтә.

 


(Чыганак: Юзиев Н. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 272 б.).


Комментарий язарга


*