ТАТ РУС ENG

Раил СӘЙФУЛЛИН Тукай һәм татар балеты

Г. Тукай иҗаты — татар әдәбиятында аерым бер биеклек ул. Әдәбият-сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре күпкырлы булып, һәрбер юнәлеш буенча ул зур мирас калдырды. Г.Тукай кечкенәдән халык иҗатын күңеленә сеңдереп үсә. Халык иҗатының сәнгать әсәрләренең барлык тармакларына да нигез булып торуын Тукай үзенең иҗаты белән дәлилләде. Аның «Шүрәле», «Су анасы», «Печән базары», яхуд Яңа Кисекбаш», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Таз» һ. б. әсәрләре халык иҗатына нигезләнеп иҗат ителгәннәр дә инде. Шагыйрьнең иҗат мирасы язучыларны гына түгел, башка сәнгать эшлеклеләрен дә иҗатка рухландыра. Аның шигырьләренә, поэмаларына музыка әсәрләре — җыр-романслар, симфоник поэмалар һәм балетлар иҗат ителде.
Кечкенәдән музыка мохитендә яшәгән Фәрит Яруллинның (әтисе — Г. Тукайны яхшы белгән, аның истәлегенә багышлап «Тукай маршы»н язган танылган халык музыканты Заһидулла Яруллин) күңелен әкиятләр дөньясы һәм Габдулла Тукайның мәшһүр «Шүрәле»се яулап ала.
Фәрит Яруллин беренче «Шүрәле» милли балетын язарга Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укыган чагында ук алына. Тукайның «Шүрәле» поэмасы сюжетына Ә. Фәйзи либретто, ә Ф. Яруллин музыка яза. «Шүрәле» балеты өстендә Ф. Яруллин бик илһамланып, баш күтәрмичә эшли. Балет 1941 елның июнь аенда тәмамлана. Шулай итеп, «Шүрәле» балеты белән татар музыка сәнгатендә яңа жанр — милли балет сәнгате барлыкка килә. Татар халкының милли моңына нигезләнгән, профессиональ музыка кануннарына буйсындырылган гүзәл музыкаль жанр туа. Балетны камилләштерү һәм сәхнәгә куярлык дәрәҗәгә җиткерү өчен Ленинградтан (хәзерге Санкт-Петербург) талантлы балетмейстер Л. В. Якобсон чакырыла.
«Шүрәле» балетының иҗат ителүе олуг максатны чишүдә новаторлык күрсәтү була: композитор беренче булып татар халкының милли биюләренә хас булган сәнгать алымнарын, классик хореография чараларын бергә кушып куллана.
Балетны ныграк камилләштерү максатыннан чыгып Л. Якобсон либреттога үзгәрешләр дә кертә, музыкага да бераз үзгәрешләр кертергә туры килә, һәм композитор кыска вакыт эчендә балетның клавирын тулысынча яңадан язып чыга.
«Шүрәле» балеты Габдулла Тукайның шул исемдәге мәшһүр әкият-поэмасына таянып язылган, халык әкиятләре мотивлары исәбенә көчәйтелгән. Әйтик, балетка Шүрәленең ишләре, иярченнәре — кара көчләр, кош-кызлар һ. б. кертелгән. Ф. Яруллин яңа күренешләргә яңа музыка язудан, иҗади эзләнүдән, балетның яңгырашын камилләштерүдән курыкмый иҗат итә. Балетның эчтәлеге моннан гыйбарәт: Былтыр исемле бер егет, урманга баргач, карурман хуҗасы явыз Шүрәлегә тап була. Шүрәле Сөембикә исемле кош-кыз чибәрне сагалый икән. Хәйлә белән, тегенең котны алырдай бармакларын бүрәнәгә кыстырып, батыр егет кызны авылына алып кайтып китә. Аларның туйлары вакытында Шүрәле килеп чыга, Сөембикәне, үзе урлаган канатлары белән ымсындырып, яңадан урманга алып кача. Әмма урман албастысының куанычы озакка бармый. Былтыр, халык белән бергә барып, кара көчләрне тар-мар китерә һәм сылу кызны коткара.
Композитор татар музыкасында, беренчеләрдән булып, фан-тастика-хыял дөньясына үтеп керә, аны музыка телендә сурәтләү белән сәнгатьтә ачыш ясый. Хәтта җен-пәриләрне тасвирлаганда да милли колоритны саклау осталыгына ирешә.
Ф. Яруллинның «Шүрәле»се, яңа жанр — милли балет үрнәге буларак, композиторларга балет жанрын үстерүгә зур этәргеч була. Композитор Р. Гобәйдуллин Г. Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына нигезләнеп «Кисекбаш» (1959) балетын иҗат иткән.
Тукай үзенең поэмасында кадимче сәүдәгәрләрнең, татар мещаннарының һәм руханиларының әхлакый түбәнлеген, гомумән, татар феодаль-буржуа җәмгыятенең асылын, реакцион йөзен фаш итә. Моның шулай икәненә төшенү өчен, төп персонаж Кисекбашны гына алыйк. Ул — Печән базары каһарманнарының иң тупас һәм иң җирәнгеч сыйфатларын үзендә туплаган образ.
Балет сюжетында Кисекбаш һәм Карәхмәтнең Дию белән көрәше чагылдырыла. Либретто авторы Әхмәт Фәйзи, сюжетны киңрәк җәелдереп, поэмада булмаган яңа катнашучылар кертә: алар — Шагыйрь, Печән базары «каһарманнары»н фаш итүче, Карәхмәтнең сөйгәне Зифа һәм Хаҗинең яшь хатыны Мәдинә. Алар Ә. Фәйзигә сатирик образларга уңай образларны капма-каршы кую өчен кирәк булган. Балетта тискәре образлар: Дию, Хаҗи һәм Ишан, сәүдәгәрләр; уңай образлар: Карәхмәт, Зифа — цирк артисткасы, Шагыйрь һәм Мәдинә. Композитор Ишан белән Хаҗи образларын сурәтләүдә бәет һәм мөнәҗәт жанрларын куллана. Юан корсаклы, килбәтсез Хаҗи образы бертуктаусыз кабатлау-көйләү ысулы белән белдерелгән мөнәҗәт темасы аша гәүдәләндерелә. Ишан образы да һаман кабатланып торучы музыкаль синкопалар — сикереш ярдәмендә, авыр атлап, аксабрак йөрүне хәтерләткән музыка яңгырашында бирелгән. Балетның базар күренешендә сәүдәгәрләр, байлар, мещаннар биюендә татар халкына хас булмаган Европа музыкасы — полонезның яңгыравы көлү хисе уята. Ә гади халык биюләре традицион халык көйләрен хәтерләтә. Оркестр башкаруында без халкыбызның «Гөлҗамал», «Бибкәй матур», «Лимонад» көйләрен ишетәбез. Менә шул музыкаль чаралар белән автор социаль тормышның чынбарлыгын яктырта. Шагыйрь һәм Карәхмәт образлары музыкада җитди күтәренкелек белән яңгырый, гомумән, музыкаль тасвир чараларында көрәш, дәрт, омтылыш рухы күренә. Музыка әйдәүче көч булып алдан бара, вакыйгалар аның агышына ияреп кенә килә төсле.
Зифа образы йомшак, җиңел аккордлар белән чагылдырылса, Мәдинә темасының кискенрәк, музыкаль интонацияләрнең шомлырак ишетелүе аның эчке хисләренең катлаулы булуы турында сөйли.
Г. Тукайның «Су анасы» поэмасына һәм халык әкиятләренә нигезләнеп, Әнвәр Бакиров «Алтын тарак» балетын иҗат итә (1956). Беренче вариантында балет «Алтын тарак» дип аталса, икенче варианты (1971) «Су анасы» (Г. Сәлимов, В. Мусатов һәм Л. Бордзиловская либреттосы) дип атала. Балетның кереш өлешендә үк капма-каршы көчләрнең — явызлык, мәкерлек һәм яхшылыкның көрәшен чагылдырган кискен аккордлар яңгырашын һәм дәртле, ялкынлы, бераз салмак, халык көйләренең вариацияләренә охшаган музыкаль авазлар ишетәбез.
Композитор балетта яхшылык һәм явызлык бәрелешен, төрле каршылыкларга да карамастан, мәхәббәт көченең өстенлек алуын музыка чаралары белән чагылдыра. Балетның үзенчәлеге аның катлаулы симфоник үсешендә һәм төп геройларның сыйфатларын лейтмотивлар системасында тасвирлауда.
Сәхнәдә әкият җанлана. Балачак әкиятләре аша безнең күңелләргә матур хыял булып сеңгән куе урманнар, күл төпләрендәге алтын сарайлар, тылсымлы тарак, сихри моңга уралып, күз алдыбызга килеп басалар. Юк, бу — әкият кенә түгел, бу — халкыбызның яктылыкка, матурлыкка омтылышы, кара көчләрнең җиңеләчәгенә, гаделлекнең җиңеп чыгачагына ышануы. Балетта халкыбызның йөрәкләрне җилкетә торган көе, моңы агыла.
Татар балет сәнгатен үстерүдә күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай бүләге иясе 3. Хәбибуллинның да хезмәте зур. Ул — йөзгә якын популяр җырлар, инструменталь әсәрләр, халык көйләренә эшкәртмәләр, ике балет авторы. Татар сәнгатендә Заһид Хәбибуллин, бе-ренчеләрдән булып, балалар өчен әкият-балет « Раушан »ны иҗат итә (Г. Сәлимов либреттосы). Образлары, бай мелодиясе композиторның халык фольклорын яхшы белүен күрсәтә.
«Раушан» балеты Г. Тукай әкиятләренә нигезләнгән. Эчтәлеге шуннан гыйбарәт: үзсүзле, тәкәббер малай Гали усаллыгы, кирелеге аркасында төрле күңелсез хәлләргә юлыга, аны апасы Раушан, төрле киртәләр аша узып, Убырлы карчык кулыннан коткара.
Балет — гомумән, композиторның зур уңышы. Образларның кызыклы, характерлы булулары һәм авторның музыкаль чараларны бик оста куллануы белән заманында бу әсәр балаларның яратып карый торган спектакльләренә әверелә.


Дәрес «Фәрит Яруллин туранда истәлекләр» (Казан: Татар. кит. нәшр.,
1986); «Музыка и современность: Актуальные вопросы татарской музыки /
Академия наук СССР. Казанский филиал.— Казань, 1980. ИЯЛИ им. Г.
Ибрагимова) җыентыкларыннан һәм музыка белгече А. А. Алмазованың «Музыка
татарского балета» дигән хезмәтеннән файдаланып язылган.

 

(Чыганак: Сәйфуллин Р. Т.  Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма.— Казан: Мәгариф, 2004.— 183 б.).


 

Комментарий язарга


*