ТАТ РУС ENG

Г.Тукай "Алла яратсын өчен" (Гөлчәчәк көе)

1.    Без дә бер кешедәй дус булыйк,
Алла яратсын өчен;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк,
Алла яратсын өчен.

2.    Милләтнең күңелен Аңа юнәлтик,
Алла яратсын өчен;
Иске чир түбәнлек юк булсын
Алла яратсын өчен.

3.    Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын,
Алла яратсын өчен;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә
Алла яратсын өчен.

4.    Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк
Алла яратсын өчен;
     Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик
Алла яратсын өчен.

 

(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).  


 

Комментарий язарга


*