ТАТ РУС ENG

Ландыш ӘБҮДӘРОВА Әнә, Тукай килә!

Габдулла Тукайның сәхнә образы татар академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр 1939 елда туа. Ул вакытта Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясен Ширияздан Сарымсаков сәхнәләштерә. Тукай ролен Камал III белән Ибраһим Гафуров уйный.

Гафури театрында Тукайны Габдулла Шамуков уйный.
75 еллык юбилеенда Тукай янәдән үзенең щепкинчыларның диплом спектакле белән Мәскәүдән «кайта». Бу 1961 ел була. «Тукай» трагедиясен режиссер М. Гладков (Йосыпов ярдәме белән) сәхнәләштерә.

Тукайның 90 еллыгында «Яз сулышы» дигән телевизион спектакль (режиссер һәм сценарий авторы Әхтәм Зарипов) чыга.
100 еллык юбилейга Г. Камал исемендәге татар академия театрында Марсель Сәлимҗанов Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасын куя.

Шул ук елны К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Рабит Батулланың «Сират күпере» драмасын сәхнәләштерә.

Габдулла Тукайның тууына 121 ел тулганда, «121» кыска метражлы нәфис фильм (режиссеры һәм продюсеры Салават Юзиев) төшерелә.

2004 елда Г. Кариев исемендәге Казан Яшь тамашачылар театрында «Печән базары» спектакле (режиссеры Ренат Әюпов) куела.

2006 елда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Шагыйрь мәхәббәте» операсының премьерасы була.

Саный китсәң, бүгенге көнгә алар шактый куп җыела икән. Болар барысы да түгел әле.

Тукайны уйнаган татар артистлары…

Наил Дунай, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

nail-dunaev-022
—   Ул   вакытта   яшьлегем   белән   үземнең нинди зур эшкә алынуымны бөтен тирәнлеге белән   аңлап   та   җиткермәгәнмендер. Татар халкының маягы булган шәхесне уйнау — ул минем дә иҗади тормышымның башы булды бит әле. М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесының өченче курсында укыганда,   Әхмәт  Фәйзинең  «Тукай»  трагедиясендә шагыйрьнең Җаектан Казанга китү эпизодын уйнап күрсәттем. Әхмәт ага үзе дә Мәскәүдә яши иде, ул минем уйнавымны күреп, бик ошатты…

Без «Тукай» трагедиясен театр белән берлектә диплом спектакле итеп Казанда куйдык. Хәлил Әбҗәлилов, Шәүкәт Биктимеров кебек олпат артистларыбыз массовкада катнашты, аларның бер дә борын чөермичә уйнавы безгә тагын да зуррак җаваплылык өстәде. Кызганыч, Әхмәт Фәйзи 1958 елда үлеп китте, спектакльне күрә алмады. Равил Шәрәфи, Ренат Таҗетдин, Туфан Миңнуллиннар Сәгыйть Рәмиев, Галиәсгар Камал кебек шәхесләрне уйнадылар.

— Халык сезнең Тукайны ничек кабул итте?
—  Бик хуплады. Спектакль, гомумән, зур вакыйга булды. Бер яклап бу безгә зур сынау иде, икенче яклап, өлгергәнлекне дә күрсәтте. Татар театрына щепкинчыларның кайтуын да җәмәгатьчелек көтеп алды. Ул вакытта Тукайга мөнәсәбәт башкарак иде, бүген мин аңа игътибарның артуына шатланам.

Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

ildus-ahmetzyanov-022
—  Тукайны мин беренче тапкыр 1976 елда уйнадым. Әхтәм Зариповның «Яз сулышы» телевизион спектакле иде ул. Аннан соң 1986 елда Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасында уйнадым. «Яз сулышы»ннан соң, әзерлегем дә бар иде, шул ук вакытта яшьтән үк Тукай шигырьләрен яттан өйрәнеп беткән идем. Режиссер Марсель Сәлимҗанов миңа ышанды, таләпләр куймады, образ тудырганда каршылыклар булмады диярлек.

Ләкин Тукай — бөек шәхес бит ул, анны безнең акыл белән генә колачлап булмый. Монда интуиция дә ярдәм иткәндер. Акыл алдаган очракта да, күңел алдамый, тоя белә.

—  Сез йөз-кыяфәтегез белән дә Тукайга охшагансыз. Тукай образында иң беренче сез күз алдына киләсез.
—  Урамда хәзер дә танып,  «Тукай», дип дәшәләр. Мин үзем дә гомер буе Тукайдан аерылмадым…

Рамил Төхвәтуллин, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты:

ramil-tohvatullin-022
—  1986 ел, 26 апрель, көндезге сәгать унике. Камал театры. «Без китәбез, сез каласыз» драмасының премьерасы булды.
Миңа 19 яшь иде. Ул минем беренче ролем булды, тамашачы шунда беренче тапкыр күрде мине. Һәм мин аны Тукайның хәерхаһлы фатихасы, дип кабул иттем.

Ул вакытта минем татар телем дә камил түгел иде әле. Тукай турында әдәбияттан үзем таба алган кадәресен укып чыктым.

—  Бу спектакльдә сез Илдус абый Әхмәтҗанов белән Тукай ролен башкарасыз. Шулай да Тукай белән тышкы охшашлык күбрәк Илдус абыйда.
—  Әлбәттә. Минем Тукай бөтенләй башка. Рәсемнәрдә дә Тукай төрле бит. Сәхнәдә дә төрле. Грим салганда да моны исәпкә алалар иде.

Ул спектакль онытылмаслык вакыйга булды. Кызганыч, академия театрында шуннан бирле Тукай турында сәхнә әсәре куелганы юк, бу дөрес түгел.

Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган артисты:

ildus-gabdrahman-022
—  «121» фильмын без Г. Кариев исемендәге татар Яшь тамашачылар театрында берничә көн, дөресрәге, төн эчендә төшердек. Ул уен киносы да, документаль фильм да түгел, анда импровизация күп булды. Мин үземне авыз тутырып Тукайны уйный алдым, дип әйтмим, бу тырышып карау гына иде. Шулай да бу тырышу кирәк иде. Һәм мин бу рольгә бик теләп ризалаштым.

—  Тукайның сәхнә образын гына күргән бар иде, тарихи шәхесне кинода күрү кызыклы булды.

Тукай — даһи, 27 яшенә бик зур мирас калдырган шәхес. Аны уйныйсың, әмма эчке дөньясына керү мөмкин түгел. Шулай да аны үзем күргәнчә, үзем аңлаганча уйнарга омтылдым. Ул вакытта мин 27 яшьлек Тукайдан ун яшькә өлкән идем инде…

Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты:

— «Печән базары» спектаклендә мин шагыйрь Тукайны уйнадым. Аның шәхес булып өлгереп җиткән вакытын. Тукай роле жиңел генә бирелде, димим. Үзен чынбарлыкта күргән дә юк, аның турында истәлекләрне укып кына күпмедер дәрәҗәдә күзаллаулар тудырып була. Рольне эшләр алдыннан Рабит Батулланың «Сират күпере» әсәре, замандашларының истәлекләре белән танышып чыктым. Шул ук вакытта без аны кечкенәдән укып үскәч, бик яхшы беләбез дә бит…

Минем өчен ул лирик та, йомшак күңелле дә, шул ук вакытта яшен кебек ялтлап ат торган туры сүзле, куркусыз кеше дә.
Спектакльдә миңа шушы роль бирелгәч мин үземне ничектер шул заманга кайтып килгән кебек хис иттем. Шул базарда йөргән, «Болгар» номерларындагы 40нчы бүлмәдә булган, хәтта аның салкынлыгын тойган кебек булдым.

—  Ә бүген Печән базары булса, сез аны ничегрәк күрәсез?
—   Бүген инде минем бу мәйданны базар итеп түгел, ә Тукай тәрбиясендә үсеп, формалашып җиткән татар зыялыларының, гомумән, татар халкының җыелу урыны итеп күз алдына китерәм.   Тукайның дәвамчыларын күрәм анда.

Марсель Мәхмүтов,  «Печән базары»нда Апушны уйнаган артист:

marsel_mahmutov-3
—  Без бу спектакльне 2004 елда куйдык. Тукай тууына 118 яшь булган. Спектакль ничектер җиңел эшләнде. Тукай рухы ярдәм итеп торгандыр, чөнки «Печән базары»н Тукай үзе дә яратып тасвирлый бит. Һәм бу спектакль 2011 елда — Тукайның 125 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда да катнаша.

— Сез спектакльдә өч Тукайның иң «кечкәнәсен » уйныйсыз.
— Безнең халык шагыйрьләрне пәйгамбәрләргә тиңли. Шулай булгач, минемчә, Апуш кечкенә вакытында ук гади генә бала булмаган. Аның дөньяны кабул итүе дә, дөньяга карашы да олыларча булгандыр кебек тоелды. «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләрен дә балачагындагы тойгыларына кайтып язгандыр, дип уйладым. Кыскасы, Тукайны бүген индиго, диярләр иде. Һәм мин тамашачыга да аның гади генә түгеллеген ассызыклап күрсәтергә тырыштым.

«Печән базары»н халык яратып кабул итте, чөнки ул монда берьюлы өч Тукайны күрде.

Әңгәмәдәш – Ландыш Әбүдәрова
Фотолар: kamalteatr.ru
(Чыганак: Идел,  2011, №4)

ildus-ahmetzyanov-022
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» традегиясе.
Тукай ролендә – Ибраһим Гафуров
ildus-ahmetzyanov-022 
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясе
ildus-ahmetzyanov-022
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясе
ildus-gabdrahman-022
«Без китәбез, сез каласыз» спектакле.
Тукай ролендә – Илдус Әхмәтҗанов
marsel_mahmutov-3 
«Без китәбез, сез каласыз» спектакле
 nail-dunaev-022
 «Без китәбез, сез каласыз» спектакле
ramil-tohvatullin-022
 «Без китәбез, сез каласыз» спектакле
ildus-ahmetzyanov-022
 «Без китәбез, сез каласыз» спектакле
ildus-gabdrahman-022
 «Без китәбез, сез каласыз» спектакле.
Тукай ролендә – Рамил Төхвәтуллин
marsel_mahmutov-3
«Без китәбез, сез каласыз» спектакле.
Тукай ролендә – Рамил Төхвәтуллин
nail-dunaev-022
«Без китәбез, сез каласыз» спектакле.
Сәхнәдә артистлар янында – драматург Туфан Миңнуллин

Комментарий язарга


*