ТАТ РУС ENG

Альбина ӘХМӘТҖАНОВА «И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм…»

 


Яшәү һәм Үлем — ак һәм кара, көн һәм төн, кыш һәм җәй кебек ике капма-каршылык. Яшәү һәм Үлем — бу ике төшенчәне һәр кеше үзенчә кабул итә. Кемдер яшәүнең мәгънәсен тапмый, ә икенче берәү, киресенчә, хәтта каты авырып ятканда, үлем якасыннан тоткан чакта да бөтен көче белән исән калырга, яшәргә тырыша. Әмма… күрәсең, язмышы шулай булгандыр. Нәрсә дә булса эшләргә көчсез икәнлегебезне аңлагач, без бу сүзләрне еш кабатлыйбыз. Үлем, син яшь гомерләрне бик еш өзәсең. Син үтенечләрне дә, аклану сүзләрен дә ишетмисең, синең белән килешү төзеп, килүеңне кичектереп тә булмый. Һәм, мөгаен, Яшәү белән Үлем шулай бер-берсеннән аерылмыйча мәңгегә янәшә барырлар. Тормыш кешеләргә бәхет, дан, байлык бирәчәк, Үлем исә беркемнән дә сорап тормыйча аларны алачак. Әмма Үлем чигенгән чаклар да була. Яшәү өстен чыга һәм кешегә тагын бер гомер бүләк итә. Үлемнән соң үлемсез гомер…
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга да нәкъ менә шундый үлемсез гомер бүләк ителгәндер. Ул бүген дә безнең хәтерләрдә һәм йөрәкләрдә яши. Шигъриятебезнең якты йолдызы татар әдәбияты күгендә иң күренекле урынны алды. Бүген Г.Тукайның шигырь китапларын кулларына алмаган, аның әсәрләренең матурлыгына сокланмаган кеше табылыр микән? Казанда күп нәрсә Г.Тукай исемен йөртә: мәйдан, бакча, филармония бинасы, һәйкәл, музей, урам… Әйе, аның исеме Казан белән тыгыз бәйле. Ләкин шул ук вакытта шәһәр үзенең шагыйре турындагы истәлекләрне кадерләп саклый дип ышаныч белән әйтә алмыйм әле.
Һәр елны шагыйрьнең туган көнен зурлап бәйрәм итәбез. Бу матур традициягә әйләнде. Казанга төрле шәһәрләрдән, илләрдән кунаклар килә. Халкыбыз Г.Тукайны кадерләп искә ала, аның каберенә чәчәкләр куя. шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән тагын да якыннанрак таныша, әдәби кичәләрдә катнаша, музейларында була. Шуңа карамастан аның тормышы һәм иҗатының аерым сәхифәләре күләгәдә калуын дәвам итә. Халкыбызның: «Булганны сакламыйбыз, югалткач, көенәбез», дигән әйтеме бар. «Болгар» кунакханәсе хәрабәләренә карагач, нәкъ менә шул сүзләрне әйтергә телим. Ни кызганыч, әлеге бина шәһәрнең бизәге һәм Г.Тукай турында истәлекне саклау урыны була алмады. Хәтта бүген дә, иске архитектура биналары яныннан үткән чакта, без аларның күпчелегенең танылган шәхесләр белән бәйле икәнлегенә төшенеп җитмибез.
Хәтерлим әле, мәктәптә шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнгән чакта укытучыбыз язмыш Г.Тукайга кыска гомер биргән, дип сөйләгән иде. Әйе, озак еллар авырулардан интеккән шагыйрь соңыннан дәваханәгә эләгә.

Элеккеге Клячкин хастаханәсе бинасында хәзер Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан

Клячкин дәваханәсе шагыйрьнең соңгы сыену урыны була. Биредә ул үзенең соңгы шигырьләрен яза, соңгы тапкыр дуслары, иҗатына гашыйк булучылар белән очраша, соңгы сурәтләре алына…
Вакыт бик күп нәрсәләрне: исемнәрне, һәйкәлләрне, шәһәрләрне юкка чыгара. Әмма ул безгә бүген элекке Клячкин дәваханәсенең бинасын күрү мөмкинлеген биреп, үзенчә искәрмә ясаган ахры. Ни кызганыч, бина зур үзгәрешләргә дучар булган. Хәзер биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан. Бинаны яңадан торгызу, заманча ремонт аны танымаслык иткән. Монда кайчандыр һәркемгә билгеле дәваханә эшләве хакында кайберәүләр, мөгаен, башларына да китерми торгандыр. Бүгенге кабинетларда элек ак стеналы палаталар булган. «Бу йортта 1913 елның 15 апрелендә татар халык шагыйре Г.Тукай үлде» дигән истәлек тактасы гына әлеге бинаның тарихи әһәмияткә ия булуын раслап тора. 

Г.Тукай дәваланган палатаның язмышы мине гел кызыксындыра, күңелемә күптәннән тынгы бирми иде. Шуңа да ахыры, яңадан торгызылган бина бусагасын атлап кергән чакта мин аны һаман да беренчел хәлендә күрермен, дип ышандым. Ни кызганыч, өметләрем расланмады. Элекке палата хәзер гадәти офис рәвешен алган. Аның элеккеге күренешен хәзер инде саргайган фотосурәтләрдә генә күрергә мөмкин. Элекке бүлмәнең «үз бизәге» итеп калдырылган бердәнбер нәрсәләр — ул түшәм һәм бүлмәнең бер почмагын биләп торган мич муляжы. Тик монда кайчандыр чынлап та мич булганлыгына һәркем дә төшенеп җитмәскә мөмкин. Бу хакта хезмәткәрләр үзләре сөйләгәч кенә беләсең. Шагыйрьнең кулъязмалары һәм фотосурәтләре күчермәләре урнаштырылган стена буендагы кечкенә генә пыяла витриналар бүлмәгә аерым бер үзенчәлек өсти. Стенага эленгән картиналар музейда йөрү тәэсире тудыра. Тик нинди музейда икәнлеген әйтү генә кыен. Иске кара савыты, калфак кебек кайбер әйберләр экспонатлар санын арттыру өчен генә куелган, аларның шагыйрьгә бернинди бәйләнеше дә юк.
Әлеге бинадан чыгып киткәндә мин үкенү тойгыларын яисә гаҗәпләнү хисләрен күбрәк кичердем микән? Бу хакта төгәл әйтә алмыйм. Тик бер хакыйкатьне аңладым: кайчак күп нәрсәләр белән килешергә туры килә. Әлбәттә, танылган татар шагыйре Г.Тукай тормышының соңгы көннәрен үткәргән бүлмәне (палатаны) ничектер аерып күрсәтү идеясе игътибарга лаек. Һәм моның белән килешү-килешмәү — һәркемнең үз эше. Шунысы үкенечле: шагыйрь тормышының һәм иҗатының аерым сәхифәләрен актарганда без кайбер вак-төякләргә күз йомабыз. Нәтиҗәдә үз халкына һәрчак ышанган һәм үз халкы өчен яшәгән шәхескә бәйләнешле вакыйгалар онытыла.
Күңел халкыбызның Г.Тукай иҗатын беркайчан да онытмауларын, аның иҗаты белән һәрчак кызыксынып торуларын тели. Шагыйрь исемендәге музейларның, ул булган йортларның, дәваланган палатаның ишекләре һәрвакыт ачык тора.
Безнең һәрберебез аларга иркенләп керә ала. Г.Тукай яткан палатага бүген татар гимназияләре укучылары еш килә. Биредә экскурсия дәресләре үткәрү алар өчен традициягә әйләнде.
Еллар узган саен 1913 елның апреле ерагая бара. Ләкин бу күп еллар дәвамында шагыйрь иҗаты белән безне бәйләп торган чылбырны өзәргә тиеш түгел һәм өзә дә алмас. Шагыйрь шәхесенең халыкчанлыгы Г.Тукай шигъриятен миллионнарча укучыларның казанышы итте.
Мин кайвакыт “Тукайдан пот ясамагыз!» дигән сүзләр ишетәм. Юк, беркем дә моны эшләргә җыенмый. Аның әсәрләрен укыган чакта һәр шигырь юлыннан үзеңне кызыксындырган әһәмиятле сорауларга җавап табасың да, «пот» сүзе үзеннән-үзе юкка чыга.
Һәр кеше шагыйрьне үзенчә кабул итә. Һәрберебезнең үз Тукае бар. Дөньяны аңлаучы бала өчен Г.Тукай — мәрхәмәтле әкиятче, мәктәп укучысы өчен — намуслы һәм тырыш бала, яшь шагыйрь өчен — остаз, ә күпчелек кешеләр өчен — яраткан шагыйрь…

(Чыганак: Идел, №4, 2009 ел)


 

Комментарий язарга


*