ТАТ РУС ENG

Азат АХУНОВ Гап-гади Тукай…


 
1913 елның 4 апреле

Ул көнне Клячкин хастаханәсе каршында бихисап халык кайный. Сөекле шагыйрьләре белән бәхилләшергә меңләгән кеше килә. Тукай вафат! Коточкыч корылык булганда ерткычлар һәм аларның корбаннары инеш ярында очрашкан шикелле, монда да шагыйрьнең дуслары, талантына баш иючеләр һәм аны күралмаучы дошманнары бергә җыела. Бу көнне барлык татар китап кибетләре ябыла, мәктәп-мәд-рәсәләрдә дәресләр булмый, матәмгә күрә соңгы елларда Тукай хезмәттәшлек иткән «Кояш» газетасы чыкмый. Җеназаны зиратка алып барганда урамнар халык ташкыны белән тула, трамвайлар туктый. Татар газета-журналларының идарәләренә кайгылы хатлар һәм матәм телеграммалары ява. Оренбургта чыга торган «Вакыт» газетасы редакциясендә генә ул хатлар белән зур әрҗә тула. Әлеге шәһәрнең китап кибетләрендә бер-ике көн эчендә Тукайның барлык җыентыклары сатылып бетә. Китап сатучылар, Тукай әсәрләрен сорап, Казан нәширләренә телеграмма арты телеграмма юллыйлар. «Тимерне кызуында сук», — дигән мәңгелек эшкуарлык канунына таянып, татар фабрикантлары «Тукай» маркасы белән халыкка төрле тауарлар тәкъдим итә: «Тукай кәнфитләре», «Тукай сабыны» һ.б. Мәрхүм шагыйрьнең сурәте меңнәрчә нөсхәдә бастырылып, тиз арада халык арасында таралып бетә. 1913 елда гына Габдулла Тукайның биш китабы нәшер ителә. Тукай шәхесенә карата мондый кызыксынуны ничек аңлатырга? Бөтен халык мәхәббәте беләнме? Әллә гап-гади мода беләнме? Мөгаен, сәбәпләрнең берсен дә читкә тибәрергә кирәкмидер.
Үлеме алдыннан Тукай үзе дә матди якны уйлый. Ләкин аны бүтән мәсьәлә борчый. Ул яңа китабы өчен биреләчәк 500 сум каләм хакын гадел рәвештә бүлеп калдырырга тели, шуңа да әлеге акчаны мохтаҗ татар шәкертләре файдасына сарыф итәргә васыять әйтә. Әлеге васыятьне ишеткәннән соң татар сәүдәгәрләре һәм зыялылары Тукай вакыфы (фонды) оештыралар һәм шагыйрь маясына иганәчеләрнең акчасы өстәлә бара.

Моң корбаны

Татар телендә бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган «моң» сүзе бар. Ул төрле мәгънәләрне үз эченә ала. Галәми гамьне сеңдергән мәңгелек сагыш… «Моң» — чын татар төшенчәсе, аны гади сүзләр белән аңлатып та биреп булмый. Тукай — «моң» җырчысы һәм шул «моң»нан ул үлә дә. Кытай тыйб гыйлеменнән күренгәнчә, сагыштан һәм меланхолиядән иң беренче нәүбәттә үпкәләр зәгыйфьләнә. Үпкә чиреннән бик күп татар әдипләре бакый дөньяга күчкән. Әлеге авыру татар халкының иң асыл, иң сәләтле, иң назик күңелле вәкилләрен алып китә торган ниндидер милли үләткә әверелә. Тукай һәрвакыт үлем белән яшәү арасында, яктылык белән караңгылык чигендә бәргәләнә. Күрәсең, Тәңре аны җиргә бик аз вакытка гына юллагандыр. Һәм 27 яшь бу очракта язмышның олы бүләге булып тоела.

Сериал өчен сюжет

Тукайның гомер юлы — бары тик ак һәм кара төсләрдә генә төшерелгән сериал өчен әзер сюжет ул. Аның кыска гомере ак һәм кара сызыклардан гыйбарәт, тик кара сызыклар күбрәк. Апрель Тукайның язмышында аерым урын тотучы ай. Ул 1986 елның 14 апрелендә (иске стиль белән) Казан губернасының Кушлавыч авылында туа, 1913 елның 4 апрелендә гүргә иңдерелә. Бу җәһәттән «4» саны да Тукай тормышында әһәмиятле роль уйнаган. Әлеге сан аның тууы һәм үлеме белән генә бәйле түгел, мәсәлән, ул дүрт айлык вакытында әтисен югалта (әтисе 44 яшендә вафат), ә дүрт яшендә чакта әнисе дә җир куенына керә. «Болгар» номерларында Тукай 40 нчы бүлмәдә яши. «4» — Тукай өчен бәхетсез сан.
Тукай — муллалар нәселеннән. Муллалык бу нәселдә буыннан-буынга күчә килгән. Шагыйрьнең бабасы, Мөхәммәдгалим хәзрәт, кырыс, кадими карашлы дин әһеле булган, авылда һәркемнең шәригать кануннарын үтәвен таләп иткән. Аның улы Мөхәммәдгариф та егерме ике яшендә указ алып авыл имамы хезмәтен башкара башлаган. Ләкин әтисеннән аермалы буларак, ул артык тәкъвалык күрсәтмәгән, әгәр совет чорында язып алынган истәлекләргә ышансак, хәтта үз балаларының үскәч мулла булуын теләмәгән. Истәлекләрдә аның намуслы, гади һәм самими кеше булуын телгә алалар. Китапханәсенең шактый бай булуы һәм үзенең шигырьләр язгалавы да билгеле. Маҗиклар күрмәгәндә бераз пирәшләп алырга яратуы турында да хәбәрләр бар.
Габдулла Мөхәммәдгарифның икенче хатыныннан туа. Мәмдүдәгә хәзрәт беренче хәләл җефете үлгәннән соң өйләнә. Ләкин алар бергә озак яши алмыйлар. Ике үги баласы һәм сабые Габдулланы алып яшь хатын әтисе йортына кайтырга мәҗбүр була. Ләкин тол булып озак утырмый, аны Яңа Саена авылының Шакир исемле бер мулласына димлиләр, ә Габдулланы Кушлавыч авылындагы бер карчыкка асрамага бирәләр. Карчык бик явыз, мәрхәмәтсез булып чыга. Монда җәфа күргәннәрен шагыйрь соңрак үзәкләрне өзәрлек сагыш белән язып калдырган. Күпмедер вакыттан соң әнисе улын үз янына алдыра. Балага бу оҗмахка керү белән бер тоела — ул беренче тапкыр бал яккан ак күмәчтән авыз итә! Ләкин бәхет озакка бармый — дүрт яшьлек Апушын чит кулларда калдырып, Мәмдүдә абыстай үлеп китә. Тукай тома ятим кала. Әлеге салкын гыйнвар көне шагыйрьнең исендә мәңгегә кала: «…әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый-җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне биреңез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый» ул ияреп бара. Үги ата сабыйны янә Өчилегә, бабасының гаиләсенә җибәрә. Әлбәттә, күп балалы ярлы гаиләдә аны беркем дә көтеп тормый, артык кашык итеп кабул итәләр. «Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган, — дип яза Тукай. -Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыисым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр».
Ниһаять, бабасы, хатынының киңәшен тотып, бер арбачыга утыртып оныгын Казанга озата. Зур шәһәрдә ятимне асрамага алучы табылыр әле, янәсе. Арбачы Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри торгач, Яңа бистәдә яшәүче Мөхәммәдвәли белән Газизә сабыйны уллыкка алалар. Бу самими кешеләрнең үз балалары юк, шуңа да алар ата-ана мәхәббәтен тулаем Габдуллага бирәләр. Шулай да… Яңа әнисе белән малай Ташаяк ярминкәсенә барырга ярата (Ташаяк — хәзерге цирк янында була, нигәдер бүген аны Ярмарочная дип йөртәләр, хәер, нигәдер түгел инде, Ташаяк артык татарча яңгырый бит): «андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шат-ланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем. Мин дә атланыр идем — акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде».
Инде күренекле шагыйрь булып җитешкәч, Тукай монда еш килә һәм күңеле булганчы агач атка атланып карусельдә әйләнә торган була.
Тик бу юлы да бәхет озакка сузылмый -«ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә берьюлы авырый башлаганнар. Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулында кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» — дип, теге мине Казанга китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр. Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап, белергә мөмкин».
Ләкин бераздан Тукайга янә бәхет елмая — Кырлай авылыннан Сәгъди исемле кеше аны уллыкка ала. Дөньяда яхшы кешеләр дә бар! Кырлайда Тукай берничә ел яшәп ала. Биредә ул мәдрәсәдә укый башлый, биредә беренче тапкыр моңсу татар халык җырларын ишетә. Ул җырлар аның хәтеренә гомерлеккә сеңеп кала. Үзенең муллалар токымыннан булуын белгәнгә күрә, ул яхшы укырга тырыша. Бервакыт хәлфә аңардан: «Әтиеңнең исеме ничек?» — дип сорый. Кинәт бирелгән бу сораудан аптырап, малай: «Кайсысының?» — ди. Хәлфә көлеп җибәрә: «Ә синең ничә әтиең бар соң?» Габдулла чын күңелдән җавап бирә: «Өч…»
1895 елда Габдулланы әтисе белән бертуган апасы Уральск каласына алдыра. Монда ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый башлый. Укуы 12 ел дәвам итә. Үсә төшкәч, ул апаларында тормыйча, мәдрәсәгә яшәргә үк күчә, төпле белем алуы өстенә матди хәлен дә кайгыртып су ташучы, каравылчы булып та эшли, рус газетасы «Уралец» басмаханәсендә хәреф җыючы һөнәрен үзләштерә. Монда аның шагыйрьлек сәләте ачыла. Шигырь гыйлеменнән аңа мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәт үзе сабак бирә. Бераздан инде яшь шагыйрь төрле газета-журналларда хезмәттәшлек итә башлый. Мәдрәсәдә ул кадими белем бирү ысулларына каршы чыгучылар арасында була. Холкындагы гыйсьянчылык инде үзен сиздерә. Хәер, бу бәлки яшүсмерләрнең үзләрен тотышында эз калдыра торган «күчеш чоры» белән дә бәйледер. Ни генә булмасын, егет ачыктан-ачык башбирмәслек күрсәтә, тәмәке тарта башлый, җитү чәч белән яланбаш йөри, социализм идеяләре белән мавыга. Әгәр дә шәкертләрнең күбесе сәдакага өмет итеп җеназага дога укырга йөрсә, хәтта кайчакта ач булуына карамастан, Тукай горур рәвештә андый эшләрдән баш тарта.
1907 елда ул Казанга кабат әйләнеп кайта. Үзе туган өяздә ул солдатка каралырга тиеш була, һәм аны, күзенә ак төшкән сәбәпле, патша хезмәтенә яраксыз дип табалар Тукай Казанда кала. Биредә иҗатының иң бәрәкәтле еллары уза, биредә ул яңа дуслар, яңа дошманнарга тиенә, биредәге зиратта иң соңгы сыену урыны таба.

Шагыйрьнең холык-фигыле

Мәгълүм ки, тәнкыйтьләгәндә шагыйрь берәүнең дә күңелен аяп тормаган. Аның һөҗүм укларын кем генә татымый калды икән9 Үтне сытарлык каһкаһәдән берәү дә котыла алмаган -каләмдәшләр дә, җәмәгать хадимнәре дә, дин әһелләре дә. Тукай карашынча берәр кырын гамәлең генә булсын. Шунысын да әйтергә кирәк, кайберәүләр нахакка да бу тәнкыйть утына тотыла. Тукай беркемнең дә дәрәҗәсенә-ниенә карап тормый
Кешеләр турында аның фикере югары булмагандыр, дип уйларга кирәк Асылда Тукайның мондый фәгыйләте бөтен дөньяга үпкәсе булган, ятимлек кимсенүен кичерә алмаган япа-ялгыз кешенең гыйсьяны сыман күз алдына килә. Ул гүяки үзе кыерсытылган, рәнҗетелгән чаклары өчен үч ала. Истәлек язучылар аның бик тә каршылыклы кеше булуын, холкының чуарлыгын билгелиләр көләч һәм моңсу, аз сүзле һәм тел бистәсе, ягымлы һәм усал, кыю һәм сак, зирәк һәм беркатлы. Алар сүзенчә, Тукай юк кына нәрсәгә дә сабыйларча шатлана алган, яки, киресенчә, кечкенә генә сәбәптән дә укасы коелган. Тукайда үздәрлек сыйфаты бик көчле була Ул гүяки бөтен дөньяга үзенең беркемнән дә ким түгеллеген расларга омтыла. Бу юлда аның өчен киртәләр юк, ул аларны «тибеп кенә аудара». Һәм беркемнең ярдәменә дә өмет итми — туганнарының да, танышларының да… «Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем». Инде егет булып җитешкәч тә, унбиш яшьлек   үсмер   кыяфәтендә   булп шагыйрь бүтәннәрдә кызгану хисе  уята. Хәер, ул күңеле белән дә сабый килеш кала. Сабыйлыктан аерыла алмган кеше генә чын шагыйрь була ала. Тукай Казанда вакытта кузна уены уйнарга яраткан. Әз генә буш вакыты булу белән ул урамга балалар янына ашыга. Бервакыт Фатыйх Әмирхан: «Һаман кузналы уйнап туймадыңмы әле?» — дип сорагач ул  «Син  көне буе кызлар белән тел чарлап туймыйсың бит әле», — дип  җавап бирә. Мөгаен, балалар белән уйнаганда аның җаны ял иткәндер, уен комарында алар ахмак сораулар  биреп   интектермиләр бит…

Тукайның кайбер кимчелекләре

Совет хакимияте вакытында Тукайны чак кына изгеләштермәделәр. Аны яхшы белгән    замандашларының истәлекләре  кыскартылып, шомартылып кына дөньяга чыгарылды.   Рәссамнарның хисапсыз   картиналарында без шагыйрьнең үзен түгел, аны хәтерләткән баһадирны, каһарманны күрәбез. Тукайны  рәволюционер  булган, дип язучылар да булды.     Тукай — каршылыклардан, мәхәббәт  һәм   нәфрәттән, шом һәм шикләрдән укмашкан төен, Аллаһы   Тәгалә   аңа   сәмави   сәләт иңдергән.
Арбалар үтеп торган юл аша чыгарга шөлләп торган кеше ничек революционер була алсын? Галиәсгар Камал белән Мәкәрҗә ярминкәсенә килгәч, Тукай көне буе кунакханәдә ята, төн җитеп юл хәрәкәте тынгач кына дөньяга чыга. Табигый, ихтыяр көче зәгыйфь кешеләр кебек кайчагында ул хәмердән дә баш тартмаган, тик бу гадәте авыруга әверелмәгән. Тукай тәкъва булмаган, ләкин аны дәһри дип тә атап булмый. Бер шигырендә ул авыр чакларда «мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам», — дип яза. Китап дигәндә ул, һичшиксез, Коръән-кәримне күздә тота «Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем…»
Тагын бер уйдырма — Тукай, янәсе, «буржуаз җәмгыятьнең кешелексезлеге аркасында» вакытсыз үлә. Теләсә, ул матди яктан да бүтәннәрдән ким яшәмәс иде. Аны нәширләр яраткан (чөнки китаплары тиз таралган), каләм хакын да юмарт түләгәннәр. Татар байлары, Тукайның каһкаһәсенә карамастан, аңа ярдәм итәргә омтылган. Аны ял итәргә кунакка чакырганнар (мәсәлән, Сембер миллионерлары Акчуралар), химая тәкъдим иткәннәр. Алтынчы берадәр Рәмиевләр (асылда Закир Рәмиев — Дәрдемәнд башына килгән фикер) аны зур хезмәт хакы бәрабәренә Оренбургка эшкә чакыра. Әмма Тукай горур рәвештә бу тәкъдимнән баш тарта.
Атаклы дин галиме Муса Биги Тукайны Финляндиядә дәвалар өчен химая җыя башлый. Ә үзен әлегә кунакка Санкт-Петербургка чакыра. Шактый вакыт үткәч кенә шагыйрь Уфа аша (!) пайтәхеткә килеп чыга. Гаиләсе зур булуга карамастан, Биги кадерле кунакны өендә калдыра, кабинетындагы диванга урын җәя, үзе идәндә йоклый. Бер-ике көннән Тукай хуҗага әйтми-нитми генә кунакханәгә күчә. Ярлымы, ачмы, Тукай хәер алырга яратмаган, үз көнен үзе күрүне өстен куйган. Хәер, аңарга нәфес дигән нәрсә дә ят булган. Тышкы кыяфәтенә ул бөтенләй игътибар итмәгән, нәрсә туры килсә, шуны кигән. Руслар мондый кешеләр турында «не от мира сего» диләр. Чыннан да, бөек шагыйрьләрнең берсе дә бу матди дөнья кешеләре булмаган. Тукай да шулар арасында. Ыспай, пөхтә киенергә яраткан Сәгыйть Рәми Тукайның тышкы кыяфәте турында бик кимсетүле сүзләр яза. Тик хәзер моның әһәмияте бармы соң? Рәми ничек киенгән дә, Тукай нәрсә кигән? Чәчен тарап йөргәнме? Без аларны шигырьләренә карап бәялибез. Ә шигырьләрнең асылын бернинди затлы кием дә каплый алмый!

Тукай һәм хатын-кызлар

Тукай бер тапкыр да өйләнми һәм ата булу бәхетен татымый кала. Әлбәттә, аның иҗатын яратучы, үзенә гашыйк булып йөрүче кызлар була. Тукай үзе дә мәхәббәт утында янмаган дип уйлау сәер булыр иде — шагыйрьләр өчен бу табигый халәт бит. Әмма замандашларының күбесе аның хатын-кызлардан читләшүе, алар белән аралашмавы турында яза. Ул асылда үз дөньясына бикләнеп яшәүче ялгызак кеше була. Мөгаен, хатын-кызлар белән якынлашырга комачау итүче ниндидер рухи яисә җәсәди сәбәпләр дә булгандыр. Тукай бу турыда беркемгә дә сөйләмәгән, кичерешләрен үз эченә яшергән. Ул Казанга килгәч, күп кенә укымышлы татар кызлары аның белән танышырга тели. Моның өчен алар төрле сылтаулар уйлап таба, төрле тозаклар кора. Ләкин ул андый эзәрлекләүчеләрдән бик оста котыла алган — азау ярган ышпиуннар көнләшерлек! Кызларның даими күрергә теләве аның эшенә дә хилафлык китергән. Редакцияләргә кызларның юлы көн дәвамында өзелмәү сәбәпле, кайчагында ул эшкә килгән җиреннән кире борылып китә торган булган. Казан кызларының Фатыйма исемлесе бүтәннәрдән әрсезрәк тә, тапкыррак та булып чыга. Кемдер аңа Тукайның кунакка киләчәген хәбәр итә. Фатыйма гөбәдия пешерә, өстенә камырдан «Г.Т.» (ягъни Габдулла Тукай) хәрефләре яза, шуны мәҗлестә утырган шагыйрь каршына табынга куя. Бу гамәл теләсә нинди ир-атның күңелен эретер иде, тик Тукайныкын түгел. Ул, бәлки тышкы яктан гына, моңа битараф кала.
Тукайның мәхәббәт шигырьләре аз. Әмма берничә шаһ әсәрен искә төшергәндә, аны да мәхәббәт уты читләтеп үтмәгәнгә охшый. Югыйсә мондый юллары тумас иде:
«Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?»

(Чыганак: Идел, №4, 2009 ел)


 

Комментарий язарга


*