ТАТ РУС ENG

Галина ЗӘЙНУЛЛИНА «Клячкин»да туганнар — гомергә бертуганнар

 


1913 елда Казанның Клячкин дәваханәсендә Тукай үпкә чиреннән үлә. Аннан соң әлеге бинада бала тудыру йорты урнаша, хәзер биредә – Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Клячкин хастаханәсендә туган шигырь

Клячкинда бала табу йорты…
Ник шулкадәр әле моңайдым?
Сабыйларның тавыш бирүләре
Кайтавазы сыман Тукайның.
Даһи затны югалтуы авыр,
Йөз елга бер туа торгандыр.
Тукай үлгән йортта бала елый:
Яңа Тукай бәлки тугандыр.
Җыр да шулай авыр, үксеп туа…
Тыңлап торам сабый тавышын.
Кем мәңгелек җырга әйләндерер
Гасырларың бөек сагышын?
Югалтулар аша туа-туа
Киләчәккә кыю, нык атла,
Тукаеңны иртә югалтсаң да,
Тукайлыкны берүк югалтма!
Клячкинда бала табу йорты…
Ник шулкадәр әле моңайдым?
Сабыйларның тавыш бирүләре
Кайтавазы сыман Тукайның.

                                 
Илдар Юзиев


Клячкинчылар… Ят яңгыраса да, Казанның кайбер кешеләре колагын иркәли ул. Дөресрәге, Островский белән Кави Нәҗми урамнары кисешкән урында Казан университетының элекке клиник дәваханәсе бинасында туганнарның. Халык бу йортны профессор-невропатолог һәм физиотерапевт Григорий Абрамович Клячкин хөрмәтенә «Клячкин» дип йөрткән. Шулай да хастаханә чын мәгънәсендә 1913 елның февралендә — авыру Габдулла Тукай соңгы көннәрен үткәрергә кереп яткач танылу ала. Үлем фәрештәсе Газраилнең канат кагышын тойган хәлдә шагыйрь палатада соңгы шигырьләрен яза һәм бер том булып чыгарга тиешле җыентыгын эшли. Совет чорында бу бинада бала тудыру йорты урнаша, шул рәвешле шәһәрнең төрле почмакларына шанлыларның аерым бер төре тарала…
«Клячкинчы» гади Казан кешесеннән нәрсәсе белән аерыла соң? Беренче чиратта, акыл утырткач, вакыт-вакыт «Тукай вафат булган урында туганмын бит! Уен эшме әллә?» дип уйлап куюы белән. Шуңа да кешеләр белән аралашканда «клячкинчы» туган урыны турында сүз башлый. Яланаяклы балачагы үткән урамны, я булмаса, энә белән кое казыган мәктәпне түгел, ә кайсы бала тудыру йортында тууын искә төшерә.
Мәсәлән, рәссам Илгизәр Хәсәнов. Әгәр ул әңгәмәдәшенең шул ук «йорттан» икәнен белеп алса, бетте инде — якты дөньяга беренче тапкыр Островский, 11/6 дип тамгаланган йортта аваз салуың аркасында берәр төрле уңайсызлык хисе кичермәдеңме яки инде башка берәр тойгылар булмадымы, дип төпченә башлый. Илгизәр үзе беренче тапкыр «Клячкинская» сүзен әнисеннән ишетә, ул вакытта аңа ун яшь була. Бу сүз аңа шулкадәр ошый, туктаусыз кабатлыйсы гына килеп тора. Ә инде 14 яшендә бу стеналар артында Тукайның бакый дөньяга күчүен белгәч, куркып кала, бу ерак киләчәгенә ниндидер караңгылык төсмере бирер кебек тоела.
Г. 3.: Тукай вафат булган бинада туганымны кайчан белүемне хәтерләмим. Алты яшемдә әти-әниләр белән Казан үзәгеннән Ленин районына күчеп киткән бала,элиталы инглиз мәктәбе укучысы буларак, «көнбатышлашкан» аңым белән бу фактны тулы килеш аңлый алдым микән? Әмма бу турыдагы мәгълүмат яшьлегем бусагасында басып торганда мине гадәтилектән өскәрәк күтәрде, драматик киеренкелек белән баетты, һәм Тукай шул рәвешле катлаулы юллар белән минем тормышыма килеп керде. Безнең бакча күршесе — Татар китап нәшриятының баш рәссамы, Тукайның әкият һәм поэмаларына иллюстрацияләр төшергән Байназар Әлминев иде. Мин аның кызы Инга белән дуслаштым (бүген дә ахирәтләрбез). «Шүрәле» китабының тышлыгындагы Шүрәле образы нәкъ менә Ингага нисбәтле барлыкка килә. Биш яшендә ул әтисеннән: «Кешеләр урманнан кайтып киткәч, Шүрәле нишли? Үзен үзе кытыклый микән?» дип кызыксына. Идея Байназар әфәндегә ошый. Шуннан бирле тышлыктагы Шүрәле үзенең кабыргасын кытыклап торган хәлдә сурәтләнә.
Ә инде Зәйтүнә Мәүледованың оныгы — шагыйрә Фәридә Рәсүлева белән дус кызлар идек. Ул миннән ун яшькә өлкәнрәк, йогынтысы зур булды — миндә милли үзаң уятты, дияргә кирәк. Безнең «Сөембикә манарасы» дигән рәсми танылмаган кечкенә әдәби берләшмәбез бар иде, без Дәрвишләр бистәсендә аның әтисе Атилла Расихның фатирында җыелыша идек. Легендар Зәйтүнә безгә стенадан таләпчән караш белән багып тора (иң зур бүлмәдә аның фотопортреты эленгән). Ә бервакыт Фәридә миңа «Әбиемә Тукай гыйшык тоткан» дигәч, мин бу Тарихның «була торган хәл» генә түгеллегеннән калтырап куйган идем хәтта. Утыз елдан соң Фәридә мин эшләгән «Идел» редакциясенә көндәлекләрен алып килде, һәм мин аның тормышының җайлана алмавына, әтисе, әбисе, ире — гомумән, дөнья белән катлаулы мөнәсәбәтләренә шаккаттым…
И. X.: Минем, совет укучысы буларак, Тукай турындагы күзаллауларым ярыйсы гына тулы иде. Безнең мәктәптә татар теле факультатив дәресләрдә укытылды, укытучысы да әйбәт иде. Мин — тәртипле малай, ул дәресләрне калдырмадым. Икенче яктан, Тукайны мәҗбүри мәктәп программасына кертмәүләре яхшы да булган әле, аның каравы моңа кадәр белмәгән шагыйрьне мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә мөмкинлек калган. Апамда Тукайның матур итеп чыгарылган шигырьләр җыентыгы бар, мин шуны актара идем. Бик күпләр кебек үк, мин дә Тукай белән Лермонтов арасында охшашлык таптым. Совет мәктәпләрендә Лермонтов турында төпле белем бирәләр бит. Икесе дә фани дөньядан яшь килеш — 27 яшьтә һәм танылу алгач китәләр. Дөрес, рухы белән Лермонтов тагын да гыйсъянчырак була, Тукай ул яктан Пушкинга тиңләшә.
Үсә төшкәч, язмышымда Тукай белән уртаклыклар эзли башладым. Саннардан мәгънә чыгарырга яратам мин. Мәсәлән, 1958 елда — Тукай вафатыннан соң төгәл 45 ел үткәч туганмын. 1986 елда улым Клячкин хастаханәсендә ятып чыкты — Тукай туып нәкъ 100 ел үткәч.
Әмма үземнең туган урыным турында 2006 елда — режиссер Салават Юзиев белән «121» фильмын төшергәндә генә ныклап уйландым. Мин анда художник-постановщик буларак, Тукайның үлемен төшергән эпизодка декорацияләр эшләдем. Барыбызга да билгеле булган фотографиягә таяндым. Тукай анда хәлсез, эчкә баткан тирән күзләре белән билгесезлеккә карап утыра. Мин бу фотоның күчермәсен бирергә омтылмадым, ә ниндидер бер күчеш халәтен күрсәтергә тырыштым — камера ярдәмендә чынбарлык кысаларыннан чыгып, пространство яктырттык. Анда фәрештә дә күренеп ала…
Г. 3.: Түгәрәк саннарның мистикасы темасын дәвам итсәк, сез Тукай турындагы кыска метражлы фильмны аның тууына 120 ел тулган көннәрдә төшерә башлагансыз.
И. X.: Юк, 121 нче елында. Юбилей елын без «уңышлы» гына сикереп үттек. Бу безгә артык пафостан котылырга ярдәм итте. Салават юбилейга төшерелә торган документаль тасмалардан туйган иде инде. Шуңа да фильмга исем эзләгәндә минем «шундый матур сан бар» дигән тәкъдимемне хуплады. «121»не кабул итүгә Илдус Габдрахманның машина номерының шушы сан белән туры килүен күреп шаяртып та куйдык: «Кичә генә алыштырмадыңмы?»
Г. 3.: Ишетүемчә, фильмны төшергәндә, мистика җитәрлек булган.
И. X.: Киноның бер өлешен татар яшь тамашачылар театрында төшердек. Борынгы бинаның — элекке Алафузов театры — ниндидер сәер атмосферасы бар, рухы әйбәт. Инвалид коляскасындагы Фатих Әмирханны Искәндәр Хәируллин уйнады. Матур гына утырды инде коляскада… Аннан соң аягын сындырды… Ә иң авыры: Зәйтүнәне уйнаган кызыбыз — Лилия Заһидуллина машина белән һәлакәткә очрап вафат булды. Ул бу рольгә сайлап алынганда, һинд кызлары кебек чибәр Нәфисә Хәйруллина белән бергә килгән иде, өмете дә әллә ни зур түгел иде. Әмма камера үзенчә күрә. Нәфисә Тукайга туры килми иде. Тукай үзе шактый ук тормыш тәҗрибәсе, белем туплаган тирән кеше булган, янына мондый туташны да куйсаң… Кыскасы, тормышта кеше үзенең нәкъ киресенә тартыла. Яшәүнең асылы, котылу юлы шундый — компенсация эзлисең.
Г. 3.: Зәйтүнә Мәүледова, Фәридәнең сөйләве буенча, каты холыклы хатын булган. Минемчә, моны аңлау өчен фотода аның авыр иягенә һәм кырыс карашына игътибар итү дә җитә. Шулай да, Зәйтүнә, улы Атилла Расих өйләнгәннән соң, йортын аңа калдырып китә. Киленен яратмаганга күрә. Ә үзенә картлык көнендә кеше почмакларында яшәргә кала.
И. X.: Тукайның Зәйтүнә кебек хатын-кызга тартылуы табигый. Ул социумны яуларгг омтылмаган — уйлар хакиме булган. Тәртипкг ихтыяҗың һәм үз-үзеңә ышанычың булмаганда шул хаобта бату ихтималлыгын тоя башласаң, тәртип ярата, хуҗалык итә белән торган хатын-кызга тартыласың. Күрәсең, бу интуиция, фани дөньяда яшәргә дә кирәк бит әле…
Г. З.: Синең төп һөнәрең — сынлы сәнгать. Бу өлкәдә Тукай белән «элемтәң» бармы?
И. X.: Минем «Кисекбаш» дип аталган картинам бар (аны музей сатып алды). Ул модерн стильдә: пеләш ир кеше башы, аны иске татар телендә һәм гарәп имлясында Тукай текстлары әйләндереп алган. Мин аларны Тукай исән чагында чыккан китаплардан күчердем. Алар арасында Тукай үзе кулында тотып торган ихтималлыгы булган китап та бар иде, мин аны Һади Такташның иске йортыннан таптым. Минем дустым Шәүкәт Фәйзрахмановның әтисенең бабасының китапханәсе зур булган, аларга Тукай да керештереп йөргән, диләр. Янгыннан соң, Шәүкәт миңа сафьян тышлы Коръән тәфсирен бүләк итте, ә ике тартма китапны Фәннәр академиясенә биргән. «121» фильмын эшләгәндә, миңа Тукай дөньясын ачарга интеллектуал, энциклопедияче рәссам Рәшит Төхвәтуллин ярдәм итте. Ул Тукайның үзе исән чагында чыккан китапларын җыя, иске татар телендә шигырьләрен генә түгел, хикәяләр дә, төрле язмалар да укый. Ул Габдулла турында шундый итеп сөйли, үзе дә шул вакыйгаларның шаһиты булган диярсең. Ул үзе Ерак Көнчыгышта туып, Яшел Үзәндә үскән булса да, Казанның Тукай белән бәйле урыннарын белә. Бервакыт без аның белән Самарада күргәзмәдә булдык, Казан рәссамнарын «Бристоль» кунакханәсенә урнаштырдылар. Кунакханә миңа иске генә булып тоелды. Рәшит номердагы китапны алды да «Монда Тукай Идел буйлап барганда тукталган» дигән сүзләрне укыды. Шуннан соң мин инде «Бристоль» идәннәреннән атлап йөргәндә, «Тукай да бу идәннәргә басып йөргән бит!» дип үтә идем. Аның Самараны тасвирлавы искиткеч: Гогольчә төртмә тел, ирония!
Г. 3.: Ирония дигәннән. Яхшымы бу, ямандырмы — рус дөньясында Пушкин исеме һәм иҗатыннан «табу» алынды инде, бездә әле Тукайның «кагылгысызлыгы» саклана. Татар әдәбиятында «татар шигъриятенең кояшы» турында мәзәкләр яза торган «Хармс»ны күз алдына китереп тә булмый. Тукай белән Әмирхан «Тәтәйләр рәтенә» барырга җыенганнар, ди… — мәзәк түгелмени бу? Мин үзем Фәридә турында, Зәйтүнәнең оныгы буларак, ачыктан-ачык сөйли алмыйм. Ә ул шактый экстравагант кеше. Шулай бервакыт ул партиянең район комитеты каршына хәер сорашырга чыгып утырды. Аның янына Диас Вәлиев килеп: «Фәридә, мин сине Язучылар берлегенә алу турында рекомендация язган идем, хәзер кире уйладым, кире бир әле ул кәгазьне», дигәч, Фәридә: «Рәхим итеп, тик башта миңа сәдака бирегез», дигән.
И. X.: Моның ирониясе дә шунда: хәзерге вакыйгалар Тукайның хыялындагы тормышның нәкъ киресе… Ул XX йөз башында мәдәниятнең пионеры булган, нәрсәдер үзгәртергә теләгән, дини догмаларны, икейөзлелекне тәнкыйтьләгән — ул бөтенесен дә алып чистартып, кагып, кешеләр файдалана алсыннар өчен яңадан элеп куярга тырышкан. Тукай белән Әмирхан — ике яшь кеше, уенчылар булганнар, алар социумның яңа модельләрен уйлап тапканнар.
Тукайның үз исемендәге премиягә мөнәсәбәте нинди булыр иде икән — миңа шул кызыклы. Минемчә, ул уңайсызланыр иде. Ул үзе акчага мохтаҗ кеше булган, әмма гонорарны күп түли торган басмаларны урап узган. Шуңа да Тукай премиясен акчалата бирмәскә кирәк, бу нәрсә премияне кызыклырак, нечкәрәк итәр иде. Ул бары тик дәрәҗә генә булсын, ә матди ягы -язучының китабын чыгару, рәссамның каталогын бастыру, мәсәлән.
Г. 3.: Без синең белән соңгы могиканнар түгелме? Хәзер “клячкинчылар” булып тумыйлар бит инде. Островский, 11/6 адресында — Сәламәтлек саклау министрлыгы.
И. X.: Әйе, бу бина яшәү белән үлем боҗрасы булудан туктады.
Г. 3.: Алай да, күңелсез нәтиҗәләр белән ашыкмыйк әле. Биш ел элек мин 40 нчы номерлы фатирда яшәвем өчен күңел төшенкелегенә бирелеп йөргән идем. Билгеле булганча, Тукай «Болгар» номерларында 40 нчы бүлмәдә яшәгән. «Печән базары» спектаклендә Ренат Әюпов бу санны каргышлы итеп күрсәтә. Соңрак, Аллаһ ярдәме белән, мин эмбрионның 40 көндә кешегә охшап формалашып бетүе турында белдем. 40 саны төрле халыкларның гореф-гадәтләрендә сакраль мәгънәгә ия: бала тууның 40 көне, үлгәч 40 көнлекне үткәрү, күренми торган 40 сугышчы зат…
И. X.: Чыннан да, күңелсезләнмик әле. Клячкинчылар булды, бар һәм булачак. Кеше Ерак Көнчыгышта туарга, әмма Тукай турында бездән дә күбрәк белергә мөмкин. Димәк, «клячкинчы» туган урын белән билгеләнми. Монда бәйләнешләр башкарак яссылыкта.
Г. 3.: Мөгаен, «клячкинчы» — ул үзенә бер кеше, Габдулла Тукай белән нур һәм энергия аша бәйләнештә торган, күңеле белән һәрвакыт 27 яшьлек кеше…

(Чыганак: Идел, № 4, 2011).


 

Комментарий язарга


*