ТАТ РУС ENG

Тукай яшәгән 40 нчы бүлмә

 


Казанның Татарстан һәм Мәскәү урамнары киселешендә урнашкан “Болгар номерлары” кунакханәсе электән Тукай исеме белән бәйле булды. Дөресрәге бәйле иде, чөнки иске бинаны 2008 елның көзендә җимереп ташладылар һәм хәзер аның урынына яңасы төзелде. Яңа бинада Тукай бүлмәсен генә булса да торгызырга иде.

Татарстанның Милли музеенда “Тукай яшәгән бүлмә” тарихи һәйкәле паспорты” саклана. Аны заманында музей фондларының баш саклаучысы Фәрт Гасыйм улы Гасыймов тутырган булган, документларга музей директоры В.М.Дьяконов кул куйган.

Фәрд Гасыймов музейда 1937–1941 елларда эшләгән, аннан соң Бөек Ватан сугышына киткән, кайткач тагын унбер ел музейда хезмәт куйган. “Болгар номерлары”ндагы “Тукай бүлмәсе” документларыннан күренгәнчә, “Болгар” бинасына эленгән истәлек тактасындагы татарча язу яңалифтә язылган. Димәк, бу паспортның сугышка кадәр тутырылган булуы мөмкин, чөнки татар язуы 1939 елга кадәр яңалифтә йөргән.

Тукай яшәгән 40 нчы бүлмәнең макеты


Паспортта Тукай яшәгән бүлмәнең зурлыгы сантиметрына кадәр күрсәтелгән. Үзе дә шагыйрь буларак Фәрт Гасыймов Тукай бүлмәсен кайчан да булса торгызырлар дип өметләнгәндер. Ул чакта бүлмәне үлчәгәндә, анда “Пишмаш” заводы мастеры А.Я.Карпеченконың өч кешедән торган гаиләсе яшәгән.

Шунысы игътибарга лаек, 1941 елда Ленинград архитекторлары Казанның Сөембикә манарасын да шулай үлчәп киткәннәр. Бу эш сугыш вакытында манара җимерелә калса, аны төзекләндергәндә төгәл сызымнарның кирәге чыгар дип кайгырту максатында башкарылган. Бәлки Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне дә Фәрт Гасыймов шуңа күрә сугышка китәр алдыннан үлчәп калдыргандыр.

“Тукай яшәгән бүлмә” тарихи һәйкәле паспорты”


Паспорттагы язулардан күренгәнчә, 40 нчы номерлы бүлмә кунакханә бинасының көньяк–көнчыгыш өлешендә, төньяк почмактан икенче булып урнашкан. Бүлмәнең зурлыгы: 2х3,28 метр, биеклеге: 2,95 метр. Бер тәрәзәсе бар, аның эчке яктан үлчәме: 1,17х1,70 метр, рамасы ике катлы. Бүлмә бер ишекле, үлчәме: 1,88х0,90 метр. Ишек өстендә тәрәзә урнашкан, үлчәме: 0,90х0,50 метр, тәрәзә пыяласы ватык булганга, такта белән кадакланган. Бүлмә диварлары зәңгәрсу төстәге майлы буяуга буялган, идәне – сары төскә. Бүлмә пар белән җылытыла.

Паспортта Тукай 40 нчы бүлмәдә 1909–1913 елларда яшәгән дип язылган. Хәзер галимнәргә бу елларны төгәл ачыклау кирәк. Чөнки «Әл–Ислах» мөхәррире Вафа Бәхтияров истәлекләрендә Тукай «Болгар номерлары»нда 1908–1912 елларда яшәде, дип язган.

Рәмзия Абзалина,
ТР Милли музее баш фәнни хезмәткәре

(«Казан» журналы, 2011 ел, декабрь)


Комментарий язарга


*