ТАТ РУС ENG

Азат АХУНОВ Тукайның кара савыты

 


1913 елның 4 апреле… Бу көнне Клячкин шифаханәсе янында гавам диңгезе чайкала. Бирегә ун меңгә якын кеше бөек шагыйрь белән хушлашырга килә. Тукайның үлеме бөтен халыкны кузгата, магнит кебек төрле кешеләрне тарта. Корылык ерткычларны һәм аларның корбаннарын инеш янында йөзгә-йөз китергән кебек, монда да шагыйрьгә табынучылар да, аны күралмаучылар да җыела. Тукайны күмгән көнне барлык татар китап кибетләре дә ябыла. Татар мәктәпләрендә дәресләр үткәрелми. Күмү процессиясе барган чакта урамнар халык белән тула, трамвайлар йөрүдән туктый. Татар басмаларына кайгы уртаклашкан хатлар һәм телеграммалар агыла. Мәсәлән, Ырынбурда чыга торган «Вакыт» гәзитендә генә дә ул көннәрдә илнең төрле почмакларыннан килгән бер кочак хат туплана. Тукайның үлеме турында хәбәр килгәннән соң, ике-өч көн үткәч, Ырынбурдагы китап кибетләре киштәләреннән аның барлык җыентыклары да юкка чыга. Китап сәүдәгәрләре өметсезлектән шагыйрьнең нинди дә булса җыентыгын табу уе белән Казанга телеграммалар суга.
Без кешене исән чакта бәяли белмибез. Үлгәннән соң гына аңа табынабыз, ул бөек һәм алыштыргысыз кеше иде дип сөйли башлыйбыз.
Үләренә бер ел кала Габдулла Тукай Санкт-Петербургта була. Ул гомер буе шушы шәһәргә килергә омтыла. Ни дисәң дә, бу кала үзе бик нык яраткан Пушкинның туган шәһәре, Русиянең башкаласы бит. Шагыйрь үзен шушы илнең чын патриоты дип исәпләгән.
Санкт-Петербургта Г.Тукай танылган дин белгече, Ислам дине реформаторы Муса Бигиев фатирында туктала. Совет әдәбиятында М.Бигиев татар шагыйрен тиешле дәрәҗәдә кунак итүне оештыра алмаган шәфкатьсез бер залим итеп күрсәтелде. Әлбәттә, ул чорда дин белгече турында кара буяулар белән генә язалар иде шул. Чынында, шагыйрьне башкалага Бигиев үзе чакырган һәм Тукайны Финләндиядә дәвалау өчен акча җыя’башлаган. Гаиләсенең ишле булуына һәм мохтаҗлык кичерүенә карамастан, ул шагыйрьне үз өенә урнаштыра һәм хәтта Тукайга үз диванын бирә, ә үзе идәндә йоклый.
Әмма татар шагыйренең холкы бик төртмәле була… Ул низаг өчен сәбәпне үзе эзли. Хәер, аны аңларга мөмкин. Ятим балачак, ялгызлык, Петербургның дымлы климатында көчәеп киткән туберкулез авыруы… Озакламый ул өйгә кайтырга җыена. Шагыйрьнең китүе хөрмәтенә саубуллашу кичәсе оештырыла. Ул Тукайга илле сум акча салынган адрес тапшыру белән тәмамлана. Танылган әдәбият белгече Ибраһим Нуруллин язганча, юлга чыгар алдыннан Тукай янына укытучылары җитәкчелегендә биш укучыдан торган делегация килә. Кыз балалар яраткан шагыйрьләренә хәерле юл тели һәм чәчәк бәйләме тапшыра, ә малайлар бронзадан ясалган кара савыты бүләк итә. Кара савытының аскуймасында ау эте утыра, ә янәшәсендә зур эшләпә белән капланган аучы киеме һәм аның коралы куелган.
Тукай әлеге бүләк белән бик горурланган. Аны сайлап алучылар Тукайның кәефе яхшы чакта «Печән базары яхүдяңа Кисекбаш» поэмасыннан:
Йөгерәләр алды-артлы бер көтү
Кәкре койрыклар! — кая Башны җитү!
дигән юлларны кабатларга яратуын белгән.
Шагыйрь бу очрашудан бик канәгать кала. Балалар кайтып киткәннән соң, урындыкны караватка якынрак китереп бик озак кара савыты белән юана.

Әйе, Тукай күңеле белән һәрчак бала булып калган. Шагыйрь кузна уенын аеруча нык яраткан. Урамда чыр-чу килеп кузна уйнаучыларны күрсә, ул бөтен эшләрен ташлап балалар янына ашкынган. Күрәсең, алар белән аралашу аның күңеленә хуш килгән. Һәрхәлдә, уен вакытында аны мәгънәсез сораулар биреп берәү дә тинтерәтмәгән.
Бала вакытта ук Тукай Ташаяк (хәзер Ярминкә мәйданы) ярминкәсенә барырга һәм бәхетле балаларның агач кәмитләрдә әйләнгәнен күзәтергә яраткан. Аны тәрбиягә алган кешеләр Габдулланы яратсалар да, мондый «вак-төяк» өчен акчаларын сарыф итәргә кызгана. Танылган шагыйрь булып җитешкәч, Тукай бирегә еш килә һәм әлеге кәмиттә хәлдән тайганчы әйләнә…
Бакырдан ясалган спаниель хуҗасыз кала… Турылыклы эт әле һаман да бөек татар шагыйре турындагы истәлекне саклый. Кара савыты гади генә бер әйбер булса да, Тукайның бөеклеген олылаган һәр кеше өчен кыйммәтле хәзинә булып исәпләнә.
Ә кара савыты шуннан соң кая киткән дисезме? Ул 1945 елга кадәр Тукай белән якыннан таныш булган һәм үзе дә шигырьләр язган Маһруй Мозаффарова гаиләсендә сакланган. Аның кияве Әхмәт Урманчиев «Ялт-йолт» сатира журналына мөхәррирлек иткән, ә Габдулла Тукай әлеге басманың җаваплы сәркатибе булып эшләгән. Шагыйрьнең үлеменнән соң, аның шәхси әйберләре, шул исәптән кара савыты да Урманчиевларга килеп керә. Маһруй Мозаффарова 1945 елда вафат була. Әнисенең васыятен үтәп, Дәүләт бүләге иясе Мансур Мозаффаров кара савытны СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшыра. Күпмедер вакыттан соң әлеге кара савыты ТР Милли музеенда кыйммәтле ядкяр булып саклана башлый.

 

(Чыганак: Идел, №4, 2008.)


 

Комментарий язарга


*