ТАТ РУС ENG

Г.Тукай Әдәби музеена сәяхәт 1 зал: Балачак

 


Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Җиде буыннан килә торган мулла нәселеннән булган бала бик иртә ата-ана назыннан мәхрүм кала һәм ятимлекнең ачысын татый.

Нәни Апушның (балачакта аңа шулай эндәшкәннәр) тормышы турында экспозициягә куелган уникаль экспонатлар сөйли. Болар: улы туу турында Мөхәммәтгариф мулланың үз кулы белән теркәгән метрика кенәгәсенең бер бите һәм Габдуллага бары 4,5 ай булганда әтисенең үлүе  турындагы документ. Залның түр почмагында әнисе үлгәннән соң, 4 яшьлек Габдулла яшәгән Өчиледәге бабасы  Зиннәтулла өен хәтерләткән 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башы көнкүреш әйберләреннән оештырылган интерьер урын ала. Янәшәдәге витринада бабасының Коръәне, кулъязмалары, кызы Мәмдүдәгә багышлап язган мәрсиясе куелган. Экспозициядәге сәүдәгәр кибете күренешенә карагач, Казандагы Печән базары күз алдына килә. Кечкенә Тукайны, тәрбиягә бирү өчен, бабасы нәкъ шушы базарга баручы юлаучы чанасына утыртып җибәрә.

19 гасыр ахырындагы Казанны чагылдырылган фотолар Яңа Татар бистәсе турында сөйли. Мондагы йортларның берсендә, дөресрәге, милли аяк киемнәрен һәм баш киемнәрен тегү-сату белән шөгыльләнгән мәрхәмәтле Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсендә, ятим Габдулла ике ел тәрбияләнә.

Шагыйрь тормышында Кырлай аерым бер урын алып тора. Биредә 7-9 яшьлек малай үзен шәхес итеп тоя башлый. Ул “Исемдә калганнар” әсәрендә: “Бу урыннан башлап тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы таба… Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”, — дип яза. Монда башлангыч белемне ала, Казан артының искиткеч табигате, көнкүреше, халкының мәкаль-әйтемнәре, җырлары, әкиятләре һәм риваятьләре белән таныша.

Урман, халык әкиятләре аша кечкенә Тукай күңеленә Шүрәле үтеп керә. Бала хыялында туган әлеге образ гомер буе шагыйрь  белән “бергә атлый”, хәтта күп кенә хатларына, мәкалә һәм әсәрләренә ул “Шүрәле” дип имза куя.

Әлеге зал экспозициясенең соңгы ноктасы – рәссам Хаҗи-Морат Казаковның “Нәни Апуш” портреты – шагыйрь язмышының фаҗигалелеген тагын бер кат ассызыклый сыман.


 

 Г.Тукайның тууы теркәлгән метрика кенәгәсе.

Бүгенге көндә Казанда Татарстан Милли музее фондында саклана.

  

 Шул метриканың бит уртасындагы язу: «Габдуллаҗан. 14 апрельдә атасы мәншүрле имам Мөхәммәтгариф мулла Мөхәммәтгалим угылы, анасы Минсафа (шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә ни сәбәпледер Минсафа дип язылган) Зиннәт кызы. Казан өязе Кушлавычта вөҗүбә кәлде. Кушлавычта указный имам Мөхәммәтгариф мулла Мөхәммәтгалим угылы кулым куйдым».

 
img015-1.jpg

 

Комментарий язарга


*