ТАТ РУС ENG

Фәхретдинов Р. «Үпкәнеңнән бирле, әнкәй…»

 

Бүгенге көндә Татарстанның Балтач районында урнашкан Сасна Пүчинкәсе авылы Г. Тукай биографиясенә соңгы елларда килеп керде. «Исемдә калганнар» дигән мәгълүм автобиографик әсәрендә шагыйрь, әтисе Мөхәммәтгариф үлгәч, әнисе Мәмдүдәнең, аны үз авыллары Кушлавычта вакытлыча калдырып торып, Сасна имамына кияүгә чыкканлыгын, бераздан бәләкәй Тукайны үз янына алдыруын, әмма бер елдан үлеп китүен, ә үги әтисенең аны бабасы (әнисе Мәмдүдәнең атасы) Зиннәтуллага кире кайтаруын язган иде.
Г.Тукай турында басылган күп кенә хезмәтләрдә «Сасна нам каръя»не (Сасна исемле авылны) хәзерге Балтач районының Сасна авылы (Зур Сасна) дип язып килделәр. Соңгы елларда журналист Риф Якупов бу мәсьәләгә шактый әһәмиятле төгәллек кертте: республика Үзәк архивында һәм Балтач районы загс бүлегендә сакланган элекке документлар нигезендә, Тукайның әнисе Мәмдүдәнең Сасна Пүчинкәсе дигән авылның Мөхәммәтшакир атлы мулласына 1888 елның 22 декабрендә кияүгә чыкканлыгын һәм шул авылда 1890 елның 18 январенда (яңа стиль белән 30 январьда) 26 яшендә үлгәнлеген ачыклады. Кечкенә Габдулла исә Сасна Пүчинкәсенә 1889 елның март-апрель айларында килеп, 1890 елның февраль-март ахырларына кадәр, ягъни бер елга якын яшәгән. Әнисеннән Габдулла өч яшь тә тугыз айлык булып ятим калган. Бу хакта Р. Якупов башта Балтач һәм Арча районнары газеталарында, соңра «Казан утлары» (1976, 3 сан) журналында язып чыкты. Шуннан соң бу әһәмиятле биографик вакыйгалар Г. Тукайның 4 томлы «Әсәрләр»енең 1975—1977 еллардагы яңа басмасында беркадәр чагылыш тапты.
Сасна Пүчинкәсе (русча Починок Сосна — рәсми документларда шулай атала) үткән йөзнең урталарында Зур Сасна авылыннан күченеп утырган кечкенә генә авыл; баштарак Күчкән Сасна, Кече Сасна дип тә йөртелгән. Инеш буенда, яшеллеккә күмелеп утыручы, таза-таза йортлы, бүгенге көндә 27 хуҗалыктан торучы, бер генә урамлы бу бик матур авыл Балтач районының Г. Тукай исемле колхозына керә. Колхозга исә бу исем 1976 елда, шагыйрьнең 90 еллык юбилее уңае белән, авыл халкының, колхозчыларның теләген искә алып бирелә. Сасна Пүчинкәсе Казан артында Тукай тормышы белән бәйле булган, ул яшәгән дүртенче авыл (вакыт ягыннан икенче: Кушлавыч — Сасна Пүчинкәсе — Өчилe — Кырлай).
Шагыйрь әнисенең каберен эзләү һәм табу эшендә район, колхоз һәм авыл советы җитәкчеләре, авыл халкы зур ярдәм күрсәттеләр. Авыл картлары М.Нурмөхәммәтов, М.Хәкимов, Ә.Гыйльманов Тукайның үги атасы Мөхәммәтшакирның гаилә каберен, шул исәптән Мәмдүдәнең дә күмелгән җирен күрсәттеләр. Аларның сүзләре элегрәк яшәгән, тагын да олырак булган картлардан язып алынган мәгълүматларга да туры килә. Бу хакта, шулай ук Мәмдүдәнең кабере өстенә таш кую кирәклеге турында матбугатта язып чыгылды инде (Р. Фәхретдинов. «Бар күңелләрдән җылы…» — «Социалистик Татарстан», 1981, 16 июнь). Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтик: Г. Тукайның әнисенә мемориал проекты Махсус фәнни-реставрация мастерскоеның реставрация советында, Татарстан Язучылар союзы җитәкчеләре катнашында тикшерелде һәм бертавыштан кабул ителде (мемориалның авторы — мастерскойның фәнни советы җитәкчесе, архитектор Р. Билалов). Г. Тукайның 100 еллык юбилеен уздыру программасына кертелгән шушы мемориал кую эше якын елларда башкарылачак дип уйларга кирәк* (* Бу эш тормышка ашты – Тукай әнисенең кабере өстенә зур таш куелды.).
Сасна Пүчинкәсендә заманында бәләкәй Тукай һәм аның әнисе яшәгән йортның язмышы хакында да югарыда телгә алынган мәкаләдә язылды: бу йорт 1916 елда үлгән Мөхәммәтшакирның кече улы Шамил (Мәмдүдәдән соңгы Фатыйма исемле хатыннан туган) тарафыннан Зур Сасна авылына күчерелә һәм шунда бары тик 1964 елда гына сүтелә. Йортның фотосы сакланмаган микән дип, Саснада да, Балтачта да, читтә дә шактый эзләнүләр алып барырга туры килде, әмма көтелгән нәтиҗә булмады. Биредә хөрмәтле әдәбиятчыларыбызның, Тукайның тормышын өйрәнүче галимнәрнең дә игътибарсызлыгын әйтеп үтәсе килә. Кызганычка каршы, тукайчылар ике Саснаның берсендә дә эзләнүләр алып бармаганнар. Вакытында нәни Тукай, аның әнисе хакында да никадәр истәлек язып алып булган булыр иде.
Соң булса да, уң булсын дигәндәй, андый истәлекләрнең сакланганнарын җыярга тырыштык. Дөрес, алар Тукайны һәм аның әнисен күреп белүчеләрдән алынмады, чөнки андыйлар инде дөнья куйганнар. Әмма шуларны белүчеләрдән ишетү буенча җыйналган кайбер истәлекләр дә кызыклы һәм, әлбәттә, Г. Тукай тормышы өчен әһәмияткә ия. Бу истәлекләр укучы өчен дә кызыклы булыр. 1966 елда Сасна Пүчинкәсе карты Галимов Гайнаннан Су баш мәктәбе директоры С. Федоров язып алган истәлектә түбәндәгеләр әйтелә:
«Мин Габдулла Тукайдан өч яшькә кече, шунлыктан олылардан ишеткән кайбер нәрсәләрне генә әйтә алам:
Беренчесе. Минем ишетүем буенча, Шакир мулла Мәмдүдә абыстайны җәберләп торган, хәтта аның үлүенә дә шул сәбәпче булган, дип язалар. Бу турыда минем Мәмдүдә абыстайда укыган, үзебезнең авылда туып үскән Вильдан кызы Гыйльмивафадан сораганым бар. Ул әлеге фикерне кире какты. «Абыстай ишегалдына чыкканда да, перчатка кияргә куша иде, кулың ярылмасын, дип әйтә иде. Мулла абзый аны бик ярата иде һәм тату яшиләр иде»,— диде. Гыйльмивафа Казанда яшәде. Ул хәзер исән түгел инде.
Икенчесе. Минем әтиемнең энесе Мөхәммәтша Ибраһим улы, балалары булмау сәбәпле, хатыны белән сөйләшеп, Шакир хәзрәттән ятим калган Габдулланы үзенә балалыкка бирүне сораган. Ләкин мулла абзый: «Габдулланың бабасы да, әтисе дә муллалар булган, мин аны бабасына тапшырырга тиешмен», — дигән».
Шул ук Гайнан бабай һәм башка олы кешеләрдән колхозның элекке председателе X. Борһанов ишетүе буенча, Мәмдүдә бик чибәр булган, аны «матур абыстай» дип йөрткәннәр. Тукай үзе моңлы бала булып хәтердә калган, әнисе үлгәч тә, авылдан китәргә теләмәгән. Бу хакта безгә дә авыл халкыннан кайбер нәрсәләр ишетергә туры килде. Хәдичә апа Мөхәрләмованың сөйләве буенча, аның бабасы Нури Тукайны яхшы хәтерләгән, алай гына да түгел, Тукай шул авылда яшәгән елның җәен алар бергә уйнап уздырганнар. Нури олырак булса да, Габдулла аңа нык ияләшеп киткән, ә инде әнисе үлгәч: «Нури абый, мин сездә генә калыйм инде, әтиеңә әйт әле, зур үскәч, мин аның эшләрен дә эшләр идем»,— дигән. Кушлавычның Шәрифә карчыкта кагылып-сугылып яшәвен онытмаган шушы үксез баланың каядыр кеше кулына барып керәсе килмәгәндер, күрәсең. Өчиледәге үги әбисенең «алты күгәрченнәре» арасына «бер чәүкә» булып кайтып керәсен сизгән диярсең…
«Туктале, Бәдәр апа Тукай турында сөйли иде, ул миннән олы, күбрәк хәтерли»,— дип, Хәдичә апа мине күршеләренә алып керде. Бәдәр апа Гобәйдуллинаның кунаклары бар, мәшәкатьле чагы, бераз какшабрак та тора. Әмма минем Тукай турында кызыксынып йөрүемне белгәч, дәртләнеп китте, кайбер хатирәләрен искә төшерде. Аның әти-әнисе кечкенә Тукайны күреп белгәннәр, аның турында еш кына сөйли дә торган булганнар. Өйләренең урам як тәрәзә төбендә, тезләрен чәнчеп, еш кына көйләп-такмаклап утыруын яхшы хәтерләгәннәр. Нәни Габдулла 3-4 яшендә генә булуга карамастан, ниндидер мәгънәле сүзләр көйләгәндер, ахры, чөнки ул сүзләргә игътибар иткәннәр. Бәдәр апаның әтисе ул сүзләрне исендә калдырган, аларны еш кына кабатлый торган булган. «Аларны мин дә белә идем, хәтердән чыгып киткән, искә төшкәч язып куярмын, икенче бер әйләнсәң, кереп чык»,— диде Бәдәр апа. Мин кабат Сасна Пүчинкәсенә килгәндә, ул дөнья куйган иде инде…
Шушы кечкенә генә хатирә Тукайның рухи халәтенә хас үзенчәлекләрнең бик кечкенәдән үк аерылып торуын күрсәтә сыман. Ул үзенчәлекләр Тукайның бөтен гомере буена баргандыр. Аның апасы (ата бер, ана башка) Газизә Зәбирова Тукайның Уральскидагы тормышыннан мондый бер истәлек бирә:
«Габдулла күп вакытларын, түбән өй тәрәзәсеннән карап, уйланып утыра торган иде. Күргән кешеләрнең күбесе: «Бу бала туган илен сагына торгандыр»,— ди торганнар иде. Шулай тәрәзә төбенә утырып, китап уку гадәте дә бар иде»* (* Тукай турында замандашлары. Казан, 1960, Б. 43). Сабакташларының истәлеге буенча, Тукай, Уральскида мәдрәсәдә, үзе кебек үк шәкертләрне җыеп, халык әкиятләре сөйләгәндә яки кичәләрдә җырлаганда, «һәрвакыт ике тезен кочаклап утырган килеш сөйли-җырлый торган булган* (* Тукай турында замандашлары. Казан, 1960. Б. 52-53). Тукайның якын дусты Каюм Мостакаевның шагыйрьнең Казандагы тормышын тасвирлаган истәлегендә мондый юллар бар: «Тукай, кичләрен ятар алдыннан яки иртә белән уянгач, караваты өстенә тезләрен кочаклап утырып моңланырга, үзе яраткан шагыйрьләрнең кайбер шигырьләрен, өзекләрен, бала тибрәткәндәге кебек, йомшак-нәфис тавыш белән көйләп утыруны ярата торган иде»* (* Тукай турында замандашлары. Казан, 1960. Б. 126). Тукайның Клячкин больницасында үләренә бер тәүлек кала алынган мәгълүм фоторәсемен искә төшерик. Караватында тезләрен кочаклап тәрәзәгә карап утырган, дөньядан китеп баручы шушы бөек шәхеснең күзләрендә никадәр моң, никадәр сагыш! Дүрт яшен дә тутырмыйча ятим калып, газиз әнкәсенең назын күрми, кулдан-кулга, өйдән-өйгә йөреп үскән үзенең кыска гына михнәтле тормышын, газиз әнкәсен исенә төшермәгәндер дисеңме аны? Әлбәттә, төшергән.
Тукайның әнисе белән аерылышу көннәрен болайрак күз алдына китерергә мөмкин булыр иде.
Каты авырып, Мәмдүдә урын өстендә, хәл эчендә ята, көннәр үткән саен хәле начарлана гына бара. Соңгы көннәре килеп җитүен сизенеп, әледән-әле Габдулланы янына чакыртып ала. Баласының башыннан сыйпап, көчсезләнгән куллары белән күкрәгенә кыса, күзләреннән үбә. Бала күңеле сизмәсен, дип күпме генә тырышса да, яшерә алмый, күзләреннән мөлдерәп яшь ага… Булмады, бердәнбер баласын үзе үстерә алмады, нинди ятлар кулына гына калыр бу нарасый, сабый бала…
Мәмдүдәнең хәле кинәт авыраеп, өйдә ыгы-зыгы куба. Хәлнең ышанычсызлыгын күреп, Габдулланы әнисе янына китерәләр. Соңгы күз яшьләре, соңгы үбү. Иреннәр соңгы тапкыр пышылдый: «Хуш, балам, бәхил бул, рәнҗемә». Габдулла үксеп, әнисенең күкрәгенә каплана…
Шушы үзәк өзгеч авыр вакыйганы Тукайның үз сүзләре белән тәмам итәсе килә: «…әнкәмнең җиназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп елый-елый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез! — дип шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне (хәтерләвемне) язамын»* (* Тукай. Әсәрләр, IV том. Казан, 1956, 13 бит.).
Кыска булды шул әнисенең гомере, 26 яшьтә китеп барды. Ә үзенеке? Менә 27 не дә тутырмыйча… Тукай шуннан өч ел гына элек, 1910 елда язган «Өзелгән өмид» дигән шигырен искә төшерә:
И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!..
Дөнья читлегеннән тарсынып очып китүче күңел кошы…
Их, аз сайрады шул ул! Мәхәббәте тагын, кабынды да…
Булмадың алтын ярым, салкын ярым, син дә минем
Бер тәбәссем (Тәбәссем — елмаю.) берлә дә тормыш юлым яктырткычы!
Тагын әнисе, аның күз яшьләре, соңгы тапкыр үбүе искә төшә:
Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә (Кәррә — тапкыр, кат.) син,
Һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы,
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
Соңгы юлларын әнисенә багышлап, аның якты истәлегенә дан җырлап язган үлемсез әсәр бу. Кара реакция чорында, бик күпләрнең җан газабына дучар булган авыр заманда иҗат ителгән бу атаклы шигырь, әнисенең соңгы тапкыр үпкәненнән бирле иркәләүгә, мәхәббәткә гаҗиз булып, ана каберен бар нәрсәдән дә якын күреп, өзелеп әйткән гыйбрәтле бу сүзләр тирән бер моң булып, мәрхәмәтле баланың үз әнисенә белдергән чиксез мәхәббәте буларак кабул ителәләр.

«Азат хатын», 1982, 11 сан.

(Чыганак: Фәхретдинов Р. Кичке азан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997)


 

Комментарий язарга


*