ТАТ РУС ENG

Музейлар – бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер

    


     
Мәктәпләрнең уку-укыту системасына үзгәрешләр кертелә. Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә нәтиҗәләргә ирешелә. Яшьләрнең бүген алган тәрбиясе халкыбызның алдагы көнен билгели бит. Яшь буынга әхлак, рухи тәрбия бирүдә төрле үтемле чаралар кулланыла. Мәктәптә укыту-тәрбия эшчәнлегендә музейлардагы хәзинәне: тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану – бу мәсьәләне хәл итүдә мөһим чараларның берсе.
     
Татарстан Республикасында барлыгы ничә музей эшләвен тәгаен генә әйтеп тә булмыйдыр. Халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт итүче милләт җанлы кешеләр көче белән яңа мәдәни учаклар тергезелә. Ватаныбызның, туган ягыбызның тарихын белмичә һәм өйрәнмичә алга карап яшәү мөмкин түгеллекне тормыш һәрвакыт безнең исебезгә төшереп тора. Илдә барган үзгәрешләр музейлар эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Тарихка, шәхесләргә булган караш үзгәрә, тарихи исемнәр әйләнеп кайта, яңалары ачыклана тора. Шул үзгәрешләрнең дәвамы булып яңа музейлар да ачыла.      Музейлар үз халкының данлы тарихы, даһи шәхесләре, бөек мәдәнияте белән горурлана. Музейларда бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате. Музей – ул хәтер хәзинәсе. Халкыбызда кадерләп сандыкларда сакланган яки ваемсызлыкка очрап чәчелеп – аунап яткан ядкарьләрне эзләп табып кире халыкка кайтарган, тарихыбызны барлап, милли хәтеребезне яңарткан хәлдә генә, без милләт булып сакланып кала алабыз.
      Татар халкының бай матди һәм рухи мирасын туплап, музей заллары халкыбызның иң борынгы дәверләрдән алып, хәзергә көннәргә кадәрге тарихын һәм мәдәниятен күрсәтүне төп бурыч итеп куя. Һәр музейның үз язмышы, үз йөзе.
      Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Соңгы елларда Татарстанның Арча районында тарихыбыхны тулырак күзаллау, халкыбызның данлы үткәнен кадерләп, киләчәк буыннар өчен мөмкин кадәр тулырак саклау юнәлешендә күп эшләр башкарыла.
      Бер акыл иясе әйткәнчә, милләтне бары бер кеше, бер даһи да тотып тора һәм саклый ала. Безнең өчен ул, әлбәттә – Габдулла Тукай.
      Бүген бөек Тукаебыз мирасын Арчабызның Кушлавыч һәм Яңа Кырлай авылларында урнашкан музейлар саклый һәм халыкка җиткерә.
      Кушлавыч авылы һәм аның тирә-як табигате шагыйрьнең шигырьләрендә һәм истәлекләрендә бу урынга багышланган юлларны хәтердә яңарталар. Биредә Тукайның әтисенең кабере сакланган. Музей экспозициясендә шагыйрьнең ата-анасы йортын, аның ул замандагы эчке күренеше күрсәтелгән. Тукайның әтисе дә, әнисе янындагылар да муллалар нәселеннән булуына аерым игътибар ителгән. Атасы ягыннан муллаларның җиде буыны билгеле. Витринада шагыйрьнең әнисенең шәхси әйберләре куелган. Бүгенге көндә Тукаевларның музей-йорты Г.Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы филиалы булып тора.
      Арча районының Өчиле урта мәктәбендә менә унбер ел инде Туган якны өйрәнү музее эшли. Музейга укучылар, укытучылар, авыл халкы тарафыннан җыйналган экспонатлар куелган. Музейның иң уникаль экспонаты – лампа. Ул нәкъ менә безнең якташыбыз, горурлыгыбыз булган Тукай кулланган лампа! Әйе! Шуның яктысында ул Өчиледә дүрт тапкыр булганда үзенең “Буран”, “Бәрәңге”, “Картлар”, “Кичке теләк” кебек мәгънәле шигырьләрен иҗат иткән. Һәрбер экспонат – үзе бер тарих. Әгәр дә аларның теле булса, безгә ниләр генә сөйләмәс иде бит алар!
      “Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы” республика статусына ия. Бүген музей комплексы карамагында парк, күл, төп биналардан тыш Сәгъди абзый, Бай йортлары, Шүрәлеләр паркы ансамбле, фонд бинасы, китапханә, келәтләр, лапас, амбар, кое, ярдәмче корылмалар бар. Видеосалон ачык. Шагыйрь турында фильмнар алып кайтылган. Укучыларга бөек әдип, әдәбият, мәдәният, тел турында дәресләр үткәрү өчен бик яхшы мөмкинлекләр тудырылган. Музей белем арттыру, мирасны саклау, дөньяга карашны киңәйтү мәркәзе булу белән беррәттән, ял итү урыны да.
      Мемориаль комплексның үзәге – “Шигърият йорты”. Ул шигърият һәм иҗат учагы. Монда килгән кеше, озын тар коридорлар буенча таблицаларга гына карап йөрмичә, иркен хәрәкәт итә, теләгән җирдә туктап, экспонатлар турында уйланырга, хыялланырга мөмкин.
      Район җирлегендә музейның хәлен шуннан белеп була: район башлыгы мәдәнияткә уңай карый икән, анда музей гөрләп эшли. Арча муниципаль районы башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре намзаты Алмас Нәзиров та шундыйлардан.
      Музейлар җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта йөгереп узган яшел хәтфә чирәмле тугайлары аша да туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Халкыбызның бай мирасы ярдәмендә үсеп килүче яшь буынның күңеленә изге орлыклар салу – тәрбия эшенең төп максаты.
      2009 елның август ахырында Арча шәһәрендә “Казан арты тарих-этнография музее” эшли башлады. Тукай ватанында музейлар аз түгел иде: әдәбият-сәнгать, Әлифба, Тукай музейлары, Гөберчәктә – Мөхәммәт Мәһдиев музее… 850 еллык  тарихы булган Арча шәһәренең данлы үткәнен, иҗтимагый тормышын, халкының шатлык – фаҗигаләрен, хезмәт казанышларын чагылдырган экспонатлар халыктан бөртекләп җыела. Яшь буында үткәнебез белән кызыксыну уятырлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләрлек, тормышның кадерен белергә өйрәтерлек кыйммәтле рухи мирас туплана. Арча тарихының Татарстан һәм Россия тарихы сәхифәләренең аерылмас өлеше булуын күреп-белү яшь буында горурлык хисе уята. Үз тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе, беркайчан да үткәннәрен хәтерләүдән курыкмас.
      Бүген Тукайның мирасы – хәзерге тәрбиянең нигезе. Шулай ук мәдәни – әхлак тәрбиясе дә.    
      Шагыйрьләр дә Тукайны читләтеп үтә алмыйлар.
      Ә бала кечкенәдән үк Тукай әсәрләрен укып үссә, ул шул күперне читләтеп уза алмый. Һәр бала аны үзенеке итеп “Тукай абый” дип саный.
      Ә музейлар – бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер ул.

Нәсел тамырлары Тукайга барып тоташа: Мөхәмәтгариф-Фәйзә-Габдрахман-Сәтыйга-Диләрә-ЛИЛИЯ

      Туктулы нәселеннән булган Арча кызы буларак, мин сезне данлы Арча ягына, музейларына кунакка чакырам. Рәхим итегез! Безнең ишекләребез сезнең өчен һәрчак ачык!

Лилия Фатыхова,
Татарстанның Арча муниципаль районы
«Арча шәһәре 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Комментарий язарга


*