ТАТ РУС ENG

Тукай язмышында — Өчиле авылы

Адресы: Татарстан, Арча районы, Өчиле авылы.
Өчиле авылында Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт яшәгән йорт нигезе билгеле, ул урындагы йортка истәлек тактасы эленгән.


 

Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, аңа күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана — Өчиле авылында (Татарстанның Арча муниципаль районында) туып үскән кыз. Ул – шушы авылның Зиннәтулла хәзрәт белән Бибикамилә абыстай кызы Бибимәмдүдә апа. Тукайга  шагыйрьлек таланты әнисеннән күчкән булырга тиеш, чөнки Мәмдүдә апа үзе дә кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган. Атасы Зиннәтулла хәзрәт тә шигырьләр язгалаган. Ул үзенең яраткан кызы Мәмдүдәнең яшьли үлеп китү уңае белән дә, аңа багышлап, мәрсия чыгарган. Менә ул шигырьдән бер өзек:

Нуры газизем кызымның төрбәседер бу мәзар,
Әйләмеш назик вөҗүден хак дәүре рузекяр.
Исме Бибимәмдүдәдер гаилә ирде гаян,
Дыңлап ирде төшкилә вәгазь мөсәгыйль һәм мөган.
Ни сәбәптер, и ходая, ризкы аз, гомре тәмам.
Күрмәдем күзем туйганчы, улды бәңа кальбәнам.
Дәре михнәт, дәре хәсрәт, дәре залим бу мәкам,
Шунда мәхбүбә мөрәссагы дөрне кылды инкыйзам.

“Газиз нурымның кабере бу урын. Дөньяның туктаусыз әйләнеп исә торган җилләре аның нәфис-гүзәл гәүдәсен туфрак итте. Ул бик акыллы булып, аның исеме Бибимәмдүдә иде, ул төрле мәсьәлә һәм үгет сүзләрен тирән теләк белән тыңлый торган иде. Ни сәбәптер, и хода, аның дөньядагы ризыгы аз булды, гомере өзелде. Мин аны күзем туйганчы күрә дә алмый калдым. Аны күрүем төштә генә төсле булды. Бу дөнья, газап, кайгы, изү йорты булып, тезеп куйган энҗе күк сөйгән кызымны юкка чыгарды”.

Мәмдүдә апа 19 яшендә 1885 елда Арчаның Кушлавыч авылындагы 43 яшьлек Мөхәммәтгариф исемле мулласына тормышка чыга. Бу никахтан 1886 елның 26 апрелендә булачак шагыйрь дөньяга килә. Шул ук елның 29 августында каты авырудан нәни Габдулланың (ә аның тулы исеме Габдуллаҗан була) әтисе Гариф мулла вафат була. Ире вафатыннан соң, күрәсең, Мәмдүдә апа белән аның улына инде биредә урын калмый, шул ук елның декабрь салкынында ул, улы Габдулланы күтәреп, Өчилегә әтисе Зиннәтулла хәзрәт гаиләсенә кайтып сыена. Бу ишле гаиләдә алар 1886 елның декабреннән 1888 елның декабренә кадәр
яшиләр. Димәк, нәкъ ике ел нәни Габдулла шушы гаиләдә тәрбияләнә. Габдулланың Өчиле белән беренче танышуы әнә шулай була. Әмма әлеге вакыйга дәреслекләрдә дә, Тукай турындагы башка истәлекләрдә дә бөтенләй искә алынмый. Ә бит әнә шулай беркемгә дә кирәге калмаган бер вакытта бу ятим сабыйны әлеге гаилә берничә тапкыр үзенә сыендырачак әле…

1888 елның 22 декабрендә күрше Балтач районы Сасна пучинкәсеннән 69 яшьлек Мөхәммәтшакир мулла 23 яшьлек Мәмдүдә апага өйләнә. Никахлашу мәҗлесе Өчиле авылында була, никахлашу язуын Зиннәтулла хәзрәт үзе тутыра. Ә нәни Габдулланы әнисе Кушлавычның “үтә дә рәхимле” Шәрифә карчыкта калдырып тора. 1889 елда әнисе улын үз янына Шакир мулла гаиләсенә алып кайта. Ә биредә ул бер генә ел яшәп кала, чөнки 1890 елның 18 гыйнварында баласын гомерлеккә тома ятим итеп, өйдән-өйгә, кулдан-кулга йөрерлек ачы язмыш кочагында калдырып, Бибимәмдүдә апа дөньядан китеп бара.

Бердәнбер яктылык һәм җылылык чыганагы булган анасыннан аерылу баланы, әлбәттә, тетрәткән, аның күңеленә тирән яра булып уелып калган. Бу югалтуны ул “Исемдә калганнар”да болай сурәтли: “… әнкәмең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!” дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын”.

Ә инде, еллар үтеп, дөньяга танылган шагыйрь булгач,  Тукай  бу вакыйга турында «Өзелгән өмид» шигырендә бик ачык сурәтли:

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы…

Тукай тормышын өйрәнүчеләр өчен табышмак булырдай юллар… “Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!” — ди шагыйрь. Ә бит бу чыннан да шулай булган. Шакир мулла яшь һәм чибәр Мәмдүдә ападан бик көнләшкән, еш кына кыйный торган булган. Ул вафат булган төндә дә мәрхүмәнең: “Шакир дим, үтерәсең бит инде!” — дигән сүзләре ишетелгән. Шул кыйналудан ул үле ир бала таба, күз яшьләре дә кипмичә егълап вафат була…

Мәмдүдә апа Зинәтулла хәзрәтнең беренче хатыны Камилә абыстайдан туган беренче һәм яраткан кызы була. Аның вафатын ишеткәч, укымышлылыгы белән тирә-якта макталган Зиннәтулла хәзрәтнең кызын соңгы юлга озатырга килмәве мөмкин түгел. Кызының әтисе буларак та, яраткан оныгының бабасы буларак та ул Саснага килгәндер, әлбәттә. Шул килүендә ул инде монда берәүгә дә кирәге калмаган оныгы Габдулланы да үзе белән Өчилегә алып кайта. Кырыс язмыш бу сабыйны әнә шулай икенче тапкыр әлеге гаилә белән очраштыра. Биредә яшәү ничек кенә кыен булмасын, бу гаилә әлеге сабыйны ач үлем тырнагыннан саклап калган, аңа яшәү көче биргән.

Нәни Габдулланың Казанның Яңа Татар бистәсенә килеп эләгү тарихына килгәндә, заманында Габдулла Тукайны үз күзләре белән күреп белгән Өчиле карт-карчыклары Миңлекамал әби һәм Җиһангир бабайның сөйләвенчә, аның тарихы болай булырга тиеш. Өчиле кечкенә авыл булган, җире дә аз булганлыктан, бу авыл халкы элек-электән һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Ә җитештергән товарны кая да булса урнаштырырга кирәк. Әнә шул халык җитештергән әйберләрне җыеп, аларны Казан каласына алып барып сатучы Гыйльфан исемле уңган-булган алыпсатар яшәгән бу авылда. Ул һәр баруында калада Әхмәт бай исемле кешедә туктала торган булган. Әхмәт бай шактый мул тормышлы кеше булса да, балалары булмаган. Бер сөйләшү вакытында Гыйльфан агай Әхмәт байга Өчиледә шундый ятим бала булуын, әби-бабалары, әти-әниләре муллалар булуын, авылда тормыш шартларының үтә дә авыр булуын сөйли, Габдулланы үзләренә уллыкка алырга тәкъдим итә. Бай абзый, әлеге тәкъдимне кабул итеп, бер килүендә бу баланы да алып килергә куша. Бу турыда Гыйльфан, әлбәттә, Зиннәтулла хәзрәт белән дә киңәшләшә һәм җәйге бер матур көндә үзе белән Габдулланы да алып китә.

Гөнаһ шомлыгына каршы, алар килгән көндә Әхмәт бай үзенең хатыны белән башка шәһәргә китеп барган булалар, ә өйдә калган асрау алардан башка гына бу ятимне алып калырга риза булмый. Ә Гыйльфанның үзе белән алып килгән товарларны базарда (Печән базарында) сатасы һәм авылдашлары кушкан нәрсәләрне дә аласы бар, баланы да бу йортта калдырып булмый.

Ә базарга килгән кала халкы сала мужигын сораулар белән аптырата: “Әй, сала мужигы, бу эсседә улыңны тилмертеп нигә алып килдең, кала күрсәтергә теләдеңме инде?” — дип шелтәли. Гыйльфан абзый, вакыйганың ничек булганлыгын, бу баланың ачы язмышын сөйләп, теләүчеләр булса, Габдулланы аларга биреп калдырачагын әйтә. Яңа Бистәнең Мөхәммәтвәли һәм Газизәләр гаиләсенә килеп эләгү тарихы әнә шулай булган. Биредә ул 2 ел чамасы яши: 1890-1892 елларда.

1892 елда Мөхәммәтвәли белән Газизә икесе дә берьюлы авырый башлыйлар, Габдулланы алып килгән Гыйльфанны табып, (ә аның базар көннәрне калага киләсе билгеле) баланы яңадан Өчилегә бабасы янына кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, Габдулла өченче тапкыр Өчиледә…

Әлбәттә, Габдулланы биредә колач җәеп каршы алмаганнар, чөнки гаиләдә 6 бала, әби, бабай яши, тугызынчы “авыз” булып, нәни Апуш кайтып төшә…

Кырлайдагы Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп эләгү тарихы да «Исемдә калганнар»дагыча түгел. Мәмдүдә апа белән күршеләр генә булып Өчиледә Нәфисә исемле кыз үсә, бер-берләренә керешеп, бергә уйнап үсәләр алар. Үсеп буйга җиткәч, Нәфисә апа Кырлай авылына, Сәгъди абзыйлар күршесенә, ә Мәмдүдә апа Кушлавычка кияүгә чыгалар…

Нәфисә апа Өчилегә килгән саен дус кызының улы Габдулла турында сораша, аның ятимлектә яшәвен дә күреп йөри. Шул бала турында ул Зөһрә апа һәм Сәгъди абзыйга да сөйли, ә бер килүендә үзе белән Зөһрә апаны да Өчилегә алып килә. Күрәсең, Зөһрә апа нәни Габдулланы ошата, үзләренә уллыкка алырга риза була, ә берничә көннән Сәгъди абзый нәни Апушны үзләренә алып китә. Биредә ул 1892-1894 елларда яши. 1893 елда аны бик яраткан Саҗидә апаны кияүгә бирәләр, никах һәм туй мәҗлесе Өчиледә үтә, әлеге мәҗлескә Кырлайдан Габдулланы да алып киләләр. Борынгыдан калган гадәт буенча, Габдулла җизни булачак Әхмәтсафаны ишектән кертми тора, ә кияү ишек бавын тотучыларга акча өләшергә тиеш була.

Бу вакыйга аның күңелендә онытылмаслык истәлек булып кала, һәм инде танылган шагыйрь булып җитешкәч, ул бу турыда «Ишек бавы» дигән шигырендә искә ала. Апасына язган бер хатында  Тукай болай дип яза: «Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә җыенга килгән вакытымда, бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде. Исеңдәме, мин икегезнең хәлвәт бүлмәсенә кереп чәй эчтем… Мөшфика (шәфкатьле) апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам».

Шагыйрьнең Өчиледә соңгы тапкыр булуы турында…

1911 елның кышында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый, аны Казанның Клячкин хастаханәсенә салалар. Аны дәвалаучы докторлар Тукайга авыл һавасында булырга, яңа сауган җылы сөт эчәргә, тынычлыкта калырга тәкъдим итәләр. Ул шушы вакытта, тормышы өчен иң хәлиткеч көннәрдә, кайсы авылны сайлый соң? Туган авылы Кушлавычнымы, әнисе күмелеп калган Саснанымы, әллә «дөньяга күзем ачылган урын» дип аталган Кырлайнымы?! Юк шул, бу авылларда аның беркеме дә юк, анда шагыйрьне берәү дә көтми.

Үзенең нинди хәлдә булуы турында хат язып, бик ашыгыч рәвештә Өчиледәге Кәбир абыйсын (ул аны берадарым муллам дип атый) чакыртып ала. Ә Кәбир Мәмдүдә апаның әтиләре бер, әниләре башка булган туган энесе. Хатны алган көнне үк Кәбир мулла (бу вакытта инде Зиннәтулла хәзрәт вафат булган, муллалык эше аның улы Кәшфелкәбиргә калган була) Казанга  Тукай  яткан әлеге Клячкин хастаханәсенә килә. Шагыйрь абыйсыннан: «Җиңги нинди табигатьтә, әгәр дә беркадәр вакыт мин сезгә кайтып ятсам, миннән тарсынмасмы?» — дип сорый. Әнә шулай 1911 елның декабрендә Тукай, дәваланып яту өчен, Өчилегә Кәбир мулла белән Рәбига абыстай гаиләсенә кайта. Бу кайтуыннан шагыйрь бик канәгать кала, дусты Гыйльметдин Шәрәфкә язган хатында мондый юллар бар: «Ниһаять авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм. Иртә белән яңа сауган җылы сөт эчәм. Гомумән, тегенди сөтне дә күбрәк эчәргә тырышам. Фәкать әле авылларда сыерлар бозауламаган икән. Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан алып кайткан даруларны да истигъмаль итәм. Эшләр болай барса, бер-ике айдан сихәтләнермен кебек…» (Габдулла Тукай. – 5 том. – Казан: Тат. кит. нәшр., – 1986. – 111 б.).

Аның Өчиледә дәваланып ятуы турында аны тәрбияләгән Рабига Әмирова язмасыннан укырга мөмкин. (Тукай  турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1986. – 160 б.).

Өчиледә Габдулла Тукай җанына, тәненә дәва гына түгел, иҗатына да илһам таба. Үзе булган авылларда ул беркайчан да иҗат белән шөгыльләнмәгән, ә бу соңгы кайтуында Өчиледә 13-14 шигырен яза.

Галим, язучы Ибраһим Нуруллин шагыйрьнең Өчиледә булу тарихы турында “Чуар киез итек” хикәясендә бик матур сурәтли. Бу юлы Тукай безнең Өчиледә 1911 елның декабреннән 1912 елның март аена кадәр була, туганнары җәйгә кадәр торырга бик кыстасалар да, ул: «Җәйгә яңадан кайтырмын. Җиңгинең болай тарсынмаслыгын белгән булсам, узган җәй үк кайткан булыр идем», — дип, Казанга кайтып китә. Ни кызгыныч, бу Тукаевның Өчилегә соңгы кайтуы була.

Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестендәге тагын бер нәрсәгә ачыклык кертергә кирәк. Әлеге әсәрдә шундый юллар бар: “Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чакта ук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән 6 баласы илә алган булган”. Зиннәтулла хәзрәт беренче хатыны Бибикамилә абыстай вафат булгач, Өчиледән ерак түгел Наласа авылыннан алтынчы Фәтхулла дип йөртелгән кешенең Латыйфа исемле кызына өйләнә. Тукай искә алган алты бала да Өчиле авылында туганнар, һәм аларның әтиләре — Зиннәтулла хәзрәт, һәм ул бу балаларның туу турында таныклыкларын үз куллары белән тутырган. (Зәкия Рәсүлева. Тукай эзләреннән. – Казан. – 1985. – 85 б.).

Тукайның тормыш юлын өйрәнгәндә Өчиле авылы да искә алынырга мең тапкыр лаек.


 ФОТОГАЛЕРЕЯ 

Өчиле авылы >>>

>>>>>>

>>>>>>

>>>>>>


 

Комментарий язарга


*