ТАТ РУС ENG

Казанда Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекле урыннар

 


Марсель Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы


Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның (1886–1913) тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекле урыннар аз түгел. Алар беренче чиратта берничә гасырлар дәвамында Казан татарларының шәһәр мәдәниятен саклаган, аның социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышы кайнаган, татар милләтенең рухи үзәге булган Иске Татар бистәсе террияториясендә урнашкан.
Билгеле булганча, Казанның бүгенге Мәскәү урамының чиреген, Г.Камал урамыннан Татарстан урамына кадәр араны алып торган җирдә, заманында Печән базары гөрләгән, биредә кечкенә Тукайны бала-чагасыз көн күргән һөнәрче Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизә күреп алган. Алар Габдулланы үзләренең өенә алып кайткан. Тукай бу гаиләдә 1891 ел урталарыннан 1892 елның беренче яртысына кадәр яши — Мөхәммәтвәли белән Газизә каты чирләп киткәч исә, сабыйны кире Өчилегә бабасына кайтарып җибәрәләр.
1 нче татар гимназиясе укытучысы Гөлчирә Шәмсетдинова Габдулла Тукайны асрамага алган Мөхәммәтвәли һәм Газизә яшәгән йортның фоторәсеменә тап була. Бу рәсем хәзер гимназия музеенда саклана. Йорт 1966-1967 елларда сүтелгән. Шагыйрь ул агач йортка Уральскидан кайткач та килгән. Хәзер бу урында биш катлы күпфатирлы йорт тора (Мәҗит Гафури урамы, 3 нче йорт).

Кечкенә Габдулла тәрбияләнгән һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты.
Фотосурәт 1 нче татар гимназиясе музеенда саклана

1907 елның октябрь башында шагыйрь Уральскидан Казанга күченеп кайта. Ул “Сарай” кунакханәсе номерларында (Париж Коммунасы урамы, 9 нчы йорт) 9 нчы бүлмәдә туктый (кайбер мәгълүматлар буенча, 14 нче бүлмәдә). Тугызынчы бүлмә тәрәзәсе кунакханәнең ишегалдына карый. Тукай бу номерларда Вафа Бәхтияров белән яшәгән. Биредә ул үзенең күпчелек танылган әсәрләрен иҗат иткән.
Кунакханә бинасында ул елларда Габдулла Апанаев җитәкчелегендә демократик юнәлештәге “Азат халык” исемле газета редакциясе урнашкан.
1908 елда Тукай “Сарай” кунакханәсеннән “Болгар” номерларына күченә (40 ны бүлмәгә). “Болгар” номерлары хәзерге Татарстан һәм Мәскәү урамнары киселешендә урнашкан. Кунакханәнең икенче катында Тукай чорында “Өмет” татар газетасы редакциясе, ә беренче катта – “Сабах” нәшрияты эшләгән, анда шагыйрьнең китаплары басылган.

“Болгар” номерлары

Шагыйрьнең замандашлары искә алганча, ул яшәгән бүлмә дымлы һәм салкын булган. Бу хәл аның сәламәтлегендә дә чагылган. 1912 елның декабрендә Габдулла Тукай “Амур” кунакханәсе номерларына күченә (Мәскәү урамы, 70 нче йорт). Аның хуҗалары шулай ук “Сарай” һәм “Болгар” кунакханәләрен тоткан бертуган Рамазановлар була.

“Амур” номерлары

Мәскәү урамында без шагыйрьнең аяк эзен саклаган дистәгә якын бина күрә алабыз.

“Амур” номерлары

Мәскәү урамы ягыннан “Болгар” номерлары янында казылык сатучы Габдулла Кильдишев кибете эшләгән. Габдулла Кильдишев шулай ук иҗади эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән. Ул Казанның вәисчеләр хәрәкәте турында истәлекләр язган, Камил Мотыйгиның “Тукай турында истәлекләр” китабын нәшер итәргә ярдәм иткән.

“Болгар” номерлары. 2008 елда юк ителде

Габдулла Кильдишев кибете янында “Сабах” китапханәсе ачылган, анда Тукай да еш кереп йөргән. Хәзер бу йортта Мулланур Вахитов исемендәге китапханә урнашкан.
Китапханә янында, 57 нче йортта, хәрчәүнә эшләгән, аның хуҗасы Җамали булган. Шагыйрьнең замандашлары истәлекләре буенча, Тукай монда ашарга йөргән, хәрчәүнәдән үзенең яраткан кайнар пәрәмәчләрен алып кергән. Хәзер бу урынны “Мороженое” кафесы алып тора. Кафедан ерак түгел кечкенә чәчтараш бинасы тора, Габдулла Тукай яшәгән елларда монда шәһәрдә бердәнбер милли “Чәчтараш” хезмәт күрсәткән. Шагыйрь дә чәч кистерергә йөргән.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасы. Тукай урамы, 34 нче йорт

Мәскәү урымандагы 52 нче йортта, 7 нче бүлмәдә “Китап” нәшрияты редакциясе урнашкан булган. Габдулла Тукай анда экспедитор булып эшләгән, китапларны почта аша тарату белән шөгыльләнгән.

Язучы Фатих Әмирхан туган һәм яшәгән йорт. Мәҗит Гафури урамы, 35 нче йорт. Бу йорт инде юк

Тукайны башка урамдагы йортлар да хәтерли. Уңъяк Кабан урамы 15 нче йортта ул бер бүлмә алып яшәгән. Аннан күченгәндә билгесез адәмнәр шагыйрьнең бөтен әйберләрен урлаган, һәм аның өстендәге киеменнән башка бернәрсәсе калмаган. Хәтта бөтен кулъязмалары һәм хатлары да югалган.

Уңъяк Кабан урамында Тукай берничә көн яшәгән йорт, бу йортта аның кулъязма архивы югала. Әлеге фотосурәт ТФА ның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында саклана

Нариманов урамындагы 62 нче йортта “Милләт” типографиясе урнашкан, анда Габулла Тукайның китаплары басылган, шагыйрь биредә корректураларны укыган.

“Миллият” типографиясе урнашкан йорт, монда Г.Тукайның кайбер китаплары нәшер ителгән. Нариманов урамы, 62 нче йорт

Бу урамда шагыйрьнең дусты Галиәсгар Камал яшәгән. Мөгаен аның янына Габдулла Тукай да килеп йөргәндер.

Шагыйрьнең дусты танылган социал-демократ Хөсәен Ямашев туган һәм яшәгән йорт. Тукай урамы, 79 нчы йорт

Язучы Фатих Әмирханның Тукай белән “Аң” әдәби-нәфис журналы нәшире Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләргә бергәләп кунакка баруы турында истәлекләре сакланган. Язучылар анда атка утырып барган. Ләкин аларның кайсы якка юл тотуы телгә алынмый. Алар каядыр Аракчино яки Васильево ягына, ә бәлки Юдинога баргандыр дип фаразларга мөмкин. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев ярдәмендә 1980 нче еллар азагында Хәсәнинең туганнары эзләп табылды. Алар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләргә бәйле үзләренең фотографияләр тупланмасын күрсәтте. Фотолар арасында татар стилендә төзелгән агач йорт сурәтләнгәне кызыксыну уятты. Бу нинди йорт дип сорагач, Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәнинең дачасы, дип җавап бирделәр, ләкин Хәсәни варислары аның кайда урнашканын белми.

Тукай эшләгән “Әл-Ислах” газетасы редакциясе урнашкан бина. Тукай урамы, 63 нче йорт. 1991 елда юкка чыгарыла. Фотосурәт ТФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында саклана
Тукай эшләгән “Әл-Ислах” газетасы редакциясе урнашкан бина. Тукай урамы, 63 нче йорт. 1991 елда юкка чыгарыла

Бәлки киләчәктә без Габдулла Тукайның Казанда яшәгән чорына бәйле яңа урыннарны да ачыкларбыз. Шәһәр үзәгендә, бигрәк тә элеккеге Татар бистәләре районында Тукайга бәйле урыннар күп. Әмма алар вакыт үткән саен азая бара. Биналар искерә, шәһәрдә төзекләндерү эшләре башкарылуы да йогынты ясамый калмый. Безгә киләчәк буыннар өчен Тукай белән бәйле истәлекле урыннарны ничек булса да саклау мөһим.

 
(Чыганак: “Казан” журналы, 2006, июль)


 

Комментарий язарга


*