ТАТ РУС ENG

15 апрель – Тукайны искә алу көне

Фото: ИА Татар-информФото: ИА Татар-информ

2024 елның 15 апрелендә Татарстанда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Бу көнне Казанда 11.00 сәгатьтә җәмәгатьчелек Яңа Татар бистәсендәге зиратка барып, Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Шулай ук 12.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан торган «Милли моңнар» концерты булачак. Татарстан Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әзерләгән әлеге программада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Саляхов, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов, Рөстәм Егоров һ.б. чыгыш ясаячак.

14.00 сәгатьтә музейда Бөтенроссия «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе башланып китә.

 

14.04.2024. Mincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*