ТАТ РУС ENG

2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак

 


Яшерен тавыш биреп, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү буенча җыелган комиссия әгъзаларының 90 проценты әлеге бүләкне 2012 елда Кол Шәриф мәчете архитекторларына тапшырырга булды. Бу хакта комиссия әгъзлары 24 апрельдә журналистларны җыеп хәбәр итте. “18 дәгъвачы арасыннан конкурсны 13е генә узды, шулар арасыннан лауреатларны сайлап алу җиңел булмады. Бер генә лауреатны бүләкләү премиянең дәрәҗәсен күтәрергә тиеш”, — дип аңлатты Татарстан Президенты карамагындагы Г.Тукай исемен йөрткән Дәүләт премияләре комиссиясе рәисе урынбасары Зилә Вәлиева.

“Татарстан Язучылар берлегеннән кандидатлар бик күп иде. Әдәбиятыбызның югары дәрәҗәдә булуы һәркемгә мәгълүм, әмма каләм осталары арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу кыен. Күп кандидатлар тәкъдим итеп, Язучылар берлеге Тукай премиясе комиссиясен уңайсыз хәлгә калдырды”, — диде Зилә Вәлиева.

Республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренә караганда, Казан Кремлен бизәп торган Кол Шәриф мәчете комплексы — Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булган иң яхшы сәнгать әсәре. “Кол Шәриф мәчете – безнең йолдыз”, — дип ассызыклады министр. Ә журналистлар белән очрашуда катнашкан комиссия әгъзасы Александр Славутский бу мәчетне Татарстанны дөньяга таныткан бренд буларак бәяләде. Дәүләт премиясенә лаек дип табылган әсәрләр киләчәктә дә чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдәге сәнгать җимеше булырга тиеш, дип ассызыклады В.И.Качалов исемендәге театр җитәкчесе.

1958 елдан алып тапшырылучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә шушы еллар эчендә инде бик күп сәнгать әһелләре лаек булды. Юбилей елларында хәтта 6-7 лауреат бүләкләнде. Бәлки, бу күзлектән быел бер генә премия бирү чыннан да уңышлы карардыр. Габдулла Тукай кебек бөек исем йөрткән бүләк күпләп бирелә торган вакытта Казандагы Тукай музееның, экспонатларның, Тукай урамының җимерек хәлдә кала бирүе бер дә матур күренеш түгел. Бу мәсьәләгә нисбәтле, республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: “Безнең өчен Тукай исеме һәрвакыт алда булачак. Габдулла Тукай елы уңаеннан күп чаралар уздырылды, якын киләчәктә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Тукайга һәйкәл ачарга хыялланабыз”, — дип тә өстәде.

Билгеле булганча, 2012 елда Тукай премиясенә кандидатлар арасында язучы һәм шагыйрьләр Камил Кәримов, Розалина Шаһиева, Нәбирә Гыйматдинова, рәссам Софья Кузьминых, музыка белгече Фәридә Сәлитова, артист Айдар Фәйзрахманов һ.б. бар иде. Премиягә тәкдим ителгән Кол Шәриф мәчетен төзүчеләр төркеме исә И.Сәйфуллин, С.Шәкүров, А.Головин, З.Садыйков, А.Саттаров, А.Даишева, З.Галиуллин, Р.Зәбиров кебек архитекторлардан тора.

 

Алена Низамова


Комментарий язарга


*