ТАТ РУС ENG

2014 ел өчен Тукай премиясенә кандидатлар билгеле

 


Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия, республиканың мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләрнең иҗатлары белән танышканнан соң, 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә түбәндәге кандидатларны тәкъдим итте:

1. Булатова  Клара Гарифов кызы – «Сайланма әсәрләр» китабы өчен, 2 томда (Казан: Татар китап нәшрияты, 2011ел).

2. Вәлиәхмәтов Фән Гавис улы – татар халкының музыкаль мәдәниятына зур өлеш керткән һәм борынгы җәүһәрләребезне, сирәк башкарыла торган җырларны пропагандалаганы, шулай ук, Беренче Бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы турындагы җырларны башкарганы өчен.

3. Гыйззатуллина Флера Сабирҗан кызы – «Күз нурларым: шигырьләр, поэмалар» (Казан: Татар китап нәшрияты, 2002 ел) һәм «Башкаемда – дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар» (Казан: Татар китап нәшрияты, 2007 ел) китаплары өчен.

4. Ильясов Рафаэль Зарип улы – «Олы юлның тузаны», «Тәфтиләү», «Сандугач», «Уел», «Камәр», «Урман», «Галиябану», «Хәмдия», «Рәйхан» и һ.б. Татар, башкорт халык җырларын оста башкарганы, шулай ук, башка концерт программалары өчен.

5. Имамов Вахит Шәех улы – «Утлы дала» ике томлы тарихи романы (Казан: Татар китап нәшрияты, 2012 ел) өчен.

6. Самакаев Илгизәр Майбер улы – «Сара Садыйкова портреты» (1983 ел),  «Юрий Никулин портреты» (1983 ел) һ.б. картиналары өчен.

7. Сибагатуллин Фатих Сәубән улы – «От Аттилы до Президента» тарихи-публицистик китаплар сериясе өчен: 1 нче китап – «Великие хунны и Золотая Орда» (Казан: Идел-Пресс, 2008 ел), 2 нче китап – «Легенды и мифы религий» (Казан: Идел-Пресс, 2009 ел); «Великие татары – строители и защитники Государства Российского» (Казан: Идел-Пресс, 2012 ел); «Татары и евреи» (Казан: Идел-Пресс, 2013 ел) китаплары өчен.

8. Сладковский Александр Витальевич – Татарстан Республикасы композиторлары антолигиясе өчен.

9. Попов Владимир Александрович – каллиграфик серияләр композициясе: «Тугра-шамаиль-память.Шигаб Ад-Дин Марджани – выдающийся ученый-историк, филосов» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Баки Урманче» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Ильдару Ханову» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память-древо жизни. Шакирджан сын Ахмеджана Тагиров» (2013 ел.) һ.б. әсәрләре өчен.

10. Хәсәнов Нурислам Габдулла улы – «Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар» китабы (Казан: Татар китап нәшрияты, 2011 ел) өчен.

Традиция буенча, лауреатлар Габдулла Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә билгеле булачак.


 

Комментарий язарга


*