ТАТ РУС ENG

2023 елның Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде

Фотода: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Габдулла Тукай премиясенә лаек булган Наилә Кумысникованы бүләкләде. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МАФотода: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Габдулла Тукай премиясенә лаек булган Наилә Кумысникованы бүләкләде. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов һәм шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.

26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә лауреатларны Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. Биредә Туган тел көненә һәм Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана үткәрелде.

Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен; Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә Ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен премиягә тәкъдим ителгән иде.

Фотода: Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә Ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә Ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

2023 елда шулай ук премиягә кандидатлар арасында булган шагыйрьләр – Флера Гыйззәтуллина һәм Наил Касыймга исә «Татарстанның халык шагыйре» мактаулы исеме бирелде.

 

26.04.2023.

Комментарий язарга


*