ТАТ РУС ENG

2024 елда Тукай премиясенә кандидатлар билгеле булды

22-03-24-01

2024 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва иткән кандидатлар исемлеге билгеле.

Премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар ТР Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре  комиссиясе тарафыннан 2024 елның 15 февраленә кадәр кабул ителде.

2024 елда Габдулла Тукай исемендәге премиягә кандидатлар:

1. Татар артисты образын курчак театры чаралары белән искиткеч оста гәүдәләндергән өчен «Әлфия» курчак спектакленең актерлар составы (Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театры);

2. Корбан Рафис Харисович (Рафис Корбан) – «Әхмәров» (2020), «Ватан» (2019), «Ике роман» (2022), «Алиш» (2023) китаплары өчен;

3. Харрасов Ләис Мәүлит улы (Ләис Зөлкарнәй) – «Узганны кабатлау» китабы өчен;

4. Вайнер Борис Гиршевич – балалар шигърияте, проза һәм драматургиясенә күпьеллык өлеш керткәне, яшь укучыларны тәрбияләү, татар әдәбияты һәм фольклорының иң яхшы әсәрләрен балалар өчен тәрҗемә итү һәм популярлаштыру, Татарстанның яшь талантларына иҗади ярдәм итүе өчен;

5. Гатауллин Риф Хоббула улы – «Сак-Сок» симфоник бәете, вокал-хор цикллары, авторлык җыентыклары, нота җыентыгы, тапшырулар циклы өчен;

6. Низамов Эльмир Җәүдәт улы – «Кара Пулат» операсына музыка өчен;

7. Тәминдарова Миләүшә Әмир кызы – Татарстанның татар хор мәдәниятен үстерү һәм саклау, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәтләре өчен;

8. Сәлахов Рабис Мөгаллим улы – Татарстанда дастаннар елына багышланган татар халык җырлары мотивлары буенча хезмәтләр циклы өчен;

9. Җәмитов Кадим Җәлил улы – күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясе өчен;

10. Галиев Рамил Якуп улы, Канаев Евгений Александрович «Поэзия һәм проза. Татарстан 1980-90 нчы еллар» проекты һәм фотожурналистика сәнгатенә зур өлеш керткән өчен.

Премия җәмәгатьчелектә танылу алган, илебезнең һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, шулай ук югары һөнәри осталык дәрәҗәсе, авторлык стиле, яңа үзенчәлекләре белән аерылып торган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Кандидатлар министрлык, ведомство һәм иҗади берлекләр, шулай ук предприятие, фәнни, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан тәкъдим ителә.

Премия, гадәттәгечә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан Раисе тарафыннан тапшырыла.

 

22.03.2024.  Mincult.tatarstan.ru

Комментарий язарга


*