ТАТ РУС ENG

26 апрель – Туган тел көне


Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 2014 елның 26 апрелендә Татарстанда чираттагы традицион Туган тел көне билгеләп үтелә. Татарстан Язучылар берлегеннән алынган мәгълүмат буенча, иртәнге сәгать 8дә башкаланың Тукай бакчасындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булачак. Анда дәүләт җитәкчеләре, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашачак.
Шул ук көнне көндезге сәгать 12дә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында гадәттәгечә «Шигърият бәйрәме» башланачак. Көндезге 1дә, бәйрәмнең төп өлешендә, “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә. Шулай ук биредә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2014 елгы лауреатлары игълан ителәчәк. Кичке 5тә исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014» елын ачу тантанасы булачак.

27 апрельдә язучылар катнашында Арча районының Кушлавыч, Тукай-Кырлай авылларындагы музейларда да бәйрәм чаралары оештырылачак.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*