ТАТ РУС ENG

Чит ил фән әһелләре Тукайны өйрәнә

ДИЛЯРА

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең видеосәламләве белән башланып китте.

Алга таба конференциягә турыдан-туры кушылып, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре дә рәсми сәламләрен җиткерде.
Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашты. Алар Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты, аның әсәрләрен дөнья халыклары теленә тәрҗемә итү, шагыйрьне өйрәнү фәненең торышы һәм бурычлары, шулай ук XX–XXI гасырлар татар әдәбияты, әдәбиятара багланышлар, милли сәнгать үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Филология фәннәре докторы, профессор, РТ Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин институтта Тукайны өйрәнү фәне, галимнәрнең бу юнәлештәге эшчәнлекләре, хезмәтләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, институтта Тукайны өйрәнү фәненең иң олы казанышы ул – 2016 елда басылып чыккан «Габдулла Тукай энциклопедиясе». Ул Тукай мирасын һәм шәхесен өйрәнүгә комплекслы якын килергә, шул ук вакытта Тукай теле ачышларын бер баш астына тупларга мөмкинлек бирә, дип белдерде Ким әфәнде.

Филология фәннәре кандидаты, Ш. Есенов исемендәге Каспий технология һәм инжиниринг университеты профессоры Нагбду Камарова Г. Тукайны төрки дөньяга танылган шәхес дип атады һәм казах әдәбияты вәкилләренең аңа карата әйтелгән сүзләре белән бүлеште. Мисалга, Мөхтәр Аблязов Тукай шигъриятен горур һәм прогрессив дип әйткән. Ә казах әдәбиятының икенче әһеле Сабит Муканов үзенең «Тормыш мәктәбе» романында, Тукай миңа дөньяга күземне ачты, дип язган.

«Тукай казах халкы легендаларын, җырларын өйрәнгән, җирле яшьләр белән аралашкан. Казанга кайткач, татар халкына үзе туплаган мәгълүматны җиткергән», – дип сөйләде Нагбду ханым.
Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителгән. Алга таба әлеге материаллар җыентыгын нәшер итү планлаштырылган.

Диләрә БАТРШИНА
Автор фотолары

 

Комментарий язарга


*