ТАТ РУС ENG

2011 ел — Татарстанда Тукай елы


 

 

2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге Указны 2011 елның 11 февралендә имзалады. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм, әлбәттә, аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2011 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлый.

Татарстан Президенды Указында республика Министрлар Кабинетына, муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга Татарстанда Тукай елын уздыруда, гаммәви мәгълүмат чараларына исә аның барышын киң яктыртуда актив катнашырга боерык бирелә.


Тукай елы яңалыклары >>>

Комментарий язарга


*