ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайга багышланган конференция узачак


Быелның 25 апрелендә – бөек татар шагыйре
Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, Казанда “Милли мәдәниятта
Габдулла Тукай мирасы” дип аталган Халыкара фәнни–гамәли конференция
уздырылачак. Әлеге чара Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга
багышланачак.
 
Конференция барышында Габдулла Тукайның милләтнең рухи яңарышында роле,
шагыйрьнең иҗади мирасын таныту мәсьәләләре, Тукайның башка милли
әдәбиятлар үсешенә йогынтысы кебек темалар күтәреләчәк.

Конференцияне оештыручылар – Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан
Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.


Комментарий язарга


*