ТАТ РУС ENG

“Мияубикә” кунакка чакыра


1 мартта Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда “Мияубикә” кунакка чакыра”
дип исемләнгән музей бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм Бөтендөнья мәчеләр көне
уңаеннан оештырыла.
Халык шагыйре Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез
салучыларның берсе. Аның 150ләп әсәре балалар өчен язылган. Шагыйрьнең
танылган әкиятләре белән беррәттән, балалар өчен язылган шигырьләре дә
күп. Алар арасында песиләргә багышланганнары да бар. Шуңа күрә музейда
песиләргә багышлап бәйрәм үткәрү очраклы түгел. Бәйрәм Габдулла Тукайның
иҗатына карата кызыксыну, шагыйрьнең шигырьләре йогынтысында балаларда
мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү максатларында оештырыла.
Музейда балаларны Мияубикә белән күңелле очрашу көтә. Бәйрәмдә
кызыклы конкурс-викториналар, балалар арасында песиләр турындагы
шигырьләрне сәнгатьле уку оештырылачак. Анда Тукай шигырьләре белән
беррәттән, башка шагыйрьләрнең дә песиләргә багышланган әсәрләре
яңгыраячак. Музей бәйрәме түгәрәк өстәл артында – бәйрәмнең хуҗабикәсе
Мияубикә һәм кунакка килгән балаларның чәй эчүе белән тәмамланачак.
«Мияубикә» кунакка чакыра” музей бәйрәме балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнә.


Комментарий язарга


*