ТАТ РУС ENG

«Ландыш. Тукай Волжская янында»


4 мартта Казанда, Габдулла Тукайның әдәби музеенда Халыкара хатын-кызлар бәйрәме — 8 Март уңаеннан «Гөлләр бәйрәме» исемле күргәзмә ачылды. Ул халык шагыйренең тууына 125 ел тулу кысаларында уза.

Бу күргәзмәнең үзәге итеп рәссам Канәфия Нәфыйковның «Ландыш. Тукай Волжская янында» дигән картинасы алынган. Ул автор тарафыннан Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат ителгән. Нәфис ландыш чәчәге, әйтерсең, ХХ гасыр башы яңа татар әдәбияты һәм мәдәнияты әһелләрен тоташтыручы җеп булып тора.

Чәчәкләрнең матурлыгы, аларның күптөрлелеге рәссамнарның игътибарын һәрвакыт җәлеп иткән. Предметларны, җиләк-җимешләрне сурәтләү белән беррәттән, нәкъ менә чәчәкләр натюрмортның нигезен тәшкил итә. Һәр рәссамның иҗатында – ул портрет, пейзаж яки башка жанр остасымы – һәрвакыт натюрморт жанры бар. Натюрмортта кешенең әйләнә-тирәдәге мохиткә мөнәсәбәте чагыла. Анда рәссамга гына хас матурлыкны танып белү ачыла.

Натюрмортлар тематика, юнәлеш буенча гына түгел, ә үзләренең характерлары буенча да төрле була. Чәчәк һәм җиләк-җимешләрдән төзелгән декоратив натюрмортлар бәйрәм һәм купшылык тәэсире калдыра. Интерьер фонында реалистик рухта иҗат ителгән чәчәк һәм җиләк-җимеш натюрмортлары ХХ – ХХI гасыр сәнгатендә яңа юнәлеш барлыкка китерде. Рәссамнар натюрмортны сюжет һәм сурәтләү ягыннан әйләнә-тирәдәге мохит белән бәйләргә тырыша. Натюрмортта кешенең күңелен, халәтен, дөньяга карашын күрергә омтылалар.

Пейзаж һәм натюрморт — үзенең матурлыгы белән кешене рухландыручы жанрлар. Шуңа күрә алар сәнгатьтә генә түгел, ә шигърияттә дә яшәп килә. Г. Тукайның пейзаж лирикасы, әкият һәм поэмалары табигать темасы, чәчәк һәм үләннәрнең хуш исе белән сугарылган.

Күргәзмәдә Харис Якупов, Раушания Якупова, Шамил Шәйдуллин, Зөфәр Гыймаев, Рифкать Вахитов, Булат Гыйльфанов, Зифа Мөхәммәтҗанова, Алсу Тимергалина, Венера Бикушеваның натюрмортлары, Земфира Бикташева һәм Луиза Фәсхетдинованың чигеп эшләнгән паннолары, шулай ук Анна Куртеваның витражлары тәгъдим ителә.

ТР Милли музее редакция-нәшрият бүлеге


Комментарий язарга


*