ТАТ РУС ENG

Тукай белән илһамланып…

 


Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган, Татарстанның халык
артисты, “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры җитәкчесе Рөстәм
Абязовның иҗаты турында сөйләүче “Тукай белән илһамланып” документаль
фильмы премьерасы тамашачылар күңелендә җылы хисләр генә калдырды.
Фильмны тагын бер кат карыйсы килү теләге туды.
Фильмның үзәгендә — Татарстанның халык артисты, ТР һәм РФнең атказанган
сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты –
“La Primavera” камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов. Ул, Тукай
шигърияте белән илһамланып, скрипка белән орккестр өчен “Тукай моңнары”
дип исемләнгән 5 өлештән торган сюита иҗат иткән. Шулай итеп, Тукай
шигърияте аһәңнәре көйгә күчкән.
“Тукай белән илһамланып” фильмы Рөстәм Абязовның үзе оештырган ансамбль
белән репетицияләр рәвешендә төшерелгән. Оркестр “Тукай моңнар”ын көйгә
сала. Р.Абязов Тукай иҗаты, тормыш юлы турында сөйли, аның шигырьләрен
укып күрсәтә, аннан алган эмоцияләр калган музыкантларга да күчә. “Иман”
продюссерлык үзәге тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Татаркино”
теләктәшлегендә төшерелгән кинокартинада шигырьләр татар телендә дә
биреп барыла. Аларны ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов укый.
Габдулла Тукайның төрле рухта иҗат ителгән шигырьләре тамашачылар
күңеленә дә үтеп керә. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге фильм
кинематография һәм сәнгатьнең тыгыз бәйләнешен чагылдыра.
Фильмның режиссеры Николай Морозов һәм Рөстәм Абязов әлеге
кинокартинадан гаять канәгать калган. “Тукай белән илһамланып” фильмы
ярты сәгать тирәсе генә бара, ул Абязовның иҗатын гына түгел, аз гына
булса да гаилә тормышын ачып сала, вафат булган хатыны, фикердәше,
музыкант Зөлфирә Абязованы искә төшерә.
Рөстәм Абязов сүзләренчә, ул профессионаллар белән эшләргә күнеккән.
Кинофильмны төшерүчеләрнең дә үз эшенең осталары булуы тагын да
илһамландырып җибәргән. Танылган татар режиссеры һәм язучысы Салават
Юзиевнең идеясен тормышка ашыручылар, үзләре дә яңадан-яңа идеяләр белән
янып, картинаны төшереп бетергәнче, Рөстәм Абязовны тынычлыкта
калдырмаган.
Казанның “Мир” кинотеатрында фильм премьерасында Рөстәм Абязовны 50
яшьлек юбилее белән дә котладылар. Котлауларны шәһәр мэры Илсур Метшин
исеменнән Мәдәният идарәсе вәкилләре җиткерде. Дуслары, якыннары
тәбрикләде.

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*