ТАТ РУС ENG

Серле китап дөньясы

 


Казандагы Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 125 ел тулу кысаларында традицион «Яздан аерып булмый Тукайны» дип аталган апрель айлыгы башлана. Бер ай дәвамында музей тамашачыларга күп төрле кызыклы чаралар тәкъдим итә. “Серле китап дөньясы” – әнә шундый чараларның берсе.
Г. Тукайның әдәби музеенда матур традициягә әйләнгән Халыкара балалар китабы көнен үткәрү очраклы түгел. Чөнки Габдулла Тукай балалар әдәбиятын өйрәнү, аны бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен 13 китабы дөнья күрә. Әлеге китапларның кайберләре музейның даими экспозициясенә куелган.
Ф.Хәсьянова рәсем сәнгатенә 30 елдан артык гомерен багышлый. Аның иллюстрацияләрендә татар халкының тарихы, фольклоры, этнографиясе, рухи дөньясы киң чагылыш таба. Рәссам Г.Тукай иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Аның төрле елларда М. Фәйзинең «Габдулла Тукайның балачагы», Ә.Фәйзинең «Тукай», Г.Тукайның «Кисекбаш» әсәрләренә нигезләнеп ясалган иллюстрацияләре республика күргәзмәләрендә катнашып югары бәя ала. Ф. Хәсьянова барлыгы 60тан артык китапны бизәүче рәссам, шуларның 40ка якыны — балалар китабы. Китап авторлары арасында Ф. Кәрим, Н. Исәнбәт, Р. Харис, Р. Миңнуллин, Ш. Галеев, Р. Батулла, М. Фәйзуллина, Р. Корбан һәм башка язучылар да бар.
Күргәзмәдә Ф. Хәсьянованың татар язучылары китапларына һәм татар халык әкиятләренә ясалган 30га якын график эше урын ала.
Күргәзмә ачу тантанасына шагыйрьләр Р. Харис, Р. Миңнуллин, Ш. Галиев, рәссамнар З. Гимаев, Р. Вахитов, А. Тимергалина, З. Мөхәммәтҗанова, Р.Загидуллин, сәнгать белгече Г. Вәлиева-Сөләйманова чакырулы. Тантанада шулай ук Идел буе районының «Нур» балалар театры һәм Казан шәһәре филармониясенең «Айгөл» балалар вокал ансамбле шигъри-музыкаль композиция белән чыгыш ясый.

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*