ТАТ РУС ENG

Альбина Шаһиморатова Зәйтүнә партиясен башкарачак


Казанның М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Альбина Шаһиморатова 2011 елның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә.
Аның башкарган әсәрләрен һәм эшен караганнан соң, ТР Президенты каршындагы Комиссия Көнбатыш Аурупа һәм рус композиторлары операларында югары дәрәҗәдә партияләр, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын башкарган өчен Альбина Шаһиморатованы премиягә кандидатлар исемлегенә кертү турында карар кабул итте.
Татарстанның халык артисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Альбина Шаһиморатова театрда солистка булып 2008 елдан бирле эшли. Альбина театр сәхнәсендә Моцартның “Волшебная флейта” операсында Төн Патшабикәсе, “Риголетто”да Джильда, “Лючия ди Ламмермур” операсында Лючия һәм башка партияләрне оста башкара. Җырчы Казанда гына түгел, Миланның Ла Скала, Нью-Йоркның Метрополитен-Опера сәхнәләрендә дә чыгыш ясый.
М.Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә Альбина Шаһиморатова 26 апрельдә җырлаячак. Габдулла Тукайның туган көнендә җырчы Резидә Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Зәйтүнә партиясен башкарачак.

Татар дәүләт опера һәм балет театры матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*