ТАТ РУС ENG

Әстерханда булачак Тукай һәйкәле урынына таш куела

 


26 апрельдә Әстерхан өлкәсендә гомер кичерүче татарлар шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен – 125 еллыгын зурлап бәйрәм итәчәкләр. Быелгы юбилей елы Әстерхан өчен аеруча мөһим вакыйгалар белән истә калачак. 26 апрельдә биредә Габдулла Тукай һәйкәле булачак урынга таш куелачак. Җирле хакимият ризалыгы белән Тукай һәйкәлен шәһәрнең Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендәге бакчага куярга телиләр. Хәзерге вакытта Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы депутаты, өлкәнең “Дуслык” татар милли җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев җитәкчелегендә бер төркем татарлар һәйкәлнең проектын раслатып, эскиз ясату һәм аны кою эшләре белән мәшгуль.

 

 

 

Һәйкәл торачак Тукай бакчасы проекты


Габдулла Тукай Әстерханга 1911 елның язында килгән. Биредә аны татарлар бик җылы каршы алып, кунак иткәннәр. Әстерханга сәфәре турында Тукай истәлекләр дә язып калдырган.

Әстерханның “Идел” газеты баш мөхәррире Нәфисә Хәмидуллина хәбәр иткәнчә, Г.Тукай туган көнендә шәһәрдә фәнни–гамәли конференция узачак һәм 6–17 яшькәчә балалар арасында “И каләм!” дип аталган сәнгатьле уку бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Габдулла Тукай шигырьләрен иң матур итеп сөйләүче мәктәп укучылары булачак һәйкәл урынында оештырылучы шигъри митингта чыгыш ясаячак. 

 

 

Һәйкәл Әстерхан шәһәренең Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендәге шушы урынга куелачак

 

 

gabdullatukay.ru

 

Комментарий язарга


*