ТАТ РУС ENG

Кырлайда Тукай авылы төзеләчәк


Татарстанның Арча районындагы Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музее — шагыйрьнең иң матур музейларыннан берсе. Тиздән музей янында туристлар өчен иске татар авылы барлыкка киләчәк. Музей директоры Тәлгать Гомәров хәбәр иткәнчә, Кырлай авылындагы күл тирәсендә бүрәнәдән унөч йорт калкып чыгачак, аларның өчесен инде быел, кар эреп, җир ачылгач, күтәрәчәкләр.

«Тукай заманындагы татар авылы музейның бер өлеше булачак, — дип аңлата Тәлгать Гомәров. — Ул йортларның ишегалдында мунча, кош-корт һәм мал-туар алачыклары корылачак, яшелчә бакчалары үсәчәк, җил һәм су тегермәннәре, чәйханә эшләп торачак. Кырлайга килгән туристлар бу йортларда вакытлыча тукталып, үзләрен элекке заманнардагы татар авылында яшәгән кебек хис итә алачак. Шунда ук аларны яңа сауган сөт, яңа пешкән икмәк белән сыйлаячаклар». Гектар ярым җирдә Тукай чорындагы татар авылы проекты макетын Казаннан архитектор Р.Билялов иҗат төркеме ясаган, төзү эшләрен исә җаваплылыгы чикләнгән «Мой город» оешмасы башкарачак.

Кырлай авылындагы Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей-комплексы 2007 елдан муниципаль карамактан республика финанславына күчте. Бүгенге көндә Кырлайдагы Г.Тукайның иҗат һәм тормыш юлына багышланган төп экспозиция урнашкан агач музей бинасының икенче катында ремонт бара. Музей директоры аны шушы көннәрдә, Тукайның туган көненә тәмамларга тырышабыз, ди.

Кырлайда Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм, гадәттәгечә, Казанда 26 апрельдә Шигърият бәйрәме узганнан соң — 27 апрельдә оештырылыр дип көтелә. Бу көнгә музей хезмәткәрләре «Кырлайда кунакта» дип исемләнгән спектакль куярга әзерләнә. Эчтәлегендә Г.Тукай чорын һәм бүгенге көнне берләштергән бу тамашаны аннан соң ике ай дәвамында музей кунакларына тәкъдим итәчәкләр.

Тәлгать Гомәров сүзләренчә, Кырлай музеена игътибар соңгы елларда шактый арткан. «Аена безгә хәзер мең ярым кеше килә, музей хезмәткәрләре кыш көннәрендә дә тик ятмый, күчмә күргәзмәләр белән Татарстан районнарына чыгабыз, — ди музей директоры. Быел Тукай туган көнен бәйрәм иткәндә Кырлайда 5 кешегә исәпләнгән зур булмаган кунакханә ачу тантанасы да көтелә. «Тукай музеен аякка бастырырга Арча районының Шушмабаш авылы егетләре — районның авыл хуҗалыгы тармагында көч куючы инвесторларның берсе — «Сервис-Агро» җәмгыяте җитәкчеләре Габделхәй һәм Габделфәт Кәримовлар ярдәм күрсәтә, — дип ассызыклый Тәлгать Гомәров. — Кайчан нинди генә сорау белән килсәң дә, алар кире борып җибәрми, хәлләреннән килгәнчә булышалар». Кунакханәне дә менә алар төзегән икән. Авылда 200 һәм 60 кешелек заллары булган «Шүрәле» кафесы эшләвен, Мәдәният йорты тулысынча ремонтлануын да әйтергә кирәк.

Кырлайдагы музей комплексына кергән Сәгъди абзый йорты янында ике катлы агач йорт шулай ук хәзер үзенә күрә бер «экспонат» булып тора. Әхмәтхан бай йорты дип аталган бу бинада Тукай заманындагы татар бае йорты күренеше торгызыла. Әлеге вакытта музей хезмәткәрләре аның экспозициясен тулыландыру белән мәшгуль.

Тәлгать Гомәров Габдулла Тукайның туган авылы — Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей-йортында да зур ремонт эшләре баруын әйтә. Тукаевлар музей-йортында яңа экспозиция куелачак. Хәзер исә музей ишегалдында борынгы келәт, мунча кебек корылмалар төзелгән.

 

www.gabdullatukay.ru


 

Комментарий язарга


*