ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда — Тукай ае

 


Бәлки, бүгенге көндә Интернет каршында утырганда Төркия, Ташкент, Алмата кебек калалар, төрки халыклар яши торган төбәкләр  бик якын да гына кебек тоеладыр, аларда яшәүчеләр белән элемтәгә керү минутлар эчендә башкарыла бит. Ә Тукай заманында, технология түгел, бары бөек шагыйрьләр фикерләре генә меңәрләгән чакрымнарны юк итә алган. Һәм хәзерге буынга инде алар ара гына түгел, вакыт ераклыгын да җиңгән дип өстәргә кирәктер.  Әлбәттә, ераклыкны, вакытны җиңгән Тукай сүзе моңар иң ачык үрнәк. Шагыйрь иҗаты, уе колачлаган төрки дөньяны Казандагы Габдулла Тукайның Әдәби музеенда 8 апрельдә уздырылган “Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган әдәби-музыкаль кичә күзалларга булышты.

 

Белгәнебезчә, 2011 ел төрки телле дәүләтләрдә Тукай елы дип игълан ителде. Чараны ачып җибәргәндә  музей директоры, шагыйрь Рәмис Аймәт иң беренче чиратта шул хакта искә алды. Аннары ул бөек шагыйрьнең төрки халыкларга йогынтысы, үз заманында төрле халыклар тарафыннан данлануы турында сөйләргә дип сүзне кунакларга- танылган галимнәргә бирде. Бәйрәмгә килүче мөгаллимнәр дә, укучылар да күренекле галимнәр – Резедә Ганиева, Хатыйп Миңнегуловны кызыксынып тыңлады. Шулай ук чарада катнашкан шагыйрә Нәҗибә Сафинаның ялкынлы чыгышы, тәрҗемәче Фатыйх Кутлуның фәлсәфи чыгышы кичәне җанландырып җибәрде. Фатыйх Кутлу: “Габдулла Тукай — Ходайның татар халкына биргән зур бүләге”, — диде һәм шагыйрьнең госманлы төрки телендә язылган шигырьләрен укыды.

Бөек шагыйрьгә багышланган мондый әдәби — музыкаль чаралар музейда алдагы көннәрдә дә көтелә.

15 апрельдә Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда “Ядкарьләрдә Тукай рухы” дип аталган чара – төп нөсхә көне үткәреләчәк. ТР Милли музее, Милли архив һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан алынган шагыйрьнең шәхси әйберләре, хатлары, фотолары күрсәтеләчәк. Шулай ук бу көнне шагыйрь Мәдәррис Әгъламовның “Тукай хатлары” поэмасы буенча әдәби-музыкаль кичә булачак.

Шуны да әйтәсе килә, 15 апрель, гомумән, Тукайны искә алу көне буларак үтә. Иртәнге сәгать 10.00 да татар җәмәгатьчелеге Татар зиратына барып, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салачак, рухына багышлап дога укыйчак.

20 апрельдә исә музейда “Тукай дөньясына sajahat” дип аталган француз телендә экскурсия үткәрүчеләр конкурсына йомгак ясалачак. Әлеге чара француз теле һәм мәдәнияте үзәге белән берлектә оештырыла.

21 апрель — “Илебездә, телебездә, күңелебездә Тукай мәңгелек” дигән кичә булачак. Бу көнне сәнгатьле укучыларның Г. Тукайга багышланган шәһәр бәйгесе финалы үтәчәк. Ул Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән берлектә уздырыла. Сәгать 14.00 дә башланачак.

22 апрельдә Г.Тукай музеенда “Тукай һәм Иске Татар бистәсе” дип аталган традицион «Тукай укулары» сәгать 11.00 дә башлана.

26 апрель – Г.Тукай туган көнендә – музейда “Очты дөнья читлегеннән…” исемле әдәби–музыкаль программа көтелә. Казан театр училищесы студентлары И. Юзеевның Г. Тукайга багышланган пьесасы буенча куелган спектакль премьерасын тәкъдим итәргә әзерләнә. Башлана сәгать 11.00 дә.

 

Айзирәк Гәрәева

Автор фотосы


Комментарий язарга


*