ТАТ РУС ENG

Минзәлә театрында — Тукай көннәре


Татарстанның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында дүрт көн рәттән – 25-28 апрель көннәрендә Тукай көннәре уздырыла.

Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулу һәм 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителү уңаеннан, театр Зиннур Хөсниярның нәниләр өчен “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп язылган “Шүрли белән Былтырҗан” исемле спектаклен куя. Спектальнең режиссеры — Ильдар Насыйбуллин.

25 апрельдә театрда “Исемдә калганнар…” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Кичәдә бөек шагыйрьнең иҗатыннан алынган өзекләр, шигырьләр, махсус композиция, җырлар яңгыраячак.

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*