ТАТ РУС ENG

Саба районы китапханәләрендә – Тукай елы


2011 ел – Габдулла
Тукай елы уңаеннан Татарстанның Саба районы китапханәләрендә апрель аенда китап күргәзмәләре,
«Тукай почмаклары” , экспозицияләр, рәсем бәйгеләренең күргәзмәләре
оештырылды. Район үзәк китапханәсе «Безнең җанда Тукай яши икән – Яши
шигырь, яши Туган тел!” исеме астында күргәзмә-экспозиция тәкъдим итә.
Анда Тукай иҗаты белән беррәттән Р.Батулланың «Апуш-Тукай” кыйссасы,
«Казан утлары” журналы архивыннан фотолар, «Тукайга шигъри чәчәкләр” баш
астында Тукай турында шигырьләр, шагыйрь тормышында яктыртылып бетмәгән
кайбер чыганаклар да чагылыш тапкан. Район балалар китапханәсендә
балалар өчен «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бай
эчтәлекле күргәзмә оештырылды. Күргәзмә өч бүлектән тора. «Минем тормыш
шактый шыксыз, шактый авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклыда иде…”
Габдулла Тукайның автобиографик повестеннан алынган сүзләр белән
башланган бүлектә бөек шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган
мәгълүмати-китаплар, һәм күп санлы фотосүрәтләр тупланган. «Тукайның
серле дөньясы” исемле бүлектә шагыйрьнең төсле рәсемнәр белән бизәлгән,
балалар өчен язылган шигьри әкиятләре урнаштырылган. Ә инде «Тукайның
шигъри илендә” дигән бүлектә балалар өчен язылган шигырьләре, әсәрләре
тәкъдим ителгән. Габдулла Тукай әсәрләре буенча балалар иҗат иткән
рәсемнәр күргәзмәгә нур өсти.

 

 

 

 

sababiblioteka.my1.ru


 

Комментарий язарга


*