ТАТ РУС ENG

I районара Тукай фәнни – тикшеренү эшләре конкурсы


Татарстанның Саба районы
укучылары республикада 2011 ел – Тукай елы уңаеннан Татарстан күләмендә
үткәрелүче чараларда катнашты. 15 апрель көнне
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы 5 нче гимназиясендә «Бөек
татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, әдәби мирасы мәңгелек” дигән
темага I районара Тукай фәнни – тикшеренү эшләре конкурсы булып үтте. Бу
укуларда Саба районының Шәмәрдән лицее укучысы Шөгаепова Алия III дәрәҗәдәге дипломга
(укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы) лаек булды, Курсабаш
мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Галимуллин Булат (укытучысы
Шаһиҗиһанова Гөлсинә Миннәхмәт кызы), Сабабаш төп мәктәбенең 8 нче
сыйныф укучысы Шәйморатова Әнисә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйлева
Энҗе (укытучылары Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Малик кызы) грамоталарга ия
булдылар.

 

saby.tatar.ru


 

Комментарий язарга


*