ТАТ РУС ENG

«Без Тукайга килдек»


2011 елның 24 апрелендә Татарстанның Саба районы Көек авыл клубында Габдулла Тукайның тууына 125 ел уңаеннан “Без Тукайга килдек” дип исемләнгән шигырь
кичәсе үткәрелде. Балалар Сарык белән Кәҗә әкиятен театральләштереп
куйдылар. Үзләре язган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авыл
шагыйрәләре Нуриева Сәлимә апа һәм Латыйпова Рәшидә апа Г.Тукайга
багышлап язган шигырьләрен укыдылар, шигырьнең ничек тууы, ничек язылуы
турында бик матур итеп сөйләделәр. Бу кичәнең максаты: балаларга бөек
татар шагыйре Г.Тукайның катлаулы тормышы һәм иҗатына кыскача белешмә бирү,
шигырьләренең мәгънә тирәнлегенә, асылына һәм кыйммәтенә төшендерү.
Тукай иҗаты аша телебезнең сафлыгын, байлыгын күрсәтеп, аңа тирән
мәхәббәт тәрбияләү.

 


saby.tatar.ru


 

Комментарий язарга


*