ТАТ РУС ENG

Саба районында «Тукай мәңге яшәр!»


2011 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Юлбат
авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә Мәдәният йорты, мәктәп, китапханә берлектә
“Тукай мәңге яшәр” дигән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде. “Тукай —
шигърият кояшы” исемле китап күргәзмәсе, Тукай иҗатына багышлап балалар
ясаган рәсемнәрдән күргәзмә куелды. Балалар шагыйрьнең “Кызыклы шәкерт”, “Бала
белән Күбәләк”, “Кәҗә белән Сарык”, “Өйләнү түгел — сөйләнү”, “Су анасы”,
“Шүрәле”, “Таз” әсәрләрен сәхнәләштереп уйнадылар, сәнгатьле итеп
шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар. Тукай әсәрләрен
сәхнәләштергән унбер коллективка, сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән һәм
рәсем бәйгесенә катнашкан балаларга мәдәният йорты һәм китапханә
хәзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бөек шагыйрьнең “Туган
тел” җырын бергәләп җырлап тәмамланды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 
 
saby.tatar.ru


Комментарий язарга


*